“Мине чын-чынлап бары тик яхшы кешеләр әйләндереп алган!”
“Кешенең иң бәхетле чоры – балачак, диләр. Моның белән тулысынча килешәм. Эшчән, мәхәббәтле, җыр-моң сөюче гаиләдә туып үстем. Әтиемнең кулында баян булса, әнием матур итеп җырлый иде”, – дип матур хатирәләрен яңартты күпкырлы язмабыз герое.
Гүзәл Диникеева тумышы белән Башкортстан республикасы, Бакалы районының Бакалы авылыннан. Бакалы урта мәктәбен һәм фортепиано юнәлеше буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Һөнәре буенча ул медицина хезмәткәре һәм мөгаллим, ә күңеле белән сәнгать дөньясында яшәүче артист, җырчы. Аның җырлары татар телле радиостанцияләрдә дә күп яңгырый, Гүзәлнең исемен дә еш ишетергә туры килә. Шәхеснең үзе белән якыннанрак танышырга булдык.
– Сез кечкенәдән җыр-моң дөньясында үскән кеше. Ни өчен мәктәптән соң да тормышыгызны иҗат белән бәйләмәдегез, ә медицина өлкәсен сайларга булдыгыз?
– Әнием: “Телең сүз белән түгел, көй белән ачылды”, – ди. Шул замандагы билгеле җырчыларның бөтен җырларын белә идем. Әнием – Зәйтүнә Карам кызы – элемтә бүлегендә эшләде, Русиянең элемтә мастеры булып лаеклы ялга чыкты. Әтием – Риф Хаҗи улы Диникеев гомерен медицинага багышлады, Башкортстанның атказанган табибы иде ул. Әтинең эшен күреп, аңа сокланып, аның белән бик горурлана идем. Дәваханәдә аның аягы астында уралып үстем. Бүтән өлкәне сайлау күз алдыма да килмәде. Укуымны Башкорт Дәүләт медицина университетының фармацевтика факультетында дәвам иттем. Шул ук университетта 25 елдан артык хезмәт итәм. Халыкара факультетта чит ил студентларына инглиз телендә белем бирәм. Студентларны укытыр өчен Мәскәүдәге АйТи академиядә Педагогика фәнен дә үзләштердем. Күп еллар фармакология укытканлыктан, әле дә бу фән буенча консультация бирәм.
Әтием нигез салган зур медицина династиясенең бер өлеше булуым белән горурланам. Нәсел тармагыбыздагы утыздан артык медицина хезмәткәренә 500 ел гомум эш стажы туры килә. Бу хәтта “Республиканың медицина династияләре” конкурсында беренче урынны яулап, Республика тарафыннан да бәяләнде.
- Әмма балачактагы хыял барыбер үзенекен итә, шулаймы? Ялгышмасам, музыкаль белем дә алгансыз.
Үземне белгәннән бирле җыр сәнгате буенча һәрчак төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып, Башкортостан, Татарстан, Бөтенрәсәй фестиваль конкурслары лауреаты булдым. Жюри әгъзаларыннан оста педагоглар Вәфирә Гыйззатуллина, Идрис Газиевлар үзләренең классларына укырга чакырулары һаман да истә. Мин ул вакытта медуниверситетта укыганлыктан, аларның чакыруларын кабул итергә мөмкинлегем булмады. Бер конкурстан соң Флүрә Гали кызы Ногманованың үз классына укырга чакыруы минем Уфа сәнгать көллиятендә укуыма зур этәргеч ясады.
Интернатурада укыган вакытта академ вокал бүлегендә Флүрә Ногманова классында укыдым, диплом алдым. Балалар бәләкәй чакта зур сәхнә турында уйларга вакыт булмады. Бүгенге көндә концертларда, иҗат кичәләрендә катнашам, җырларга теләгән кешеләрне вокал серләренә өйрәтәм. Төрле иҗат кешеләре белән бәйләнештәмен. Шигырьләр, җырлар иҗат итәм. Якын иҗатташ дусларымның берсе – әниемнең сеңлесе Сәрия Вахитова. Сәрия апамның сүзләренә язылган җырларым бик күп, без аның белән бер дулкында дип тә өстәр идем.
– Янда терәк булырдай кешеләр булмаса, хыялларны тормышка ашыруы кыен. Сезнең иҗади юлыгызда ярдәм кулы сузып торучы якын кешегез – ирегез турында да сөйләп китегез әле.
– Элек зур терәгем әти-әнием, апам булса, бүгенге көндә зур таянычым – ул балаларым һәм ирем. Булачак тормыш иптәшем мине беренче тапкыр Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары оештырган кичәдә очратты. Минем белән танышканда ул Самара хәрби академиясенең стоматология факультетын тәмамлап, хәрби госпитальдә хирург булып эшли иде. Мин укып бетергән елда гаилә корып җибәрдек. Бер-бер артлы дөньяга мәхәббәт җимешләребез – Әдилә һәм Әмир туды.
Иң кызыгы шул, без икебез дә авыл балалары, гаилә корып яши башлаганнан соң беренче зур сатып алган әйберебез үтүк булды. Чөнки икебез дә табиб, ак халатларны үтүклисе бар иде. Тормыш иптәшем Сафин Винер Флүр улы – медицина фәннәре кандидаты, әлеге вакытта без бергә медуниверситетта да эшлибез, иҗат юлыннан да бергә атлыйбыз. “Саф” продюсерлык үзәге, “Шоутайм” кампаниясе җитәкчесе дә ул. Тормышта булган уңышларга бергә ирештек. Ул – минем таянычым, киңәшчем, иң якын кешем. Киләчәктә дә парлы, озын гомер үтсәк иде.
Әлеге вакытта улыбыз Әмир – Нефть университетының математика-информатика һәм Ясалма интеллект факультетында, кызыбыз Әдилә – Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтының фортепианода оста уйнарга өйрәнү бүлегендә, Владислав Мортазин классында укый.
– Сез сәяхәт итәргә дә яратасыз дип беләм. Кайсы илләргә барганыгыз бар? Кешегә яңа җирләрне күрү, сәяхәт итү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?
- Тормыш иптәшемә дә, үземә дә чит җирләргә, төрле илләргә сәфәр кылу бик ошый. Иң ерак очкан ноктабыз – Бразилия, Рио-де-Жанейро. Беләсезме, сәяхәттә алдагы тормышка планнар корыла, сине иҗади яктан да үстерә. Яңа уйлар, фикерләр, иҗади проектлар туа. Биредә син бетмәс кебек булып тоелган көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, ял да итәсең, илһам да туплап кайтасың. Иҗат кешесенә сәяхәтләр сулар һава кебек кирәк, дип саныйм!
– Җыр сүзләрен дә, көен дә үзегез иҗат итәсезме? Автор-башкаручы буларак сезнең өчен илһам чыганагы нәрсә?
– Күп кенә җырларымның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат итәм. Зур сәхнәдә чыгыш ясавыма, иҗат итүемә 15 ел булды. Шушы вакыт эчендә сигез музыкаль альбом чыгардым, бик күп проектларда, концертларда катнаштым, шәхси концертым да булды, гастрольләргә дә чыктым, танып белүчеләрем, ягъни тамашачым да артты. Күп кешеләрнең иҗат кичәләренә чакырулар килә. Медуниверситетта 20 елга якын эшләп килүче студентларны вокал серләренә өйрәтүче бүлек җитәкчесе булып эшләдем. Укытучым Флүрә Гали кызы: “Гүзәл, сиңа вокал буенча укытучы булырга кирәк”, – дигән сүзләрен искә алып, аның мәктәбен дәвам итеп, булачак табибларны вокал серләренә өйрәттем. Әлеге вакытта эшләгән табиблар арасында җыр сәнгатен үз итүчеләрнең барысы да минем укучылар. Күп еллар талантлы студентлар арасыннан энҗе-мәрҗәннәр табып, аларны җыр сәнгатенә мәхәббәт уяткан өчен Башкортстан мәдәният һәм мәгариф министрының почет грамоталары белән бүләкләндем. Иҗат тормышымда шулай ук Алтын Урал, “Болгар”, “Юлдаш” радиосы, “Туган тел” милли премия лауреатлары булдым.
Сүз уңаеннан, күптәнге хыялым тормышка ашты. Әтиемнең якты истәлегенә багышланган “Моңлы сагыш” дигән музыкаль альбомымны дәвам итеп, 15 еллык иҗат уңышларым кергән җыентык чыгардым. Биредә яраткан тамашачыма йөрәгемнән, күңел түреннән чыккан 150 иҗат җимешен тәкъдим иттем. Илһам чыганагым булып та нәкъ менә тыңлаучыларымның, тамашачыларымның җылы сүзләре тора. Беләсезме, иҗатым турында бары тик уңай фикердә булган тамашачыларым гына очрады, мине чын-чынлап бары тик яхшы кешеләр әйләндереп алган!
– Без белмәгән нинди хобби, кызыксынуларыгыз бар?
– Актив тормыш рәвешен алып барырга тырышам. Матур гөлләр үстерергә, гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйларга, тегү эше белән шөгыльләнергә, телләр өйрәнергә яратам.
–Тормышыгыз җитеш, гаиләгез зур, яраткан эшегез бар. Бүгенге көндә нинди хыяллар белән яшисез?
– Иң беренче чиратта, илебезгә тынычлык телим. Икенчедән, иҗатым кемгәдер файдалы булып, ул кемгәдер рухи омтылыш, җиңеллек бирсә, кемгәдер яшәргә ярдәм итсә, мин бик шат булыр идем.
Алга таба да матур җырлар иҗат итеп, кешеләрне бәхетле итәсем килә. Гомумән, әниемнең, якыннарымның сау-сәламәт булуын телим – бу минем иң зур хыялым. Гомер – мизгел, иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Аллаһым матур тормыштан аермасын иде!
.jpg)

Комментарийлар