16+

Өч еллык көрәш: кечкенә Алинәгә ярдәм кирәк

Кечкенә Алинә Гайфуллинага безнең ярдәм кирәк. Алинә дөньяга туганнан бирле, әнисе Миләүшә, апасы Гөлнара, якыннары аны аякка бастырыр өчен тырыша.

Өч еллык көрәш: кечкенә Алинәгә ярдәм кирәк

Кечкенә Алинә Гайфуллинага безнең ярдәм кирәк. Алинә дөньяга туганнан бирле, әнисе Миләүшә, апасы Гөлнара, якыннары аны аякка бастырыр өчен тырыша.

Ачы чынбарлык

Бу гаиләнең ачы язмышы турында без газетабызда бер язып чыккан идек. 1984 елның 29 декабрендә Идел елгасын трактор белән кичкән вакытта ир белән хатын боз астына китә. Ир су астыннан көч-хәл белән чыга. Боз өстендә яткан Гадилне балыкка барган Кама Тамагы районы хастаханәсендә эшләүче табиблар таба. Бу юлга чыгар алдыннан әниләре ике кызын үзенең әнисенә илтә. «Әни, мин төш күрдем, бура эчендә утырам икән, өстемә ап-ак җәймә төште», – дип сөйли. Төше рас килә. Водолазлар 9 көн буе эзли. Бу вакытта Гөлнарага – 5, Миләүшәгә 4 яшь була.

Бер елдан соң әтиләре өйләнә. Ятим калган ике кыз бәхетенә Фәния исемле әни килеп, ике кызны үз балалары кебек үстерә, кызлар ятимлекнең ни икәнен белмичә үсә. Кызлар үсеп җитәләр, тик икесе дә гаилә корырга ашыкмый. Шул вакытта туганнары: үзегез өчен булса да, икегезнең берегез ЭКО ярдәмендә бала алып кайтыгыз, дип үгетли башлый. Миләүшә тәвәкәлләргә була.

Әни буласы килеп

Миләүшә донор ярдәмендә әни булырга ниятли. Беренче адым уңышсыз була. Икенче тапкыр талпынып карый. Хыялына юл ачыла. УЗИдан карап, аның өч бала көтүен әйтәләр. 16–17 атнада кабат УЗИ узганда ике бала үсешендә тайпылышлар булуы ачыклана. Тиз арада комиссия төзелә, ике малайның үсешен туктатырга, кызны калдырырга дигән карарга киләләр. Табиблардан табибларга йөрү... Нәтиҗәдә 25 атнада 776 грамм авырлыкта кызы дөньяга килә. Ике ай үле туганнары белән бергә бер карында яткан кызның хәле шәптән булмый. Туу белән аны реанимациягә салалар. Менә шул көннән бирле, инде менә 3 елдан артык, Миләүшә табиблардан табибларга йөреп, кызының сәламәтлеге өчен көрәшә.

Миләүшә үзе дә декрет ялына кадәр җитлекмичә туган балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән кеше. Андый бүлектә эшләгәч, җитлекмичә туган балалар сәламәтлегендә тайпылышлар шактый калкып чыгуын яхшы белә. Аның да бердәнбер кызының да сәламәтлеге шәптән түгел. Туганнан бирле берничә тапкыр операция кичергәннәр. Казандагы табибларны йөреп бетергәч, Мәскәүгә кадәр баралар.

Акчаны җиткер генә

Алар Алинәне бераз гына булса да аякка бастыру нияте белән яналар. Ай саен тернәкләндерү үзәкләренә йөрергә тырышалар. Тик анда дәва алу түләүле. Биш көнгә 31 мең акча кирәк. Ике атна йөрсәләр, 62 мең сумга чыга. Өстәвенә, иммунитеты начар булгач, кизү рәвешендә йөрүче йогышлы чирләрне йоктырып торалар. Ул чирләрдән дәвалану өчен дә акча кирәк.

Күптән түгел генә төнге ЭЭГ ясатып, өянәк чиреннән дару эчүне туктатып булмасмы, дигән ниятләре дә булган. Тик табиб: «Эпиактивлыгы бар», – дип, даруны туктатмаска киңәш иткән. «Даруны туктаткан очракта, өянәге башка формада калкып чыгу куркынычы бар, башка төр дарулар кулланырга мәҗбүр булачаксыз», – дигән. Шуңа күрә өянәк чире даруларын да даими эчертеп торырга кирәк. Эпилепсия калкып чыкмасын өчен ай саен 10 мең сумлык дару алалар. «Анализлар өчен дә шактый акча тотыла, – ди Миләүшә. – Поликлиникага барып барлык анализларны биреп булмый, анда барысы да юк. Безгә исә даими анализлар бирергә кирәк. Теләсәң-теләмәсәң дә түләүле клиникаларга йөрергә кала», – ди чарасыз калган ана.

Миләүшә апасы белән бергә Казан читеннән ипотекага фатир сатып алган була. Алар бүген шул фатирда яши. Лаеш районына терәлеп торган әлеге торак комплексы Казан шәһәренә керсә дә, шәһәр эчендәге кебек автобуслар йөрми. Алинәне төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөртер өчен таксистларның хезмәтеннән файдаланырга мәҗбүрләр. Соңгы вакытта такси бәяләре артуы да, көчен-көчкә ялгап яшәүче бу гаилә кесәсенә шактый суккан: 25–30 мең сум таксига гына түлиләр.

– Балам авыру булып тугач, мин эшли алмыйм. Тормышны алып бару Гөлнара апам җилкәсенә өелеп калды. Ул көн-төн эштә. Өстәвенә фатир ипотекасын да түләргә кирәк. Апам минем иң зур терәгем. Баланы бергәләп карыйбыз. Ул янәшәмдә булмаса, белмим, нәрсә эшләр идем, – ди Миләүшә.

Әти-әниләре дә көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Тик еш авырып торган әти-әнисенең дә пенсия акчалары үзләренә дару алырлык кына. Бу гаилә язмышын белгән һәркем аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә омтыла. Тамчыдан күл җыела, фитыр сәдакасын ярдәмгә мохтаҗ кешегә бирер идем диючеләр бардыр.

Ниятегез булса, Алинәнең әнисенә, Гайфуллина Миләүшә Гадил кызы исеменә,  89276711340 телефоны яки 2202 2020 9837 5631 картасына («Саклык банкы») сәдакаларегезне күчерә аласыз. «Помощь» дип язарга онытмагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading