16+

Эшмәкәрләргә старт бирелде

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен 1,7 млрд сум акча тотылачак. Моның 60 проценты - федераль бюджеттан, калганы - республика казнасыннан. Үзәктән барлыгы 613 млн сум акча соралган булган, шуның 585 млн сумы бирелгән. Җөмһүриятебездә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 160 субъект бар, шуның 115е актив эшчәнлек...

Агымдагы елда эшмәкәрлек үсешенә ярдәм программалары нигезендә дәүләт ярдәменә дәгъва кылырга теләүчеләрнең документлары 2 июльдән кабул ителә башлый. Халыкта программа янәдән соңга калып фатиха ала дигән моң-зарлар инде күптән ишетелә. Линар Якупов моны алардан гына тормаган сәбәпләргә бәйле булуы белән аңлатты. Төрле министрлыклар, ведомстволар белән килештерү өчен гаризалар февраль аенда ук бирелгән булса да, имзаланган карарлар әле 25 июньдә генә ТР Юстиция министрлыгында теркәлгән. Инде менә июль башыннан кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр документларны тапшыра алалар. Әлбәттә, бөтен шартларга туры китерерлек итеп документларны җыйнау барлык кешеләр өчен дә бик җиңел генә бирелми. Агентлыкка исә гаризаларны электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин. Эшмәкәрләр, нәкъ балалар бакчасына чират торучылар кебек үк, үз чиратын күзәтеп бара алачак. Документларны карарга 30 көн вакыт бирелә.
Быел өр-яңа программалар да тормышка ашырыла башлый. Ул яшь эшмәкәрләргә ярдәм итү, алар тарафыннан эшләнгән бизнес-идеяләрне Россиякүләм һәм халыкара бәйгеләргә тәкъдим итү өчен шартлар булдыруны күз алдында тота. Икенче зур яңалык - республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан «Эшмәкәрнең виртуаль университеты» дигән проект эшли башлый. Димәк, эшмәкәрләр он-лайн режимда квалификацияләрен күтәрә, белем дәрәҗәләрен арттыра алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading