16+

Танылган көрәшче Нәсим Габидуллин турында: «Кайтыр юллары өзелер дип кем уйлаган...»

Арча районының Иске Масра авылында яшәүче Гөлүсә апа Габидуллина улының хәрби операциягә киткәндә нык тыныч булуын, шаярып: «И-и борчылма әле, хәзер тиздән кайтам мин», дип әйтүен искә ала.

Танылган көрәшче Нәсим Габидуллин турында: «Кайтыр юллары өзелер дип кем уйлаган...»

Арча районының Иске Масра авылында яшәүче Гөлүсә апа Габидуллина улының хәрби операциягә киткәндә нык тыныч булуын, шаярып: «И-и борчылма әле, хәзер тиздән кайтам мин», дип әйтүен искә ала.

Тик озатыр өчен хәрби комиссариатка баруына каршы төшә. Әнисе өйдә күз яшьләренә күмелеп берүзе кала. Ә хәрби киемен кигән егетне озатыр юлга әтисе Наил кузгала. 

Нәсимнең әти-әнисе икесе дә Иске Масра авылыннан, кушылып, өч ул үстергәннәр. Быел август аенда бергә гомер итүләренә дә 30 ел булган. Өлкәннәре Нияз гаиләле, Биектауда яшиләр. Ә уртанчылары язмабыз герое – Нәсим. Кечеләре Инсафка 18 яшь. Казанда автотранспорт техникумында белем ала.
– 2013 елда почтага эшкә кергән идем, әле дә шунда. Ә әтиебез Наил Чүриледә психоневрология диспансерында санитар булып эшли, – дип кыскача гына таныштырды гаиләсе белән Гөлүсә апа. Ә әңгәмәбез үзеннән-үзе каһарман егет Нәсимгә барып тоташа. – Нияз белән Нәсимнең яшь арасы ике яшь тә алты ай, үскәндә төрле чаклары була бит. Үзара тарткалашканда да алар: «Абый, энем», дип сугышалар иде дип көләм. Шөкер, тәртип бозып йөрмәделәр, авыл баласы булгач, мал-туар, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Эшләрен бетермичә, урамга да чыкмыйлар иде. Бер генә тапкыр да каршы эндәшкәннәрен хәтерләмим.  
Алда телгә алганча, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Атларга мәхәббәте көчле була аның, хәтта кече яшьтән үк ат чабышында катнаша. Җәен балык хуҗалыгының атлар фермасында эшләп тә йөри. Юлаучы машинага утырып бара, кичен дә шул ук маршрут. Үҗәтлегенә шаклар катарлык. Үсә төшкәч, музыкага тартыла. Арча музыка мәктәбеннән Курса Почмак урта мәктәбенә килеп дәресләр биргән баян дәресләренә языла. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенең физкультура укытучыларын әзерләү бүлегенә документларын тапшыра. Ни хикмәт, шул елны нәкъ әлеге факультетка кешеләр җыймыйлар икән. Егет ике уйламый, юнәлешне башкага бора. Музыка укытучысы булам, ди ул. Нәсимне кабул итәләр.

– Көллиятнең икенче курсында ук көрәш белән җенләнеп китте, – дип сөйләвен дәвам итә Гөлүсә апа. – Бабасы, әтисе дә үз вакытында шактый бил алышкан. Тик мин улымның бу ниятенә каршы булдым, имгәнүең бар, дип гел әйтә килдем. Ә ул миннән качып булса да, Арча спорт мәктәбенә йөреп күнекмәләр алган. Беренче тренеры Фәнис Зарипов нәкъ менә ул улымны көрәш дөньясы белән таныштырды, үзләренә генә билгеле булган серләре белән уртаклашты. Беренче бил алышулар, беренче җиңү хисен татып карау, беренче җиңелүләр дә Фәнис абыйсы белән булды. Ныклыкка, чыдамлыкка өйрәткәндер бу спорт төре. Нинди генә ярышларда катнашмады улым, Татарстан күләмендәге чаралар дисеңме. Соңрак Россия чемпионы исемен яулады, билбаулы көрәш буенча спорт мастеры бирелде. Армиягә китүе дә маҗаралы булды бит аның. Чакырылуы турында повестка килде. Ә шул арада Нәсимнең кулы сынды. Медосмотр узарга да кирәк. Иптәш малае белән килешеп, рентгенга алып кереп аның кулын төшерттергән. Янәсе яшьтәшләреннән калырга теләми. Бик нык дөрес тәрбия бирелгәндер, дим үземә. Чөнки дуслары шалтыратса, төн уртасында да чыгып чаба. 

2018-2019елларда армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Нәсим бер ел тимер-бетон, кирпеч җитештерүче КДСК заводында эшләп ала. Аннан киткәч, егет төзелештә эшләп ала. Шул арада мобилизация игълан ителә. Сизә егет, аңа да повестка киләчәк.

– Төнгә эшкә китәргә тора иде, –ди Гөлүсә апа иң тирән ярасын искә алып. – Нәсим авыл җирлеге башлыгы машинасының безнең якка килүен күрде дә чыгып китте. Туган нигезеннән 26 сентябрь көнне чыгып китте. Ул көнне өстән коеп яңгыр яуды. Ә мин өйдә туктаусыз еладым да еладым.

ЭКСПОда бер ай укуларда була егет, аннан соң иптәшләре белән алгы сызыкка юл тота. Ноябрьнең салкыннарында егетләр позицияләрен ныгыта, окоплар казый, ә биредә якыннары аларга кирәкле әйберләр юнәтә. Шуларны илтү өчен юлаучы машиналар эзли. Ул көннәр һәркемнең күңел түрендә. 

– Нәсим өч ел буе һәр шалтыраткан саен: «Ничек хәлләрең, улым?», дигән сорауга да «Бар да яхшы», дип әйтә иде. Дүрт тапкыр ялга кайтты. Кременной ягында булды алар, егетләрнең фидакарьлекләре аркасында гына алга таба барабыз, дип әйтә иде. Соңгы тапкыр быелның 24 февралендә кайтты да, 14 мартта кире китте. 10 июль көнне соңгы тапкыр сөйләштек аның белән. Шуннан элемтә өзелде. Яман хәбәр тиз ишетелә бит, миңа да килеп иреште.... 13 июль көнне Арча волонтеры Илнур абый Яруллин шалтыратты. Аның турында хәбәрдар идем. Шунда ук: «Нәсимме?», дигән сорау бирдем. Ул: «Әйе», диде. Менә шуннан тормышым икегә бүленде. Илнур абыйның улы, ирем Наилнең энесе, тагын бер егет Ростовка барып алып кайтты Нәсимебезне. 16 июль көнне улым белән мәңгегә хушлаштык. Газизләрен югалткан әниләр турында сезнең гәзиттән укыганда да ничек чыдыйлар икән, дип уйлый идем. Чыдыйсың, түзәсең, тешеңне кысып булса да, алга таба яшисең икән. Кайчак үзем генә калганда илереп, үксеп-үксеп елаган чаклар күпме булгандыр. Илнур абый Яруллинга күпме генә әйтсәм дә, безнең рәхмәтләрне әйтеп бетергесез, һәйкәл куярлык кеше. Нәкь менә ул безнең улыбызны озакка сузмыйча алып кайтты. Аңа исәнлек телик, бөтен әниләр исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм, — ди каһарман егетнең әнисе.

Нәсимнең сөйгән кызы булган, егетне җирләргә дә, ашларына да кайткан ул. Биш елга якын аралашканнар икән. Бергә хыяллар корганнар... Тик... Нәсимнең кайтыр юллары өзелер дип кем уйлаган...

«Төшләрем чынга ашты...»
Гөлнара ханым Гөлүсә апаның бертуган сеңлесе, Нәсим өчен ул чын мәгьнәсендә икенче әни кебек якын булган. Бөтен серләре, уй-фикерләре белән Нәсим алма апасы белән уртаклашкан.

– Кызым Ләйсән, апамның ике улы Нияз, Нәсим яшьләре туры килгәч, алар гел бергә булды, бергәләп үсте, – ди Гөлнара апа. – Миңа үз балаларым кебек якын булдылар. Әниләренә сөйләмәгән серләре, уйларын минем белән уртаклаштылар. Нәсимнең соңгы ялы 20 февральгә туры килде. Бермәлне төшемә Нәсим керде. Яз, кар эреп, урыны белән кара җир чыккан. Авылыбыздагы йортның капкасын ачты да өйгә таба килә. Шуннан уянып киттем. Сизгәнменме, ул көнне Нәсим видеодан шалтырата: «Алма апай, акча җибәрерсең әле», ди энем. Хезмәт хакы картасы миндә иде, «Кайтасыңмы әллә», дим, шаярып сүзен икенчегә борды. Ә ул юлда булган, җитмәсә әле, юлда ватылып калганнар. Эвакуатор яллап кайталар икән. Шуңа шактый күләмдәге акча кирәк булган. Безнең холыклар да бер төрле, икебез дә артык ачык, гадиләр. Телевизордан берәр көй уйнап торса, Нәсим тора да бии дә башлый, мин дә кушылам. Төшләр юрап китерә диләрме әле. Быел кыш көне төш күрдем. Авылдагы йорт ишегалдында ямь-яшел чирәм. Күктә якты кояш балкый. Капка ачык икән, Нәсимнең машинасы ишегалдына килеп керде. Ә машина эчендә беркем юк. Мин капка янында басып торам имеш. Бу төштән соң куркып уяндым да, иремә сөйләдем. Тик берничә айдан ул төш чынга ашты. 

11 июль көнне көндезге сәгать икеләрдә Нәсим белән видео аша сөйләштек. Кичке җидедә ул бер хезмәттәше белән яңа позиция карарга дип алгы сызыкка кереп киткән. Телефоннан сөйләшкән вакытта да ул миңа өч көнгә югалып торам диде. Снаряд кыйпылчыгы эләгеп аягы нык яраланган. Күп кан югалтудан китеп барган энем. Энемнең гәүдәсен Балык Бистәсе Уракчы авылыннан «Дукалис» позывнойлы ир алып чыккан.  
Гөлнара ханым Нәсимнең хезмәттәшләре белән әле дә элемтәдә, алар аңа үз итеп «Алма апа» дип эндәшә. «Көчемнән килгәнчә, аларга ярдәм итеп торачакмын. Энем арабыздан китеп барса да, шул егетләр дә минем өчен якын», ди тынгысыз зат. 

«Чын дустым булып мәңгегә йөрәктә калачак»
Нәсим аралашырга, ялга кайткан саен дус-иптәшләре белән күрешергә, хәл-әхвәлләрен белешергә яраткан. Тормышны ярату хисе аның җан түренә иңгән. Яшәп, аралашып калырга омтылган көрәшче егет. Дусларының күңелләрендә ул шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булып истә калачак. 

Иң якын дусты Ирек Нигъмәтҗанов: 

– Уртак эшләр, уртак планнар иде безнең. Беренче булып Нәсимнең әтисе белән таныштым. 5-6нчы сыйныфларда укыган вакыт булгандыр, аның әтисе безнең хуҗалыкта комбайнда эшләде. Мин дә шул колхоз тирәсендә йөрдем. Аның Нәсим турында атлар белән җенләнүе, шуларны каравы турындап сөйләгәне бар иде. Тугызынчы классны тәмамлагач мин Арча көллиятенең башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү бүлегенә укырга кердем. Безгә тулай торактан бер бүлмә бирделәр. 6 кеше сыйдырышлы, бүлмәдәшләрем арасында Нәсим дә бар. Шул арада без бик нык якынайдык, бер-беребезгә кунакка йөрешә идек. Бик күп төрле көрәш ярышларында катнашты ул. Өченче курста укыганда үзем дә аның артыннан көрәш белән кызыксынып киттем. Көрәшчеләр арасында үзебезнең бер коллектив оешты. Бергә укыган, аралашып йөргән 7-8 егет армиягә китте, шунда да хат алышып, язышып торлык. Армиядән кайткач, бергә килешеп югары белем алу максатыннан КФУның Алабуга филиалына укырга кердек. Тик берничә курстан соң эшкә урнаштык та, укудан киттек. 2022 елда мобилизация башланды. Нәсим үзенә повестка килүен сизгән кебек иде, мессенджерга аның фотосын төшереп җибәргән. Ул безне тынычландырып: «Барам да, кайтам, борчылмагыз, бар да яхшы», дип әйтә килде. Алгы сызыкта хезмәт итүе дәверендә бер тапкыр да зарланмады. Өченче тапкыр ялга кайтыр алдыннан КаМАЗга төялә башлаганнар, ә каршыдан пулемет ата башлаган. «Шунда утырдым да, карап тордым, ату тавышлары тынгач, төялдек тә чыктык», дигәне истә. Февральдә ике атна ялга кайтты, шунда көн дә бергә булдык. 11 июль көнне кичке җидедә мессенджер аша тавышлы смс белән аралашып алдык. Нәсим өчен рация алырга дип көрәшче егетләр белән акча җыйган идек. «Мин кереп китәм, шул номер буенча хәбәргә чыгарсың, борчылма, бар да тәртип», дип миңа үзенең бер иптәшенең номерын бирде. Акча җыелып беткәч, шул кешегә күчерәсе иде. 12 июль көнне миңа иртән шалтыраттылар. ֿ«Нәсимгә берәр хәл булмадымы?» дигән сорау яңгырады. Шик булса да, барыбер яхшыга өметләндек. Тик соңрак дустымның үлеме расланды. Күңелебездәге яраның ни чаклы тирән икәнлеген үзе шуның аш кичкән кеше аңлыйдыр. Иң мөһиме, Нәсим кайтты, каберенә барып аның белән сөйләшеп була. 

Роза Шәфиева: 

– Без Нәсим белән 4 ел Арча педагогия көллиятендә бер төркемдә укыдык. Дуслыгыбыз укуны тәмамлагач ныгыды. Нәсим гадилеге белән үзенә карата белә торган кеше. Бөтен эчке серләремне аның белән бүлешә алдым, ул да минем белән уртаклашты. 

Яу кырына киткәч hәр ялларны көтеп алдык. Гел элемтәдә тордык. Беркайчан зарланмады, гел: «Барысы да тәртип» булды анын сүзе. Ин беренче итеп: «Роза, сина ышанып була, сиңа гына әйтәм, кешегә әйтмәячәгеңне беләм, әниләргә сюрприз булсын, мин юлда, кайтып киләм» диеп мине куандыра иде.
Сонгы тапкыр ялга кайтуы әле дә күз алдымда. Әниемнең пешергән ризыкларын мактый-мактый ашап, көлешеп, сөйләшер сүзләр бетмәде. Сизенгәндәй җибәрәсе килмәде, сәгатьләр буе бөтен мизгелләрне искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Нәсим миңа чын дуслыкның нинди буларга тиеш икәнлеген күрсәтте. Иң якын, яраткан, чын дустым булып мәңгегә йөрәктә калачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

24

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын энем. Якыннарыңа Нух Пәйгамбәребез сабырлыгы телим

    Мөһим

    loading