16+

Артем Пискунов: «Максатым — Резедәне минеке итү иде»

Артем Пискунов белән әңгәмәбезнең икенче өлешен дәвам итәбез.

Артем Пискунов: «Максатым — Резедәне минеке итү иде»

Артем Пискунов белән әңгәмәбезнең икенче өлешен дәвам итәбез.

Әңгәмәнең дәвамы. Башы: Артем Пискунов: «Яхшының мең төрле төсмере була»

«Резедә минем җитеп бетмәгән якларымны каплый»

— Резедә белән дә әңгәмә корган булды. Тулаем, сез икегез ике дөнья кешесе кебек.

— Резедә минем җитеп бетмәгән якларымны каплый: әрсезлектә туктата, кайвакыт телемне тыярга, тыйнаграк булырга өйрәтә. Ә мин Резедәгә: «Син үзеңнең кадереңне белеп бетермисең», — дим. Аның кебек актрисалар бик аз. Ул шундый күпкырлы, сәләтле, хисчән, тырыш. Ул миңа караганда күпкә җаваплырак.

— Узган сезонның соңгы премьерасында син кабәхәт Яго. Аны ничек акладың?

— Отелло Ягога яңа вазифа вәгъдә итә һәм сүзендә тормый. Башка кешене үстереп җибәрә. Гаделсезлек. Алар иңгә-иң куеп бергә сугышкан, күптәнге танышлар бит. Яго уч ала, әмма үз хисләрен кулга алып эш итә алмый. Ахырда бу нәфрәт аның үзен дә йота. Ягоның хатынын да үтерәсе килми бит. Отелло Яго белән ачыктан-ачык сөйләшкән булса, бәлки, әсәр башкача барыр иде. Ягога үз урынында бик кирәк булуын аңлатырга, аңа алмаш табып булмауны күрсәтергә кирәк иде.

Пискунов. Фото: личный архив

– Син андый әшәкелекне кичерә аласыңмы?

— Мин ачу сакламыйм. Ниндидер этлек эшләсәләр дә, күпмедер вакыт үткәч, бары аралашам. Гамәлләре минем гаиләмә күзгә күренә торган зыян салмаса, кичерәм. Беренче вакытта үпкә бар. Әмма, әйткәнемчә, онытыла. Бер үк тырмага ике тапкыр баскан чаклар да булгалый. Мин теләсә кем белән аралаша ала торган кеше бит. Кешенең нинди булуына карап, аралашуны да төрлечә алып барам. Кайберәүләр моны хәйләкәрлек дип тә атый. Әмма минем бу сыйфатым беркемгә дә зыян салмый.

— Резидә сине 12 ел бергә тормыш итү дәверендә үзгәртә алдымы?

— Нәтиҗәдә, юк. Һәр хатын-кыз ирен үзгәртергә тырышадыр. Әмма нәтиҗәдә кешене ничек бар шулай кабул итәләр йә китәләр. Кешене үзгәртеп булмый. Кайбер гадәтләрне үзгәртеп буладыр, әмма кешенең асылын бернәрсә эшләтә алмыйсың. Мин үзем дә беркемне үзгәртергә тырышмыйм. Аңларга тырышырга була, ә аңлар өчен балачак турында сөйләшергә кирәк. Без Резедә белән сирәк бәхәсләшәбез. 12 ел дәверендә 3 тапкыр булганмы икән. Күпвакыт барысын да утырып сөйләшеп хәл итәбез. Бәхәсне зурга җибәрмәскә тырышабыз.

Пискунов. Фото: личный архив

«Максатым — Резедәне минеке итү иде»

— Сезнең мәхәббәт тарихын яхшы беләбез. Резедә белән сөйләшкәндә ул: «Очрашып йөргән егетем көнләшмәсен өчен шалтыратып кисәтеп куйганы да булды», — дигән иде. Бу горурлыгыңа тимәдеме?

— Бу яктан минем горурлыгым юк. Көллияттә укыган вакытта бигрәк тә. Моңа өстәп, мәхәббәт күп нәрсәгә күзне йома. Ханнарны да тезләндерә диләр. Максатым — Резедәне минеке итү иде. Бәлки, читтән мескен булып күренгәнмендер. Әмма мин бу адымга әзер идем. Резедәнең кайда, кем белән икәнен белеп тордым. Дәшмәдем, әмма аңа сайлау мөмкинлеге дә калдырмаганмындыр. Башка егетләр белән чагыштырып караганда, мин Резедә өчен уңайлы булдым. Кыенлыклар булды, әмма без аны бик тиз хәл иттек. Минем беркайчан: «Алай эшләмә», — дип әйткәнем юк. Резедә дә мине аңлый. Аллаһка шөкер, яшибез. Тагын озак еллар бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading