16+

Хәдис Хафизовның соңгы сүзләре һәм батырлык юлы: «Намаз укырга өйрәнергә кирәк»

Бәләкәйдән күзәтеп үстергән көләч йөзле күрше егетебез Хафизов Хәдис Хәлим улының кайгылы хәбәрен ишетүгә дә 1 ел вакыт узган икән инде, ә күңел һаман аны көтә.

Хәдис Хафизовның соңгы сүзләре һәм батырлык юлы: «Намаз укырга өйрәнергә кирәк»

Бәләкәйдән күзәтеп үстергән көләч йөзле күрше егетебез Хафизов Хәдис Хәлим улының кайгылы хәбәрен ишетүгә дә 1 ел вакыт узган икән инде, ә күңел һаман аны көтә.

Җанөшеткеч бу хәбәр миңа Павлодар шәһәрендә (Казахстан) гомер итүче әтиемнең 90 яшьлек апасының хәлен белергә баргач килеп иреште. Әле улымны ачуланып та аттым. Ничек инде син шундый сүзләр сөйли аласың, дип. Кызганыч, язмыштан узмыш юк, бу – хакыйкать.

«Намаз укыгыз!»
Саба районы, Йосыф-Алан авылының асыл егете Хәдис – үзләренең тыйнаклыклары һәм искиткеч иплелекләре белән сокландырган әтисе Хәлим һәм әнисе Гөлсинәнең беренче татлы җимеше. Гаиләдәге һәр сүз, һәр караш бер-берсенә карата чиксез җылылык һәм теләктәшлек белән сугарылган. 

– Бала вакыттан ук бернинди борчуын күрмәдек, тырыш, үз сүзендә тора торган, бөтен хәлләрдә дә сизгер һәм сабыр бала иде. Уйчан вакытында да йөзеннән елмаю китмәде, акыллы, миһербанлы бала булды, – дип искә алалар алар. – Мәктәп чорында да йөзебезгә кызыллык китермәде. 9нчы сыйныфтан соң Саба аграр көллиятенә укырга керде. Аны тәмамлагач, шатланып армия сафларына китте. Бер икеләнүсез, теләп барды ул анда. 17 яшендә, беребезгә дә әйтмичә: «Мине армиягә алыгыз әле», – дип, хәрби комиссариатка барган. «Энем, 18 яшең тулсын инде», – дип кайтарып җибәргәннәр. Курку белмәс улыбыз комиссариатта үз кешегә әйләнде. Хәдис килгән, дип каршы алырлар иде. Инде 18 яшь тулгач, аны Мәскәү асты гарнизонына билгелиләр, адреналин яратучы улыбыз: «Мине ераккарак җибәрегез, минем башка шәһәрләрне дә күрәсем килә», – дигәч, Хәдисне Кемерово өлкәсе, Юрга шәһәренә җибәрәләр. Ватан алдындагы бурычын тырышып, тугры булып башкарган улыбыз Рәхмәт хатларына, Мактаулы исемнәргә ия булып, безне сөендереп яныбызга кайтты. Армия сафларына озаткан дуслары да шатланып каршы алдылар.

Бераз вакыттан ул күрше Туктар авылындагы Робот комплексында, яратып, оператор вазифасын башкара. 

– Икенче улыбыз Хәйдәр армиядән кайткан гына иде әле, илдә мобилизация игълан иттеләр. Без бик борчылдык. Хәйдәребезне алып китәрләр дип уйладык. Баксаң, повестка Хәдискә килгән икән. Бик теләп әзерләнде ул мобилизациягә. Сөенә-сөенә кирәк-яраклар туплады. ЭКСПОда тоткарлангач: «Бөтен кеше хәл белергә килә, безне алып китсәләр ярый инде, оятлы булырбыз», – дип борчылды. «Бер дә булмаса, авылга кайткач сугышырбыз», – дигән иде, шаяртып. Юмор хисе аны беркайчан ташламады, – дип искә ала әти-әнисе ул көннәрне.

Махсус хәрби операция аның өчен Сватово шәһәрендә башлана. Бирегә килүгә, ул үзенә «ХХХ» (Хафизов Хәдис Хәлим улы) позывное ала. Алда нәрсә көтә – билгесез.

– Күпме окоплар казырга туры килә, тилмереп казылган яшәү, саклану урыннары секундлар эчендә күккә очкан моментлар җитәрлек була. Каршы як окопларын кулга төшерү, алардан кирәкле документлар алып чыга алу, гомереңне кыл астына куеп заданиелар үтәү бихисап. Афәт зонасыннан яралыларны, бакыйлыкка күчкәннәрне алып чыгу күпме көч сорый. Әйтүе генә җиңел! Орден-медальләргә ия булу уйдырма гына түгел. «Бер яралыны алып чыккач, булган тәгамнәрем белән ашатып-эчердем, тәмәке бирдем, әзме-күпме ярдәмем тигәнгә чын күңелемнән сөендем, ул да миңа рәхмәтләр укыды: «Мәңге онытмам», – диде. Ә берсендә аягын югалткан солдатны алып чыгарга туры килде. Сызлануларына чыдый алмыйча кычкырганда ихтыяр көчеңнең никадәр мөһимлеген аңлаттым. Син исән, өеңә кайта аласың дип, психолог булып та алырга туры килде», – дип сөйләгән иде улым, – дип горурлык хисе белән бәян итә Гөлсинә ханым. – Бик күп дусларын югалтты Хәдис. Алар өчен бик борчылды. Бигрәк тә Теләченең Олы Мишә авылыннан дусты Газизов Рәзилне югалтуны авыр кичерде. Әле бер ялга кайткач, хатыны белән Коръән ашына да бардылар аларга. Шунда: «Ишектән гел Рәзил килеп керер төсле», – дип моңсуланган иде, – дип хатирәләргә бирелә АНА! 

Өч ел эчендә Хәдис күп тапкырлар контузия ала, күзен снаряд кыйпылчыклары зарарлый. Әмма ул барыбер хәрби хезмәттә була. Илебезне ничек тә сакларга иде дип борчыла. Чираттагы бәрелеш вакытында ул яралана, аны вертолёт белән кыр госпиталенә озаталар. 10 көннән – янәдән бурыч үтәргә. 

– Үләренә бер көн кала, гаиләбез белән гадәттәгедән күбрәк аудиозвонок аша сөйләштек. «Штурмнан чыккач, нишләптер без дүрт егетне башка окопка күчерделәр әле», – дип ризасызлыгын да белдергән иде. Мөгаен, хәвефне сизенгән булгандыр. «Нинди әти инде мин малаемны үстерә алмагач», – дип гел үзен битәрләде. «Намаз укырга өйрәнергә кирәк булган. Дөрес, мин үзем белгәнчә укыйм. Гел укыйм», – диде. Сөйләшеп туймадык. Үстерерсең, Аллаһы боерса, дип юата идем. Хезмәтенең беренче елларында төшенә гел мәрхүмә Гәүһәрия әбисе, Рәхимҗан абыйсы (бертуган абыем) керә дип әйтә иде . Мөгаен, алар саклап йөрткәндер, бик күп тапкыр үлемнәрдән калды бит ул. Беркайчан да кайсы юнәлештә йөргәнен әйтмәде, безне борчылмасыннар, дигәндер инде. «Сез борчылгач миңа авыр, үземне гаепле саныйм», – ди иде. Эчебездәге утны аңа сиздермәдек, – ди сүзен дәвам итеп әнисе.

– 2 июль таңында төшемдә мәрхүмә әнием Гәүһәрия ачыргаланып кычкырып уятты. Бик куркыныч булды. Әни ике балабызны да тәрбияләп үстерергә булышты, бик яхшы тәрбияче иде ул, оныклары да аны бик хөрмәт итте. Хәдиснең мобилизацияләнүен күтәрә алмыйча, әни бакыйлыкка күчте. (Оныкчыкларымны да безнең язмыш көтәр микәнни дип  бимазаланды). Төшкә керүе Хәдискә ярдәм сорап мине уятуы булгандыр инде. Без көчсез идек шул. Шул көннән башлап йокы кермәде күзгә, бары тик Хәдиснең ел ашына Коръән укытканнан соң гына тынычлык иңде күңелгә. Йокы кайтты! – дип сүзгә әтисе Хәлим кушыла.

«Ул иң яхшы ир һәм иң яхшы әти иде»
– Өйләнешеп ике ай яшәгәч, Хәдис 26 сентябрьдә – өйдән, 24 октябрьдә ЭКСПОдан юлга кузгалдылар. Ике атнадан кайтып җитәр дип өметләнгән идем. Ничәмә-ничә елга сузылыр дип кем уйлаган. Ирем мобилизацияләнгәндә, 7 атналык көмәнем бар иде. Әйдә, справкалар җыйыйк, бәлки калдырырлар, дидем. «Бөтен кеше дә җаен таба башласа, илебезне, сезне кем яклар, матурым», – диде. Җылы сүзләре белән юатты. Өйләнешкәч, безгә дип төзелгән кызыл кирпеч йортта бары ике ай гына яшәп калдык. 23 июльдә гөрләтеп туй ясадык, 26 сентябрьдә мобилизация суырып алды Хәдисемне. Күпме хыяллар, өметләр челпәрәмә килде, – дип эчтән генә сыктап куя Динә. – Без аның белән 2013 елда таныштык. 2014тә Хәдис армия сафларына алынды, Хәдиссез бу бер ел минем өчен иң авыр ел булып калыр кебек иде, кызганыч, без бер төрле уйлыйбыз, Раббыбыз башка килмәгән сынаулар өстәп куя икән. Хәдис армиядән кайтканда, мин Казанда педколледжда укый идем, аны тәмамлагач, КФУның башлангыч белем бүрү юнәлеше буенча укырга кердем. Хәдисем шушы вакытлардан ук үзенә карата хөрмәт уятты, риза булып минем укып бетергәнне көтте, белем алу бик мөһим дип, мине гел рухландырып торды.

Шулай итеп без тугыз елдан соң гаилә корып, матур гына яши башладык. Кызганыч, парлы яшәвебез озын гомерле булмады. Мобилизацияләнеп киткәннән соң ирем җиде айдан ялга кайтты. Бала туар вакыт җиткән иде инде, ә 5 майда Хәдис юлга кузгалырга тиеш, бала тудыру йортыннан да алып чыга алмый дип борчылдым, йөрәктә һәрвакыт тирән сызлану идарә итә иде. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, иремә бераз тоткарланырга туры килде һәм аңа 5 май көнне мине һәм улыбыз Солтанны бала тудыру йортыннан өйгә алып кайту бәхете тәтеде. Без бәхетле идек!

Бәхет һәм сагыш чиратлашып дәвам итте һәм мәңгелеккә ялганып, безне аерды. Бу – Хәдиснең үлем хәбәре иде.

Ул бик пөхтә кеше иде. Без аңа ничек булдыра алдык, шулай посылкалар җибәреп тордык, соңгы тапкыр термокием алдым. Яшел төстәгесен. Карасы булмадымы, дигәч, ул төсне дә юнәттем. Шул термокиемнән бакыйлыкка да күчкән, бәгырем. 2 июль таңында блиндажларына «баба-яга» төшеп, гомерләрен кыя. Кыска гына парлы гомер эчендә дә Хәдис миңа көч-дәрман, ышаныч һәм алга таба атларга дигән нәсыйхәт сеңдереп калдырды. Солтанны баһадир итеп үстерергә дигән таләп язып калдырды. Ул чын ир, чын әти икәнен дәлилләп китте. Дуслары да аны ышанычлы иптәш, кыю һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган олы җанлы кеше итеп искә ала.

«Юлбат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Илназ Илсур улы Әхмәтҗанов та хатирәләрен барлый.
– Без классташлар да, авылдашлар да түгел. Егетлек чорына кереп барганда, күрше авыллар бер-берсенә клубка йөрешәләр иде. Без дә шулай танышып киттек. Тора-бара бу аралашу чын дуслыкка әйләнде. Мин Хәдистә җаваплылык, тәртип, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын күреп алып, аны үзем җитәкләгән Туктар Роботлар комплексына оператор итеп чакырдым. Ул башкалардан үзенең төгәллеге белән аерылып тора иде. Әле ул минем икетуган сеңлемнең егете дә иде. Аннары аларның дуслыгы гаилә корып җибәрүгә этәргеч булды. Без дуслар гына түгел, туганлашып та куйдык. Мобилизация игълан ителгәч, ул, берсүзсез, илне якларга ризалыгын белдерде. Күп кыенлыклар күрсә дә, кеше булып кала алды. Үзенең кыска гына гомерендә якты эз калдырды: чын батыр, Герой булып китеп барды. Рухың шат, урының оҗмах түрендә булсын, Хәдис, – диде Илназ Әхмәтҗанов.

Хәдиснең исемен мәңгеләштереп
Барлык дуслары, бертавыштан: «Дуслыгыбыз өчен, бергә үткән якты көннәребез өчен, безне һәм Ватаныбызны саклап кылган каһарманлыгың өчен сиңа чиксез рәхмәтлебез. Синең якты исемеңне мәңгеләштерү өчен бөтен көчебезне куярбыз», – дип, Йосыф-Алан авылында мини-футбол буенча турнир оештырдылар. Анда 10 команда ярышты. Чарага район, авыл башлыклары, авыл мулласы килгән иде. Аларның һәрберсе, Хәдиснең чын батыр икәнлекләрен раслап, әлеге спорт ярышын хуплады.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Хәдиснең истәлегенә багышлап үткәрелгән мини-футбол турниры югары дәрәҗәдә һәм зур әзерлек, киң колач белән узды. Ил алдындагы бурычын батырларча үткән Хәдисебез авылдашларын бер мәйданга җыйды. Авылдашлар, күрше авыллардан Хәдисне якын итеп килгән якташлар дамба буена тезелешеп утырып, көне буе уеннарны күзәтте. Балалар чыр-чуы йөрәкләргә ял булды. Әле бит бу махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнарның исемнәрен хәтерләрдә саклау яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Мондый чаралар спортчыларны гына түгел, якташларны да берләштерә.

Бу игелекле эшне оештыруга зур өлеш керткән Хәдиснең әти-әнисенә, хатынына, бер йодрык булып үскән энесе Хәйдәргә, матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәткән барлык дусларына, җыелган халыкны тәмле итеп пылау пешереп сыйлаган егетлар абыйлы-энеле Илшат һәм Ирек Төхвәтуллиннарга, Рәфис Мәҗитовка, Шәймәрдәнов Ильяс, балаларны татлы мамык белән сөендергән Фәнзилә Галләмовага, шәфкать туташы Алсу Хуҗинага, барлык  авылдашларга олы рәхмәтләр булсын, саваплы эшләре хуплау тапсын. Хәдисебезнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын. Герой авылдашыбызның исеме безнең күңелләрдә мәңге яшәсен. Хәдиснең әти-әнисенә, туганнарына, гаиләсенә тирән ихтирам, рухи ныклык һәм сабырлык телибез. Улы Солтанга батыр әтисенең исеме мәңгелек үрнәк һәм һәрвакыт дөрес юл күрсәтүче маяк булсын.
 

Рәзинә Мәрданова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading