16+

Сазлык аша сигез сәгать өстерәп коткарганнар: Балтач егете Фидәилнең яу тарихы

Кайчак язмыш кешене ут аша, су аша үткәрә. Бер мизгелдә бар дөньяң җимерелгән кебек тоела, әмма нәкъ шул мизгелдә кеше үзенең чын көчен таба.

Сазлык аша сигез сәгать өстерәп коткарганнар: Балтач егете Фидәилнең яу тарихы

Кайчак язмыш кешене ут аша, су аша үткәрә. Бер мизгелдә бар дөньяң җимерелгән кебек тоела, әмма нәкъ шул мизгелдә кеше үзенең чын көчен таба.

Героебыз – Балтач районы егете Фидәил Хәсәнов – нәкъ шундыйлардан. Ул яу кырында сул аягын югалткан, дусларын җирләгән, үлем белән күзгә-күз очрашкан. Әмма иң мөһимен – яшәү теләген, ышанычын һәм рух ныклыгын саклап калган.

«Нигә син исән?»
– Безнең батальонның 35 проценты Купянск юнәлешендә ятып калды, – ди Балтач районы егете Фидәил Хәсәнов тыныч кына. Тавышында үпкә юк, әмма тирән яра бар.

2022 елның көзендә алар мобилизация кысаларында Балтачтан 14 егет киткән. Шуларның 4есе бер ротага эләккән. Алар арасында бүген исән калганы – Фидәил. Махсус хәрби операция зонасында ул мотоукчылар полкында пулеметчы булып хезмәт иткән, моннан тыш БПЛА операторы булып та эшләгән.

– Бер блиндажда бер кружкадан су эчеп, бер телем икмәкне бүлеп яшәгән кешеләр бит без. Аларның әти-әнисе күзенә карау – иң авыры шул. Кайберсе: «Нигә син исән, минеке үлде?» – дип әйтеп тә куя. Аларны аңлыйм. Йөрәккә авыр, - ди Фидәил. 
Ул гаепле түгел. Әмма күңелдә барыбер авыр хис туа. “Шуңа якын дуслыкка кермәскә тырышырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки югалту бик авыр. Күңелне сындыра”, ди ул.

Чокыр – йорт, плащ-палатка – түбә
– Урман. Басу. Сазлык. «Задание»гә җибәрәләр дә, яраклашасың. «Лисья нора» дип аталган чокыр казыйсың. Шунда яшисең. Кибет юк. Юыну урыны юк. Өстән тоташ яңгыр явып үтә. Плащ-палатка белән капланасың, әмма ул да озакка бармый. Коры-сары табып куыш корыр идең, әмма сине күктән күзәтәләр. Бераз кымшандыңмы – син мишень, – ди Фидәил.

Сватово шәһәренә кадәр – 28 чакрым. Алар тапкан кибеткә дүрт сәгатьлек җәяү юл. Пычрак, лычма кием, аяк киеме эчендә су. Кулда автомат, өстә 10 килолы бронежилет. Әмма бармыйча да булмый.

– Мин запаслы кеше. Сумкада ризык булса да, аз-азлап кына ашый идем. Ике-өч көн ашамый торган чаклар да булды. Ләкин түзәрлек, - ди хәрби ветеран. 
Су – аерым мәсьәлә. Кайберәүләр тирләп бер шешәне шунда ук эчеп бетергән. Фидәил исә бер йотымлап кына каба. 

– Бер блиндажда яшәгән күрше егет 7 чакрым ераклыктан чишмәдән су ташый. Шуны саклап тотабыз. Төбенә төшә башлагач, «Су бетә», дип әйтә идем. «Бар бит әле», ди ул. «Бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин», дип өйрәттем үзләрен запас тотарга.
Блиндаждан чыгып керү – исән калу белән үлү арасындагы нечкә сызык. Шуңа биредә һавага гына түгел, аяк астына да мең кат карау мөслихәт.

– Гадәттә, без штурмовиклар артыннан керә идек. Алар каршы як позицияләрен яулап ала, алга таба хәрәкәт итә, ә без шул урыннарда калып оборона тотабыз. Бу ныгытылган нокталар «укреп» дип атала. Анда хезмәт итү айларга сузылырга мөмкин. Тыштан караганда, позиция алынган кебек тоелса да, чынлыкта анда бернинди дә тынычлык юк. Каршы як дроннары һавада һәрвакыт сагалап тора. Һәр хәрәкәт күзәтү астында. Шуңа күрә оборонада тору да штурмга керүдән ким авыр түгел: киеренкелек бер минутка да кимеми, уяулыкны югалтырга ярамый, - ди Фидәил. 

Гуманитар ярдәм һәм төтенсез учак
Балтачтан гуманитар ярдәм килгән үзе. Волонтерлар ясаган мичләр зур ярдәм булган. Кием киптерергә, үзләренә кипшенергә дә мөмкинлек туган. Әмма утны күп ягарга ярамый – төтенне күреп, каршы як дрон җибәрергә мөмкин.

– Рациядән: «Сезгә бүләк килде», дип хәбәр итәләр. Ә аны алу өчен әллә ничә чакрым кача-поса йөрергә кирәк. Посылкаларны үз кулларыбыз белән барып алабыз, – ди Фидәил. – Якташларга рәхмәт. Якыннарым исемле посылка җибәреп торды. 
Томанлы, карлы көннәр – бәхет инде. Ул чакта дрон да оча алмый, миномет та төз ата алмый. Хәтта туганнарга шалтыратырга мөмкинлек туа.
«Бар да әйбәт. Без исән-сау». Өч сүз. Әмма өйдәгеләргә шул да җитә.

«Лепесток»
2024 елның 14 феврале. Кременная урманы. Карлы-яңгырлы көн. Җир катмаган, тездән пычрак. 
Фидәил блиндаждан генератор алып керергә чыккан. Ауган агачны читләтеп үтәм дип, сукмакка килеп баскан. Яфрак астында – пехотага каршы мина, ягъни «лепесток».

– Авыртудан шок булгандыр, ни булды дип карана башладым, табан юк иде инде, – дип сөйли ул.
Бер аякта сикереп блиндажга кайткан. Егетләр ярдәмгә килгән. Авырту баса торган укол кадап кына хәл керткәннәр. Фидәилнең күз аллары караңгыланып киткән, аңын җуйган.

Көндез эвакуация керми. Ике егет сигез сәгать буе сазлыктан яралы Фидәилне чанага утыртып өстерәп барган. 
Елгалар аша да үтәләр. Аяк астында пычрак, агачлар ауган.

– Мин куллар белән этенәм, ике егет тарта. Тирә-якта урман, сукмак та юк юньләп, агачлар ауган. Өч чакрым өстерәделәр. Аннары биш чакрым носилкада. Эвакуация каршыга килгән иде. Аннан квадроциклга салып, мең бәла белән чыктык. Кичке уннар тирәсендә, без яралыларны УРАЛ машинасына төяп больницага алып киттеләр. Әле бит икенче аяк та яраланган иде. Анысында мина ярчыклары. Хәрби госпитальдә операция ясадылар да Старобельск дигән шәһәрдәге госпитальгә күчерделәр, - ди бу хакта искә алып хәрби үзе. 

Яу кырында кешелек югала, диләр. Әмма Фидәил язмышын моның киресен исбатлый. 
Ике егет сигез сәгать буе аны сазлыктан өстерәгән. Берсе дә «ярар, калдырыйк» димәгән. Берсе дә үз гомерен кызганмаган.

– Солдат яраланса, тизрәк күтәрәсең дә йөгерәсең. Үзең турында уйлау юк, – ди Фидәил үзе дә.
 Кичке уннар тирәсендә генә хәрби госпитальгә барып җиткәннәр.
– Аяксыз калуны фаҗига итеп кабул итмәдем. Яра мине коткарды дип уйлыйм. Башка җирдән эләксә, бәлки исән дә калмаган булыр идем, – ди ул.
Сул аягы тездән юк. Икенче аякта – ярчыклар. Хәзер ул протез белән йөри. II төркем инвалид.

«Гомер бетмәгән булса…»
Мәрхүм әбисе өйрәтеп калдырган догаларны кабатлап, күңеленә тынычлык тапкан Фидәил.
Курмала авылы егете ул. Дүрт малай, бер кыз үскән гаиләдә тәрбияләнгән. 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән. Армиядә БТРда пулеметчы булган.

– Мин киткәндә кызым Фирүзәгә – 3, улым Илзатка 5 яшь иде. Балаларны кочаклаганда, башка күрмәм кебек тоелды. Хатыным Гөлчәчәккә рәхмәтлемен. Ул миңа нык терәк булды. Балалар да бит әле аның өстендә иде.  Балтачта яңа йорт төзеп өлгергән идек. Шунда шау-гөр килеп яшәргә язсын, – ди ул.

Өч медаль белән бүләкләнгән, шулар арасында иң кадерлесе «Батырлык өчен» медале. 
– Балаларга күрсәтергә шул да җитә. Без медаль өчен түгел, гаиләләр тыныч яшәсен дип хезмәт итәбез, - ди ул тыйнак кына.
Фидәил бүген протез киеп йөри. Һәр иртәдә аны кия, кичен сала. Бу – яңа тормыш.

Аңа нибары 33 яшь.
– Кешенең ихтыяр көче өзелмәсә – ул яши. Кешенең гәүдәсе яралана ала. Әмма рухы сынмаса – ул җиңә, - диде хәрби хушлашканда.
Фидәил Хәсәновның тарихы – югалту, сагыш һәм әрнү генә түгел. Ул – сабырлык, түземлек, дуслык һәм өмет турында сөйли. Һәм, бәлки, иң мөһиме – «беттем» дип тоелган мизгелдә дә, Аллаһы биргән гомер өзелмәгән икән, кеше исән кала.
Бу ышаныч белән ул һәр көнгә көч таба, алга бара һәм тормышны кабул итә.








 

Фидәил гаиләсе белән

Билгеле булганча, Татарстанда «Пилотсыз авиацион системалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading