16+

«Кеше язмышына йогынты ясарлык киңәш бирергә хакыбыз бармы?»

Соңгы арада яшь хезмәттәше Камилә белән серләре килеште Миләүшәнең. Коллегасыннан шактый өлкәнрәк булса да, төшке ашларны да, ял вакытларын да бергә күтәрер булдылар.

«Кеше язмышына йогынты ясарлык киңәш бирергә хакыбыз бармы?»

Соңгы арада яшь хезмәттәше Камилә белән серләре килеште Миләүшәнең. Коллегасыннан шактый өлкәнрәк булса да, төшке ашларны да, ял вакытларын да бергә күтәрер булдылар.

Арып киткәндә Миләүшә апасын буфетка каһвә эчәргә дәшә Камилә. Миләүшә исә каршы килеп маташмый. Серләре килешерлек тә шул. Беркемне яманламас, кеше артында яманатын сатмас, бүтәннәрне сөйләмәс Миләүшә. Ошамаганны әңгәмәдәшенең күзенә карап әйтә, килешмәгәнен үзенә турыдан бәрә. Шушы сыйфатын яратып та бетермиләр аның. Күзеңә карап елмайган, матур сүзләр сөйләгән, “йомшак җәеп катыга утырткан”нарга күбрәк ышаналар шул.

Ә менә Камилә яратты, үз итте Миләүшә апасын. Миләүшә дә бер ел элек кенә югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашкан Камиләне якын итә. Ничектер үзенең яшь чагын хәтерләтә ул аңа: шундый ук гадел, туры сүзле, әле шул сыйфатларга өстәлгән яшьлек максимализмы да бар аңарда. 

Кофе. Фото: ТИ

Яшьлек хисләре һәм тыелган мәхәббәт

Каһвә эчкәндә алар хатын-кыз серләрен уртаклашалар, файдалы киңәшләрен бер-берсе белән бүлешәләр, эштә аңлашылып бетмәгән моментларны аңлашалар иде. Бүген аларның каһвә эчү процессы озаккарак сузылды. Чөнки Камилә Миләүшәгә күңелгә генә сыйдырып бетерә алмаслык серен сөйләде.

  • Әйе, үзенең яшь чагын хәтерләтә бу яшь хезмәттәше, чукынчык! Аһ! Язмыш сукмакларыннан да бер үк тырмага басып йөриләр икән шул… Миләүшә үзе әбисе белән генә үсте. Әнисе аны дөньяга китергәч тә вафат булган. Әтисе исә кызга 5 яшь тулганда бакыйлыкка күчкән. Әнисенең әнисе кызны үз канаты астына сыендырды. Әни назын да, әти катылыгын да бирергә тырышты аңа дәү әнисе. Иң мөһиме – белем-һөнәр алуга юнәлеш бирде, калага укырга китәргә күндерде. 

Яшь вакытында бер егет артыннан калмый йөрде Миләүшәнең. Үзсүзле, үҗәт иде егет. Күңелен укуга гына салган, якын арада укып чыгып дәрәҗәле хезмәткәр булу, аякка басу һәм кадерле әбисен үзе янына алдыру уе белән янган Миләүшәгә тагылыпмы-тагылды. Шулай йөри торгач, булыша, авыр чакта гел ярдәм кулы суза торган егетне яратмаса да, шактый ук ияләште Миләүшә. 

Парк. Фото: ТИ

Үз яшьлегендәге хатаны кабат күрде

Бер кичтә егет кызны үзләренә кичке ашка дәште. Әти-әнисе, туганнары белән таныштыру иде уе. Кыз иң матур, тыйнак-нәфис күлмәген киде, йомшак озын чәчләрен күпертеп баш очына җыеп куйды, сизелер-сизелмәс кенә кершән сөртте: ул бик сылу, гүзәл иде. Шулай булмыйни! Яшьлек үзе гүзәл, нәфис, матур ич ул! 

  • Бу кичне гомере буе йөрәк түрендә саклый Миләүшә. Чөнки әлеге кичтә ул аны очратты – язмышында яры була алмастай мәхәббәте – артыннан йөргән егетенең әтисе иде… Менә бүген Камилә Миләүшәдән киңәш сорый: Йөргән егете аңа тәкъдим ясаган. Кыз егетне яратмый, аның әтисен сөя. Егет белән дә ара-тирә әтисен күрү максатыннан гына очраша икән. 

Кофе. ФОТО: ТИ

Каенанасы гаиләне саклап кала

Нәрсә дип киңәш бирсен соң аңа Миләүшә? “Аһ, юньсез кызый, кызыкма тиң булмаган ярга! Оныт! Күңелеңне кеше ярына салма! Йөрәгеңне богаула!” - дисенме? Әллә инде: “И, наным, мәхәббәтең өчен көрәшергә кирәк! Теләсә-нинди юллар белән! – дисенме? Хатынның кеше язмышына йогынты ясарлык кискен киңәшләр бирергә хакы бармы? 

Яшьлегендә ничек янганы-көйгәне, хисләренең кайнарлыгына үзе пешкәне хәтереннән узды Миләүшәнең. Әти назын күреп үсмәгән кыз үзе дә сизми өлкәнрәк ир-атка тартылгандыр...Нәтиҗәдә, артыннан калмый йөргән егетне яры итте ул. Бәхетенә, каенанасы бик акыллы, зирәк хатын булып чыкты. Үз тиңенә читләр күз салганны сизмиме соң инде хатын-кыз?! Ялгыш карашны да тоеп-сизеп тора ул зирәк хатын. Сизә дә, һәр хис-кичерешне, ялгышны, ниятләрне кирәкле юнәлешкә борып җибәрү җаен да таба. 

Камиләгә нинди киңәш бирергә?

Ятим Миләүшәнең яралы күңелен имгәтми-нитми, яраламый гына үзенә кирәк юлга салды каенана кеше. Шул рәвешле үз гаиләсен дә бөтен итеп саклап калды, улын да бәхетле итте. Яшьлек хисләреме? “Мәхәббәт ашап яшәп булмый, кызым!” – ди торган иде Миләүшәгә әбисе. Тормыш ул сөю-кочу, ярату-мәхәббәттән генә тормый, аның борчу-мәшәкәтьләре, койма-киртәләре дә даими очрап тора.

Менә шул киртәләрне бергә узу парларны бер-берсенә тагын да якынайта, тагын да берләштерә, үзара хөрмәт тудыра икән лә! Кирәкмәгән ялгыш хисләрне, яшьлек максимализмын вакытында тыя белергә генә кирәк. Килде-китте белән баш катыру, йөрәк туздыру – эшсезләр эше ул. Иң зур мәхәббәт – тормышка, шөгылеңә, якыннарыңа, үз тиңеңә булсын ла!

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading