Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Марсель Вәлиуллин турында андый сүзләр әйтәләр.
Аның бусагасыннан кеше өзелми. Киров өлкәсе гармунчылары гына түгел, Татарстаннар да анда бик еш кунак була. Бала чагында гармун телләрен сүтеп алып, уйнап йөрүләре юкка булмаган, күрәмсең. Аның турында дуслары бик оста гармун төзәтүче, диләр.
Балачак эзләре
Марсель абый буранлы февраль ае малае. Лубьян бистәсендә туа ул. Бу вакытта әлеге авыл Тәкәнеш районы составына кергән. Соңрак районнарны эреләндерү сәясәте башлангач, Кукмарага кушыла. Әтисе белән әнисе бирегә урман хуҗалыгына эшкә килгән була. Марсельгә 3 яшь тулгач, әнисенең туган авылы Керкәвечкә әбиләре янына кайталар, әтиләре Нократ Аланы шәһәренә машина төзү заводына урнаша. Әниләре колхозда эшли.
“Абый миннән 3 яшькә олырак иде. Ул беренче класска укырга кергәндә Керкәвечтә электр юк иде әле, – дип искә ала Марсель абый. – Абыйның лампа астында дәрес хәзерләгәнен карап утырып, укырга-язарга өйрәндем. Беренче класска укый-яза белә торган малай булып кердем”.
Башлангычка укырга кермәгән була әле. Урамда бер малайның нәрсәдер сызгыртып йөрүенә игътибар итә. Нәрсә бу дип сорый. Үзеннән берничә яшь өлкән малай бу әйбернең гармун теле икәнен әйтә.
“Өегездә гармун бармы, эчен сүт тә, менә шундый әйберләрен, телләрен ал”, – дип күрсәтә. Марсель озак уйлап тормый, кайта да, өйдә булган әтисенең бердәнбер иске тальянын сүтеп, телләрен ала. Үзе генә уйнап калмыйча, башка балаларга да өләшә. Бу хәлләрне әтисе белеп ала.
“Башка алай итмә, улым. Гармун кирәк әйбер ул, аны сүтәргә ярамый”, – дип җайлап кына әйтә, орышмый.
Моңга гашыйк әтисе олы улына ике рәтле Тульский гармун алып бирә. Абыйсына караганда Марсель беренчерәк өйрәнә.
Мәктәптә укыганда ук мәктәп коридорында бию көйләре уйната башлыйлар. Керкәвечтә колхозның радиосы була. Шунда чыгыш ясар өчен дә чакыралар. Авыл клубы сәхнәсе дә аныкы була. Авыл абыйларының баянда уйнавына кызыгып йөри дә, көндезләрен клубка бильярд уйнарга кергән җиреннән, баянда уйнап карарга була. Клуб директоры Равил абый моны күреп ала, малайны үсендерерлек сүзләр әйтеп, канатлар куя. Яңа көйләргә өйрәтә. Ул вакытта авылларга патефоннарның кайта гына башлаган вакытлары, баяннан башка көй яңгыратырлык инструментлар юк заманнар.
Кайчан гына клубка килсә дә, Равил абыйсы малайга баянда уйнарга рөхсәт бирә. Үзенә китәргә туры килгәндә, малайны берүзен клубта калдырган вакытлары да була. Улындагы үзгә сәләтне белеп, 7 класста укыганда әтисе аны Сосновкага (Киров өлкәсе) алып китә. Ул заман өчен иң кыйммәтле һәм яхшы саналган Тульский баян алып кайталар. Мондый баян, Кукмарада да, Нократ Аланында да сатуда булмый. Малайның бик тә шәп үз баяны барлыкка килә. Уйнар өчен мөмкинлекләр ачыла.
Клуб белән авыллар саен концертлар куеп йөри башлыйлар. Кышын трактор чанасына, җәен арбасына, булганда машинага утырып чыгып китәләр. Яңа ел алдыннан авыл халкына бүләкләр өләшеп йөриләр. Карсыз елларда гармун белән бергә кошевкадан егылып төшкән чаклар да булды, дип көлеп искә ала ул.
Кекәвечтә мәктәп тәмамлагач әтисе янына Нократ Аланына китә. Заводка эшкә керә. Хәрби комиссариат шоферлыкка укырга җибәрә. Аннан армия сафлары. Ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.
Бер гаилә
Марсельнең насыйп яры да Керкәвеч авылында үсә. Җырга-моңга бай Фәниясе гаиләдә җиденче бала булып туа. Икесе дә бер мәктәптә урта белем алалар. Бергәләп Нократ Аланындагы заводта эшлиләр. Ике арада сөю ялкына башлана. 1979 елның июль аенда өйләнешәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өч балалары да Казанда югары белем ала. Кызлары белән кияүләре – заводта, уртанчы уллары үз эшен ачкан. Ә менә төпчекләре хәрби юнәлешне сайлаган. Дүрт оныклары бар. Бергә гомер итә башлауларына 46 ел булган.
Ә бит балаларны үстергәндә бер дә җиңел булмый. 1990 елларда заманалар үзгәргәч, гөрләп эшләп торган завод таркала. Эшсез калган Марсель абый йөк ташу эше белән шөгыльләнә башлый, үзен шәхси эшмәкәр итеп терки. Лаеклы ялга чыгып, үз көенә генә тормыш алып барганда Фәния ханым Нократ Аланында эшләп килүче “Кояш” ансамбле барлыгын ишетә. Яшьтән сәхнә тоткан Фәниясенең күңеле куба, кабат сәхнәләргә чыгасы, үзе кебек җыр-моң сөючеләр белән аралашасы килә башлый. Марселен ансамбльгә йөрергә күндерергә тырыша. Тик үҗәт ирнең хатыны әйткәннәрне тыңлыйсы да килми.
“Баянда уйнавыңны да ташладың. Елга бер тапкыр мәҗлесләрдә кулыңа баян алсаң аласың, алмасаң юк, әйдәле, болай өйдә моңаеп ятып булмый, бергәләп йөрик, күңелләрне бикләп ятмыйк”, дип ничек кирәк шулай ирен үгетли.
Марсель абый бер тапкыр гына барырга, кешеләр белән күрешеп кайтырга гына ризалык бирә. Барсалар, күбесе – алар белгән кешеләр. Марсель абый ансамбль тормышына кереп киткәнен сизми дә кала.
Бүгенге көндә “Кояш” коллективында 13 кеше, инде туганнар кебек бер-берсенә якын булып беткәннәр. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр, бик күп шәһәрләрдә булып кайтканнар. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап торалар.
– Бергәләп чыгып китәбез, кайтып керәбез, – ди Фәния ханым. – Җәйге чорда гына ансамбль тормышы белән яшәгән юк, кортлар карарга кирәк. Ике урында бакча үстерәбез. Без өйдә булмаганда, Нократ Аланындагы бакчаны балалар карый.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Ансамбльдә беренче көннән Марсель абыйның кулына баян тоттыралар. Тик анда уйнарлык түгел, ватык. Рәтләп бирергә кеше юк. Үзенең гармунын алып килер иде, анысы да сәхнәләрдә уйнарлык түгел. Тугызынчы класста укыганда, кайсыдыр бер авылга концерт белән баргач, гармуны ватылуын, ачып, төзәтеп куюын искә ала. Тик шуннан соң гармуннарны сүткәне, кагылганы булмый аның. Инде аңа да ярты гасыр вакыт узган. Кайчандыр Керкәвечнең клуб директоры Равил абыйсы өйрәткән киңәшләрне тотып, без эшләмәгән эш булмас дип, баянны үзе төзәтергә тәвәкәлли. Беренче мәлдә вак-төяк ремонт ясый. Марсельнең гармуннар ремонтлый дигән даны шәһәргә тарала. Минекен дә ремонтлап бир инде дип кешеләр алып килә башлагач, ныклап торып өйрәнергә була. Китаплар актара, интернеттан видеолар карый. Шулай остарып китә. Гармун-баяннарның тавышын үзгәртүне өйрәнә. “Заводтан бер төсле тавышлар белән чыга, үзең көйләгән тавышка җитми. Кайбер кешеләр прибор белән көйләргә була, диләр. Булмый, җансыз була ул. Аны көйләр өчен колакның үткенлеге кирәк”, – ди Марсель абый. Бүген ул теләсә-кайсы гармунга яшәү рухы бирә, яңа дәрт кертә ала. Теге вакытта, бала чакта гармун сүтеп каравы бабай булгач кабаттан кабына. “Чир китә, гадәт китми дигәннәре шушыдыр”, – дип көлә Марсель абый.
Нәселдән килгән кәсеп
Нәселдән килгән кәсепне дә дәвам итә Вәлиуллиннар. Заманында алар гаиләсе авылда күпләп умарта тоткан. Урман аланында зур гына умарталыклары булган. Заманында бу эш әтисенең әнисе кулында була. Тирә-юннең данлыклы умартачысы исемен йөртә. Марсель абый армиядән кайткан елларында бу һөнәрне әтисе алып бара башлый. Ныклап торып умартачылык кәсебенә керешә. Урманга алдавычлар куеп, кортлар үрчетү белән шөгыльләнә. Нократ Аланында яшәүче гаилә, аз гына буш вакытлары булдымы, Керкәвечкә әтиләре янына корт карашырга кайта. “Әти кебек күпләп тотмасак та, үзебезгә җитәрлек кенә асрарга тырышабыз. Умарталыгыбыз бик матур урында. Урман һавасын сулап, ял итеп, тәмен белеп кенә умарта карыйбыз”, – ди алар.
Ияләнгән гадәт буенча, Керкәвечкә дә ел әйләнәсе эзне суытмыйлар. Җырлы-моңлы бу гаиләне авылда уза торган төрле концертларга чакырып торалар. “Тынгысыз йөрәкләр” ансамбленең баянчысы да әле ул. Авылдашлары белән төрле чараларда катнаша, авылының данын данлап йөри. “Анда тумасам да, үскән авылны ташларга ярамый. Туган җирнең дә, торган җирнең дә кадерен белергә кирәк. Ил-көнебез тыныч кына булсын”, – ди Марсель абый. Юкка әйтми ул, чөнки төпчек уллары ил сагында.

Комментарийлар