Актаныш районыннан Әлфинур апа илебез өчен яу кырында батырлыклар кылган куркусыз егет кенә тәрбияләп калмаган.
Ятимнәргә ана җылысын бүләк итә алган олы йөрәкле ханым ул.
- Әлфис кечкенәдән эш сөйде, 90нчы елларда хезмәт хакы бирелмәгән чорда күпләп мал асрадык, сыер, бозау, сарыклар тотык. Әлфис – уң кулыбыз булды, хуҗалыктагы терлекләрне карауда бик булышты, кечкенәдән маллар арасында үсте. Бер эштән дә курыкмады. Хәзер инде үз хуҗалыгында да маллар, тавык, куяннар, эт, песиләр тоталар. Аңа бик сөенәм. Чөнки балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе кирәк. Улым Әлфис белән киленемнең ике уллары Бәхтияр белән Ислам үсеп килә. Үлән өзеп салсалар да әйбәт бит, – ди Әлфинур апа.
Әлфис Шәйхелмәрданов Актаныш районы Иске Сәфәр авылыннан берүзе махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Казанда өйрәнүләр узганда әтисе Әзһәм каты авырый башлый. Әлфис ике ут арасында кала. Ничек тә әнисенә ярдәм итәргә, әтисен тәрбияләшергә тели. Командирларыннан рөхсәт сорап кайтып, хастаханәләргә алып бара.
- Әлфисне бар туганнар, авылдашлар белән бергәләп яу кырына озаттык. Туганыбыз Гамбәрия апа, ипекәй тешләп калдырсын, ризык тартып кайтара ул, дигәч, бу йоланы да үтәдек. Кесәләренә догалар язып тыктык. Улым, дога укы, дип кат-кат әйттем. Соңыннан Украинада чагында да баш очыңнан дроннар очканда, улым, догаңны исеңнән чыгарма, дип гел искәрттем. Ул кечкенәдән мәчеткә йөрде, шактый гына догалар белә. Укыган догаларыбызның, Аллаһыбыздан сорауларның файдасы тигәндер дип уйлыйм.
Актанышта хастаханәдә чиратта басып торганда, Иске Сәфәрдә яшәп киткән Рәҗәб апа килеп эндәште, без дә Әлфис өчен исән-сау кайтсын дип, һәр намаз вакытында дога кылабыз, дип әйткәч, шаккаттым. Бөтенләй чит кешеләр дә баламның исемен әйтеп Аллаһыдан сораганга аптырап та, сөенеп тә куйдым. Кемнеке кабул булганын беребез дә белми. Үземнең иптәш хатыннарым да ташламады, гел хәлемне сорашып тордылар. Миңа шундый рухи ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлемен.
Әтисе Әзһәм абый гына Әлфисенең сугыштан кайтканын, йорт-җир торгызганын күрә алмый. 7 ай урын өстендә ятканнан соң якты дөнья белән хушлаша.
Әлфинур апа кечкенә йөрәгеннән кан тамса да бирешми, балалары, оныклары белән юанып, җиңү көнен, газиз улының исән-сау кайтуын көтә. Ә бит мондый чакта сынарга, инде башкача алга атларлык хәлем калмады, дип тез чүгәргә дә озак түгел.
...Бик матур башлана аларның гаилә тормышы. Әлфинур белән Әзһәм 1990 елда кавышып, Иске Сәфәрдә яши башлыйлар. Әзһәм абый тыныч, эшчән, Әлфинур апа өчен җанын бирергә әзер. Мәхәббәт җимешләре булып олы уллары Әнис дөньяга килә. Тик бәхетле мизгелләр озакка бармый, кечкенә малай авырып үлеп китә.
- Бу кайгыны шулкадәр авыр кичердек. Икебез дә авыруга сабышып, йоклый алмыйча нык интектек. Ул вакытта әти-әнидән башка кайгыны уртаклашучы да булмаган кебек истә калган. Авылга кайтып төпләнгәндә, бәлки хәзерге кебек дусларым да булмагандыр. Авыр чакта кешене юатырдай кеше кирәк икән, – ди бала югалту ачысын үз башыннан үткәргән ана.
Әлфис, әнә шулай күктәге кара болытларны таратып, якты нурын сипкән кояш кебек 1993 елның июлендә туа. Бишектәге нәнинең сулышы, шат авазы әти белән әнине айнытып җибәрә. Икесе дә эшкә чумалар, ишек алдында мунча да төзелә. Хезмәт хакы бирелми торган 90нчы елларда күпләп терлек асрарга ниятлиләр, шулай итеп зур-зур мал абзарлары сафка баса.
- Миңа Әзһәм мал каратмады, гел үзе тәрбияләде. Көннәрем өй арасында, балалар тәрбияләп, ашарга әзерләп үтте. Дусларыбыз барлыкка килде, ике якның туганнары белән әйбәт мөгамәләдә яшәдек. Ирем колхозда иде. Соңгы 13 елда Әлмәттә вахта белән 15 көн эшләп, 15 көн ял итеп эшләде. Ә мин балалар белән әвәрә килдем, мәктәп китапханәсендә хезмәт куйдым.
Әлфис хуҗалыкта уң кулым булды. Бәләкәйдән тәвәккәл, нинди транспортка утыртасың, шуны тиз өйрәнде, тракторын да йөртте. Беренче класстан мотоцикл йөртергә өйрәнде. Техникага һәвәслеге аңа Украинада да ярдәм итте, - дип үз тормышы турында сөйләгәндә Әлфисен гел искә алды Әлфинур апа.
Әлфисләрнең ротасы махсус хәрби операциядә һөҗүмнәр вакытында ташландык өйләрдә яши. Ашау, башка кирәк-яраклар сатып алырга кибеткә барырга кирәк. Менә шунда егетләр күрше-тирә хуҗалыкларда металлоломга әйләнгән частьлардан үзләре утырып йөрердәй мотоцикл, машина җыялар. Бу хакта әнисенә улы түгел, ә аның сугышчан дуслары Рамил белән Рәсүл исемле иптәшләре сөйли.
Әлфисе каты яраланып, сул аягын өздереп кайткач, Әлфинур апа сөенергә дә, көенергә дә белми. Протезын аягына беркетеп, чалбарын кигәч, улыкае башкалардан аерылмый да бит. Әмма ана йөрәге сизә, авыр улына, тик бирешми, якыннарына кыен булмасын өчен сыкрауларын йөзенә дә чыгармый.
- Беренче ясаган протезы зурайды, аягы шешеп интекте. Хәзер Казанга барып икенче протез ясатты, бусын көн саен кия. Өйдә протезын салып таяк белән йөри. Атна саен ял көннәрендә Иске Сәфәргә төп йортка мунчага кайталар. Протез дигәнең бик авыр тимер икән ул. Алай авыр дип күз алдына китермәгән идем. Атлап күтәреп йөрергә дә кирәк бит, организм күнегә икән.
Улының төшенкелеккә бирелмичә йорт төзи башлавына нык сөенә ана. Килене Айгөл бик яшьли кияүгә чыкса да, уңган хуҗабикә. Әлфинур апа белән Әзһәм абыйга берсеннән -берсе матур оныклар бүләк иттеләр. Әлфинур апа кебек килене турында яратып, хөрмәт итеп сөйләгән кайнаналар бармы икән тагын?
- Бик яратабыз Айгөлебезне. Балаларны тәмле итеп ашата, өсте-башын карый, чиста йөртә. Аш-суга оста. «Әлфис улым, син шундый бәхетле, өчпомак белән бәлеш кенә ашап ятасың, дип әйтәм. Өйләнмәгән улыма, син дә өйлән, Әлфис кебек тәрбиядә булырсың», дип көләм.
Ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш, диләр. Йортларын да матур итеп төзеп чыксыннар. Балаларын тигез карап, иманлы кешеләр итеп тәрбияләсеннәр, - ди бәхетле ана.
Олы йөрәккә бар да сыя
Әлфинур апаның тагын бер улы бар. Артуры төзүче һөнәрен сайлаган, Чаллыда яши. Икенче улында үз каны акмаса да үз балаларыннан бер дә ким түгел.
- Кызым Ирина 9 сыйныфны тәмамлагач, Чаллыга Мулланур Вахитов исемендәге гимназиягә укырга китте. Ирем белән уйлаштык та, Әлфисебезгә иптәш алып кайтырга булдык. Алабугадан безгә ипле, акыллы, тәртипле Артурны биреп җибәрделәр. Ул вакытта ул 4 нче сыйныфта укый иде. Бик тиз безнең гаиләбезгә ияләште, татарча бер сүз дә белми иде, хәзер рәхәтләнеп татарча сөйләшә.
Артур 9 нчы сыйныфтан соң Әлмәт техникумын, аннан читтән торып, Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. Әлфинур апа аның турында горурланып сөйли, улы өйдән дә эшли, проектлар сыза.
Күпләр, балалар йортыннан алган кыз-уллары белән 18 яше тулгач, саубуллаша. Ә Әлфинур апа Артурын беркайчан ташламый, ятимнәрне тораклы итү программасына басып, артыннан йөри-йөри, Казаннан фатир алуга ирешәләр. Эш белән Казанга еш йөргән Артурга бик уңай була ул.
- Артурыбыз Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге ул. Бик тәүфиклы. Аның белән матур яшәвебезне ул вакыттагы Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да күреп китте. Ул «Сез тумыштан әни! Әйдәгез, тагын бер-ике бала тәрбиягә алыгыз әле», дигәч, каршы килмәдем.
Шушы сүзләр Әлфинур апаны илһамландыра, Әгерҗедән Эдик исемле малайны гаилә җылысына тиендерәләр. Эдик Артурның капма-каршысы булып чыга. Әмма яңа әти-әнинең күңел җылысы шаян, шук, бер дә тик тормый, нык хәрәкәтчән Эдикны да гаиләгә җиңел ияләштерә. 5-6 ел яшәгәч, малайның үз әнисе суд аша ата-аналык хокукын кире кайтара. Һәм Шәйхелмәрдәновларның гаилә язмышы Эдик белән аерыла. Шулай да Иске Сәфәр белән элемтәләр өзелми, телефон аша гел аралашып торалар. Кечкенәдән тынгысыз егет Мәскәүдә, Ижауда, Чаллыда эшли. Соңгы вакытта гына Эдиктан хәбәрләр юк. Моңа бөтенесе дә борчыла. Егет үз әнисе Эльмирага да әйтмичә махсус хәрби операциягә барырга контракт төзи.
- Эдигыбызны хәбәрсез югалганнар исемлегендә, диделәр, бу хакта бик авыр сөйләве. Ул бала яшәргә тиеш! Аллаһы Тәгаләдән исән-сау кайтсын иде, дип сорыйм. Соңгы сөйләшүдә «Әни, сагынам, кайтасым килә», дигән иде. Ул безне дә, үз әнисен дә «Әни» диде. Әтисе Әзһәмнең үлүен бик авыр кичерде.
Без, гади, авыл шартларында яшәсәк тә, балаларыбыз тормышыбыздан канәгать иде. Өстәл тулы ризык, нәрсә телиләр, шул бар. Гел тәмле ризыклар пешереп сыйладым, тәрбия иттек. Экскурсияләргә йөрттек. Укытырга, һөнәрле итәргә омтылдык. Балакайлар гаиләбездә чын әтиле-әниле булдылар, - дип күңел кичерешләре белән уртаклаша Әлфинур апа.
...Әлеге олы йөрәкле ханым хәзерге вакытта кызы янында Казанда яши, ул шәфкать туташы булып эшләгән балалар бакчасында эшли. Иске Сәфәр авылы халкы бик сагына аны. Озак еллар мәктәп, аннан авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләгән ханым оештырган бәйрәмнәрне, тематик кичәләрне, чараларны искә төшерәләр. Соңгы елларда авыл хатын-кызлары өчен китапханәдә дини укулар оештыра ул, бергәләп гарәп графикасын өйрәнәләр, изге Коръән китабын укыйлар. Җәен отпускага кайткач, Шәйхелмәрдәновлар йортының ишекләре ябылып тормый. Дуслары әле кыярын, әле башка яшелчә-җимешен китерәләр. Әзһәм абый белән бергә утырткан алмагачлары, чияләре җимештән сыгылып тора. Әлфинур апа компот ясап, кайнатма әзерләп, яшелчәләрен тозлап, маринадлап, салат ясап балаларына, оныкларына кышлык күчтәнәч әзерли.




Ләйсән Газизова
Комментарийлар