16+

Дания Нуруллина: “Йөрәктәге яралар төзәлмәсә дә, тормыш дәвам итә”

Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Дания Нуруллина белән Галиәсгар Камал театрында очраштык.

Дания Нуруллина: “Йөрәктәге яралар төзәлмәсә дә, тормыш дәвам итә”

Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Дания Нуруллина белән Галиәсгар Камал театрында очраштык.

Дания ханымга юкка гына Нурлы дип әйтмиләр икән. Йомшак тавышы, сөйкемле елмаюы белән күңел түренә үтеп керә ул. Дания Нуруллинаның язмыш сынауларына сынмаган, көчле рухлы, чын хатын-кыз булуына тагын бер кат инандык.

- Дания апа, балачагыгыз, әти-әниләрегез турында сөйләгез әле.
-  Әти-әниләр тумышлары белән Спас районы Әҗмәр авылыннан.  1937 елда алар Казанга күчкәннәр, башта баракта торганнар, аннан Кабан күле янында йорт сатып алганнар. Шул йортта төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. 8 баладан бер үзем генә калдым инде, бертуган абый-апаларым гүр ияләре. Балачакта бик шук, чая кыз идем. Җәйләрен Кабан күленнән чыкмадык, рәхәтләнеп су коендык, кышларын тимераякта шудык. Безнең йорттан туган-тумача аерылмады, мәҗлесләрдә җырладык, биедек. Ул кичәләр шундый күңелле уза иде, сәнгатькә тартылуымның сәбәбе дә шул. Абый-апаларның биюләренә кызыгып, 5 сыйныфтан үзем дә бию түгәрәкләренә йөри башладым. Гаиләбездәге фаҗигаларга кадәр балачак, һичшиксез, бәхетле узды...

- 15 яшендә абыегыз вафат булган. Бу фаҗиганы ничек кичердегез?
- Зөфәр абый белән без бик дус идек. Икәүләшеп кәҗә сакларга барганнарыбыз хәтеремдә. Ул футбол уйный, ә мин кәҗә саклыйм. Өйгә кайтканда Зөфәр абый туңдырма алып бирә иде әле, аның тәмлелекләре... Озын гомерле булмады шул. Аның үлеме аяз көндә яшен суккан кебек булды. Абый малайлар белән футбол уйнарга барган. Туплары ялгыш завод территориясенә кереп киткән. Элек бит коймалар да биек түгел, тимерчыбыктан гына булган. Абый бик батыр, кыю егет иде, шуңа күрә тупны үзе кереп алырга уйлаган. Аны каравылчы күреп алган да, атып үтергән. Балалар футбол уйнаганын күреп торгандыр бит инде, җитмәсә көн үзәге иде, караңгы төн дә түгел... Абыйны өйгә алып кайттылар, янына утырып үкси-үкси еладым. Миңа әле ул вакытта 8 генә яшь иде. Үлем белән беренче күрешүем шул булды. Аннан соң әҗәл гел янәшәдә йөрде.

- Әниегез дә фаҗигане авыр кичергәндер. 
- Абый вафатыннан соң әнинең сагышлы карашын мәңге онытмаячакмын. Ул фаҗигадән соң әнинең аш казанында яман шеш таптылар. Авыртулары шундый көчле иде, идәндә тәгәрәп яткан мизгелләре дә булды. Тәмам бөкерәеп бетте, сызланса да, өй эшләрен калдырмады, ашарга әзерләргә тырышты. Бик авыр булса да, намаз укыды. Әнигә операция ясадылар, табиб: “3 кенә ай яшәр”, - диде. Операциядән соң, аның хәле көннән-көн начарланды. Бер көнне мәктәптә дәрестә утырганда миңа: “Әниең бик авыр хәлдә, сине генә көтә”, - дип әйттеләр. Аякларым  җиргә тимәде, өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә сизмәдем. Бөтен туганнар, абый-апалар җыелган иде. Әни янына килдем дә: “Әни мин килдем”, - дидем. Әни соңгы карашын бүләк итте. Аның күзләреннән яшь ага башлады, ул сүзсез генә хушлашты. Әниемнең аякларын тотып карыйм - боздай салкын, ә күкрәге җылы кебек. Үлем аяк очларыннан килгәнен шунда сизеп алдым. “Әни, әни!” - дип өзгәләндем, ул мәңгегә күзләрен йомды. 13 яшемдә әнисез калдым. Әнине сагынмаган көнем булмады, мәктәптән кайткач, кәҗә сараена кереп елаганнарым әле дә хәтеремдә. Бу еллар минем өчен бик авыр сынау булды. Бию генә күңелемне бераз юата алды.

- Әниегез вафатыннан соң әтиегез янә өйләнә. Бу хәл сезне рәнҗетмәдеме?
-  Әти дә, әни дә дингә якын кешеләр булды. Намаз укыдылар, әни исән чагында миңа догалар өйрәтте. Ул - чисталык, пөхтәлек ярата торган уңган хатын иде. Олы кеше бер үзе генә яши алмагандыр инде. Әти өйгә 48 яшьлек бик үткен хатын алып кайтты. Косынка бәйләп, алкалар тагып йөри иде. Ул хатынны яратмадым, күңелем бер дә тартмады. Безнең йорт икегә бүленгән иде. Әти яңа тормыш иптәше белән бер якта, ә без Хабил абый белән икенче, кечкенәрәк якта яшәдек. Өйләнмәгән абый да өйләнеп куйды. Әле ярый киленебез яхшы булды, шөкер. Кайгы-хәсрәт күңелдә тирән яралар калдырды, яшүсмер вакытта баш авыртуыннан бик интектем. 35 яшемдә әтине дә соңгы юлга озаттым. Бар якыннарымның рухлары шат булсын иде.

- Бу авыр мизгелләрдә төшенкелеккә бирелмәдегезме?
- Төшенкелеккә бирелергә сәбәпләр күп булды. Мине театр, сәнгать, сәхнә коткарды. Иң авыр мизгелләрдә дә яраткан эшемне башкарып онытылдым. Табигатьтән бирелгән сабырлыгым да бар, шөкер. 48 яшемдә гарәп телен өйрәндем. Әлифбасы, сүзләре дә авыр, тик үз тырышлыгым белән ерып чыктым. Кешегә максатларына ирешер өчен теләк кирәк. Хыялларны тормышка ашырыр өчен чын күңелдән бар көчемне җыеп тырыштым. Үҗәтлек, тырышлык, кыю булу бик ярдәм итте. 

- Сәхнәдә дә сынауларыгыз күп булдымы, Дания апа?
- Камал театры белән тормыш юлларым 2 нче курста белем алганда ук кисеште. Сәхнәдә иң беренче башкарган ролем Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклендә - Шәфәкъ. Зур сәхнәгә алып килгән Ширияздан Сарымсаковка рәхмәтлемен. Ул минем сәләтемне күреп алмаган булса, бәлкем язмышым бүтән театрда булыр иде. Укуны тәмамлаганнан соң, билгеле, Камал театрына тугры калдым. Ул вакытта инде режиссер Марсель Сәлимҗанов иде. Ул биргән һәр рольне тырышып, җиренә җиткереп уйнадым. Марсель Хәкимович кәгазь тотып йөргән артистларны сүгә иде, шуңа күрә текстны бик тиз өйрәндем. Ул һәр рольне, герой әйткән сүзләрне аңлатып барды.  Актерга төгәл бурычлар куя белде, чыннан да, легендар режессер иде! Мин дә рольне яхшырак башкарыр өчен режессер әйткәннәрне дәфтәргә теркәп бардым. Булганына канәгать булдым. Бер ел да рольләрсез утырмадым, режиссер артыннан ялынып та йөрмәдем. Миңа бәхет елмайгандыр күрәсең, сәхнә тормышым уңышлы булды. Театрда коллектив зур, билгеле, каршылыклы вакытлар да булгалады. Бәхәсләр, ызгыш-талаштан читтә тордым. Күбрәк күзәтүче ролендә булдым: белсәм дә - белмәдем, күрсәм дә - күрмәдем.

Дәвамы бар
 

Язмага реакция белдерегез

13

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading