16+

Алсу Фәйзуллина: «Гаиләм – беренче урында»

Галиябану, Сәрвәр, Зәйтүнә, Галия рольләре белән танылган Алсу Фәйзуллинаның тормыштагы образы сәхнәләштергән образлары белән аваздаш кебек тоела иде.

Алсу Фәйзуллина: «Гаиләм – беренче урында»

Галиябану, Сәрвәр, Зәйтүнә, Галия рольләре белән танылган Алсу Фәйзуллинаның тормыштагы образы сәхнәләштергән образлары белән аваздаш кебек тоела иде.

Әмма бу әңгәмәдә ул бөтенләй башка яктан ачылды. Без Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры актрисасы, “Апуш” студиясе һәм Әүһәдиев исемендәге музыка көллияте остазы Алсу Фәйзуллина белән очрашып, аның язмыш юллары буенча сәяхәт иттек. 

– Әңгәмә мәсьәләсендә килешкәндә дә сез бик төгәл һәм тиз җавап бирдегез. Бу төгәллек гадәти тормышта да чагыламы?
– Төгәллекне һәм чисталыкны бик яратам. Савыт-сабаларым тәртиптә тезелеп тормаса, көндәлек планнарым теркәлмәгән булса, кыен. Мин перфекционист түгел, әмма тырышам. Чөнки әйләнә-тирәмдә тәртип юк икән, башымда, уй-фикерләремдә дә тәртип юк дигән сүз. Өй, балаларым, ирем тәртиптә булганда, тынычлап, рәхәтләнеп иҗат итәм. Көннәрне планлаштырырга яратам. Әле үземнең планнарымны балалар һәм иремнең эшләре белән дә туры китерәм. Башымда ким дигәндә өч кешенең планы бар. Кечкенә улыбыз балалар бакчасына йөри, аның көндәлек мәшәкатьләре бер төрле әле, шөкер (көлә).

– Хәзер яшьләр каядыр чаба, ашыга кебек. Хәтта яшәргә дә өлгермиләр. Бу яңа трендмы икән?
– Безнең буын гына шулаймы икән, белмим. Әмма безгә һәрвакыт эшләргә, кемгәдер нәрсәдер исбатларга кирәк төсле. Бу халәтне аеруча нык бала карау буенча ялда утырганда тойдым. Улыбыз Әмирхан тугач, бер ел эшсез утырдым. Андый вакытта мин үземне кая куярга белмим икән. Эшсезлектән хәтта башкаларга бәйләнә башладым. Ирем: «Матурым, сиңа эшкә чыгарга кирәк», — диде һәм ул хаклы. Мин бер урында тик кенә утырып тора алмыйм. Иҗат итәсе, шушы казанда кайныйсы, кемдер өчен кирәк буласым килә.

– Бу үҗәтлек балачактан киләме? Әти-әниләрегез кайсы өлкәдә хезмәт куйды?
– Әти-әнием икесе дә гади эшче кешеләр. Әни заводта токарь булып эшләде. Ул депутат та, завхоз да булган. Ә әти хәзер дә төзелеш өлкәсендә хезмәт куя. Гади эшче егеттән инженер дәрәҗәсенә җиткән кеше. Икесе дә бик тырыш кешеләр. Әти әле төп эшеннән тыш, курьер булып та эшли. Акча җыеп, әни белән икәү өч тапкыр Хаҗга бардылар. Мин алар белән бик горурланам. Әти: «Эшнең ояты юк», — ди. Улым да туган шәһәремә: «Бабайга булышырга кайтам», — дип ашкына. Бу тәрбия сәгатьләре дә, акчаның нинди тырышлыклар аша табылганын күрсәтү өчен дә бик кирәк.

– Алсу, тавышыгыз көчле, матур. Эстрада җырчысы булырга теләмисезме?
– Мин эстрададан бөтенләй ерак кеше. Минемчә, анда әрсез кешеләр генә эшли ала. Мин балачактан тырыш бала идем, әмма мүкләк сыер кебек ишектән бәреп керә дә белмим. Эштән тәм табам, әгәр хезмәтемне бәялиләр икән, бик шатланам. Дөрес, үземне кимсетергә, кыерсытырга да ирек бирмим. Аннан мин балачактан үземне музыкаль театр актрисасы итеп күрдем. Сәхнәгә чыгып, бер урында басып торып җыр башкару миңа  кызык түгел. Гәрчә белемем буенча җырчы булсам да. Театраль тәҗрибә белән алган белемнәрем кушылгач, сәхнәдә үзгә бер чыгыш барлыкка килә. Мин җырда «яшим».

– Сезгә театр сәхнәсе генә кечкенә, аз кебек тоела. Хакмы?
– Театрда бераз тынлык чорын кичердем. Үземне башка һөнәрдә дә күрмәдем, ләкин бер урында тапталып торуым да ошамады. Үсеш аласы, алга атлыйсы килә иде. Теләкләрем Аллаһның «амин» дигән чагына туры килгән, күрәсең. Төп эшемә комачауламый торган тәкъдимнәр килде. Хәзер «Апуш» студиясендә, Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә дә укытам. Сүз уңаеннан, әнинең хыялын да чынга ашырдым дисәм дә буладыр. Балачакта әни: «Сезгә әтиегезнең исеме белән дә эндәшүләрен телим», — дип әйткәне истә. Укытучы, остаз булгач, укучыларым Алсу Фәнисовна дип эндәшә. Моңа кадәр мин Алсу гына идем әле.

– Алсу, шәһәрдә үскән бала буларак, сезгә әби-бабай тәрбиясе эләктеме?
– Җәй айларында, бөтен язгы, кышкы, көзге каникулларда авылда идек. Без шәһәрдә тулай торакта үстек: 17 квадрат метрлы бүлмәдә дүрт кеше идек. Бүлмәбездә сеңлем белән минем өй эшләрен әзерли торган өстәл, суыткыч, аш-су өстәле, әти-әнинең һәм безнең түшәкләребез, ике телевизор, ике шифоньер торды. Бу галәмәт ничек сыеп беткән икән? Безгә бик кысан булган инде. Әти-әни заманында фатирга чиратка да баскан, ләкин дөньялар үзгәргәч, чиратлары юкка чыккан. Үзебезнең фатирга күчкәндә миңа 15 яшь иде. Казанда уку елларымны да исәпләсәк, тормышымның 23 елы тулай торакта узган. Әби-бабай янына авылга кайтуны зарыгып көтеп алдык, чөнки авылда иркен, рәхәт иде. Мин бик бәхетле кеше, чөнки 35 яшемә кадәр ике яктан да әби-бабайлы булдым.

– Тулай торак — уртак аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе дигән сүз. Димәк, шәхси тормыш бөтенләй булмаган?
– Бөтен кеше синең ашарга нәрсә пешергәнеңне, ни кадәр яхшы кер юганыңны, кайчан өйгә кайтканыңны, киткәнеңне белеп тора. Тулай торак — зур тормыш мәктәбе ул. Әйтик, атна саен уртак бүлмәләр буенча дежурлык килеп җитә иде. Сеңлем белән уртак бәдрәфләрне дә юдык. Әнигә ярдәм итәсе килде. Аның сәламәтлеге какшап китү дә безнең өчен бер сынау булды. 39 яшьтә әнидә яман шеш таптылар. Мин ул вакытта 8 нче сыйныфта укый идем. Әнинең авыруы турында белгәч, өй мәшәкатьләре барысы диярлек минем иңемә төште. Әнинең апасы безне ташламады, дөрес. Атнага бер килеп, зур керләрне алып китә иде. Ә калганын кул белән юасың инде. Әни авырый башлагач, яшелчәләрне тозларга өйрәндем. Хәзер дә бу эшне яратып башкарам. Өч гаилә өчен тозлыйм: үзебезгә, сеңлемә, әти-әниләргә. 

– Әниегезнең авыруын ничек кабул иттегез? Яман шеш дигәч, ирексездән иң начарын уйлый башлыйсың бит...
– Дөресен әйткәндә, ул вакытта яман шешнең нәрсә икәнен аңлап та бетермәгәнмендер. Әни дә төшенкелеккә бирелмәде, сиздермәскә тырышты. «Мин бу авыруны кызларым өчен җиңәргә тиеш. Мин җиңәм», — дип кабатлап торды. Шулай да әнине хастаханәгә озаткан көнне бик яхшы хәтерлим... Без хастаханәгә бергә бардык. Әни кисәк кенә фотоаппаратка төшкән сурәтләрне фотостудиядән алып килергә кушты. Мин чыгып йөгердем. Кире килүемә әни операциягә кереп киткән иде инде. Операциядән соң без әнине алмаш-тилмәш сакладык. Әле дә хәтерлим: шул вакытта аңа бик күп тәм-томнар алып килгәннәр иде. Ә мин шул тәм-томнарны туйганчы ашап агуландым.

– Юклыкта үскәнсез, димәк?
– Әйе. «Сез бит мул тормышта яшәдегез», — дип әйтүчеләр дә бар хәзер. Мин консерваториядә укыганда, шөкер, тормыш җайланган иде. Ләкин бу  барысы да әти-әнинең тырышлыгы, тир түгеп, үзләрен аямыйча эшләүләре нәтиҗәсендә генә. Ә аңа кадәр без юклыкның нәрсә икәнен белеп, аңлап үстек. Миңа гына түгел, сеңлемә дә эләкте...
 Кечкенәдән күзләрем начар күрә иде, шуңа физиотерапия курслары алырга туры килде. Андый процедурадан соң 15 минут җылы бүлмәдә утырып торырга кирәк икән. Ә мин моны белмәдем, кышкы салкында урамга чыктым. Икенче көнне үк битемнең сул ягы бөтенләй хәрәкәтсез калды. Бит нервының невриты дигән диагноз куйдылар. 40 көн хастаханәдә дәваландым. Хәтта XXI гасырны да хастаханәдә каршы алдым. Шул вакытта сеңлем миңа хат язган булган. «Апа, мин сине бик сагындым», — дип, миңа күчтәнәчкә алган йогуртны кысып ятып йоклаган. Бу инде әти-әнинең икебезгә дә алырлык акчасы булмаган дигән сүз... Бу хәлне искә алганда, хәзер дә күзләрем яшьләнә. Бәлки, сеңлем белән очрашулар сирәк булу да үз ролен уйныйдыр. Сеңлем үз гаиләсе белән Вологда өлкәсендә яши. Дилә бик татар җанлы кеше. Ул төбәктә татар җәмгыятен булдырды.

– Әле ярый бу авыру да узып киткән. Сәхнә кешесе өчен тышкы кыяфәт барыбер бик мөһим бит.
– Әти-әниләр минем гарип кала алуыма бик борчылды. Ул вакытта сәхнәдә дә җырлый идем инде. Әти-әниләр минем өстемдә нык эшләде, шуңа мин дә балаларыма шундый ук күләмдә игътибар, наз бирергә тырышам. Күпме чапсам да, эшләсәм дә, гаилә — беренче урында.

– Кызлар ирне әтисенә карап сайлый, диләр. Әтиегез — Фәнис, ирегез — Фәнил. Димәк, аларны бер генә хәреф аерып тора дисәк тә буламы?
– Әни дә еш кына аларның исемнәрен бутый. Әле тагын бер кызыклы күзәтү бар. Минем әни әтидән өч яшькә, мин Фәнилдән ике яшькә, иремнең әнисе әтисеннән шулай ук ике яшькә өлкәнрәк. Ике якта да хатыннар ирдән олырак.

– Бер әңгәмәдә: «Фәнилнең укырга керүен бер ел көттем», — дип сөйләгән идегез. Хакмы?
– «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә 2004 елда лауреат булып, мин музыка училищесына кердем. Ә икенче елны сеңлем шул ук фестивальдә катнашты. Дилә соңга калырга ярата, шуңа бу юлы да шул ук хәл иде. Миңа укуга төштән соң гына иде. Сеңелем белән Казанга килдек, теркәлү уздык. Нәкъ бездән соң әнисе белән Фәнил килде. Без бик тиз аралашып киттек. Мин аларга теркәлергә дә булыштым әле. Фәнилнең әнисе көллияткә укырга керү буенча да сорашты. Сеңлем Дилә җырлап чыкты, баксаң, аның артыннан ук Фәнил чыгыш ясый икән. Кызыксынып, тыңлап карарга булдым. Шул мизгелдә үк тавышына гашыйк булдым. Фәнилнең фамилиясен генә истә калдырган идем. Ул минем хәтеремнән чыкмады. Дөрестән дә, аның фамилиясен абитуриентлар исемлегендә бер ел көттем.

– Ә үзенә ничек гашыйк булдыгыз?
– Аралаша башлагач, аның нинди кеше булуын аңлагач кына, чыннан да, гашыйк булдым. Арабызда очкын барлыгын сизеп алгач, Фәнилнең группадашларыннан номерын сорап алдым. Дусларча гына хәбәр яздым. Менә шулай аралаша башладык. Хәзер инде Фәнил дә: «Мин сине ошатып йөри идем, әмма егетең булганын белгәч, беренче адым ясамадым», — диде.

– Беренче адым ясарга курыкмаучы хатын-кызлар сокландыра.
– Тәкъдим ясауга да үзем этәрдем (көлә). Фәнил армиядә булган вакытта араларыбыз бераз суынган иде. Ләкин алга таба нәрсә буласын күңелем сизде. Театр җитәкчелегенә: «Кышын гаилә корачакмын», — дип әйтеп куйдым. Театр да, шөкер, бу хәбәрне яхшы кабул иттеләр. Безгә торырга бүлмә бүлеп бирделәр. Бу вакытта Фәнил минем планнарым турында берни дә белмәде. Армиядән кайткач: «Без бергә булабызмы соң?» — дип сорадым. Күрәсең, бик урынлы сорау булгандыр. Фәнил ике атнадан тәкъдим ясады (көлә). Менә шулай тиз генә кавышып куйдык. 9 ноябрьдә сеңлемнең никахы булды, өч айдан минем никахым да узды.

– Сез бик кыю икән бит. Сәхнә образларыгыз башка амплуада булгач,  тормышта да шундыйдыр дигән уй бар иде.
– Мин үземнең бу сыйфатларымны бик сирәк күрсәтәм, чөнки ир-аттан баш булырга яратмыйм. Әгәр хатын-кыз дилбегәне үз кулына ала икән, ир-ат белән яшәүнең мәгънәсе бармы соң? Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын-кыз, диләр. Минем хатын, әни буласым, балаларымны яраткан кешем белән үстерәсем килә. Күпләр: «Икегез дә җырчы. Нишләп дуэт буларак чыгыш ясамыйсыз?» — дип сорый. Ә без гаилә корганда ук иҗатта бер-беребезгә комачауламаска сүз бирдек. Гаиләдә ике җырчы була алмый. Барыбер кемдер өстенрәк чыгачак, шуңа мин күбрәк укыту өлкәсендә үсеш алам.

– Фәнил гел гастрольләрдә. Сез барысын үзегез генә тартып армыйсызмы соң?
– Дөрестән дә ардырта. Ләкин Фәнил минем «батарея»м утырганын сизеп, бераз тын алырга, үзем белән генә булырга вакыт бирә. Ашарга да әзерли, балаларны да карый. Безнең гаилә моделе күбрәк хөрмәт һәм үзара аңлашуга нигезләнә. Без тормыш юлыннан бергә атлаучы гашыйклар гына түгел, дуслар, тандем. Мин икеләнгән, нәрсә эшләргә белмәгән чакларда Фәнилнең киңәшләренә колак салам. Ул да нәкъ шулай.

– Алсу, сез усалмы?
– Ирем усал, ди. «Миңа шул усаллыгың ошый», — дип тә әйтә. Үземне гадел, усал кешегә саныйм. Усал булмасам, таптап чыгып китәрләр иде. Болай да безне: «Алай эшләмә», — дип тыеп үстерделәр. Шуңа мин балаларымны тыймыйм. Кеше сүзенә ияреп, үзеңнең тормышыңнан колак кагып була. Сезнең тормышны сездән башка беркем дә яшәми. Менә шуны аңларга кирәк.

Ире Фәнил белән

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading