Морзалар авылында яшәүче Рифкать һәм Динә Нәбиуллиннар 45 ел гомер иңне-иңгә куеп парлы тормыш сукмагыннан атлый.
Бүген дә бер-берсен тулыландырып, зур сабырлык, мәрхәмәтлелек үрнәге булып яшиләр. Үз үрнәкләрендә өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген олы уллары Раил махсус хәрби операциядә катнаша.
Гаилә бәхете ике кешедән дә тора
Рифкать һәм Динә Нәбиуллиннар 1979 елның 13 июлендә гаилә кора. Яшел Үзән районы Күгәй авылы кызын язмыш Апас якларына алып килә. Шул көннән башлап ул җирлекне үз, халкын якын итеп яши.
- Динә дус кызы белән Морзаларга кунакка кайтып йөри иде. Күрдем, ошаттым. Аннан гомерлек ярым итеп сайладым һәм ялгышмадым. Ул тормыш, гаилә җанлы, уңган куллы хуҗабикә. Минем өчен тугры тормыш юлдашы һәм хатын-кызның өлгесе, - ди Рифкать абый.
Динә апа Казан шәһәрендә хисапчы белгечлеге ала. Озак еллар кошчылык фабрикасында хисапчы булып эшли. Һөнәрендәге кебек, тормышта да һәр гамәле, сүзе үлчәнгән, бизмәннәргә салынган аның.
Рифкать абый хезмәт юлын тракторчы булып башлый. Аннан шофер, соңрак механик һөнәрен башкара. Кайда гына эшләсә дә сынатмый. Хәзерге вакытта Морзалар мәчетендә мөәзин булып тора. Аның моңлы азан тавышы намазга чакырып авыл өстенә тарала.
- Гаилә тормышы ике кешедән дә тора. Рифкать – үз сүзендә нык торучы ир, ныклы терәк. Бар эшне дә киңәшләшеп эшлибез. Балалар өчен дә әти сүзе беренче урында. Аллага шөкер, гаиләдә бер-беребезгә хөрмәт хөкем сөрә, - диде Динә апа.
Рифкать абый бәхетле гаиләнең серен болайрак аңлый:
- Тормышның төрле вакыты була. Ләкин җайлап, уздырып җибәрергә зирәклек һәм сабырлык кирәк. Бер-береңә юл биреп, хөрмәт итеп яшәсәң, тормыш матур һәм тигез була. Балалар - әти-әнинең көзгесе. Синең тәрбияң, яшәешең аларда чагылыш таба. Гаиләдә баш та, муен да икесе бергә барырга, икең бер фикердә булырга тиеш дип саныйм. Хатын-кыз ягымлы, күркәм булырга тиеш, - ди Рифкать абый.
Балалар – әти-әнинең көзгесе
Өч бала, берсеннән-берсе уңган, игелекле егетләр – Раил, Рәзил, Рафикны тәрбияләп үстерә алар. Киленнәре, ике оныклары өчен дә өзелеп торалар. Икенче уллары Рәзил – торак-коммуналь тармагында җитәкче урыннарда эшли. Рафыйкълары да хезмәт сөючән һәм туган авыл, туган йорт дип өзелеп тора.
Илдә барган махсус хәрби операция Нәбиуллиннар гаиләсенә дә кагылган. Рифкать абый һәм Динә апаның һәр җөмлә саен илгә-көнгә тынычлык, балаларга озын-хәерле гомерләр теләве дә юкка гына түгел. Алар уллары Раил өчен борчылып, аның җиңү белән кайту сәгатен көтеп яши.
Раил беренче көннән үк мобилизациягә кысаларында ил иминлеге сагына баса. Хәбәрләре килеп тора. Әле яңа гына кыска вакытлы ялга кайткан. Батыр һәм кыю егет туган ягын, якыннарын сагынуын белдереп, кабат хәрби хезмәткә юл алган.
- Өч бертуган бер йодрык булып яшибез. Әти-әнигә тәрбияләре өчен зур рәхмәт. Кая барсак, кая йөрсәк тә, Рифкать һәм Динә уллары дип эндәшәләр. Бу – безнең өчен зур горурлык, - ди Рәзил Нәбиуллин.
Гаилә юлыгыз хөрмәткә нигезләнгән
- Гаилә – ул безнең авылыбызның, районыбызның, илебезнең нигезе. Рифкать абый белән Динә апа 3 бала үстергән. Алар киләчәгебезгә өлеш кертүчеләр. Гомер буе авылда яшәп, хезмәт итеп, икътисади, мәдәни яктан зур өлеш керткәнсез, гаилә традицияләрен саклап яшәгәнсез. Сезнең кебек гаиләләргә карап, яшь гаиләләр дә үрнәк ала. Тырыш, максатчан улларыгызның берсе махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен өлеш кертә. Сезгә ил, республика җитәкчелеге исеменнән бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Гадилекләре йөзләренә, сабырлыклары күзләренә язылган Рифкать абый һәм Динә апа үзләре мактанырга яратмаса да, ул турыда сөйләүчеләр бик күп. Нәбиуллиннар гаиләсен Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев та күпләргә үрнәк итеп куя.
- Сезнең гаилә юлыгыз хөрмәткә, мәхәббәткә нигезләнгән, хезмәт белән бәйләнеп бара. Сез тагын да зуррак хөрмәтләргә лаеклы кешеләр. Тырыш, акыллы, мәрхәмәтле, сабыр, ярдәмчел гаилә булуыгыз белән дә аерылып торасыз. Рәхмәт сезгә батыр уллар үстергән өчен, - диде ул.
Авылдашлары, күршеләре белән дә туганнардай яши алар.
- Аларның өеннән беркайчан кеше өзелми. Бик юмарт, динле гаилә. Бер генә дини бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Корбан ашы, ифтар кебек мәҗлесләрдә ел саен сыгылып торган өстәлләр белән өй тутырып кунак чакыралар. Авылда кемдә генә мәҗлес булса да, өстәлдә Динә апа оеткан тәмле катык булыр. Күп мал тоталар, эшнең, тормышның тәмен тоеп яшиләр. Туганнар белән дә уңай мөнәсәбәттә. Гел өй тулы кунак булыр. Барын да кунак итәләр, якты йөз белән каршы алалар. Шуңа да, Ходай бәрәкәтен дә бирә, - ди авылдашлары Равил абый Булатов.
Ләйлә Шиһабиева.
Апас районы.
Комментарийлар