– Театрда өлкән буын артистлар арасында режиссер биргән тискәре рольдән баш тарткан очраклар да булган. Андый вакытта үзең нишләр идең? – Артист һөнәре режиссерга бәйле бит. Әгәр ул сиңа рольне ышанып тапшыра икән, әлбәттә, син аның ышанычын акларга тиеш. Читтән килгән режиссер күреп алса да шатлансың. Яхшы дәрәҗәдә эшләп чыга алсаң, алга таба режиссерның тагын роль бирәчәгенә ышанасың. Шуңа күрә җаваплылык хисе белән эшләргә тырышам.
– Кайбер спектакльләрдә сиңа ялагай, икейөзле кеше образларын да тудырырга туры килә. Тормышта андыйларга мөнәсәбәтең... – Икейөзле кешеләрне яратмыйм. Үземнең тирәдә андыйлар юк кебек. Ялагайларны кайбер җитәкчеләр генә яратадыр ул.
– Син фильмнар аша да тамашачыны җәлеп иттең. Анда уйнау нинди тәэсирләр калдырды? – Камера алдында режиссер әйткәнне бер мизгелдә бирә белергә кирәк. Шул арада хәрәкәтең, мимикаң шул килеш камерада кала, аны башка берничек тә үзгәртеп булмый. Сәхнәдә спектакльне күп мәртәбәләр уйныйсың. Шуңа күрә ролеңне камильләштерергә мөмкинлек бар. Фильмнарда уйнап, тәҗрибә туплыйсың.
– Артист һәрвакыт тамашачының күз алдында. Аны таныйлар, яхшы уйнаганына сокланалар... Ә театрда артист нинди урын били? – Әгәр артист булмаса, театр була алмый. Режиссерга да артист кирәк. Шуңа күрә театрда артист алгы планда, – дип уйлыйм.
– Тормышта көтелмәгән хәлләрдә калган очракта артист булуың ярдәм итәме? – Әйе, бигрәк тә юлларда, автоинспекция хезмәткәрләре туктаткач: "Сез бит артист", дисәләр күңел була. Бервакыт Яңа ел алдыннан бер гаиләгә Кыш бабай буларак, балаларын котларга барганда, сакалны салдым да, аны-моны уйламыйча рульдә барам. Кып-кызылга буялган бит әллә каян күренеп тора икән. Инспектор туктатты да, битемә карап тора. Иң элек аның белән үзем татарча исәнләштем. (Кайда гына булсам да, башта татарча исәнләшәм). "Бик сәер күренәсез", – дигәненә каршы: "Әгәр кирәк булса, сезнең балаларны да котлап китә алам, чакырырсыз", – дип китеп бардым.
– Алмаз, син шактый еллар балаларда үз һөнәреңә мәхәббәт тәрбиялисең. Ул эшкә ничек тотынырга булдың? – Бервакыт мине 12нче кызлар гимназиясенә Туфан Миннуллин исемендәге фестивальдә жюрида катнашырга чакырдылар. Аннары мәктәп директоры гимназиядә балаларны актерлык осталыгына өйрәтергә тәкъдим итте. Шуннан соң кызлар арасында кастинг үткәреп, сәләтлеләрен сайлап алдым. 8 ел дәвамында алар белән спектакльләр куйдык, кичәләр оештырдык. Моннан 4 ел элек "Апуш" балалар студиясен оештырганда, Алия Фәйзрахманова мине шунда чакырып алды. Сәләтле балаларны җыеп, алар белән спектакльләр әзерли башладык. Алар уйнаган «Әбугалисина» белән «Акбай» спектакльләрен тамашачы яратып карады.
– Бүгенге көндә син театр училищесында булачак артистларны актерлык осталыгына өйрәтәсең. Аларның киләчәген күз алдына китереп буламы? – Әгәр төркемдәге бөтен укучы да бер төрле генә булса, ул дөрес булмас иде. Арада аерылып торган балалар һәрвакыт була.
Комментарийлар