Автор-башкаручы, хитмейкер Фирүзә белән аның сәхнәдән башка яши алмавы, тормышындагы катлаулы мизгелләре, төшенкелеккә бирелгән чаклары, бәхетле билет сыман сәхнәгә алып чыккан җыры турында сөйләштек.
-2025 елда бик күп җырчылар үзләренең беренче сольный концертларын куйды, сез дә бу исемлектә бар. Ни өчен сәхнәдә чыгыш ясавыгызга 15 ел тулгач кына тәвәкәлләдегез, нигә иртәрәк түгел?
- Барысы да күңел халәтем белән бәйле дип уйлыйм. Җырлар да байтак җыелды, тамашачы да концерт турында күптәннән сорый килде. Шулай итеп сәхндәдә чыгыш ясый башлавыма да, беренче хитым – “Шулмы сөю?” җырының да юбилей елы булу уңаеннан иҗатыма нәтиҗәләр ясап, беренче сольный концертымны үткәрергә булдым. Концерт кую – чыгымлы эш. Кайбер җырчылар зал тутыра алмый азаплана, мәҗбүриләп диярлек кеше җыя. Шуңа күрә ел саен концерт куймадым, артык зур мәйдан да сайламадым – “Чулпан” мәдәни үзәгендә бөтен көчемне җыеп, эчтәлекле, матур чара уздырдым. Ярдәм итеп, булышып торган иремә, гаиләмә рәхмәт!
-Концерттан соң нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
-Бик җылы, рәхәт кайтавазлар кабул итеп алдым: тамашачымнан да, иҗатташ дусларымнан да. Искәртеп узарга кирәк, биредәге барлык җырлар да үзем язган иҗат җимешләре иде, шуңа мин бушанып калган сыман булдым. Соңгы арада җырлар язылмый башлады, кулым да бармый, үз җырларымнан үзем туйдым сыман. Иҗади кризиска чумдым. Хәзер исә башка авторлар белән хезмәттәшлек итәргә уйлап торам...
-Сезнең турыда шау-шулы гайбәтләр дә юк. Димәк, сез бик тәртипле артист булып чыгасыз, шулаймы?
-Кайбер җырчылар хайп ясарга ярата, үзләре турында хәтта үзләре гайбәт уйлап чыгара, бу бик отышлы нәрсә, чынлап та. Тик мин андыйлар рәтеннән түгел. Тәрбиям рөхсәт итми. Аннары иҗаттан читтәрәк торган елларым да күп булды. Балалар табып, аларны карау, үстерү белән мәшгуль идем. Ирем көне-төне акча эшләде, бизнес ягын кайгыртты. Менә хәзер балаларыбыз үсте, үземә буш вакытым барлыкка килде, энергиямне кая куярга белмим. Иремә: “Йә дүртенче бала табам, йә эшкә чыгам”, – дидем. Илшат исә: “Гомер буе болай да бала карап яттың бит”, – диде. Мине җырчы итеп кенә дә күрәсе килми аның, шуңа гаилә һәм сәхнә белән алтын урталыкны тотарга тырышам.
-Тормышыгызда нинди кыен вакыйгалар белән очрашырга туры килде?
-Мин гаделсезлекне яратмыйм, әмма аның белән кечкенәдән күрешергә туры килде. Мисал өчен, авыл клубында булган хәл: сәхнәдә җырлап басып торасың синең музыкаңны аппаратура аша бозалар. Әзерләнәсең, тырышасың, ә үз авылдашларың сиңа аяк чала. Тамашачы хыйлафлык синдә дип уйлагандыр хәтта, җырлый белмәгән сыман ишетелә бит ул залда... Мондый чакта елыйсым килгән, үпкәләгән вакытлар күп булды. Әмма берәү белән дә ызгышып йөрисем килмәде.
Кыен вакытлар дигәннән, проблемалар килә-китә, аларга артык энергия сарыф итүне кирәк нәрсә дип уйламыйм. Килгән барлык сынаулар да кешене көчлерәк итә! Бирешмәскә – менә ул минем тормыш девизым! Әмма әтием үлгәч 2-3 еллык депрессиягә чумдым, яшермим. Иҗат турында уйлау юк та юк, юньләп ашамадым да, эчмәдем дә. Гаиләм, ирем, балаларым бик борчыла иде хәлемне күреп. Илшат чарасызлыктан хәтта өшкерергә дип бер бик данлыклы хәзрәтне дә алып кайтты...
-Бер интервьюда җиңгиегезнең сезне төнге сәгать 12дә куып чыгарганын сөйләгән идегез. Аның белән аралашасызмы?
-Казанга килеп, урнашып йөргән чак иде ул, мин эш эзлим, сеңлем укырга килде. Миңа – 22, сеңлемә 18 яшь. Вакытлыча җиңги тиешле кешеләрдә яшәп тордык. Бервакыт бу безне төнге сәгать 12дә уятып өйдән куып чыгарды. Ул көнне җиңги өчпочмак пешергән иде. Шул өчпочмакны ашаганга ачулангандыр дип уйлыйм, белмим... Кыскасы, төнлә икенче туганнарыбызга киттек. Юлыбызга бер исерек абзый очрап, сумкаларыбызны күтәрешеп, озатып куйды. Шул вакыттан соң исерекнең дә кайбер аек кешеләргә караганда яхшырак була алганын аңладым. Ә җиңги белән күптән аралашмыйбыз, аның белән аралар күптән өзелде, әмма балалары белән сөйләшеп торабыз.
-Ялгышмасам, ирегез белән берничә ай гына очрашып йөреп, гаилә корып җибәргәнсез. “Ашыктык, ялгыштым, бу кешене мин бөтенләй белмим икән бит”,– дигән уйлар туйдан соң кермәдеме башыгызга?
-5 ай очрашып йөргәннән соң Илшат тәкъдим ясады. “Ялгыштым”, – дигән уйлар башыма бер тапкыр да килмәде. Мин аның нәкъ менә минем кеше икәнен тәгаен белә идем.
-Ничек таныштыгыз?
-Эштә. Булачак ирем шәхси мәктәптә менеджер булып эшли иде ул чорда. Ә мин Казанның бер башыннан икенче башына барып ике җирдә укытучы да, сәркатип тә булып эшләп йөрим. Буш вакытларда, акча кирәк булганлыктан, мәктәптә ремонт эшләре белән дә шөгыльләнә идем, диварларны штукатурлап йөргәнем әле дә булса истә... Булачак ирем минем кабинетка кергәләп йөри, ул артык аралашырга ярата торган кеше түгел, ә мин сөйләштерәм моны. “Кайчан өйләнергә җыенасың?”, – дигән сораулар да бирәм (көлә). Шулай сөйләшә-сөйләшә, бер-беребездән башка тора алмавыбызны аңлап алдык. Мине көн саен эштән тулай торакка озатып куя иде. Берничә сәгать күрешми торганда да бик сагына идем үзен. Кыскасы, 30 яшьтә өйләнәсе кеше 23 яшендә гаиләле булды да куйды. Озакка сузмыйк, диде.
-Ирегез иҗат кешесе түгел, кайсы ягы күбрәк җәлеп итте?
-Без бит инде Совет чоры балалары. Ул вакытта күп кешенең әтисе бераз салырга ярата иде. Миңа бу күренеш, шәхсән, кечкенәдән бөтенләй ошамады. Шул вакытта эчми-тартмый торган кешегә генә кияүгә чыгачакмын, дип үз-үземә сүз бирдем. Шулай булды да. Илшат акыл ягы белән дә җәлеп итте. Элек-электән ирем миннән акыллырак, балаларыбыз зиһенле булсын, дип тели идем.
-Без белмәгән кызыксынуларыгыз бармы?
-Мин кияүгә чыккач, идеаль хатын булырга тырыштым. Чәчемне тарамасам тарамадым, әмма иремә бөтен төр ризыкларны да пешерә идем: беренчесен, икенчесен, өченчесен, десертын... Кияүгә чыкканчы үземне артык ашарга пешерә белә идем дип әйтә алмыйм. Өйрәнү үземә дә кызык булды. 20 кешелек Коръән ашлары укытканда да берүзем кулда кечкенә бала белән өстәл корып чыга идем. Хәзер шаккатам: ничек өлгергәнмен, кайдан шуның кадәр көч булган?!
Шулай ук әнием янына авылга кайтып, бакчада эшләргә, төрле чәчәкләр үстерергә яратам. Хәзер ул үзе генә бит инде, бакчадагы чәчкәләр аның кәефен күтәреп торсын дип тырышам.
-Тормышыгызда үкенгән чакларыгыз булдымы?
-Беләсезме, юк. Мин һәр эшемне төптән уйлап эшли торган кеше. Әтием исән вакытта да, хәзер дә, әнием янына да еш күчтәнәчләр белән кайтып торам. Аларның бу дөньяга мәңгегә килмәгәннәрен бик яхшы аңлыйм. Әнием белән дә һәрвакыт сөйләшеп-аралашып торабыз. Шулай ук балаларыбызны да чит кешеләр түгел, үзем карап үстергәнемә, иҗаттан читләшеп торганыма да шатмын гына! Карьера дип алар бер вакытта да игътибардан мәхрүм булмады, иркәләп-назлап үстердем өчесен дә, Аллаһка шөкер.
Комментарийлар