16+

Фатирлы булу хыялда гына калыр, ахры

Россиядә ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 25-30 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр.

Фатирлы булу хыялда гына калыр, ахры

Россиядә ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 25-30 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр.

Хөкүмәттә шул уңайдан фикер алышулар бара.

Программага тагын башка үзгәрешләр дә кертмәкчеләр. Аерым алганда, кредит күләмен бөтен төбәкләр өчен дә бертөрле итеп калдырырга – 6 миллион сум белән чикләргә телиләр. Хәзергә ул күп төбәкләр өчен 6 миллион сум. Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен – 12 миллион сум. Финанс министрлыгы тәкъдимнәре кабул ителгән очракта, инде аларда да кредитны 6 миллион сумга гына алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, министрлык заемщикка берничә ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеген чикләргә кирәк дигән фикердә. Ягъни бер генә ташламалы кредит алырга мөмкин булачак.

Финанс белгече Ләйсән Халикова фикеренчә, ипотека шартлары катгыйландырыла калса, аны фәкать кредитны түләп бару мөмкинлеге булганнар гына ала алачак.

- Бер яктан, бу банкларның үзләре өчен дә яхшы, чөнки ипотека кредитын алып, аны түли алмаучылар клиентлардан арыналар. Икенчедән, фатирларга ихтыяҗ кимиячәк, һәм бу, үз чиратында, бәя төшүгә китерәчәк, - ди ул.

Дөрес һәм кирәкле чара

Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев  искә төшергәнчә, беренчел кертемнең күләмен көз башында болай да 15тән 20 процентка чаклы арттырганнар иде инде.

–        Шул фактны күз уңында тотканда, чираттагы үзгәрешнең дә тәэсире әллә ни булмаячак. Ни өчен дигәндә, клиентларның күбесенең беренче кертеме, гадәттә, 30-50 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта әлеге чараларны мин дөрес һәм кирәкле дип табам. Беренчел кертем әзрәк булганда, фатир бәясенә караганда банкка бурыч күбрәк булырга мөмкин. Ягъни беренчел кертемең зуррак булган саен, түләү суммасы да азрак булачак, – ди ул.

Белгеч мисал итеп 2008 елда Америкада булган ипотека кризисын китерде. Ул вакытта Америка хөкүмәте, аз керемле кешеләргә торак сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен, ипотека ставкалары үсешен ясалма чикләгән. Банклар заемщикларның кеременә карата булган таләпләрне киметергә мәҗбүр була. Хәтта кайчак беренчел кертем белән хезмәт хакы турында белешмәләр дә таләп ителмәгән. Шуңа алданып ипотека алучыларның күбесе бурычларын түли алмас хәлгә килеп, “проблемалы” ипотекаларның өлеше дә күбәя.

Икенчел торакка бәя төшәчәк

Хәзер яңа төзелә торган йортларга ташламалы ипотека буенча кредитлар, РФ ДОМ мәгълүматлары буенча, уртача 8 процентны тәшкил итә, гаилә ипотекасы – 6 процент. Ә икенчел торакка ипотека ставкалары 18 процентка җитә. Андрей Савельев сүзләренчә, әлеге төр торак белән кызыксынучылар әз, чөнки аны бу ставка белән алу мөмкин түгел. “Ихтыяҗ булмагач, бәяләре төшмәсме?” дигән сорауга ул, хәзергә бәяләр үсү туктады, гыйнвар аеннан 5-10 процентка төшәр дип фаразлана, диде.

Икенче чарага килгәндә, белгеч әйтүенчә, кредит күләмен бөтен төбәкләр өчен дә бертөрле итү дөрес түгел. Әмма ул 6 миллион итеп калдыру ягында түгел, киресенчә, Казан, Сочи, Краснодар кебек миллион кеше яши торган шәһәрләрдә, Мәскәүдәгечә, 6 миллион сумнан артыграк булырга тиеш. Чаллы кебек шәһәрләр өчен исә ул актуаль түгел, ди.  

Фатир алучылар кимеми

«Этажи» оешмасының күчемсез милек буенча белгече Эльвира Галәметдинова әйтүенчә, халык арасында беренчел торак өчен булган ташламалы һәм гаилә ипотекасы программалары популяр.

–        Клиентларның саны кимү сизелми. Бердән, хәзер ел ахыры. Ипотека килешүен Яңа елга кадәр төзеп калырга тырышалар. Икенче сәбәбе беренчел кертемнең артуы белән бәйле. 15 декабрьгә планлаштырылган чираттагы утырышында Үзәк Банк беренчел кертемнең күләмен карарга җыена. Һәм тагын бер сәбәбе – халык арасында ташламалы ипотека программасы бетереләчәк дигән шик бар. Хәзергә ул киләсе елның 1 июленә кадәр гамәлдә. Аннан соң ни буласы билгесез, – ди әңгәмәдәшем.

Вакыты чикләмәсен

Ташламалы ипотека 2024 елның 1 июленә кадәр генә гамәлдә. Шул уңайдан, Татарстан Рәисенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясенең һәм Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетының уртак утырышында ипотеканың ташламалы программаларын авыл ипотекасына охшаш рәвештә сроксыз итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, ташламалы ипотека программалары халыкта торак сатып алуга тотрыклы ихтыяҗ булдырырга мөмкинлек бирде. “Гомумән алганда, 2023 елның 10 аенда ипотека кредитлары саны узган елгы дәрәҗәгә карата 61 процентка артканын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ләкин бер мәсьәлә бар. Төп ставка 2 тапкыр артты, һәм бу ипотека ставкаларының үсүенә һәм сату темпларының кимүенә китерәчәк. Бу инде октябрь нәтиҗәләре буенча сентябрь белән чагыштырганда күренә». Аныңча, беренчел торак базары ташламалы ипотека программалары хисабына яши.

Моннан тыш гаилә һәм ташламалы ипотека буенча кредитның чик күләмен 6 миллионнан 12 миллион сумга кадәр арттыру турында карар кабул итәргә тәкъдим итте. Шулай ук Марат Хөснуллинның гаилә (6 процент), ташламалы (8 процент) һәм авыл (3 процент) ипотекалары буенча агымдагы процент ставкаларын саклап калу тәкъдимен дә хуплады. “Татарстанда 38 600 гаилә торак шартларын яхшыртырга хокуклы яки мохтаҗ. Шул ук вакытта республика һәм федераль программалар хисабына ел саен аларның 1 меңе генә торак белән тәэмин ителә. Бу мәсьәләдә дә яңа механизмнар эзләргә кирәк” дип саный рөстәм Миңнеханов.

Ипотека төрләре

Ташламалы ипотека
2024 елның 1 июленә кадәр гамәлдә.

Кемгә бирелә: Россия гражданлыгы булган бөтен кеше.

Кредит ставкасы: 8 процент.

Максималь сумма: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсенә 12 миллион сум. Башка төбәкләргә – 6 миллион.

Кредит яңа төзелгән яки төзелеп килә торган йортларга, застройщиктан шәхси йортка, йорт төзер өчен җир кишәрлегенә бирелә.

Гаилә ипотекасы
2024 елның 1 июленә кадәр гамәлдә

Кемгә бирелә:  2018 елның 1 гыйнварыннан соң баласы туган; ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган; инвалид бала тәрбияләнгән; уллыкка яки кызлыкка алынган гаиләләргә беренчел базарда торак сатып алу яки моңа кадәр бирелгән кредитларны рефинанслау өчен бирелә.

Кредит ставкасы: 6 процент.

Максималь сумма: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсенә 12 миллион сум. Башка төбәкләргә – 6 миллион.

Кредит яңа төзелгән яки төзелеп килә торган йортларга, шәхси йортка, йорт төзер өчен җир кишәрлегенә бирелә.

Авыл ипотекасы
Вакыты чикләнмәгән.

Кемгә бирелә: Россия гражданлыгы булган бөтен кеше.

Кредит ставкасы: 3 процент.

Максималь суммасы: бер кешегә 6 миллион.

Кредит әзер яки застройщиктан төзелә торган шәхси йортка; икенчел торакта шәхси йортка; 5 каттан да биек булмаган йорттагы фатирга бирелә. 

IT-ипотека
2024 ел ахырына кадәр гамәлдә.

Кемгә бирелә: 50 яшькә кадәр IT-компаниядә эшләүчеләргә.

Кредит ставкасы: 5 процент.

Максималь суммасы: 18 миллион сумга кадәр.

Кредит застройщиктан яңа төзелгән яки төзелеп килә торган йортларга, застройщиктан әзер яки төзелә торган йортка; шәхси йорт төзер өчен җир кишәрлегенә бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading