Мари Эл республикасы Морки районында Красный Стекловар дигән бистә бар.
Шул авылда яшәп, көн күргән татар егете Әмир Валерий улы Волковны 2022 елны махсус хәрби операциягә чакырганнар. 2023 елның ноябрь аенда туганнары белән булган соңгы очрашу күз ачып йомганчы үткән, туган авылы урамын соңгы тапкыр шул көннәрдә узган ул. Күңеле сизенгәндәй, Әмир һәркем белән саубуллашып киткән.
«Хушлаша да алмадым»
Камила Вәлеева абыйсына багышлап язган шигырьләрен яттан сөйләп видеога яздыра да, шуны социаль челтәргә элә. Менә шуңа тап булдым мин. Ә аның күз яшьләре аша үткәреп шигырь укуы кемнең генә күңелен тетрәндермәгән икән.
– Әниемнең энесе ул, 16 октябрь көнне Йошкар-Ола шәһәрендә Арена яныннан озаттык, – дип таныштырды гаиләләре белән Камила. – Мари Элдагы Оршанск күп профильле көллияттә физкультура укытучысына укый иде. Алгы сызыкка укуыннан академик ял алып китте. 2023 елның гыйнварына кадәр ул Ульян шәһәрендә укуда булды. Яз айларында озак вакыт элемтәгә чыкмады, борчылып беттек. Ике тапкыр ялга кайтты. Аннан соң янә алгы сызыкка. Ул баштан БПЛА операторы булып хезмәт иткән иде, соңрак инде кешеләр җитмәү сәбәпле штурм отрядына билгеләгәннәр. 2023 елның ноябрь аенда икенче тапкыр ялга кайткач үзе укыткан мәктәпкә барып балалар белән күреште. Ялы беткәч, кире китте. Аларны Луганск өлкәсе Белогоровка бистәсе ягына штурмга җибәргәннәр.
«Физрук» позывноен алган Әмир 2024 елның 8 апрелендә соңгы тапкыр видеоэлемтә аша хәбәргә чыккан. Туган яктагы туганнары белән бик озак сөйләшкән егет.
– Соңгы сөйләшүебез булыр дип кем уйлаган. Әмир абый чиратлап балаларым, әнием белән сөйләште. Көлештек, шаярттык. Гәрчә, ул һәрвакыт үзе бик җитди булса да. Чөнки өстендә ут уйнаган кешенең елмаюы, шаяртырга тырышуы үзе үк батырлыкка тиң. Озак вакыт элемтә булмаячак, мине югалтмагыз диде ул. Моны ишеткәч, рәтләп хушлаша да алмадым, елап җибәрдем. Ике атнадан соң мин янә авылга кайтып якыннарым янында булдым, кире шәһәргә кайту юлында никтер абыемның кәефе кырылган иде. Ул күрәсең Әмир белән булган фаҗигане белгән. Ләкин безгә белгертәсе килмәгән. 19 апрель көнне әнием кичен миңа шалтыратты. «Абыең башка юк», диде ул. Мин илереп елый башладым, телефонны сүндердем дә, Әмиргә шалтыраттым. Аның берничә номеры бар иде. Әллә – 10, әллә 20 тапкыр шалтыраттым аңа, дәшмәде... Аннан соң аның белән бергә хезмәт итүче егетләрнең номерларын җыйдым. 20 апрель көнне командиры белән элемтәгә кердем, – ди күз яшьләре аша Камила.
Хәрби ир-егет исә Әмирнең яу кырында ятып калуы турында сөйләгән. Алты кеше штурмга кереп киткән. Аларны фронт линиясе буйлап сузганнар, аралары 300-500 метр булган. Ә Әмир шул линиянең иң кырыенда, ягъни каршы якка иң якынында торган.
– Мина кыры булган ул, – ди Камила. – Әмирнең шартлау дулкыныннан егылуын күреп алганнар. Апрель азагында аңа ял бирергә тиеш булганнар. Штурмга чыгарсың да, туган ягыңа кайтырсың дигән җитәкчелеге. Алты кешедән икесе могҗиза белән исән калган. Әлеге штурмнан чыккан егетләрне ялга кайтарганнар, алар икесе дә Йошкар-Оладан. Аларның берсе янына барып кайттым. Ул Әмир абыем һәлак булган җирлекнең картасын күрсәтте, өстән, ягъни спутник картасы аша карасаң, ул йөрәк формасында. Абыйның гәүдәсе кайда ятканын күрсәтте. Аны алып чыгып булмый, ул кырга миналар куелган. Ә менә шундагы егетләргә азык-төлек кертүче «аяк»лар («ноги») Әмирнең шунда ятуын раслаганнар. Ләкин кереп булмый. Мин кат-кат командир белән элемтәгә кердем. 2024 елның 18 апреленнән бирле Әмир абый хәбәрсез югалганнар исемлегендә булды. Ярты елдан соң инде ул хезмәт иткән часть командиры имзалаган документта аның һәлак булуы турында язылган иде. 2025 елның апрелендә, ягъни бер ел үткәч, безгә эвакуация башланды, дип хәбәр иттеләр. Аңа кадәр абыйның хатыны Анастасия, балалары Таһир белән Диләрә ДНК үрнәген тапшырган иде. Гомум базада абыйның мәгълүматлары да теркәлгән, июльдә Ростовтагы моргтан шалтыратып, ДНКның туры килүе турында хәбәр иттеләр. Без барыбер ышанмадык. Дөрес түгелдер дип яхшыга юрадык.
«Ниһаять, өйдә дип куандык»
Бер ел да 4 ай көткән алар. Аннан да газаплырак нәрсә бармы икән. Августта Ростовтагы үзәк морг хезмәткәрләре Әмир Волковның туганнары белән кабаттан элемтәгә чыккан. Бу юлы инде: «Көтегез, Әмирнең җәсәден кайтарабыз», дигән хәбәр җиткерелгән.
– Ирем, абыем һәм үзем көч структурасы хезмәткәрләре, эштән алай җиңел генә китеп булмый, – ди Камила сөйләвен дәвам итеп. – 19 августта Әмир абыйның җәсәден Красный Стекловар авылына кайтардылар, татар зиратында аның өчен әнисе, минем дәү әнием янында урын әзерләп куйган идек. Аның белән хушлашу мәрасиме иртәнге тугызга билгеләнде. андагы халыкны күрсәгез, олыраклар моның чаклы кешене күргәнебез юк иде, дип әйттеләр. Бәлкем, мине дөрес аңламаслар, ләкин абыйның җәсәде туган ягы, туган җиренә кайтарылуын без бәхет дип кабул иттек. Чөнки хәзер аның янына барып йөри алабыз. Табутын кочаклап еладык. Ниһаять, өйдә дип куандык, табутны яшел бәрхет белән мөселманнарга хас булганча капладык.
Туганнарының фотосын рама эченә куеп, баш очына беркеткән алар. Өч сәгать буе тоташ яңгыр астында хәрби буларак яу кырында башын салган газиз кешеләре белән хушлашканнар.
– Мәрасим вакытында Әмир абыйның кечкенә кызы Диләрә үзенең кулчатыры белән әтисенең табуты өстендәге фотоны каплап торды. Күрәсең, сабыем әтисенең фотосының яңгырда чылануын теләмәгәндер. Үзе яңгыр астында чыланса да. Зират авылдан шактый ерак урнашкан, абыйны чиратлашып ир-егетләр күтәреп барды. Гүргә иңдергәч, кабер өсте кызыл канәферләр белән тулган иде. Бөтен кеше дә киткәч, дәү әниебез кабере янына килеп, абыебызны каршы алсын, дип теләкләр теләдек. Хәзер авыл башындагы зиратта, нәкъ абыебызның кабере өстендә Россия әләме җилферди. Әтисе рус милләтеннән булса да, абый һәр җомга көнне мәчеткә йөри иде. Әнием авылда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ә абыйның кече кызы әниемнең сыйныфына туры килде. Шөкер, әни шундый авыр вакытта аңа күз-колак булып тора. Барыр өчен кабере бар. Җиргә иңдерелгәнче, абый төшемә еш керә иде, һәрчак елмаеп басып тора, имештер, барчабыз да сый-нигъмәттән тулып торган түгәрәк зур өстәл артында җыелганбыз. Инде менә хәзер ашларына җыелабыз. Өчен, җидесен үткәрдек. Кырыгын үткәрергә әзерләнәбез, – ди Камила.
«Бер ел да 4 ай көттек»
Хәрбинең апасы Гүзәл Хаҗип кызы Вәлиева Татарстаннан чаклы шалтыратуыбыз, энесенең рухын зурлавыбыз өчен рәхмәтен белдерде.
– Чыгышыбыз белән без Татарстаннан. Бабаебыз Яшел Үзән районы Олы Яки авылыннан, әбиебез – Кайбычтан, – дип таныштырды гаилә тарихлары белән Гүзәл Хаҗип кызы. – Биредә пыяла җитештерү заводы эшләгән, әби-бабайларыбыз заманында монда килеп урнашып калган, шунда төпләнгән. Әниебез Кәримә Гусь Хрустальный шәһәрендә пыяла җитештерү буенча лаборант булып укып кайткан да, биредә эшкә калган, минем әтием белән гаилә корган. Ләкин юллары аерылган, соңрак Әмирнең әтисе белән танышкан, тик озак яшәмәде алар. Энем тугач ук аерылыштылар. Әмир белән яшь арабыз 16 яшь. Әниебез гел эштә булды, шуңа мин энем өчен әни дә, апа да булдым.
Гүзәл ханым – укытучы, уку йортын тәмамлагач кире туган авылына кайткан.
– Әмирнең беренче укытучысы идем. Безнен бәйләнеш көчле, – дип сүзен дәвам итте хәрбинең апасы. – Ул миңа гел ярдәм итеп килде. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ирем белән бер бригада төзеп, балта остасы булып эшләделәр. Мәктәптә укыган елларында ук спорт буенча гел беренчелектә булды. Шуңа «Әйдә шул һөнәр буенча кит», диеп без үгетләгәч физкультура укытучысына укырга керде. Тик менә өченче курста белем алганда повестка килеп төште. Шул дәвердән бирле телефон кулдан төшмәде.
Әмир хезмәт итү чорында һәркем борчылып кайгыртып торган.
– Аның җәсәде кайтуын бер ел да 4 ай көттек, кулымнан эш китте, ашаудан калдым, иң көчле дарулар эчеп йөрдем. Әниебез күптән вафат. Шуңа Әмир минем өчен иң якын кеше булды. Гүя, үз улымны югалттым. Әмирнең хезмәттәшләре белән дуслашып беттек. Аның үлеме турында миңа командиры хәбәр итте. Үзе елый, үзе сөйли, гафу үтенә. Әмирнең җәсәден алырга кергәндә шул командир үзе дә һәлак булган. Бу хакта миңа соңрак частьләренең замполиты шалтыратып хәбәр итте. Баштан бөтен кешегә ачу сакладым, ник без, ник минем энем, аннан соң аралашудан качтым. Эшемнән, тормышымнан ямь тапмадым. Эштәгеләр минем халәтемне күреп озак вакытлы ялга китәргә рөхсәт бирделәр. Әмирне җирләгән көнне көн озын яңгыр яуды, гүя, минем күз яшьләрем яңгыр тамчыларына әверелгән дә коепмы-коя. Ә инде энемне җир куенына иңдергәч, күк йөзе ачылып китте. Табигать тә ачык күңелле, самими, эчкерсез егет Әмир белән шулай үзенчә хушлашкан, күрәсең, - дип сүзен төгәлләде Гүзәл Вәлеева.
34 яшьлек Әмир Вәлеев үлгәннән соң хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен аерым тәртиптә дәүләт бүләге – Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Хәрбинең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Барлык туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.




.jpeg)
.jpeg)
Комментарийлар
2
0
Ниндэй йэш егеттэр эрэм була бит йорэктэр озолэ ... кайсан туктар кэхэр сугыш
0
0