Актаныш районы Пучы авылында туып-үскән Альмир Фәйзуллин өчен бу көн аеруча мәгънәле.
Ул Ватан алдындагы бурычын сүз белән түгел, гамәл белән үтәгән ир-егет.
Ныклы тәрбия – көчле рух нигезе Альмир 1987 елның декабрендә Пучы авылында Гөлфия һәм Фәрид Фәйзуллиннар гаиләсендә, көтеп алынган беренче бала булып дөньяга килә. Өч балалы гаиләдә үскән егет, үзеннән соң туган ике сеңлесе – Светлана белән Лилия өчен кечкенәдән терәк, яклаучы була.
2005 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында хисап исәбе һәм икътисад белгечлеген үзләштерә. Белемгә омтылучан, тырыш егет кулына диплом алганнан соң озак та үтми – 2007 елда армия сафларына алына. Мәскәү астындагы кинологлар үзәгендә алты ай каравыл этләре вожатые булып өйрәнү үтә. Аннан аны Амур өлкәсенә җибәрәләр – артиллерия снарядлары складларын саклый. Армия аңа дисциплина, җаваплылык, чыдамлык бирә. 2009 елда туган якка кайтып, “Әнәк” агрофирмасында склад мөдире булып хезмәт юлын башлый. Икътисадны яхшы белүе, эшкә җаваплы карашы нәтиҗәсендә баш икътисадчы вазыйфасына күтәрелә, Киров филиалы җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә. Тыныч хезмәт, гаилә кору, киләчәккә планнар... Тормыш үз җае белән бара кебек тоела.
Сайлау түгел – намус эше 2022 ел. Мобилизация башлана. Альмирга да чакыру килә. – Әти-әниләргә, тормыш иптәшемә шок булды. Үзем исә моны тыныч кабул иттем. Армиядә кем булып хезмәт иткәнем нәтиҗәсендә хәрби комиссариатта командада тора идем. «Нәрсә дә булса, барачаксың», – дип армиядән кайтканда ук әйткәннәр иде. Бу махсус хәрби операциянең шулай озакка сузылырын уйламадык. Барабыз да, тиз генә җиңеп кайтабыз, дип уйладык, – ди ул елмаеп.
29 сентябрьдә аларны Актаныштан Казанга алып китәләр. Танк училищесында бер ай өйрәнү үтәләр. 11 ноябрь көнне төнлә чикне үтеп, Луганск өлкәсенең Сватово–Кременск юнәлешенә кертәләр.
– Билгеләнгән урынга җиткәч кенә кая эләккәнне аңладык. Снарядлар оча, шартлау, ату тавышлары ишетелә. Дроннар күренә. КамАЗ машинасында бер взвод кердек, посадкага коелдык та, тиз-тиз генә окоп казый башладык. Алдан ук шулай эшләргә кушылган иде. Башта көрәк белән, кулның хәле беткәч штык-пычак белән казырга тотындым. Бу төнге берләр тирәсе. Иртәнгә кадәр казыдык, – дип искә ала ул.
Алар оборонада тора. Һәр көн – хәвеф. Һәр адым уйланылган булырга тиеш.
Алгы сызык 2023 елда аларны тынычрак зонага чыгаралар, аннан Донецк ягына – Авдеевка юнәлешенә күчерәләр. Альмир эвакуация төркемендә, отделение командиры булып хезмәт итә. Званиесе – сержант. Аның карамагында сигез солдат була.
– Безнең вазыйфа – яралы, һәлак булган солдатларны алгы сызыктан алып чыгу, алдагы сызыктагыларга хәрби кирәк- яраклар, ашарга-эчәргә кертү. Кыскасы, көн буе хәрәкәттә булдык.
Заданиеләргә унбишәр көнгә керәләр. Ял өчен бирелгән вакытта посадкалардагы блиндажларда яшиләр, булмаса, үзләре окоп казып, шунда сыеналар.
– Югалтулар авыр... 2022 елда Казаннан бергә киткән егетләрнең күбесе юк инде. Аларны гел искә алам. Анда дуслык төшенчәсе бөтенләй икенче. Син белмәгән кешеләр белән дә туганнардан да якынракка әйләнәсең. Бер казаннан 8–9 кеше бергә ашаган вакытлар күп булды. Һәр көн куркыныч астында үтә. Телефон кулланмыйлар – дроннар сагалап кына тора. Ял вакытында гына туганнар белән телеграмм аша хәбәрләшәләр.
Әти йөрәге Фронттагы егетләргә гуманитар ярдәм дә килеп тора. – Батальонда актанышлылар да булгач, бер-беребез белән хәбәрдә тордык. Кемнең мөмкинлеге бар, шул гуманитар ярдәм белән килгән әйберләрне чыгып ала иде, – ди Альмир.
Әтисе Фәрид абый улы махсус хәрби операциягә киткәч, волонтерлык белән шөгыльләнә башлый. Ул бүген дә бу эшен дәвам итә. – Мин анда чакта кайбер кирәкле әйберләрне турыдан-туры әткәйгә әйтә идем. Ул барысын да оештырды. Аның ярдәмен, теләктәшлеген бик нык тойдым, – ди Альмир.
Әти йөрәге, авылдашлар ярдәме, якыннар догасы – болар барысы да алгы сызыктагы сугышчыга көч бирә.
Сынау аша чыныгу Хәрби заданиеләр вакытында Альмир берничә тапкыр яралана. 2024 елның гыйнвар ахырында чираттагы заданиегә кергәндә хәл кискен үзгәрә. Дрон-камикадзедан качып, посадка буйлап чапканда ул беренче күренгән окопка сикерә. Башы белән җиргә каты бәрелә. Муены кысыла.
– Башта адреналин белән сизмәдем. Аннан әкренләп авыртулар башланды. Дарулар, уколлар белән йөрдем. Кыска вакытлы ялга кайткач кына госпитальгә мөрәҗәгать иттем, – ди.
Ул вакытта инде уң як кул-аягы эшләми башлаган була. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, вакытында тиешле дәвалану булмау сәбәпле, организм нык какшаган. Умыртка баганасындагы кимерчәкләр ашалып беткән.
Бер ел дәвамында дәвалана. Казанда, Ижевск шәһәрләрендә муенына, аягына операцияләр ясата. Муенына имплант куялар. 2025 елның 15 декабрендә аны комиссовать итәләр.
– Алган яралар үзен сиздерә. Һава торышы бозылса да, болай да сызланулар күп. Физик эш эшләп булмый, – ди ул. Алда әле башына да, умыртка баганасына да операция кирәк.
Гаилә һәм тынычлык – Махсус хәрби операция тормышка карашыгызны үзгәрттеме? – Әйе, нык үзгәртте. Матди кыйммәтләр әһәмият уйнамый башлады. Гади генә әйберләрнең кадере артты, – ди Альмир. Ул өйдә тик ятмый. Бераз аякка басуга, яңадан “Әнәк” агрофирмасына икътисадчы булып эшкә чыга. Аның иң зур бәхете – гаиләсе.
– Мин киткәндә кызым Сафиягә өч кенә яшь иде. Кыска ялларга кайтканда ятсынып та торды. Аның иң матур балачагын, үскәнен күрми дә калдым. Хәзер инде мине бер җиргә дә җибәрәсе килми. Быел мәктәпкә укырга керәчәкбез, – ди ул. Тормыш иптәше Әлфинур – үзмәшгуль. Әти-әнисе янәшәдә. Гаилә җылысы аны яңадан тормышка кайтара.
Ир-егет бурычы
– Махсус хәрби операция башлангач, хәрби ветераннарның бердәмлеге артты. Әфганчылар, Чечня сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар тагын да якынайды. Армиядә хезмәт итү – барлык ир-атларның бурычы. Тыныч тормышта бер ел хезмәт итеп кайту егетләрне чын ир-ат итә. Илгә куркыныч янаганда Ватаныңны саклау – ир кешенең намус эше. Без бармасак, кем? Анда әбиләр, апалар, хатын-кызлар бара алмый. Барыбызның да тыныч тормышта яшисе килә. Бу махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын, – ди ул.
…Окоплар аша узган гомер Альмир Фәйзуллинны сындырмаган – чыныктырган гына. Аның тәнендә яра эзләре, күңелендә югалтулар сагышы бар. Әмма иң мөһиме – ул бүген туган җирендә, гаиләсе янәшәсендә.
Аңа алдагы операцияләрнең уңышлы үтүен, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телик.
Рузилә ХӘСӘНОВА. Актаныш районы.
Билгеле булганча, Татарстанда «Пилотсыз авиацион системалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар