Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискуновны күпләр шаян, җор телле кеше буларак кабул итә.
Театр, иҗат һәм тормыш фәлсәфәсе
Ә аны якыннан белгәннәр исә, Артемның һәрвакыт нинди генә вакыйга булса да, әйтер сүзе, үз фикере барлыгын белә. Бәлки, шуңадыр да, бу әңгәмәбез фәлсәфәгә үрелеп барды. Уены-чыны бергә...
— Артем, театр сезоны башланды. Җиң сызганып эшкә керешәсез. Быел да премьералар күп була. Ни өчен театрлар андый тизлектә эшли?
— Борыңгы Римда Колизей төзелгәч, спектакльләр куелган. Илдәге вазгыять үзгәргән саен, халык зуррак тамаша таләп итә башлаган. Башта хайваннар сугыша, аннан кешеләр хайваннар белән, аннан инде кеше белән кеше... Бу билгеле, бик образлы мисал, әмма без дә шундыйрак юл белән барабыз кебек. «Бу кызык түгел, тагын, яңа кирәк», — дип әйтәбез. Чөнки хәзер кешеләргә кешенең хисләре кызык түгел. Режиссерлар да күпвакыт шуңа иярә. Елына 4 сыйфатлы спектакль чыгару күпкә хәерле.
- Санкт-Петербургта Лев Додинның «Братья и сестры» спектаклен карап кайттым. Ул 6 сәгатьтән күбрәк, ике тәнәфес белән бара. Моны, билгеле, озак диләр. Әмма ул спектакль театрда инде 40 елдан күбрәк уйнала. Андый спектакльләр дә бик кирәк. Башны эшләтү, бер үк тырмага басмау, уйлану өчен кирәк. Театр — хезмәт күрсәтү урыны түгел. Безгә монда уйланырга ризык, үгет-нәсыйхәт, сорауларга җавап алырга киләләр. Театр җәмгыятьнең кимчелекле якларына төртеп күрсәтергә тиеш. Ә андый иҗат җимешен тиз генә булдырып булмый. Актерлар белән дә эшләргә кирәк. Күпчелек режиссерларның актерлык осталыгы белән шөгыльләнәсе килми.
«Менә сиңа роль, эшлә», — дигәнгә кайтып калабыз. Ә театр көллияте һәм зур сәхнә арасында аерма күп. Төп геройларны уйнаучы артистлар булсын өчен, аларны үстерергә кирәк. Күп очракта режиссерлар спектакльнең формасын белә, актерның нинди булырга тиеш икәнен дә аңлый. Әмма аны шундый дәрәҗәгә җиткерү өчен вакыт әрәм итәргә теләми. Моңа өстәп: «Бер кемгә дә кызык булмый», — дип аклану да бар.
Димәк, кызык итеп ясарга кирәк. Күп режиссерлар проблеманы берьяклап кына күрә. Тамашачы нәрсә күрергә тели, шуңа иярә. «Кәнфит» сорап елаган балага гел «кәнфит» каптырып торабыз. Гәрчә, киләчәктә бала теш сызлавыннан интексә дә... Без тизлек артыннан куып, кешелеклелектән китәбез. Элек худсовет, цензура кебек дәүләт органнары болай гына уйлап чыгарылмаган инде.

— Без Советлар Союзында яшәмибез шул. Заманалар да киеренке…
— Артыгын кыланмыйча да, халыкны уйлата торган әсәрләр ясап була. Кешегә нәрсә яхшы һәм начар икәнен аңлатырга кирәкми. Яхшының мең төрле төсмере була ала бит. Шуны күрсәтергә кирәк. «Җилкәнсезләр» спектаклен алыйк. Тинчурин бит беркемне хурламый. Бары ике катламның язмышын гына күрсәтә. Ә нәтиҗәне һәркем үзе ясый. Шундый әсәрләр иҗат итә торган драматурглар да җитми. Театрны сәясәт, яшәештән аерып булмый.
— Килешмим, яхшы авторлар бар. Әмма ул әсәрләр әлегә актуаль түгел. Үзегез әйтмешли, халыкка тамаша кирәк.
— Әмма бар иҗат та аңа кайтып калырга тиеш түгел. Элек Тукайның да чәй рекламасына шигыре романнан кыйммәтрәк сатылган. Әмма тарихта күңел биреп эшләгән, чын әсәрләре генә калган. Муса Җәлилнең сугышка кадәр иҗатын яхшы беләбезме? Әсирлеккә эләккәч, Мусага касеп итүнең кирәге калмаган. Шуңа үзенә ошаган әйберләрне генә эшләгән. Ә без хәзер күбрәк акча эшләү белән шөгыльләнәбез.

— Үзеңнең язасың килмиме?
— Беренчедән, мин бик ялкау. Икенчедән, мин аның белән шөгыльләнергә теләмим. Ә тормыш кыска. Яратмаган эш белән шөгыльләнеп вакыт үткәрергә ярамый. Нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнен иртәрәк аңлаган кеше — гений. Мин үзем үлгәч, 10-20 ел булса да: «Шундый шәп актер бар иде, яхшы остаз иде», — дигән фикер калуын телим. Син бу дөньяда булмасаң да, җырларыңны тыңласалар, уйнаган рольләреңне истә тотсалар, димәк, яшисең. Кайвакыт мәдәният оешмаларына танылган кешеләрнең балалары әтисенең йә әнисенең искә алу кичәсен үткәрү турында сөйләшергә кирә. Бер карасаң, кеше гомерен театрга багышлаган, әмма икенче яктан аның нәрсә эшләвен хәтерләүче дә юк кебек. Минем андый кешеләр рәтендә буласым килми.
«Булдыра алганны исбатлау өчен дә чыгам»
— Спектакльләрне «сөйри» торган гадәтең барлыкка килде. Бу адымың үзен аклыймы?
— Бу миңа бик ошый. Популярлыкны да кабул итәм. Минем һәрвакыт кешегә әйтер сүзем бар. Бу — чирдер инде. Балачактан шундый идем. Гел игътибар үзәгендә булдым, авызым да тик тормады. Хәзер дә фәлсәфәгә бирелергә, дөньяга югарыдан карарга яратам. Дөресен әйткәндә, көндәлек мәшәкатьләр минем өчен проблема түгел. Резедә бу яктан бик хисчән, җир кешесе. Ул йомран үлгән өчен дә ике-өч көн елый ала. Миңа исә кайда һәм ничек яшәү мөһим түгел.
Телевизор, йокларга урын, китаплар һәм әйбәт машина булса, яхшы. Янымда якыннарым, дусларым булырга тиеш һәм, әлбәттә, театр. Кайчак: «Артем, армыйсыңмы?» — диләр. Бу сораулар мине киресенчә, тагын да күбрәк эшләргә этәрә. Шуңа бер ролемне дә бирәсем килми. Арып-талып егылганчы уйный алам. Үземне белмичә, җәлләмичә эшлим. «Булдыра алмыйсың», — диләр икән, киресенчә, булдыра алганны исбатлау өчен дә чыгам. Миңа бервакыт сорау биргәннәр иде: 90 яшькә кадәр яшәп, бәхетле гаиләле булумы әллә бик популяр, сәләтле актер булып 40 яшьтә үлүме? Миңа калса, 40 яшь варианты. Ул яшәмәде — ул янды дисеннәр. Менә бу яшәү.
— Синең януың үзен акламаска да мөмкин бит.
— Ә бәлки, минем яну башка кешегә янарга этәргеч бирер. Берничә ел узгач, син яшь артисттан интервью аласың ди. Ул: «Артем Пискунов дигән актер бар иде. Ул шундый итеп уйнады», — дисә дә, димәк, юкка түгел. Минемчә, шулай яшәргә кирәк. Популярлыкны акча эшләү өчен генә куллану дөрес түгел. Ул үз фикереңне җиткерү өчен кирәк. Әлбәттә, син аның өчен җавап та тота алырга тиеш. Миңа популярлык, абруй: «Алай эшләмәгез әле», — дип әйтү өчен кирәк. Чын иҗатчылар бик сирәк туа. Тамашачыны тәрбияләү авыр, ә югалту бик җиңел.
— Резедә синең фикерләреңә каршы килмиме?
— Килә, тик бу бернәрсәне дә үзгәртми. Резедәнең дөньяга карашы башка. Ул: «Гаилә, бала», — дип тә яна. Ә мин 18 яшьтән соң, улыма бөтенләй кирәк булмаска да мөмкин. Ир-атлар ирләргә башкача карый. Без гаиләдә, мәсәлән, дүрт малай. Минем папага шалтыратканым юк диярлек. Чөнки аның белән барысы да яхшы икәнен беләсең. Әнигә һәрвакыт шалтыратып торабыз. Бу махсус эшләнә торган әйбер түгел. Папа мине аңлый. Резедә кешеләрне якын күрә. Безнең гаиләләр дә бераз аерыла. Әйтик, алар гаиләдә икәү, ә без бишәү. Бәлки, безгә ата-ана мәхәббәте бирелеп тә бетмәгәндер. Әти-әни күп кешеләрнеке кебек гел эштә булды.

«Тракторны җыеп сүт, өй сал», — дисәләр дә
— Әти-әни бу сүзләргә үпкәләмимме?
—Әнигә дөресен әйтеп елатканым булды. «Ниндидер тәрбия биреп бетерә алмаганбыздыр», — дип тә әйтте. Ә әти үпкәләми. Бәлки, мондый карашлар безгә аннан киләдер дә. Кешене үзгәртеп булмый, аны кабул итәргә кирәк. Мин дә әти-әнине хөрмәт итәм, яратам. Әле дә хәтерлим, бервакыт әти мал карамаган өчен мине күн итеге белән кыйнады. Авыртты, еладым. Әмма мин бит аңа рәхмәтле булудан туктамыйм. Әти безне эштән курыкмаска өйрәтте. «Тракторны җыеп сүт, өй сал», — дисәләр дә башкарып чыга алам.
Мин әти-әнигә карата нинди мөнәсәбәттә булсам, балаларым да миңа карата шулай эшләячәк. Мин моңа әзер һәм бер дә үпкәләмим. Чөнки аларга алай яшәү җиңелрәк булачак. Әйтик, Әскәр белән балачакта гел бергә уйнарга чыга идек. Ә хәзер ул инде 9 яшьлек малай. Мин аңа бу дөнья белән үзенә таныша башларга ирек бирергә тиеш. Гәрчә, башта аңа кыен булса да. Гап-гади аралаша белү, сөйләшү дә — күнекмә бит. Аңа өйрәнергә кирәк. Хәзер балалар әти-әни итәгеннән чыга алмыйча интегә.

Гаилә коралар, аннан соң да әле әти-әни сүзе белән яшиләр. Кешенең үз фикере булмау — трагедия. Ата-ана үз тормышын яшәгән, ә син кем тормышы белән яшисең? Без үзебез дә белмичә артык яратудан балаларга өстәмә проблема тудырабыз. Бала аңлы яшькә кергәч, аны әти-әнисез яши башларга өйрәтергә кирәк. Бу табигать. Кошлар балаларын юри генә оядан этеп төшерми. Йә очасың, йә үләсең. Без дә шулай ук. Кешегә хайванга әйләнү өчен 3 көн ашамыйча тору да җитә. Ә кеше югары кыйммәтләр турында сөйләшсен, космоска очсын өчен күпме көч һәм вакыт сарыф итәргә кирәк.
— Җырлар чыгара башладың. Тыңлаучыларга сине кайдан эзләргә? Эстрада кагыйдәләренә буйсынасыңмы?
— Музыкаль мәйданчыкларда бар. Гомумән, яңа альбом әзерлим. Кызыксынучылар җитәрлек. Дөрес, мин популяр җырлар язмыйм. Альтернатив музыка, үземә ошаган әйберне иҗат итәм. Ә кагыйдәләргә килгәндә, эстрадада нинди кагыйдә бар соң? Җырны тамашачыга тыңлаттырырга, аннан акча эшләргә? Кагыйдәләр булмаганга шундый хәлдәдер инде ул. Хәзерге көн өчен иҗат белән шөгыльләнүнең мәгънәсе юк. Иҗат киләчәк өчен кирәк. Еллар узгач, җырларыңны тыңласыннар, әсәрләреңне укысыннар өчен кирәк. Аңларга теләгән кеше, аңлый. Шигырь язалар — җыр өчен, җырлыйлар — акча өчен, яшиләр — рәхәт яшәр өчен. Монда беркемне гаепләп тә булмый.
Дәвамы бар.
Комментарийлар