16+

Россия банклары шәригать кануннары нигезендә эшләп карый

Россия Үзәк банкы узган елның 1 сентябреннән Чечня, Дагыстан, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында ислам банкингы буенча 2 еллык сынау проекты башлап җибәрде.

Россия банклары шәригать кануннары нигезендә эшләп карый

Россия Үзәк банкы узган елның 1 сентябреннән Чечня, Дагыстан, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында ислам банкингы буенча 2 еллык сынау проекты башлап җибәрде.

– Ислам финанс тәртибенә кызыксыну сизелеп арта бара. Ләкин әле биредә юридик җирлекне эшләп бетерү сорала, - диде республиканың икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов журналистлар белән очрашуда. 

Татарстанның Икътисад министрлыгы каршындагы хезмәттәшлек финанслары буенча бүлекчә җитәкчесе Руслан Хәлиуллин һәм Татарстанның Гарантия фонды директоры урынбасары Рәсим Усманов аңлатма биргәнчә, банклар үзләренең эшчәнлекләрендә шәригать кануннарын катгый сакларга тиеш. Кулланучы ризалыгыннан башка банк зур процент ставкалары билгели алмый. Ислам банкларына спиртлы эчемлекләр, тәмәке, дуңгыз үрчетү, комарлы уеннар бизнесена акча-инвестиция кертү тыела. Күчемсез милекне арендага биреп торудан (иджара) керем алына. Күчемсез милек беркадәр бәягә арттырып сатыла (мурабаха). Күчемсез милекне сатып алучының бәягә риза булуы шарт. Банк белән физик яки юридик зат күчемсез милектән бергәләшеп файдалана (мушарака). Керем һәр якка да тигез итеп бүленә.

Әгәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә кредит алырга җыенса, ислам банкы аңа процент ставкасы түгел, ә проектта уртак эшчәнлек тәкъдим итәргә мөмкин. Проект гамәлгә ашырылгач, эшчәнлектән килгән табыш банк “процентын” каплаган булып чыга.

Татарстандагы мәгълүм банк “ислам ипотекасы” алымын да кулланышка кертә башлаган. Дәүләт заказы буенча агентлыкның төбәк үсеше хезмәте җитәкчесе Станислав Шебетнев кече һәм урта предприятиеләрне ислам банкингы ярдәмендә хәләл продукция җитештерүне активлаштырырга чакырды. Бу турыда сүз кузгалгач, “Хәләл продукция ни өчен кыйммәтрәк?” - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем. Бу сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең голәмәләр советы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәраков: “Хәләл ризыклар җитештергәндә шәригать кануннары катгый үтәлә. Чималлар һәм җитештерү сыйфатын саклау күбрәк чыгымнар сорый, шул сәбәпле бәя арта төшә”, - дип җавап бирде. 
– Предприятиеләрнең һәм эшкуарларның ислам банкингын кулланулары мөһим. Бу аларның эшчәнлегенә ышанычлы гарантия, таяныч булып тора, - диде республиканың икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading