Буа районында яшәүче шагыйрә, популяр җырлар авторы, республика күләм конкурсларда проза әсәрләре белән җиңү яулаган Гөлнур Айзат 9 ел авыру ирен тәрбияли, аның үзенә дә моннан алты ел элек табиблар 3 ай гына гомерең калган диләр.
Ә ул бирешми. Яши.
– Гөлнур апа, сез язмышка ышанасызмы? Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Сезнеңчә ничек?
– Ышанам. Мин язмышны алдан төштә күрүгә дә ышанам. Чын төшләр дә күрәм. Гадәттә минем иң якын кешеләрем – әтием, әнием, балачактан тормышымда зур роль уйнаган дәү әнием хәбәр итә.
– 6 ел элек сезгә табиблар 3 ай гына гомерегез калган дип әйтә. Ә сез бүген дә, Аллага шөкер, исән-сау...
– Әйе, миңа 2019 елда авыр диагноз куйдылар. 3 ай гына яшисең диделәр. Кайттым да утырып еладым. Шуннан соң: “Тукта, мин бит әле аякта, камыр куйыйм,” – дидем. Пәрәмәчләр, пироглар пешердем. Әгәр сиңа 3 ай гомерең калган дисәләр, нишләп була? Үземә шундый сорау бирдем. Китап чыгарыйм әле, истәлеккә калыр дидем. “Ак бүре” нәшриятына Дамирга шалтыраттым. “Тырышабыз, җибәр,” – диде. Мин ирем Азатны карап хастаханәдә ятканда клиниканың баш табибы язмышы хакында ишеткән идем. Бер ай эчендә медицина хезмәткәрләре турында “Саф чишмә” исемле әсәр яздым. Ул басылды. Һәм “Шифалы куллар” республика бәйгесендә җиңде. Әбием төшкә керде: ”Син елан чаккан Саҗидә турында язам дигән идең” – диде. Шулай итеп сугыш елларында торакторчы булып эшләгән хатын-кызларның авыр язмышы, алар күргән газаплар, мыскыллаулар турында “Елан сере” әсәрем язылды. Әтием амәнәте булып архитектор бабабыз турында “Баллы кирпеч” әсәремне дә дөнья күрде. Вакыт әкренләп уза торды. Иҗат мине кабат тормышка кайтарды. Инде 6 ел узды. Шушы аралыкта мин дүрт китап чыгарырга өлгердем. 300 дән артык җыр барлыкка килде, 30 клип төшерелде. Быел 65 яшемне тутырдым. Бүген дә яшәвемнең сере – иҗатым дип уйлыйм.
– Сезгә тормыш сынау өстенә сынау бирә. Ирегез Азат абый да сезнең ярдәмгә мохтаҗ бит.
– Азат өч тапкыр инсульт кичерде, аңа дүрт операция булды. 9 ел инде мин аны бала карагандай тәрбиялим. Аны гына түгел, әнидә дә, аннары аның сеңлесендә дә яман шеш таптылар, аларны да карадым. Өч йортны тарттым. Бакча тулы кош-корт, 115 төп роза чәчәкләрем бар иде. Катлаулы диагноз куелгач, аларны да бетерергә туры килде.
– Сез бу авырлыкларның барсына да ничек түзәсез?
– Миңа сабырлык та, түземлек тә бала чагында ук бирелгәндер инде. 6 яшьтә сукыр калу куркынычы бар иде. Апам Гөлшат белән икебезгә бер чаңгы. Апа чаңгы таяк белән ялгыш төртеп җибәреп, минем күземә кертеп алды. Берәү булса, әллә нинди фаҗига булгандай тавыш чыгарыр иде. Мин кердем дә, әти күрмәсен дип мыштым гына елап, терлекләрне эчерә торган чиләктәге су белән юдым. Әти күреп алды да, нәрсә булды дип сорый. Чиләктәге су кып-кызыл. Шуннан күзем исән микән дип ачып карады, аннары ике тапкыр күземне тектеләр. Бер ел буе бер күзне каплаган килеш күзлек киеп йөрдем. Сабырлыгым менә шул 6 яшьтән үк чарлана башлаган инде минем. Аннары институтта укыган чагында, экспедиция вакытында машина белән капланып үлемнән калган идем. Кияүгә чыккач, йөкле вакытта йорттагы бөтен эшне эшләп, 5-6 сәгать тизәк изеп, тизәк кирпече ясаган, 5-6 гектар чөгендер кырында эшләгән чаклар да булды. Ирем армиядә, кайнатам үлеп китте. Кайнанам 46 яшьтә генә. 6 бала. Ачысын-төчесен күрелде. Минем шундый гадәтем бар, кычкырып елыйсы килгәндә, инде әйткәнемчә, мин элек тә я шигырь язып куя идем, я җанымны физик эш белән изә идем. Физик эш белән авырлыктан котылып була. Хәзер дә шулай.
– Гөлнур апа, ә авырлыкларга түзәргә кирәк микән соң?
– Ул кешенең холкына карый. Мәсәлән, 8 ай хезмәт хакы алмаган, йорт тулы мал-туар, ашатырга, яшәргә кирәк. Гаиләгә нәрсәдер пешерергә кирәк. Ул вакытта мин дә нужармыйк әле, сатыйк сыерларны, өчәр сыер савып ятмыйм әле, дип әйтсәм була иде. Мин бит күрәм, иремә дә җиңел түгел. Йорт төзибез. Ул заманнарда кибеттә кара исемлек төзиләр иде. Алма ашыйсым килеп бардым, ә сатучы әйтә: “Гөлнур, синең монда бик күп җыелган инде, бер нәрсә дә бирмим,“ – ди. 1 кг алма бирмәде. Тешне кысып түзә идем. Әгәр мин йомшак булсам, канәгать булмыйча аерылып китсәм, балаларны әтисез калдыра идем бит. Салган йортыбызда минем күпме тирем түгелгән. Шул хезмәтемне калдырып китәргә тиешме? Елыйсым килсә, мин беркайчан да кешегә күрсәтеп еламыйм. Бик күңелем тулганда, табигать белән дә үз күңелемне басам. Бакчамда нарат агачы үсә. Ул минем агач. Шуны кочаклыйм да елыйм. Ул бит кешегә сөйләми. Мин тынычланам.
– Ирегез заманында Буа районы башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Алма сатып ала алмаган Гөлнурдан көнләшмәсәләр дә, муллыкта яшәгән Гөлнурдан көнләшүчеләр булгандыр.
– Әлбәттә. Минем табынымда татлы ризыкларымны ашап чыгып киткәндә үк әйтеп чыгып китүчеләр дә булды. Ләкин мин андый сүзләргә сак карыйм, битараф булырга тырышам. Хәзер менә тугыз ел бит инде Азат инвалид креслосында. Теге вакытта безнең капканы көнгә унар тапкыр ачкан кешеләрнең кайберләре инде тугыз ел ишекне ачып та караганы юк. Хәтта узып киткәндә исәнләшмәүчеләре дә бар.
– Мин сезгә карыйм, сез бик позитив кеше. Бәлки күрсәтмисездер. Башкалардан килә торган негативны ничек җиңәсез?
– Хәзер соцчелтәрләр заманасы. Җырларыбызны куям. 500 дән артык җырыбыз бар бит. Я үзем җырлап, шул видеоны куям. Шунда яза башлыйлар инде. Ләкин мин ачуны кабартмаска тырышам. Җырчыларны да карап барам. Берәрсе негатив язса, шунда ук талаша башлыйлар, җавап язалар. Нәрсәгә кирәк ул? Мин ачу килгәндә дә позитив эзлим. Бәхетле чаклар хакында уйлыйм. Кайчагында шул матур вакытлар хакында бабайга (ире Азат) сөйлим. Аның күзләре очкынланып китә. Сөйләшә алмаган кеше белән дә шулай сөйләшәсең. Беренче өлгергән җиләкләрне аңа китереп ашатам. “Син мине хәзер дә яратасыңмы соң?” – дип сорыйм. Ярты башы параличланган, дүрт операция кичергән кеше дә шушы көнгә кадәр мине яратуын онытмаган икән, димәк мин шул мәхәббәтне саклап килгәнмен.
– Габделфәт Сафин башкаруындагы “Язмыш” җыры ничек барлыкка килде?
– Ул җырның сүзләре төнге икедә язылды. Уфа-Казан поездында барганда миңа юлдашым үз язмышын сөйләгән иде. Хисләр еллар узгач та саклана, диде ул. Менә шул язмыштан әлеге җыр барлыкка килде.
– Өйләнешкән кешеләр арасында мәхәббәт өч елга кадәр генә саклана дигән фикерне ишеткәнем бар. Шулай микән?
– Кайчагында Азат Касыймовичның йоклап яткан вакытында киләм дә, я чәчен сыйпыйм, я юрганын рәтләп куям. Ул яратудан бит инде. Ярату ул кайчагында тынып тора, кайчагында күтәрелә. Диңгез дулкыны кебек, кайчагында 3 баллы, кайчагында 9 баллы булырга мөмкин.
– Ә 9 баллысы кайчан?
– 9 баллысымы? Шушы мәхәббәттән бала туган вакытта. Ике мәхәббәтнең уртак җимеше. Улыбыз Идеал тугач, иртән торып чыктым, карыйм Азат Калининградтан кайтып җиткән. Ул тәрәзәнең теге ягында, мин бу ягында тәрәзә пыяласын үбәбез. Баланы күрсәтәм. Безнең улыбыз ике тапкыр үлемнән калды бит. Берсендә үзем күз тидердем. Мин күз тиюгә бик ышанам. Күкрәк сөтен яратып имә иде улыбыз. Сөлек кебек ябышкан диюем булды, икенче тапкыр якын да килмәде. Икенчесе, салкын тидереп Республика клиник хастаханәсенә эләккәч. Азат армиядә иде әле. Үземә дә инфаркт булган иде. Аңсыз яттым. Аңым килгәч, янымда бала юк. Эзләп йөрим, беркая юк. Теркәлмәгән дә. “Кая балам, иремә нәрсә дип җавап бирәм хәзер?” – дим. Шунда җыештыручы хатын: “Баскыч астында 5 үле бала ята. Әйдә карыйк,” – диде. Шунда барып карасам, үз баламны танып алдым. Кулыма алдым, кочаклыйм, күзләреннән, битләреннән үбәм. “Улым ач күзеңне, күпме сине күтәреп йөрдем. Әтиеңә, әниеңә бәхет өчен туган бала бит син,” – дим. Шунда аның керфекләре селкенеп куйды. Мин улыма аның язмышын сөйләгәнем бар. Хәзер үзе дә сәламәтлек сагында эшли. Хатын-кызның баласына, иренә мәхәббәте үзеннән тора. Мин мәктәптә эшләгәндә, иң тәртипсез укучыларымны да ярата идем. Ярату хисе беркайчан да сүнми ул. Вакыт узу белән яңадан дөрләп янып китә. Мин үземне дә кайчагында феникс кошына охшатып куям. Ул да бит янып беткәч, кабат көлдән күтәрелеп чыга.
– Кызыгызга еш бирә торган киңәшегез нинди?
– Кызым, сүзеңне уйлап әйт дим. Чөнки сүз авыздан чыкса, аңа хуҗа булып булмый. Кеше йөрәген җәрәхәтләргә дә, язмышын да хәл итергә мөмкин. “Үзең әйбәт булсаң, яхшы кешегә беркайчан да начарлык эшләмиләр,” – дим. Сүз дә бумеранг кебек бит. Ул үзеңә дә кире кайтырга мөмкин. Һәр нәрсә тормышта синнән тора. Үзеңнән яхшылык эзләргә кирәк.
– Гөлнур апа, ни өчен Азат абыйны яр итеп сайладыгыз. Артыгыздан йөргән бердәнбер егет булмагандыр инде?
– Минем арттан биш Азат йөрде.
– Биш Азат?
– Мин яшь вакытта иптәш кызларыма әйтә идем: “Минем ирем кара мыеклы, бөдрә чәчле, кара кашлы, гармунда оста уйный торган егет булачак“, – дия идем. Ә чынлыкта, киресенчә, керпе башлы, сары чәчле, мыексыз, сары кашлы, гармунда да уйнамый торган, аз сөйләшүче кешегә чыктым да куйдым. Язмыш дими, ни дисең. Азат үзенең ярдәмчелеге белән гашыйк итте. Мин кечкенәдән иҗат кешесе. Ирем дә шундый булырга тиеш иде. Азат опера театрында вахтер булып эшләде. Укый да, эшли дә, вагон да барып бушата иде ул. Атнага биш көн мине театрга, кино, концертларга алып йөри иде. Шуның белән дә күңелемне яулады. Мин күп сөйлим. Ә ул аз сөйләшә, төпле итеп берне генә әйтеп куя. Шулай да мин аңа үземнең бер капризымны үтәттем. “Мин сиңа мыек үстерсәң генә кияүгә чыгам”, – дидем. Шул сүздән соң минем янга бер ай килмәде. Ул мыек үстереп яткан. Бер көн чәчәкләр тотып берәү басып тора. Башта танымадым. “Я, миңа кияүгә чыгасыңмы инде, синең теләкне үтәдем“, – ди. Мин аңа ашарга пешерттереп тә карадым. “Минем ашарга пешерә алмаган чагым да булыр, син миңа ашарга пешереп ашатып кара әле. Ачтан үлмәбезме”, – дим. Ул коймак пешереп ашатты.
– Һәм шуннан бирле бергә.
– Әйе, инде 43 ел. Без ут белән су кебек. Мин аңа кияүгә чыккач, сабыр булырга өйрәндем. Ул да кызу, мин дә. Икебез дә кызу булгач, учак кабынырга мөмкин бит. Беребезгә сүндерергә кирәк. Минемчә, хатын-кыз чигенә белергә тиеш. Чөнки тормышның бөтен авыр йөген ир-ат тарта. Без бит инде ир-ат артында. Аның тылы. Ир-атның уңышы аның тылынннан тора. Азатның 100 процент уңышының 90 проценты минем хезмәтем нәтиҗәсе дип саныйм. Көнгә 15 әр күлмәк үтүкли идем, моны аша, менә монысын аша дип барсын да көйләп тордым, аңа эшләргә мөмкинлек тудырдым. Мәктәп директоры булып эшләгәндә дә, аннары да. Бервакытта да хатының шундый дип, Азатның йөзенә кызыллык китерми идем мин. Авыр булса да, бөтен эшне үзем башкарам. Аның хатынына килеп чүп утаганнар дип ник әйттерим. Үзем утыйм. Кемгәдер килеп сыер савалар. Ә мин өчәр сыерны бер үзем сава идем. Өченче яртыда торып сава идем. Көн саен сыр, корт, эремчек ясыйм, атнага өч тапкыр 6 шар ипи пешерәм. Мунчага кергәнче, мунча мичендә торт пешереп алам. Ул аңа ошый иде инде, шатлана иде.
– Сез бу эшләрнең барсын да аңа ошар өчен эшли идегезме?
– Ләззәт ала идем. Азатның егерме туганы килә. Алар мунчадан бер-бер артлы чыкканда, минем өстәлемдә карабодай бәлеше пешкән, тортым әзер. Минем үземә рәхәт бит ул. “Азат абыйның хатыны бигрәк яраксыз инде“, – дип ник әйттерим. Мәктәптә эшләгәндә глава хатыны булганга бирәләр инде, дип ник әйттерим. Бөтен конкурсларда беренче булып катнашам, җиңү яулаганчы тырышам. Бер тапкыр гына шулай булды: Азат колхозда эшләгәндә, район буенча конкурста катнаштым. Беренче урынга чыктык. Чыгыш ясарга әзерлән, диделәр. Икенче көнне миңа өченче урын бирделәр. Азат район башлыгы белән бәхәсләшкәннәр дә, ул: “Аның хатынына беренче урынны бирмәгез”, – дигән. “Мин белдем сиңа беренче урын бирмәячәкләрен”, – диде Азат. Менә шулай. Миңа аның аркасында сүзләр күп килде. Ә мин Азатка сүз ишеттерергә тырышмадым.
– Мондый зирәклек сезгә кайдан килә?
– Мөгаен, әтидәндер. Әти кечкенәдән үк үзе белән атка, мотоциклга утыртып алып чыгып китә иде. Бүреләрдән, төлкедән, пошилардан сакланырга өйрәтте. Табигатькә мәхәббәтне дә әти уятты. Мин бүгенге авырлыкларны табигатьтән көч алып җиңәм. Хәзер дә урманга чыгарга яратам. Мин җиләкме, яшелчә өлгерәме, беренчесен иң башта Азатка авыз иттерәм. Беренче пәрәмәчне пешергәч тә Азатка ашатам. Китабым чыккач та беренче аның кулына бирәм. Шулай итеп балаларга, тирә-юньдәге кешеләргә ир-атның тормыш тоткасы икәнен күрсәтәсем килә. Ул бит исән. Ул 9 ел сөйләшми, ярты як параличланган. Ләкин мин аның өчен яшим. Аның исән булуы миңа илһам, яшәргә көч бирә. Минем бер хыялым бар, әтиләргә багышлап китап чыгарасым килә. Хәзерге вакытта Азат турында әсәр язам. Өч оныгым бар бит, балалар өчен дә шигырьләр язам.




Энҗе Шәйхетдинова
Комментарийлар
21
2
Молодец! Бар яктан килгэн- 100%! Сэламэтлек, озын гомер Сезгэ!
0
0
16
3
Сездән үрнәк алырга кирәк безгә, бик акыллы фикер итәсез, андвй кешеләр эз. Авыртмагыз, озак яшәгез
0
0
9
0
Исэнмесез, мин Сезгэ сокланам. Сэламэтлек, озын гомер Сезгэ
0
0
2
2
Рахмат Зур итеп сезга,бахетле язмыш Алдагы коннарда сезга,кунел тынычлыгы телимен
0
0
8
0
Сокланырлык, үрнәк алырлык, чын татар хатын-кызы!
0
0