Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап! Россиядә тиңе булмаган уникаль әдәби-музыкаль радиоканал – “Китап” милли радиосы беренче юбилеен билгеләп үтә.
Аңа 2021 елның 14 гыйнварында нигез салынды. Бәйрәм уңаеннан “Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән радионың эшчәнлеге турында сөйләштек.
– “Китап” радиосы беренче юбилеен билгеләп үтә. Котлыйбыз! Бераз тарихка күз салып, радио оешкан көннәрне искә алыйк әле. Сез бүген дә максатларыгызга тугры каласызмы?
– “Китап” радиосы – Россиядә һәм Татарстанда бердәнбер, уникаль әдәби-музыкаль радио. Эфирның бер өлешен җырлар, ә икенче өлешен әдәби әсәрләр тәшкил итә. Көндез без җырлар арасында кыска күләмле әдәби әсәрләрне (шигырь, хикәяләр) уйнатабыз. Ә кичке-төнге сәгатьләрдә озын, күләмле әдәби әсәрләрне тыңлап була. “Китап” радиосы Рәисебез Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов ярдәме, теләктәшлеге белән “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте канаты астында оешты. Радионың төп максаты – гаджетлар йогынтысында әдәбияттан читләшә барган халыкны китап, әдәбияткә тарту. Эфир аша, “кул астында” булган техник чаралар – социаль челтәрләр, мессенджерлар аркылы кулланучыларны аудиоформаттагы матур әдәбият белән таныштыру, кызыктыру, мавыктыру. Без бүген дә шушы шигарьгә тугры калабыз.
– Тыңлаучылар радиоларга шелтә белдереп, худсовет заманын сагынып искә ала. “Китап” радиосы ешлыгына чыга торган әдәби-музыкаль әсәрләргә таләпләр нинди?
– Худсоветлар булган заманда да, бер җыр язмышын 15-20 кеше хәл итмәгән. Худсоветның нигезендә дә бит башлыча гел бер кешенең фикере яткан. Ул да үзенең шәхси карашларыннан чыгып та җырны үткәрмәскә мөмкин. “Теләсә кемне җырлаталар” – дип дәгъва белдерүчеләргә каршы гел бер сорау бирәм. Ни өчен сезгә ошамаган җыр, һичшиксез, начар булырга тиеш? Әгәр артист тулы заллар белән концерт куйса, димәк, аның тыңлаучысы, аудиториясе бар. Азмы-күпме мөһим түгел. Үз тамашачысын тапмаганнар 2-3 елдан үзеннән-үзе төшеп калалар. Андый җырчылар эстрадада күп булды. Безнең радио эшчәнлегенә килсәк, аерым худсовет кебек аерым орган юк. Әмма ротациягә кагылышлы төгәл таләпләребез бар. Бу, беренче чиратта, моңлы, халыкчан җырлар, көйләр һәм тавышлар булырга тиеш. Ешлыкта бер-берсенә каршы торучы әсәрләр яңгырау тыңлаучының гайрәтен чигерә. Бөтен кешегә ошый торган әйбер ясап булмый. “Китап” радиосының тыңлаучысы – укымышлы, зыялы кеше. Ул тормышта үз урынын тапкан, үз фикерен булдырган, матурлыкка, әдәбияткә, илһамияткә омтылучы зат. Без үзебезнең тыңлаучыбызны күздә тотып эш итәбез.
– Тавышландыру өчен әдәби әсәрләрне ничек сайлысыз?
– Әдәби әсәр сайлаганда бик хәйләкәр алымны кулланабыз. Без игътибар белән социаль челтәрләрдәге әдәби төркемнәрне күзәтәбез, анализлыйбыз. Анда укучыларның фикере ачык чагыла. Кайсы әсәр халык күңеленә үтеп керүен лайк, комментарийлар саныннан да аңлап була. Шул фикерләргә нигезләнеп, яздыру өчен әсәрләр исемлеге төзибез. Татар әдәбиятының классик әсәрләрен дә читләтеп үтә алмыйбыз, чөнки алар еллар дәвамында сыналган. Әмирхан Еники, Фатих Әмирхан, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек олпат язучыларның һәр әсәре аудио форматка күчерелгән булырга тиеш. Без мөмкинлек булган саен, чират буенча һәрберсенең әсәрен яздырып барырга тырышабыз. Әмирхан Еникиның иҗатын аудио форматка күчереп бетердек, хәтта кечкенә хикәяләрен дә яздырдык. Шулай ук Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевнең күп әсәрләрен тавышландырдык. 5 ел эчендә 1 мең 650 сәгатьлек чәчмә әсәр, 2 мең сәгатьтән күбрәк шигырьләр яздырдык. Әлбәттә, бу зур нәтиҗә.
– Татар укучысы мелодрама ярата. Сюжетта кискен борылыш, елата торган мизгел булса, әсәрләр яхшырак укыла кебек. Әсәрләр буенча төшерелгән кино-сериалларны карап та шундый нәтиҗә ясап була. Ә радиода жанрлар төрлелеге бармы? Әйтик, детектив, фантастика жанрында язылган әсәрләр?
– “Китап” радиосы ешлыгында төрле жанрдагы әсәрләр яңгырый. Әйтик, язучы Фәнил Галиевның детектив жанрында язылган “Урманчы өенең сере” һәм башка саллы, кызыклы повестьләрен тавышландырдык. Жанрлар төрлелеген истән чыгармыйбыз, тик, дөрестән дә, халыкка герой язмышы өчен көенә-сөенә торган әсәрләр якынрак. Детектив, фантастика жанрында әсәрләрнең ешлыкта сирәк очравының тагын бер сәбәбе – ул жанрларда иҗат итүче язучылар аз. Әгәр андый әсәрләр күбрәк укылса, бу жанрны кулланучы язучылар саны да зуррак булыр иде.
– “Китап” радиосында тәрҗемә әсәрләр бармы?
– Безнең төп максат – татар әдәбиятын тәкъдим итү. Татар әсәрләрен массаларга иңдерү, кешене татар аңына яраклаштырылган, татар эченнән үсеп чыккан тарихлардан төзелгән әсәрләрне алга сөрү. Башка милләт авторының әсәре дөньякүләм танылу яулап алса да, ул безнең турында түгел. Аны тәрҗемә итсәң дә, ул безгә ят.
– Язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итәсезме?
– Язучылар берлеген бик яратам. Алар ярдәм итмәсәләр дә, комачауламыйлар. Бу болгавыр, авыр заманда язучыларны иҗат итәргә өндәп торулары өчен рәхмәтле. Язучылар берлегеннән тәкъдимнәр булганда, бик теләп алынабыз. Узган елны берлек “Татар поэзиясе антологиясе” өч томлыгын чыгарды. Без аудио-видео кушымта ясадык. Шигырьләр янындагы QR-кодны телефон камерасы аша ачып, шушы шигырьне артист башкаруында тыңлап, карап була.
– Әсәрләрне артистлар тавышландыра. Алар белән уртак тел табу кыен түгелме? Идея өчен генә эшләү заманы узды кебек.
– Үз осталыгына җиткән артист, әлбәттә, үз бәясен куярга тиеш. Әлегә кемне генә чакырсак та, каршы килгәннәре булмады. Киресенчә, теләп ризалашалар. Бу өлкәдә алар өчен акча беренчел түгел. Артистлар да безнең кебек үк әдәбиятны тыңлаучыларга уңайлы форматта җиткерүне миссия, бурыч итеп күрә. Шулай да хезмәт түләнергә тиеш, шуңа артистлар белән килешү төзибез.
– Авторлык хокуклары мәсьәләсендә каршылыклар булмыймы?
– Авторларга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Без, гадәттә, автордан рөхсәт сорап эш итәбез. Бер генә язучының да: “Ник минем әсәремне яздырдыгыз?” – дип дәгъва белдергәне булмады. Дөрес, без дә үз чиратыбызда сатуга чыккан яңа әсәрләрне яздырмыйбыз. Язучыларның “икмәге”нә кагылырга хакыбыз юк. Яңа гына табадан төшкән әсәрләрне сорамыйбыз да, яздырмыйбыз да, чөнки хезмәт үз әҗерен алып бетерергә тиеш. Шулай да язучыларга да мөрәҗәгать итәсем килә. Без әдәби әсәрләрне ниндидер керем алу максатыннан яздырмыйбыз, киресенчә, үзебезнең акчабызны сарыф итеп, әсәрләрне халыкка җиткерү өстендә эшлибез.
– Радионы яшәтү кыйммәткә төшәме?
– Техник чыгымнар шактый күп. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте бу чыгымнарны каплый, шуңа җитәкчеләребезгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Моннан тыш, “Китап” радиосы – ул ике кешелек кечкенә редакция. Мин һәм радионың тавыш режиссеры Рафаэль Миргаязов. Радио тәүлек буе эшли. Без әсәрләрне алдан яздырып, эфирга әзерләп куябыз. Хәзер техника, ясалма фәһем заманы, шуңа эш күпкә җиңеләйде.
– Тыңлаучыларыгызга нәрсә әйтер идегез?
– Теләкләр бихисап. Кемдер өчен радио – яшәү чыганагы. Әйтик, күрү сәләте булмаганнар әдәби әсәрләрне тыңлап, ләззәт ала. Кемдер, бәлки, өйдә генә утырадыр. Алар өчен “Китап” радиосы дөнья белән элемтәне югалтмау өчен кирәк. Дөньяда нинди генә язмышлы кешеләр юк. Аларның барысын радио берләштерә. Мин радиотыңлаучыларга тормышка кызыксынуны югалтмыйча яшәүне телим. Бердәм булсак, бар авырлыкларны да җиңеп чыга алачакбыз.
– Биш еллык юбилейны ничек бәйрәм итәчәксез?
– 26 гыйнвар Филармониядә “Китап радиосы – безгә 5 яшь” дигән тамаша үткәрәбез. Театраль, әдәби өзекләр белән музыкаль-әдәби кичә булачак. 26 җырчыны бер сәхнәгә җыябыз: Зәйнәб Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Вадим Захаров һәм башкалар. Ә кичәне театр артистлары алып барачак. Туган көнебезне яраткан тыңлаучыларыбыз белән бергә үткәресебез килә. Барыгызны да көтеп калабыз.
Комментарийлар