16+

120 елдан соң да актуаль: тоткынлыкта иҗат иткән шагыйрьнең серле дәфтәрләре

Сугыш кырында ул мылтык тотып көрәшсә, тоткынлыкта каләм аның төп көрәш коралына әверелә

120 елдан соң да актуаль: тоткынлыкта иҗат иткән шагыйрьнең серле дәфтәрләре

Сугыш кырында ул мылтык тотып көрәшсә, тоткынлыкта каләм аның төп көрәш коралына әверелә

Муса Җәлилнең тууына быел 120 ел. Җәлил үзенең үлемсезлеген алдан күзаллаганмы? Шагыйрь иҗаты бүген дә өйрәнеләме? Җәлилне без беләбезме? Бу хакта филология фәннәре докторы, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Марс кызы Юсупова белән сөйләштек. 

– Нурфия ханым, сез әдәбият фәненнән студентларга Муса Җәлил иҗаты хакында күп сөйлисез. Югары уку йортларында Җәлил ничек укытыла? Шагыйрь иҗатына нинди урын бирелә?
– Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Муса Җәлил иҗаты монографик планда өйрәнелә, ягъни программада аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү өчен аерым вакыт каралган. Сугыш чоры татар әдәбиятын укытканда шагыйрь иҗатына шактый зур урын бирелә. Гомумән, мәктәп программаларына кертелгән әсәрләрен анализлауга басым ясыйбыз. Шагыйрьләрнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә мин дәреслек-монографияләрдә булмаган, кызыклы мәгълүматларны да җиткерергә тырышам, чөнки рәсми биографиядән тыш та кызыклы фактлар шактый. 

–    Мәктәп дәреслекләрендә Җәлилнең иҗаты кайсы шигырьләре белән тәкъдим ителә?
–    Җәлил иҗаты мәктәптә 5-6, 9-10 сыйныфларда өйрәнелә. Программаларга аның «Ышанма», «Җырларым», «Кичер, илем», «Имән»,  «Кызыл ромашка», «Сандугач һәм чишмә» кебек әсәрләре кертелгән. Дөрес, алдагы чорлар белән чагыштырганда, хәзерге дәреслекләрдә шигырьләр саны бераз кимеде. Чөнки мәктәптә әдәбият өчен бер генә сәгать каралган. 

–    Югары уку йортында күбрәк сугыш чоры өйрәнеләме?
–    Билгеле, без студентлар белән Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатын, аеруча «Моабит дәфтәрләре» циклын өйрәнүгә басым ясыйбыз. Ләкин 1920-1930 нчы еллар иҗатын да игътибардан читтә калдырмыйбыз. Әгәр дә студент әдип иҗатының башлангыч чорын үзләштерми икән, аның шигъриятендәге  эволюцияне күрә алмаячак.

–    Өстәмә мәгълүмат белән эшләү алып барыла дисез. Муса Җәлил иҗаты буенча яңалыклар бармы?  
–    Җәлилнең  тоткынлыктагы 93 шигыре, ике парчасы билгеле. Алар безгә шактый урау юллар үтеп, ике дәфтәрдә кайтып җиткән. Гарәп хәрефләре белән язылган беренче дәфтәрнең соңгы битендә шагыйрь васыятен теркәп калдыра. Әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре булуы һәм 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышуы турында әйтә. Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәренә 33 шигырен туплый. Ныклап тегелгән дәфтәргә ул тагын дәфтәр өсти һәм тагын 17 шигырен терки. Шулай итеп, «Моабит дәфтәрләре» белән Җәлилнең 110 шигыре кайта, әмма аның унҗидесе ике дәфтәрдә дә кабатлана.  
Шагыйрь икенче дәфтәрендә: «Әсирлектә һәм тоткынлыкта язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? Үзем белән бергә үләләр», – дип яза. Әдәбият галимнәрен озак еллар шушы сан, 30лап шигырьнең язмышы борчый. Аларны табу өчен Рафаэль Мостафин 25 ел гомерен бирә. Озак эзләнүләрдән соң, җепнең очы Кытайның Синьцзян өлкәсендә туып, соңгы елларын Төркиядә яшәгән татар кешесе Казыйм Миршанга барып чыга. Бу турыда Рафаэль абыйның мәкаләсе дә бар. Казыйм Миршан сүзләренә караганда, ул М.Җәлил белән 1943 елның март-апрель айларында очраша һәм алга таба да, ара-тирә күрешкәләп торалар. 1944 елның октябрь ахырлары – ноябрь башларында ул Мусалар белән чираттагы очрашуга килә, ләкин соңга калган булып чыга. Миршанга җәлилчеләрнең калган әйберләрен тапшыралар, алар арасында М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Булатов, Г.Шабаев, С.Мөлеков, Г.Баттал, Ә.Симай тарафыннан язылган тугыз дәфтәр дә була. Сугыш бетү белән Миршан әлеге язмаларны Рим шәһәрендә урнашкан совет илчелегенә тапшыра. Бу дәфтәрләр Николай Горшков кулына килеп эләгә. Әмма, татарча язылган булулары сәбәпле, ул бу дәфтәрләрне укый алмый. Аларны Мәскәүгә озата, ләкин биредә дә татарча укучы-язучы булмый, шулай итеп, әсирлектән кайткан дәфтәрләр смерш архивына килеп керә. Казыйм Миршан сүзләренә мөнәсәбәтле икесе М.Җәлилгә нисбәт ителгән әлеге дәфтәрләрнең алга таба язмышы билгесез булып кала. Шагыйрьнең утызлап шигыре һәм бер поэмасы шушы дәфтәрләрдә булырга тиеш дип кенә фаразлана. Димәк, алга таба Җәлилнең калган шигырьләрен эзләү һәм табу бурычы көн тәртибендә кала булып чыга.
Билгеле, әсирлектән исән кайткан кешеләрнең дәфтәрләрендә табылган шигырьләрне Муса Җәлил исеме белән бәйләргә омтылыш һәрвакыт булып тора. Андый мәсьәлә белән Рафаэль Мостафинга, Ренат Хариска, башка каләм әһелләренә дә күп мөрәҗәгать итәләр. 
Минем үземә дә 2016 елда Башкортстаннан шундый бер дәфтәр алып килделәр. Ул Муса Җәлил белән очрашкан, легионнан исән кайткан кешенеке иде. Дәфтәргә берничә шигырь Муса Җәлилнеке буларак теркәлгән. Мин аларны кириллицага күчереп, «Безнең мирас» журналында бастырып та чыгардым. Ләкин алар Җәлил шигырьләре түгел. Язылу стиле, үлчәме, фикере ягыннан аңа нисбәт ителә алмый. Күрәсең, легионда бу шигырьләр дәфтәр иясенә Җәлил шигырьләре буларак килеп ирешкән.

–    Яшерен архивларга мөрәҗәгать итү булмадымы икән?
–    Рафаэль Мостафин әйтүенә караганда, ул мөрәҗәгать иткән. Киләчәктә бу 9 дәфтәрнең тарихы ачыкланыр дип өметләник.

–    Муса Җәлилнең биографиясен студентларга яттан белү мәҗбүриме?
–    Әлбәттә, киләчәктә укытучы һәм журналист булачак студентлар танылган әдипләрнең тормыш юлын белергә тиеш. Муса Җәлил безгә шагыйрь, татар халкын батыр халык итеп таныткан шәхес буларак кадерле. Аннан соң татар шигъриятен дөнья киңлекләренә алып чыккан әдип тә бит әле ул. Бүгенге көндә Җәлилнең шигырьләре дөньяның 59 теленә тәрҗемә ителгән. Бу яктан әлегә бер генә шагыйрь дә аның белән тиңләшә алмый. Икенчедән, 1956 елда Муса Җәлил Советлар Союзы герое исемен ала. 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен Ленин премиясенә лаек була. Әлеге ике зур бүләкне берьюлы алган бердәнбер каләм иясе дә Җәлил. Шагыйрьнең Ватанны ярату, батырлык, кеше рухының көчен һәм бөеклеген раслаган шигырьләре яшь буын өчен дә актуаль булып кала. Мондый әдипнең тормыш юлын  студентлар һичшиксез белергә тиеш дип саныйм.

–    Муса Җәлилнең Мәскәү чоры, сугышка кадәрге иҗаты да бик киң бит...
–    Әйе, киң генә түгел, шул чор татар әдәбиятындагы барлык үзгәрешләрне, тирбәлешләрне үзе аша үткәрүе белән үзенчәлекле дә. Бу чорда без аны «кызыл шагыйрь» буларак бәяләүгә күнеккән. Әмма алай гына түгел. Сугышка кадәрге иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген карыйбыз икән, татар телендә чыгып килгән «Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы», «Коммунист» кебек газета-журналлардагы эшчәнлеге аерым игътибарга лаек.  Бу елларда ул татар шигъриятен жанрлар ягыннан да баета. Белгәнебезчә, 1935 елда Мәскәүдә татар операсы студиясе оеша. Шул ук елда шагыйрь Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган әлеге студиягә әдәбият бүлеге мөдире итеп чакырыла. 1939 елда язмыш аны шушы студия белән кабат Казанга кайтара. Опера студиясе ачыла, әмма аны эшләтеп җибәрү өчен татар телендә либреттолар юклыгы ачыклана. Әлеге бушлыкны тутыру нияте белән Җәлил либреттолар язу тәҗрибәсен өйрәнә, «Алтынчәч», «Илдар» кебек әсәрләре белән татар шигъриятендә либретто жанрына нигез сала. Татар опера сәнгате үсешенә үз өлешен кертә.

–    “Җәлил укулар”ы турында да белешәсе килә. Ул быел ничек оештырыла?
–    «Җәлил укулары»н оештыруның башлангычы 1960 нчы елларга барып тоташа. Беренче укулар Казан дәүләт университетында оештырыла башлый. Күпмедер вакыт тукталып торганнан соң, ул, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Муса Җәлилнең музей-фатиры белән берлектә, кабаттан Казан университетында дәвам ителеп китә. 2 елга бер тапкыр «Җәлил укулары», 5 ел саен юбилей чаралары Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелеп килә. Быел аны 25-27 февраль көннәрендә үткәрү күздә тотыла.
Бу чараның бездә үткәрелүе бик урынлы. Муса Җәлил 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. Шул уңайдан Казан университетының төп корпусындагы ректор бакчасында Муса Җәлилгә бюст куелган. Ел саен 15 февральдә – шагыйрьнең туган көнендә – студентлар белән тантаналы төстә чәчәк салу чарасын үткәрәбез. Бу чара безнең институтта бер матур традициягә әверелде.

–    Җәлил образы патриотик тәрбия белән бигрәк тә бәйле. Бу уңайдан Җәлил турында ничек аңлатыла?
–    Җәлилчеләрне без чын мәгънәсендә батыр шәхесләр дип кабул итәбез. Җәлил 791 көн тоткынлыкта була. Ике елдан артыкка сузылган шушы дәвернең елдан артыгы, төгәлрәк итеп әйткәндә, 380 көне төрмәләрдә кыйналып, җәзаланып, котылгысыз үлем көтеп уза. Сугыш кырында ул мылтык тотып көрәшсә, тоткынлыкта каләм аның төп көрәш коралына әверелә. Шушы хәлдә дә шагыйрь үзенең кеше буларак рухи бөеклеген, ныклыгын саклап кала. Алай гына да түгел, юмористик шигырьләр язарга үзендә көч таба.

–    Җәлил образы театр сәхнәсендә дә, кинода да күп куелды. Хәзерге заманда Җәлилнең исеме җитәрлек күрсәтелә дип уйлыйсызмы?
–    Юктыр, бигрәк тә бүгенге патриотик тәрбия яссылыгында яшь буын өчен актуальләштерү кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, соңгы елларда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «театраль дәресләр» проекты кысаларында «Муса. Моабит» куелышын тәкъдим итте. Әлмәт драма театрында «Кайда минем илем?» һәм «Алтынчәч. Мирас» спектакльләре куелды. Казан федераль университетында Җәлилнең язмышына бәйле мюзикл куелды. Алга таба да бу юнәлештә эш тукталмасын иде. Ләкин сәхнәдә булсынмы, әдәбиятта булсынмы, Җәлил шәхесен вакламау мөһим. Мондый эшкә тарихи фактларны өйрәнеп алынырга кирәк.

–    Җәлил иртә үлемен дә үзенчә аңлатып уза. Яшәеш фәлсәфәсен чагылдырган сүзләре дә бар...
–    М.Җәлил үзенең истәлекләрендә: «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?!. Әгәр дә синең Ватан өчен үзең теләп кабул иткән үлемең картлык көннәренә кадәр булган утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк», – дип яза. Бу сүзләрне сугыш башланырга шактый вакыт кала әйтә әле ул. Аның хәтта 1919 елда ук, 13 яшендә, язган «Бәхет» шигырендә дә шундый фикер калкып чыга...

Әңгәмәдәш – Рәсимә Галиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading