Татарстанда АИ-95 кыйммәтләнгән, дизель ягулыгы арзанайган.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы бер атна эчендә ягулыкка бәяләр динамикасы турында мәгълүмат бастырды.
АИ-95 бензины гына кыйммәтләнгән – литры 56,92 дән 56,96 сумга кадәр. АИ-92 бәясе элеккеге дәрәҗәдә калган – 52,95 сум, премиаль бензинның бәясе дә шул ук калган – 80,78 сум.
Шул ук вакытта дизель ягулыгы 26 тиенгә арзанайган, литры 64,94 сумга кадәр төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Төшкән җире кайда икән
0
0