«Мы пока на ногах» Әни кеше улы белән соңгы тапкыр 6 сентябрьдә сөйләшкән. Хәер, 5, 4есе дә аралашкан әле алар, чөнки Максимның ротасы моңарчы тәэмин итүдә булганнар. Алгы сызыктагы егетләргә ашарга илткәннәр, әнисенә унышар чакрым җәяү керәбез дип сөйләгән ул, үзләренең махсус урыннары булган, шунда азык-төлек калдырып киткәннәр. “Күктәге кошлар” күренгәнче, яшен тизлеге белән чыгып китәргә кирәк бит әле. «Мы пока на ногах», дип аңлаткан егет әнисенә. Баксаң. бу термин тәэмин итү бүлекчәсе егетләренә кагыла икән.
– Алтысы көнне иртән, обедтан соң шалтыратты, караңгы төшкәнче элемтәгә керәчәкмен, диде. Әмма командалыктан әмер килеп, аларны кинәт кенә штурмга кертеп җибәргәннәр. Алты кеше икешәр-икешәр кергән алар, Шуннан соң улым югалды, бер атна көтеп-көтеп тә арыганнан соң малайларга яза башладым. Арчадан Максим белән бергә киткән, 2 ел шунда булган ир-егет миңа улым турында сорап язды, мин, хәбәр юк, дидем. Ул белешәм диде. Егетләр аңа: «Максим буенча мәгьлүмат юк, аны эзлиләр», дигәннәр. Бөтен җирдән миңа: «Мәгьлүмат юк», дип яздылар. Ә мин моңарчы улымнан, бу сүзләрнең ни аңлатканын сораган идем, чөнки төркемдә берәр егет турында сорау булса: «Мәгълүмат юк», дип язалар иде. Улым миңа: «Бу хәбәрсез югалганны яки үлгәнне аңлата», дип аңлаткан иде. Шул исемдә калды. Шуннан соң Арча волонтерларына чыктым, алар эзли башлады. Илнур абый Яруллин белән Вагыйзә апа төп терәк, таянычым булдылар бу вакытта.
«27есе алып кайттылар» Гаҗәп! Ана белән бала арасындагы бәйләнешнең бер билгесеме бу?! Улының киткәнен ана йөрәге сизенгән. Нурия апа залдагы диванга утырган җиреннән торган да Максимның шкаф тәрәзәсенә эленгән фотосы янына килеп баскан, башына ябышкан.
– Бик каты баш авыртудан кычкырып җибәрдем. Үләм, башым авырта дим. 16ысы булды бу хәл. Шул көнне Максимның башына мина кыйпылчыгы эләккән булып чыкты. Улымны бер атна эзләделәр. Кара хәбәр турында Илнур абый әйтте. Кукмарадан «Ювелир» позывнойлы Фаил Нигмәтуллин 15е, Максим 16ысы, Лаеш егете «Шаги» позывнойлы егет 18есе һәлак булган. Алар барысы да бер ротадан иделәр. 20се көнне Вәгыйзә апа шалтыратып, Илнур килә дигәч, барысын да аңладым. 22се минем энеләрем Илнур абый белән Ростовка кузгалды. 27есе алып кайттылар улымны. Без аны уртанчы абыйсы янында Арча станциясендәге мөселманнар зиратында җирләдек. Ике бертуган бергә ята, – диде Нурия апа. Аның белән төшләр турында сөйләшәбез.
– Ике туган сеңлемнең төшенә өч тапкыр кергән, берседә, ниһаять, мин өйдә, дигән улым, – Нурия апа моңсу күзләрен Максимның фотоларыннан алмый, ул аларның барысын да туплап, фотоальбомга җыйган. – Кирәк дигәч, питбайк алып җибәргән идек, хәзер аңарда «Үзбәк» позывнойлы егет йөри икән. Тагын бер танышымның 4 класста укучы улы бар, кадет мәктәбендә укый ул бала. Максимны бик ярата иде ул. Шул баланың төшенә дә кергән улым. Максимны җирләгән көнне. «Максим абый ап-ак халат кигән иде. Мине питбайкта йөртте дә, китеп югалды», дип сөйләгән шул бала әнисенә. Быел май аенда Максим ялга кайтты. Шул вакытта миңа: «Хыялымны тормышка ашырасым килә», ди, мин аның тел төбен төпченәм. «Үземә питбайк аласым килә. Бу минем хыялым», ди. Шуны алып кайткач бик канәгать булды инде. Ике атна беркая чыкмады. «Синең белән генә буласым килә», диде. Ишегалдына өр-яңа мунча сатып алып куйдыртты. Мунча ярата иде. Хәер, һәр шалтыраткан саен өйне, ишегалларын яңартыгыз, ремонт ясатыгыз, дип әйтеп торды. Хыялы авылга кайтып яшәү иде бит. Максимны җирләргә килгән кешенең иге-чиге булмый, авылның аксакаллары моны күреп шакката. Егет белән бергә хезмәт иткән рота егетләре дә сугышчан дуслары белән хушлашырга кайткан. Хәтта берсе Калугадан ук кайткан. Менә кайда бердәмлек, дуслык. Максим үзе дә исән чагында, яу кырындагы егетләрне – «Алар минем туганнарым», дигән.
Комментарийлар
15
0
Авыр кайгы, сабырлыклар бирсен ходай. Чыдап булмый мондый кайгыларга, кузлэрдэн кайнар яшь коела...
0
0
14
1
Урыннары оҗмахларда булсын Нурлан- Максимның Әнисенә, туганнарына күркәм сабырлыклар бирсен
0
0
5
1
Урыны оҗмахта булсын! Исәннәрне Аллаһе Тәгалә ярдәменнән рәхмәтеннән ташламасын!Минем тормыш иптәшемнең, соңгы ялына кайтканда ,күзләрендә яшәү яме сүңгән иде. Үзе кайтса да, күңеле белән егетләре белән булды. Егетләргә дип 80 кг ат ите коптит итеп алды, бик күп йомры- йомры- сары май, тәм-томнар салды. Машина сатып алды. Ләкин хушлашканда соңгы тапкыр күрешкәндәй хушлаштык. Соңгы тапкыр иде! Авыр, үзем язам күзләрдә яшь. 4 сабые калды. Дошманыма да аңдый кайгы теләмим. Кем андый кайгы күргән, шул кеше генә башканың ярасын аңлар.
0
0
4
1
Аллах сабырлык бирсен энисе Нуриягэ , япь яшь балалар мэнгелеккэ китэ. Бетэ торган да тугел бу сугыш
0
0
3
0
Эти энинен узе гургэ кергэнче бетми торган хэсрэте , баласын югалтканнар гына анлый бала югалткан ананын хэлен. Ин якын туганнарда анлап бетерми, улде улде шул бетте.
0
0