Булганнан бар да була, диюләре шушыдыр. Гармунда уйнаучы Гөлфия Мәгъсумованы күпләрегез интернет челтәрләрендә таралган видеолар аша беләдер.
Скопировать ссылку
Булганнан бар да була, диюләре шушыдыр. Гармунда уйнаучы Гөлфия Мәгъсумованы күпләрегез интернет челтәрләрендә таралган видеолар аша беләдер.
Өздереп гармунда уйнаучы бу ханым беркайчан да үзен интернет челтәрләренә куймый. Ул һәрвакыт сәхнәдә, халыкның күңелен күрүдә. Аны башкалар төшерә, башкалар дөньяга тарата, бу хакта ул үзе белми дә кала.
Мичче Гөлфия Балачактан малайлар белән уйнап үсә ул. Менә шул малайлар янында үсүе, кечкенәдән техникага тартылуы, әтисенең атын йөгәнләве тормыш итә башлагач бик кирәк була. “Миннән өлкән ике абыем бар иде. Алар техника янында казына башласалар, әби шулар янына чыгарып җибәрә, бар, кирәге чыгар, өйрән, булыш, дип әйтә иде. Кайвакыт, алар минем идәнне юмый, ник мин аларга булышырга тиеш диюемә карамастан, әби мәҗбүриләп чыгарып җибәрә иде”, – ди Гөлфия апа.
20 яшендә Ташкичү авылы егете белән гаилә кора. Тормыш алып барырга кирәк, кулда акча юк. Ике-өч айга бер акча күргән заманнар. Өстәвенә авылларда газ кертәләр. Йорт салган гына вакытлары, бер улларына – 2 яшь, икенчесенә 6 ай. Өйгә күчәр өчен мич чыгарырга кирәк. Туган авылы Ашытбашта мич чыгаручы кеше бар, кешесе шулкадәрле күп, кемнең машинасы бар, бушауга алып китәләр.
Тәвәкәлләге көчле була Гөлфия апаның, аның мичен барып карый да, үзе чыгарып карарга уйлый. Бер атна дигәндә үзләренә мич чыгара. Бик яхшы ипи миче белән газ миче килеп чыга. Иске Ашыттан берәү килә дә, балалар кечкенә, зинһар, безгә дә чыгар, бер ай чыгарсаң да риза, чыгар гына, ди. Аныкын өч көндә эшли. Шуннан берсеннән берсе ишетеп, күреп, Гөлфия ханымны мич чыгарырга чакыра башлыйлар. “Ул вакытта мичне чыгара бардык, газчылар килеп, ялгап китә тордылар. Алан авылында гына 27 мич чыгардым”, – дип искә ала Гөлфия апа.
Бер көндә бер мич чыгара башлый. Саба районнарына кадәр мич чыгарырга чакыралар. Үзе белән йөреп, малайлары да мич чыгарырга өйрәнә. Машина сатып ала. Кечкенәдән трактор, мотоцикл, ат йөрткән кыз права алып, машинада йөри башлавына 31 ел вакыт узган. Элек машинаны үзе караган, малайларын да өйрәткән, хәзер әниләренең машинасын уллары карап тора. Ике улы да авылда төпләнеп калган. Ике килен белән бер түбә астында яшәгән вакытлары да булган.
“Аллага шөкер, сүзгә килмәдек. Киленнәрем дә яхшы чыкты. Улларым да, киленнәрем дә намазда, биш оныгым да дини тәрбия алып үсә. Берәр җиргә барсам, ике улыма да бер төсле әйбер алам. Әгәр дә бер сумка белән генә кайтып керәм икән, өйдәге килен Алия булган әйберне икегә бүлеп, монысы Ләләгә, дип аерым алып куя. Киленнәрем үзем кебек бик юмартлар. Юмарт кешегә Аллаһ Тәгалә үзе биреп тора, бәрәкәтләндерә”, – ди Гөлфия апа.
45 яшендә тол кала ул. “Ирем авызыннан соңгы ризыгын өзеп бирә торган, кунакчыл кеше иде. Тормыш иткәндә төрле чаклар булды, – ди Гөлфия апа. – Башка кешегә чыккан булсам, балаларым намазлы булмас иде, дим. Аллаһы Тәгалә сиңа гыйлем бирәсе булса, дәрәҗәңне күтәрәсе булса, ниндидер нигъмәт белән сөендерәсе булса, сынамыйча беркайчан да бирми. Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәргә кирәк. Без уфалла арбасы тартып үскән балалар.
Авылда бер машина бар иде, шуңа кызыгып үстем. Әти-әнигә машина белән ярдәм итәргә хыялландым. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты, йөк машинасы да сатып алдым. Ирем машина йөртмәде, ул яныма утырып йөрде”.
Гөлфия апа анда барганда да гармунын үзеннән калдырмый. Тынычрак җирдә егетләргә гармун уйный. Бергәләп җырлашалар да, елашалар да. Хәтта, башка милләт егетләре дә, уйнагыз, татарча булса да безнең дә күңел ул көйләрне аңлый, ял итә, дип әйтә икән. “Рус көйләрен күп белмим. Шулай да белгәнемне уйнап, аларны җырлатып, моңландырып кайтам”, – ди Гөлфия апа.
Инде менә ничә еллар алар ике арада ярдәм күпере булдырган. Егетләргә кирәк әйберләргә акча туплау максатыннан хәйрия концертлары оештыралар. Арча районы авылларында гына түгел, Яшел Үзән районы авылларында да барып концертлар куялар. Аларга теләктәшлек белдерүче дуслары күп. Кайбер кешеләр укыткан Коръән ашларыннан тупланган акчаларны да егетләргә атап бирүчеләр бар. Шул акчага алар егетләргә кирәк әйберне ала.
Гөлфия апа белән Тәнзилә апаның куркыныч юлга чыгып китүләре юкка түгел. Алар биредә Коръән чыгып, анда барып ил-көннәребез тынычлансын дип, багышлап, укып кайталар.
Егетләргә бар яктан да безнең терәк кирәк, ди Гөлфия апа. Узган ел ноябрь аенда егетләргә ярдәм илтергә киткәч, Гөлфия апаның әнисе вафат була. Әнисен күмәргә кайта алмый ул. “Борчылма, сине мин алмаштырам, аннан тиз генә кайта алмыйсың”, – дип якын дусты Гөлнур Шәрәфетдинова Яшел Үзән районыннан килә.
– Чикне чыкканда татар егетләре күрәләр дә, апалар, сез кайдан, Казаннанмы, диләр. Өстебездә хәрби кием булса да, яулыктан татар икәнлегебезне таныйлар. Бер-беребезне белмәсәк тә, якын кешеләрдәй күрешәбез, – ди Гөлфия апа.
Ярдәмне Казанга да илтәләр Казанда “Приют человека” оешмасы барлыгын иң башта Гөлфия апаның балалары белеп ала. Килене белән улы якыннарыннан кием-салым туплап, аралап юып, үтүкләп мохтаҗларга илтеп бирәләр. Хезмәттәше Тәнзилә белән сөйләшәләр дә, башкалар да белсен дип, клубка алып килергә кушалар.
Әйберләрегезне ташламагыз, яндырмагыз, безгә бирегез, үзебез Казанга илтеп бирәбез, диләр. Баштарак ташкичүләр генә китерсә, бу хакта белеп күрше авыллар кушыла, алардан ишетеп Балтач районы авыллары китерә башлый.
– Сиңа ул әйбер кирәк булмаска мөмкин, икенче кешегә бик кадерле булуы бар, – ди Гөлфия ханым. – Анда кемгә нинди кием кирәген беләләр, тиешле кешеләргә тараталар. Килеп алучылар да шактый. Капчык-капчык уенчыклар китерүчеләр дә бар.
Кая бармасам да гыйбрәт алып кайтам, ди Гөлфия апа. Украинада булып кайтканнан соң аның уй-фикерләре үзгәрә. Дөнья куарга ярамый, ике дөньяны бергә алып барырга кирәк, дигән фикердә ул. “Кичтән ятсаң иртән торасыңны беркем ышандыра алмый. Төнлә нәрсә булмас.
Дөнья өч көнлек, диләр. Юк, бер көнлек ул. Киче җитмәгән, җитәме, юкмы, белкем белми, кичтән ятып таң атканын күрә аласыңмы, белмисең. Изгелекләр эшләүне арткы планга куярга ярамый. Бу мөмкинлек синең җәннәткә керүеңә сәбәпче. Сәдака беркайчан да дәүләтеңне киметми, арттыра гына. Кешегә бүләк бирәсең икән, ул сиңа уны белән кайта. Әмма аны чын күңелдән бирергә кирәк, шайтан вәсвәсәфе белән түгел”, – ди Гөлфия апа.
Комментарийлар
1
0
Бик молодец апа! Сәламәт булсын! Сокланам шундый тырыш кешеләргә!
0
0
1
0
Искиткеч кеше ул, Голфия
0
0