Сәүдә челтәрләре вәкилләре шәхси крестьян хуҗалыкларыннан яшелчәләрне җитештерү күләменә бәйсез рәвештә сатып алырга әзер, бары тик дәүләт органнары продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләүнең оптималь системасын гына тәкъдим итсен, ди алар.
Шул ук вакытта ритейлерларга үз бакча уңышын бөтен кеше сата алмаска да мөмкин икән. Моның өчен, мөгаен, үзмәшгуль статусын алырга кирәк булыр. Һәрхәлдә, түрәләр сәүдә челтәрләренә уңышны үзмәшгульләр өчен генә сату мөмкинлеге турында фикер алыша.
Бу гына җитми
Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров фикеренчә, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен әлеге чара гына җитми. Ул комплеклы булырга тиеш.
– Әйтик, Татарстан Кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе аша. Элек Татпотребсоюзның Казанда 67 кибете бар иде. Анда авыл халкыннан җыелган яшелчә, сөт һәм башка продуктлар сатылды. Бу да бер ярдәм иде. Хәзер алай актив эшләмиләр. Аннары авыл хуҗалыгы кооперативларын да җәлеп итәргә кирәк. Дөрес, бездә берничә кооператив ул яктан әйбәт эшли. Халыктан ит, сөт, яшелчә җыеп эшкәртәләр. Тик андыйларның саны аз әле, – ди ул.
Шунысы да бар: авылда кеше калмагач, яшелчә үстерүче дә булмаячак. Әңгәмәдәшем китергән саннар чынлап та уйландырырлык. 2001-2021 ел аралыгында авылдан 102 мең кеше киткән. Яшәп калучылары да яшелчә, бигрәк тә бәрәңгене үзләренә җитәрлек кенә үстерә.
– Үзеннән артканын көз көне бәяләре арзан булганда сатып бетерәләр. Яшелчә саклау базлары булса, кышка калдырып, яхшы бәядән сата алырлар һәм керемнәре дә булыр иде. Аның каравы алыпсатарлар юнь хакка алып китеп, ике-өч тапкырга арттырып саталар. Авыл кешесенең хезмәте үзен акламый, – ди Камияр Байтемиров.
Комментарийлар