16+

«Улымны 14 ай көттек без»

27 марта 2025, 12:46
5343
0
0
Уку өчен 7 минут

18 гыйнвар көнне Кукмара районы Янил авылы мәдәният йортында каһарман егетне соңгы юлга озаттылар.

«Улымны 14 ай көттек без»

18 гыйнвар көнне Кукмара районы Янил авылы мәдәният йортында каһарман егетне соңгы юлга озаттылар.

Рядовой Артур Баляев махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак булган.

Гүя, ул исән, якында гына

Ана йөрәге өчен бала хәсрәтен күрүдән дә авыры юк бит, дип еш кына ишетергә туры килә. Газизләрен югалткан әниләрнең күңел түреннән күз яшьләре белән бергә чыккан сүзләрдер бу.

Әниләр бәйрәме, яки улының туган көне алдыннан Кукмара районы Янил авылында яшәүче Рәйхана апа Баляеваның йөрәк яралары кабат яңарта. Иртән торып төнгә чаклы Артур турындагы хатирәләре белән яши әни кеше. Күңеле тулган вакытта улы улының балачагы, яшьлек еллары белән бәйле фотоларны алып карый, армиядә хезмәт иткән вакытта туплаган альбомын кат-кат сыйпап-сыйпап, анда язылган һәр теләкне укып чыга. Хәер, ятлап бетергән инде ул юлларны. Әмма атнасына ничә тапкыр алып караса да, алар аңа баласы турында искә төшереп тора.

«Биргәнеңне нигә алдың, Ходаем!» – дип, төн йокламыйча ялварулары нәтиҗәседерме, Рәйхана апа төшенә еш керә улы. Шундый ачык итеп. Гүя, ул исән, якында гына.

– Үзем Кукмара районы Каенсар авылы кызы мин. – Рәйхана апа белән хәтер төенен сүтәбез. – Бөгелмәдә сәүдә техникумын тәмамладым да юнәлеш буенча Янилгә кайттым. Биредә кибеттә эшләдем, булачак иптәшем Владислав белән таныштым. Ирем белән 9 ел очрашып йөрдек, ике ел армиядә хезмәт итеп кайтты, аннан да көтеп алдым. 26 яшьтә кияүгә чыктым. Төп йортка килен булып төштем, аннары безне әти-әниләр кечкенә генә йортка чыгардылар. Янил сельпосында озак еллар бухгалтер булып эшләдем. Ирем механик эзен башкарды, аннан соң газовик булып эшләде. Өлкәнебез Артур 1987 елгы, Айгөлебез 1990 елгы. Аралары – 3 ел. Тупырдап торган малай булды ул. Таза бәдәнле егет булып үсте.

«Артур бөтенләй башка дөньядан»

Артурның солдат булып, Ватан алдындагы бурычын үтәр вакыты да җитә. Казанда дәүләт энергетика институтының соңгы курсында укыган егетнең сүзе бер була: “Мин бармасам, ул бармаса, илебезне кем саклар?” – ди ул, әти-әнисен кочагына алып саубуллашканда. – Армия хезмәтен Оренбург өлкәсендә ракета гаскәрләрендә разведчик буларак үтә.

– Беркайчан зарлана торган бала булмады ул, – дип Рәйхана апа. – Миңа охшап тәбәнәк буйлы булып буй җиткезде. Буе метр ярым булса, авырлыгы нибары 48 килограмм иде. Җор телле, бөтен кеше белән уртак тел таба торган. Армиядән кайткач, диплом эшен яклады. Үзенең белгечлеге буенча да эшләп карады. Хезмәт хакы бик аз булгач, аңарда үз эше булдыру уе туды. Кибет ачтык, мин дә ярдәм иттем бу эшендә. «Күчтәнәч» дип аталган кибет иде ул, аны 2014 елда ачтык. Азык-төлек белән сәүдә иттек. Хәтта ки пироглар та пешереп саттык. Формаларын алып кайтып әтәч кәнфитләргә кадәр Артур үзе ясады. Шуны кибетләргә тарата иде. Өйдә ул ясаган, корган һәр нәрсәне карап йөрим. Бөтен эшкә кулы яткан баламның. Кем белән генә аралашмыйм: «Артур бөтенләй башка дөньядан, нинди башлы бала булган бит», дип искә алалар. Кибеткә килгән һәр апа-әби белән сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен белешеп тора иде. Сөйкемле сөяге булган, күрәсең. Өлкән яшьтәгеләр бит теге җирем, бу җирем авырта дип бераз зарланып алырга күнеккән. Артурым: «Менә сез тал кайрысын төнәтеп эчеп карагыз әле», дип, аларга хәтта төрле халык рецептлары белән дә бүлешә. Кибетебез 10елдан артык уңышлы эшләп килде. 2021елны яптык аны.

Авылда Артурны белмәгән кеше юк икән. Кечесен дә, олысын да хөрмәтләгән ул. Армиядә язган альбомнарын карасаң, шаккатмалы. Һәр бите: «Рәхмәт, Артур, син нык ярдәм иттең», дип тәмамлана. Рәхмәттән кала башка сүз юк ул истәлекләрдә. Шуларны әнисе укып, карап күз яшьләренә күмелә.

– Син, балам, ничек бөтенесенә дә өлгердең соң, дип аптырый идем. Шәхси эшмәкәрлек эшен япкач, Казанга китеп такси хезмәтенә эшкә керде. Шул арада мобилизация дә игълан ителде. 2022 елның 21 сентябрендә повестка китерделәр. Аның туган көне иде бу. Аңа шалтыраттым да хәлне аңлаттым, 22есе кайтты да, хәрби комиссариатка барды. Ә 26сы җыенып килергә кушылган. Үземне моның өчен нык гаепле санадым. «Ник кул куйдым, ник алып калдым икән шул кәгазьне», дип меңнәрчә тапкыр битәрләдем үземне, – ди Рәйхана апа җанын битәрләгән вакытны искә алып.

Моны күргән Артур әнисен тынычландырырга ашыга. «Бер дә аптырама, әни. Үзең әйтәсең бит: «Аллаһы Тәгалә кушмаган эш булмас. Барысы да әйбәт булыр», дип әнисен кочагына алып.

«Исән-сау кайтырмын, өйләнермен»

Артурның бертуган сеңлесе Айгөл гаиләсе белән Столбище бистәсендә яши. ЭКСПОда булган вакытта да егет аларга кунакка чыккан, сеңлесенең ике баласын да нык яраткан егет. Ә Айгөл белән икесе арасындагы җылы мөнәсәбәт, туганлык җепләре күпләр өчен чын үрнәк булыр иде. Серләре дә, уйлары да уртак үрелеп бара аларның. Артурның сеңлесенә, аның балаларына язган смслары әле дә саклана икән. «Кайткач, бергәләшеп Аквапаркка барырбыз, урамнарда йөрербез», дип язып җибәргән ил сагын сакларга киткән егет.

Ике тапкыр ялга кайткан Артур. Шул аралыкта да кем белән очрашмый ул, һәрберсе белән аралашып, күрешеп калырга ашыга.

– Иптәшемнең әтисе, улымның бабасы Бөек Ватан сугышы барышында әсирлеккә төшкән дә, аны үле дип санап чыгарып ташлаганнар. Әмма могҗиза белән исән калган. Ничә тапкыр үлемнән исән калып та туган якларына кайткан. «Димәк, мин аның язмышын кабатлыйм. Мин дә исән-сау кайтырмын, өйләнермен. Аннан соң сиңа оныклар алып кайтырмын», дип улым белән икәү хыялларга бирелә идек. Минем өчен кайгырма, үзеңне сакла, дип кат-кат кабатлады. Аның белән киткәннәрнең күбесе авыр шартлар, азык-төлек китереп җиткерү белән өзеклек турында язган. Улыма бу хакта әйткәч тә: «И-и, әни, аптырама, була инде ул, шуның өчен без Ватан алдында ант биргән, сакта торачакбыз. Мин 3 көн точно ач тора алам», дип тә көлдерә иде, – ди Рәйхана апа.

2023 елның 7 ноябрендә чираттагы ялыннан соң Артурны туган йортыннан озата калалар. Саннар могҗизасы дип әйтикме, әтисе Владислав 2019 елның 7 ноябрендә гүр иясе булган икән.

– Улымны шул көнне соңгы тапкыр күрүем булган. 26 ноябрь көнне соңгы тапкыр сөйләштек. «Әни, безне заданиегә җибәрәләр. Бик каты әзерлек бара», диде. Көндезге як иде. Мин аңа әле бүген бит Әниләр бәйрәме көне бит дип тә әйтеп куйдым, улым моңа:«И-и, әнием, хәтердән чыккан, котлыйм сине, без хәзер әзерләнәбез дә, китәбез, борчылма яме», дип кызу гына сөйләште. Ул арада иптәшләренең дә тавышы ишетелде. Купян юнәлешендә хезмәт итте алар, ул вакытта бу җирлек телдән төшмәде. Иң авыр юнәлеш. 28 ноябрендә безгә авыр хәбәр килде, Хәбәрсез югалган, диделәр. Аның белән бергә Сова кушаматлы егет тә булган. ДНК бирдек. Озак вакыттан соң, 2024 елның декабре ахырында хәбәр килде. «Ниһаять, алып чыктылар, аңарчы керә алмадылар. Ул җирлекне каршы як гел утка тоткан. Артурның җәсәде Ростовта», диде район хәрби комиссары. Билгесезлек, хәбәр көтеп яшәүнең ни чаклы газаплы икәнен үз башыннан кичергәннәр генә белә һәм аңлыйдыр. Йокысыз төннәрем көн белән тоташты. Боларның барысын да түзәргә Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер, – күз яшьләренә күмелеп иң авыр вакытларны искә ала хәрбинең әнисе.

«Мине көтми идегезме?»

Язманың башында да могҗизалы төшләр турында телгә алган идек. Сүз очыбыз янә аларга барып тоташты.

– Авыл буйлап күпме кеше әйтте. Артур аларның төшенә: «Нәрсә, мине көтми идегезме? Менә мин кайттым», дип күп кешегә кергән. Кызым да абыйсы белән бәйле төш күргән. Үземә шундый төш керде. Имештер, бер өйдә ишек төбендә тутый кошы шикелле, күгәрчен зурлыгындагы күз явын алырлык кош тора. Шундый матур, каурыйлары төрле төсләргә буялган. Мин аны таш сын дип уйлап сокланып карап тордым. Берзаман ул канатларын җилпеп куйды. Янәсе, мин син уйлаганча, таш сын түгел, ә исән җан иясе. Әлеге төшемне башка кешеләргә сөйләгәч тә, «Артур исәндер, кайтыр ул», дип юрадылар. Аның үлеменә һич тә ышанасы килмәде. Ә бер төшемдә: «Әни, мин качтым», диде улым елмаеп... Ни аңлаткандыр бу. Аларның позицияләрен дрон шартлаткан да, егетләр 2 метр тирәнлектә җир астында күмелеп калган. Шуңа күрә шундагы җирлекне безнең хәрбиләр чистарткач, махсус транспорт белән улымның җәсәден казып ала алганнар. Улымны 14 ай көттек без. 2025 елның 18 гыйнварда җирләдек. Жетоны булган, шунлыктан тиз таныганнар. Аның белән бергә һәлак булган “Сова”ны Балык Бистәсе районында февраль аенда җирләделәр. Аның әнисе белән аралашып торабыз, кайгы берләштерә. Барып дога кылыр өчен әле ярый каберләре бар, дибез инде.

«Чын философ булды»

Янил урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Нурзия апа Курамшина укучысы турында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты.

– Аларның классын бишенче сыйныфтан унберенчегә чаклы укыттым, – диде ул безгә. – Укуда сынатмады Артур, беркатлы, ярдәмчел иде. Иң яраткан укучым булды. Күп укый торган, башлы бала. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан вакытларында да китап укыган ул, вакытын бушка уздырмаган. Лев Толстойның “Воскресенье”дигән әсәрен укыды ул, бик катлаулы әсәр. Андагы геройларның авыр тормыш юлы, сынаулар аша дингә килү алсызык булып тора. «Сезнең белән әсәрләр турында бәхәсләшәсе бар әле», дип әйтеп куйды бер очрашуыбызда. Чын философ булды Артурыбыз, ул үзенең бормалы сорауларын иптәшләре алдында, дәрес вакытында бирми. Ә тәнәфес вакытында, яки дәрестән соң калып, минем белән фикерләре белән бүлешә. Бик юксынабыз, тынычлап йокла, батыр егетебез.

 «Мәчеткә ярдәм итеп торды»

Янил имам хатибы Мөкәддәс хәзрәт Шәрәфетдинов та авылдашы турында юксынып сөйләде.

– Мәчетне төзекләндерү эшендә дә бик нык ярдәм итте авылдашыбыз Артур, акчалата ярдәм итеп торды. Ялга кайткан саен килеп аралаша, хәл-әхвәлләребезне белешә иде. Исән чагында азан әйткәннәрегезне бик сагынам, бигрәк моңлы әйтәсез, дип сөйләде. Әле махсус хәрби операциягә киткәнче, бер елны ел коры килде, ул минем өемә килде дә, “Мөкәддәс хәзрәт, әллә соң яңгыр сорау йоласы үткәрикме”, диде. Болынга чыгып яңгыр сорау догасын укыдык авыл кешеләре белән, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң булгандыр, кичен яңгыр явып китте. Нык куанды шуңа, кеше белән тиз аралаша, эчкерсез күңелле. Мәчеткә кереп, намазлар укый иде. Һәркемнең күңелен күрә.

Әлеге язма аша без каһарманның туганнары һәм якыннарының кайгысын тирән уртаклашабыз. Артур аларның йөрәкләрендә, хәтерләрендә һәм республика елъязмасында мәңгегә калачак.

Тыныч йокла, Янилнең батыр егете…











 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

14

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading