14 яшендә колхоз көтүенә чыга. Ул вакытта көтүчеләргә, плугаристларга (кырда эшләүчеләр) хезмәт көненә 2 кило ашлык бирә торган булалар. Әти-әнисе риза булмаса да, Ринат абый дуңгыз көтүе көтәргә чыга. Шул елда ул 8 центнер ашлык ала. Икенче елда сеңлесе Кәшифә фермага эшкә урнаша. Икесенә бергә 3 тонна ашлык тия. Ул заман өчен гаиләгә зур ярдәм була бу. Җиде класс тәмамлаган егет, шулай итеп ике ел колхозда эшләгәннән соң, укырга кирәген аңлап, Усадта белем ала.
Армия яше җиткәч, ил сагына китә. Авылга кайтмый, туры Себер якларына китеп, бер оешмага шофер булып урнаша. Анда 21 ел эшләү дәверендә, 18 яңа машинаны иярли. Эшкә уңган татар егетенең дәрәҗәсе зур була. “Трестка кайтасы машиналарны заводка барып мин ала идем. Яңа машиналарда башта үзем йөрдем, аннан соң гына башка кешеләргә бирделәр”, - дип искә ала Ринат абый. Хезмәт алдынгысы буларак рәсеме мактау тактасыннан төшми, ул чор өчен зур дәрәҗәләр биләгән дәүләт бүләкләренә лаек була. Бер елны аңа Ханты-Мансийск округының хезмәт алдынгысы буларак сәгать бүләк итәләр. Дәрәҗәсе зур була, трест җитәкчесе Мәскәүдән “Волга” машинасы алырга дигән рөхсәт язуына кадәр алып бирә.
Ил буйлап таралган туганнар
1994 елда туган авылына кайтып, төп нигезгә йорт сала. Хатыны Тамараны, улы Робертны Бөрбашта калдырып, үзе кабат Себергә китә, эшен дәвам итә. Ташламалы пенсия яше җиткәч, үзе дә күченеп кайта. Татар егетенә кияүгә чыккан Тамара ханым, Себердә яшәгәндә үк татар теленә өйрәнә, авылга күченеп кайткач, бер каршылыксыз татар телендә аралаша башлый.
Себер якларында эшләп, ерак юлларда йөрүе ил буйлап таралган нәсел туганнары белән якыннан аралашырга да мөмкинлек бирә. Кайчандыр бер оя булып авылда яшәгән бабасы Шәфигулланың туганнарын язмыш җилләре төрле якларга тарата. Заманалар үзгәргәч, хәлле тормышта яшәүче бу нәселнең мал-мөлкәтен тартып алалар.
Дөресрәге, төн уртасында Ядегәрдән (Кукмара районы) волостной килеп, колхозга керү турында ашыгыч документ эшләп китмәгән булса, аларны сөргенгә җибәрәселәре була. Авылда актив булып йөрүче Гыймай җизниләре аларны гариза язарга күндерә. Кайсылары авылда кала, кайсылары читкә чыгып китә. Яңа тормыш башлыйлар. Дагыстан, Петропавловск, Казахстан якларында йөргәндә Ринат абыйга туганнарының хәлләрен белергә мөмкинлек туа. “Инде күбесе мәрхүм. Соңрак, кендек каныбыз тамган туган якларга әйләнеп кайтучылар да булды. Исән чакларында хәлләрен белеп яши алуыма бик сөенәм”, - ди Ринат абый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар