16+

«Талак, талак, талак…»: ташлап киткән ирен оныта алмаган хатын язмышы

Кайчак аерылышу — нокта түгел, ә озак елларга сузылган эчке көрәш башы гына.

«Талак, талак, талак…»: ташлап киткән ирен оныта алмаган хатын язмышы

Кайчак аерылышу — нокта түгел, ә озак елларга сузылган эчке көрәш башы гына.

(Булган хәл)

Мин аның белән күптән түгел генә таныштым. Сүз арасында ире турында язып булмасмы икән дип мөрәҗәгать итте. Шунда ук сорарга теләсәм дә, түздем: «Бергәме соң алар?»

Бер очрашуыбызда ул үзе сөйләп китте…

— Без Ринат белән озак очрашып өйләнештек. Өч балабыз туды. Гади тормыш белән яшәдек: фатир аласы, балаларны укытасы… Мин — җирдә, ул — хыялларда иде. Ринат гел сәхнә, җыр турында уйлады. Әмма бу юлга яшьтән кермәсәң, соңыннан бик авыр. Моның өчен теләк кенә түгел, акча да кирәк.

Мин аны аңладым, ләкин ярдәм итә алмадым.

Бервакыт ул өйгә бер артистканы алып кайтты. «Вакытлыча гына», — диде. Әмма көннәр атналарга сузылды. Ул хатын белән якынайды, бездән читләште. Акчаларын да шуңа тотты.

Шуннан соң гаиләбез таркала башлады… Ул хатын китте, ләкин Ринат та озакламый Казанга китеп барды. Анда ул тагын бер хатын — әйтик, Гөлчәчәк белән якынайган. Алар бергә яши башлаганнар.

Мин бу хакта соңыннан гына белдем… Аерылышу көне хәтеремдә мәңгегә уелып калды.
— Мин синең хатының, гаиләне саклыйк! — дип еладым.
Ә ул күзләремә карап:
— Талак, талак, талак… — диде.

Бу сүзләр йөрәгемне телде…Аннан соң тормышым тулысынча үзгәрде. Эшкә чумдым, хәтта Мәскәүгә киттем. Бу — качу иде, бәлки… Үземнән, хәтерләрдән.

Иң авыры — аерылышу гына булмады. Алар минем өстемә пычрак ягып, газетага язма чыгарган. Мине бөтен республика алдында начар итеп күрсәттеләр. Ләкин мин ялгыз калмадым — янымда балаларым бар иде. Вакыт үтте…

Ринаттан ул хатын да «артист» ясый алмады. Алар аерылышты, яңадан кушылды… Ә бервакыт ул кабат безгә килә башлады.

— Без аерылыштык, — диде. Мин ышандым.

Тик соңыннан аларның тагын очрашуын белдем…

Хәзер без бер шәһәрдә яшибез. Ул еш кына килеп йөри. Һәм мин аңлыйм: аны күргәч, бар газаплар онытыла…

Ул миңа чит кеше түгел бит — балаларымның әтисе. Кайчак аны кызганып, күлмәген юып кидертәсе, башыннан сыйпыйсы килә.

Бер карасаң — ул янәшәдә. Икенче яктан — ул инде минеке түгел… Дусларым башка ир белән таныштырырга тырышты. Әмма күңел кабул итми. Ялгызлык та куркыта… Ә үткәннәрдән аерылып булмый…

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading