Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Дания Нуруллина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Башы: Дания Нуруллина: “Йөрәктәге яралар төзәлмәсә дә, тормыш дәвам итә”
- Сәхнәдә төрле язмышлы хатын-кызларны гәүдәләндердегез. Алар арасында иң бәхетлесе кайсы икән?
- Иң бәхетлесе - “Әниләр һәм бәбиләр”дәге 12 балалы хатындыр. “Дивана”, “Сөясеңме, сөймисеңме...”, “Үлеп яратты” спектакльләрендә аеруча бер-берсенә охшамаган өч төрле язмышлы көчле героиняларны уйнадым. Бу рольләремне тамашачылар бик яратты.
- Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
- 25 яшем тулгач, гаилә кормыйча калырмын дип борчыла башладым. Реквизитта эшләүче кыз белән бик дуслаштык. Ул мине ирем, язучы Риза Ишморатның улы Фәрит белән таныштырды. Чибәр, елмаеп кына торучы егет иде. Озак очрашып йөрмәдек, гаилә корырга булдык. Ирем сентябрьдән театрдан китәргә күндерде, сүзенә каршы килмәдем.
- Театрдан китү авыр карар булгандыр?
- Бик җиңел киттем. Гаилә корасым, бала табасым, үз оябызны булдырасым килде. Марсель Хәкимович ачуланды инде. Тик сүзләренә игътибар итмәдем, гаилә кору хыялы белән янып яшәдем. Кызым Айсылу августта дөньяга килде. Гаилә тормышыбызда ул чакта китек яклар бар иде инде. Ирем бер дә гаилә җанлы булмады.
- Икенче тапкыр гаилә корырга теләмәдегезме?
- Күңелемә яткан кеше булмады. Бер тапкыр авыз пешкәннән соң, тормышка карашларым да үзгәрде. Театрыбызда яшьләр хәзер гөрләп яшиләр, аларга бик сокланып карыйм. Бергә эшкә киләләр, кайталар, балалары да гел янәшә. Безнең чорда андый мөмкинлек булмады, кызганыч.
- Дусларыгыз күпме?
- Кешеләргә һәрвакыт бик сак карадым. Барысын да ышанып тапшырырлык якыннар күп булмый. Яшь вакытта дусларның барысын да тигез күрәсең, ә олыгайгач якын дустым - кызым, Айсылуым иде. Мин өйгә кайтмыйча, хәтта чәй дә эчми иде бит, балакаем. Айсылу театрда үсте. Татарча чиста камил сөйләшкәч, Марсель Хәкимович аңа 4 яшендә үк роль бирде. Бик куанды, шунда ук ризалашты. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә малай ролен дә Айсылу уйнады. Шәүкәт абый Биктимеров белән бергә кабатладылар. Ул спектакль бик уңышлы булды, кайда гына гастрольләрдә йөрмәдек. 8 яшендә шундый зур роль башкарып чыга алды. Марсель Хәкимович аңа театр көллиятенә укырга керергә тәкъдим итте. Балачакта гастроль тормышын күргәч, тәмам туйды, шуңа күрә актриса булырга теләмәде.
- Бала кайгысы да сезне читләтеп үтмәгән, Дания ханым. Айсылуның соңгы көне турында сөйләгез әле.
- Бәгърем, Айсылуым, миңа җитми... Әнинең хис-тойгыларын үземә дә кичерергә язган икән шул. Бала кайгысы - төзәлми торган йөрәк ярасы. Айсылуым мотоциклга утырып, юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Алдагы көнне генә бертуган абыемны җирләгән идек. Кызым җомга көнне дус кызлары белән күрешергә сөйләшкән булган. Айсылуны озатып калдым. Ул иртәнге якта янәдән өйгә кайтып, киемнәрен алыштырды. “Кайда барасың, кызым?” - дидем. Бер сүз дәшмәде: “Мин иртәгә кайтам”, - гына диде. Аны мотоциклда көтеп торганнар икән. Иртәнге 8дә күршем шалтырата: “Бу хәбәрне ничек әйтергә дә белмим. Айсылу - юк, ул һәлакәткә тарды”, - ди. (елый) Шул минутларда дөньямның кояшы сүнде. “Куркыныч төш кенәдер бу, әле генә озатып җибәргән идем бит, кызымны”, - дип уйладым. Юк, Айсылу, чыннан да, юк... Үз балаңны җиргә иңдерүдән дә авыр сынау юктыр. Фаҗигане искә төшергән саен йөрәк сыкрый, бәргәләнә.
Айсылуым миңа суыткыч өстендә юбилеема бүләк әзерләп калдырган булган. Пакетта открытка һәм сәгать иде. Шундый матур сүзләр язып калдырган, бәгърем. Хәзер аңа 52 яшь булыр иде. “Үлеп яратты” спектаклен премьерага әзерләгән чорда кызым вафат булды. Миңа Мөхлисә Бубый ролен башкарырга тәкъдим иткәннәр иде. Бу фаҗигадән соң рольне күрәсем дә килмәде. Театр җитәкчелеге миңа ышанды: “Дания апа, аны син генә уйный аласың”, - диделәр. Кызымның 40ын үткәргәннән соң гына репетициягә чыктым. Мөхлисә Бубый - тәҗрибәмдә иң авыр рольләрнең берсе. Тарихи шәхеснең тормыш юлын өйрәнеп, аның рухи ныклыгына сокландым. Ялгыш уйлардан Мөхлисә Бубый роле коткарып калгандыр, мөгаен.
- Айсылуның сәгатен әле дә саклыйсызмы?
- Шул килеш тора, кия алмыйм. Айсылуым - бик җитез, үткен, акыллы кыз булды. Чәчләрен үстерде, матур киенергә ярата иде. Кибеткә дә бергәләшеп йөрдек, баланы да үстердек. Аның да гаилә тормышы бәхетле булмады бит. Айнурга әнисе вафат булганда 17 яшь иде. Кызымны искә алмаган бер көнем юк. Бик сагынам, Айсылу...
- Тормышка үпкәгез бармы?
- Беркемгә дә үпкәм юк. Тормыштан гыйбрәт алам, догалар укыйм. Һәр туган яңа көнне шатланып кабул итәргә кирәк. Йөрәктәге яралар төзәлмәсә дә, тормыш дәвам итә. Билгеле, миңа бик авыр булды. Якыннарым, сәхнә, тамашачым ярдәм итте. Барыбызны да Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын.
Комментарийлар