16+

26 ел театрда: “Көлкеле образлар да уйландырырга тиеш”

26 ел гомерен театрга багышлаган Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбулин үзенең 50нче җәен каршылый.

26 ел театрда: “Көлкеле образлар да уйландырырга тиеш”

26 ел гомерен театрга багышлаган Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбулин үзенең 50нче җәен каршылый.

Гармунда сыздырып, җырлый-җырлый сәхнәгә чыккан артист  кайсы гына  тамашачының  йөрәген җилкендерми икән?!  Иң элек артист таланты белән истә кала.  Фернат Насыйбуллин  да “Кичер мине, әнкәй!” (Рабит Батулла) спектаклендәге Әбүбәкер ролендә уйнавы белән күз алдыннан китми. Артистның һәр уены табигый һәм ихлас. Фәнәвил Галиевның “Корт” спектаклендә –  Рифат, ”Нигез ташлары”нда –  Хәмит, Хәлим, Хәниф, ”Сөннәтче бабай” да – Ваһид һәм башка йөзләгән образлар тудырды ул.  

Театр артистының төрле яктан сәләтле булуы, үзе өчен зур бәхет. Җыр-моңга, гармунга мәхәббәте аның балачагында бөреләнгән. Әнисенең (Әминә) моңлы итеп җырлавын, әтисенең ике абыйсының да өздереп гармунда уйнауларын күңеленә сеңдереп үсә егет. Укыганда театр түгәрәгенә, авылдагы халык театрына йөрүе дә эзсез калмый. 

26 ел гомерен театрга багышлаган, Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбулин үзенең 50нче җәен каршылый. Бүгенге көндә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында берсеннән-берсе кызыклы рольләре белән сөендереп яши.
 Аның сәхнә һәм тормыш юлы белән газета укучыларын да таныштырабыз .

– Фернат, сезнең авылдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына юл тотуыгыз очраклы гына булмаган. Әти-әниегез артист һөнәрен сайлавыгызга кырын карамадымы?
 – Мин башта режиссура бүлегенә имтихан бирергә килгән идем. Әти- әни үз фатыйхаларын биреп озатып калды. Минем хыялым: укуны тәмамлаганнан соң, авылга кайтып мәдәният йортында эшләү иде. Режиссер һөнәре турында белеп тә җиткермәгәнбез ул чакта. Институтта факультет деканы булган Фирдания Садриева безне артист итеп күргән, ахрысы. Авылдашым Раил Мөхетдинов белән миңа артистлар әзерли торган бүлеккә керергә тәкъдим итте. Ул елны К. Тинчурин исемендәге театр өчен җыелган курс иде ул. Шуңа күрә, диплом алганнан соң, барыбыз да шул театрга эшкә килдек. Анда күренекле артистлар белән аралашып яшәдек. 

– 13 ел эшләгән артистның аннан китүе көтелмәгән булгандыр ...
– Артист кеше рольсез торуны авыр кичерә. Уйнамыйсың икән, үзеңне кирәкле итеп тоймый башлыйсың.  Шөкер, Г. Кариев театрына килгәннән бирле режиссерыбыз Ренат Әюпов рольсез тотмый. Шуның өчен аңа рәхмәтлемен.

– Россиянең күренекле сәхнә йолдызы Фаина Раневская: ”Артист күпме генә уйнаса да, аңа роль җитми, дигән. Аларны ятлап бетерергә дә кирәк бит әле. 
– Безгә Наил абый Шәйхетдинов та ул сүзләрне кабатларга ярата иде. Мәктәптәге гадәт буенча, мин рольләремне иртән ятларга яратам. Әти шулай дәресләремне кабатларга өйрәтә иде. Шунысын да әйтим, Туфан Миннуллин әсәрләре тиз ятлана, рус классикасы авыррак тоела.

 – Әгәр артист яхшы уйнаса, классик әсәрдә генә түгел, комедиядә дә истә калырга мөмкин. Икенче пландагы рольләре белән дә тамашачы мәхәббәтен яулаган артистларны беләбез. Киресенчә, баш рольдә уйнаганнарның кайберләрен кабул итеп  бетермәгән очраклар бар. 
 – Безнең  тамашачы гади, табигый уйнаганны ярата. Образны үз йөрәгең аша кичереп уйнарга кирәк. Артист һөнәренең асылы шунда. Драма театры дөнья мәшәкатьләрен оныттырырга, җаннарны дәваларга тиеш.  

– Сез авыл кешесе образын оста гәүдәләндерәсез. Ул холык фигыльләрне каян алып бетерәсез?
 – Үземнең авыл егете булуым да ярдәм итәдер. “Корт” спектаклендә тракторчы Рифат ролендә әтинең сыйфатларын күрсәттем. Ул да тракторчы булып эшләде. Калган образларда аралашкан кешеләрне күздә тотам.

–  Кайсы рольләрегез тамашачыны аеруча тетрәндерә, дип уйлыйсыз?
 –  “Кичер мине, әнкәй!”дәге  Әбүбәкер роле тетрәндергеч. Яратып йөргән кызы кияүгә чыгу сәбәпле, гаиләсез, ялгыз калган ир  язмышы үзе зур фаҗига. Кызганыч, тормышта да андыйлар очрый. Аннан соң “Ромео белән Джульетта”да  уйнаганда, Лоренцо ике буын арасында дуслык урнаштырырга тели, әмма ярдәм итә алмый. Ахыры фаҗига белән тәмамлана. 

 – Спектакльдән соң уйнавыгыздан канәгать калмаган чакларыгыз буламы?
 – Мин уенымнан бик сирәк канәгать калам. Берәр сүзне ялгыш әйтсәм дә борчылып йөрим. Тамашачы аны сизми дә, югыйсә. Үз-үземә артык җаваплы булудандыр ул. 

– Театр – тәрбия чарасы, дигәннәре белән килешәсезме?
– Театрның юнәлеше: рухи, әхлакый тәрбия бирү. Шуңа күрә артист сәхнәгә чыкканчы үз алдына нинди максат куйганын белергә тиеш.  Көлкеле образлар да тамашачыны уйландырырга тиеш.       

–  Балаларга зурлар өчен язганнан да әйбәтрәк язарга кирәк, – диләр. Уйнаганда ничек?
–  Балаларга уйнау авыррак. Күбрәк энергия таләп ителә. Аларның игътибарын башкачарак җәлеп итәргә тырышабыз. 

– Фернат, Сез театрдан тыш та, балаларда театрга мәхәббәт тәрбиялисез бит әле.
– Әйе, педагогика стажым 20 ел. 149нчы мәктәптә төрле яшьтәге укучылар белән эшләдем. Алар белән театр фестивальләрендә катнаштык. Бүгенге көндә педагогика көллиятендә театр түгәрәген җитәклим. Булачак укытучыларга аның кирәге чыгачак.

–  Бүген шигырьне артистлардан кала, сәнгатьле  итеп сөйләүче бик күп түгел. Аларны конкурсларда гына күрәбез.
–  Бездә шигырь белән нәфис сүз сәхнәдән читкә китә башлады. Хис белән кеше йөрәгенә үтеп керү юк. Үзем театр түгәрәгендә күбрәк шигырьләр өйрәтергә тырышам. 

– Үз балаларыгызда шигърияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алдыгызмы? Үзегез уйнаган спектакльләрне карыйлармы?
– Улыбыз Булат мәктәптә укыганда шигырь укып, лауреат исемен яулаган иде. Ул энергетика көллиятендә белем алды. Бүгенге көндә үз гаиләсе белән яши.   Кызыбыз Алия скрипкада уйный, бию белән мавыга, конкурсларда катнаша. Быел 10нчы сыйныфны тәмамлады. Алар премьераларны карап баралар. Бигрәк тә хатыным Гүзәлия спектакльләребезгә яратып йөри.  Заманында без аның белән театрда танышкан идек.

–  Эштән соң иң яхшы ялыгыз...
–  Кулга гармун алып моңланып утыру, минем өчен иң яхшы ял.

 Әңгәмәдәш – Люция  Хәбибуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading