16+

Гүзәлия Габдрахманова: «Табибка мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышасың, әмма барысы да безнең кулдан килми»

Ак халатлы шәфкать туташын фәрештәгә тиңләми мөмкин түгел. Алар таныш булмаган кешенең кайгысын да үзләренеке итеп кабул итә белә.

Гүзәлия Габдрахманова: «Табибка мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышасың, әмма барысы да безнең кулдан килми»

Ак халатлы шәфкать туташын фәрештәгә тиңләми мөмкин түгел. Алар таныш булмаган кешенең кайгысын да үзләренеке итеп кабул итә белә.

“Соң түгелдер бәлки

Елмаерга безгә.

Соң түгелдер, туташ, кем белә?”, – дип җырлыйлар. Гәрчә, үзләрен дә тормыш ничек кенә сынамый. Сүзебез, гомерен медицинага багышлаган шәфкать туташы – Гүзәлия Габдрахманова турында. Ул Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә иң яхшы шәфкать туташы булып танылган. Үз эшенә тугры Гүзәлия Габдрахманова белән хезмәт һәм тормыш юлы турында сөйләштек.

Әтисе – милиция хезмәткәре, әнисе – шәфкать туташы

– Гүзәлия ханым, медицинага очраклы гына килмиләр диләр. Сезнең әти-әниләрегез кайсы өлкәдә хезмәт куйды? Балачагыгыз нинди иде?

– Әтием Габдулла – гомер буе милициядә хезмәт итте. Үрнәк хезмәте өчен аңа Петровский бистәсендә җир биргәннәр. Мин шул йортта туып-үстем. Башта әби белән бергә яшәдек, аннан инде үз йортыбызга күчтек. Әнием Зәйтүнә – шәфкать туташы булып эшләде. Аның юлын дәвам итәм дисәк тә була. Башта медицина көллияте, аннан университет, аннан ординатураны да тәмамладым. Бүген дә 35 елдан артык тәҗрибәм булса да, һаман өйрәнәм, һөнәри осталыгымны күтәрәм. Бәйгеләрдә, конкурсларда катнашам. Белем беркайчан артык булмый ул.

Ә балачагыма килгәндә шәһәр янында үссәк тә, тормышыбыз авылча барды. Тавык-каз үстердек, хәтта сыерыбыз да бар иде. Печән алып кайту үзе бер маҗарага тиң, дөресен әйткәндә. Авыл җирендә кырга чыгып, чабып, рәхәтләнеп арбага төяп алып кайту мөмкинлеге бар.

Ә шәһәрдә алай түгел. Әле дә истә, әти-әни печән чабарга Комлы Кавалга бара иде. Көне буе печән чабалар, аннан юлчы табып, машина белән өйгә кайтасы. Печәнне барып әйләндерәсе дә бар, үзегез беләсез. Инде әзерләп бетердем дигәндә, печән алып кайту проблемасын хәл итәргә кирәк. Такси белән печән ташыган чаклар да булгалады.

  • Бөртекне сатып алып, малларга он ясый идек. Әти хәрби булгач, өйдә тәртип армиядәге кебек булды. Мәктәптән кайткан өй эшләрен дә, өй буенча бүлеп бирелгән эшләрне дә дикъкать белән тикшерде. 11 яшькә без инде барысын эшли белә идек. Эш кушканнар икән, димәк, үтәргә кирәк. Бәлки, шуның белән дә чыныгып үскәнбездер.

Без Комлы Кавал мәктәбенә барып укыдык. Автобуска җитешсәң, җитешәсең, өлгермәсәң юк инде. Әле моңа өстәп дәресләрдән соң түгәрәкләр дә бар: музыка мәктәбе, бию, җыр. Кыскасы, өйгә кичке 7гә генә кайтып керә идем.

Врач. Фото: автора

Әнисе онкологияне җиңгән, әтисен коткара алмаганнар

– Әти-әниләрегез исән-саулармы?

– Әни, Аллаһка шөкер, исән-сау. Әти 86 яшендә онкологиядән китеп барды. Әниебез онкологияне җиңде, ә әтине, кызганыч, саклап кала алмадык. Әнинең авыруы турында белгәч, аяз көндә яшен суккан кебек булды. Бу – безнең өчен бер сынау иде. Әни кинәт кенә авырый башлагач, хастаханәгә тикшеренергә алып бардык.

  • Анализлар тапшырдык. Алар әзер булгач, кулыма алгач ук, елап җибәрдем. Онкология булу ихтималы зур, бу анализлардан аңлашылды инде. Әмма мин моңа ышанмадым. Әнинең хәле тагын авырайды, ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә алып киттеләр. Ашказанына операция ясадылар. Әмма икенче көнне аны онкология диспансерына күчерделәр. Бу инде куркуларым юкка булмавын раслады.

Мин икенче баламны тапкан идем генә әле. Әнинең хәлен белергә хастаханәгә бардым. Очраклы гына табиб белән кисештек. Ул да: “Онкология”, – ди. Алай да ышанмадым. Һаман минем әнидә була алмый ул дип үземне юаттым. Аллаһка шөкер, операциясе уңышлы узды. Үзем медицинада эшләсәм дә, бу авыру белән беренче тапкыр гына очрашмасам да, күнегеп булмый. Дөньяның өсте-аска килә. Ярый әле туганлык җепләребез көчле. Әнине бергәләшеп карадык, аякка бастырдык. Һәркем ничек булдыра ала шулай ярдәм итте. Аллаһка шөкер, әнигә ярдәм итә алдык.

Ә әтинең авыруын алдан ачыклый алмадык, ул үзен сиздермәде. Гел әти-әни янында булмагач, белмәдек. Инде соң иде... Урыннары оҗмахта булсын.

Врач. Фото: автора

«Табиб кешегә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша»

– Аллаһка ышанасызмы?

– Балачактан Аллаһның барлыгын белеп үстек. Минем әти дә бик матур намаз укый иде. Әлбәттә, ышанасың. Табиб кешегә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша, әмма барысы да безнең кулдан килми шул. Үзеңне нык тотарга тырышасың. “Минем дә өйдә кайгы”, – дип зарланып утырып булмый, кешеләр синең ярдәмгә мохтаҗ. Әмма күңелдән һәрвакыт һәркемгә иң яхшысын телисең, ышанасың.

Кайгы үзе генә килми диләр. Безнең дә шулайрак булды. Әни авырганда мунчабыз янды. Кызымның институтка укырга кергән мәле, мин – икенче кызым белән декрет ялында. Кызым дәресләрен әзерләп утыра. Бервакыт төнлә: “Әни, ниндидер янган ис килә”, – дип әйтте. Урамга йөгереп чыксам, мунчадан төтен чыга. Ашыга-ашыга янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым. Аллаһка шөкер, йокларга ятмаган идек. Менә бу очракта да Аллаһы Тәгалә саклады.

«Яшьлек белән авырлыклар сизелмәде»

– Хезмәт юлыгыз да сикәлтәле-бормалы...

– Башта РКБда шәфкать туташы булып эшләдем. Әмма торак мәсьәләсе проблемасы туды. Яшь гаилә булгач, үзебезнең ояны корасы, төзисе килде. Ирем белән уйлаштык та, Боровое Мотюшино бистәсенә күчендек. Монда эш белән бергә яшәү урыны да бирәләр иде. Бер якта ФАП, икенче якта үзебезнең вагончигыбыз булды. Өй каршына чәчәкләр утыртып, үз көебезгә тормыш башладык. Яшьлек белән авырлыклар сизелмәде. Һөнәргә гашыйк булуым да ярдәм иткәндер.

Авыр хәлдәге кешеләрнең өенә барып төннәрен саклап чыккан вакытларым күп булды. Ярдәм итәргә теләдем һәм хәзер дә үземә хыянәт итмим. Күңелем йомшак. Бер белмәгән кеше булса да, борчылам, пациентның сызлануларын үзем аша үткәрәм.

  • Боровое Мотюшинода тормышыбыз җайланып киткән иде, әбием бакыйлыкка күчте. Әтинең апасы бер үзе калды. Кире Петровский бистәсенә кайттык. Апай хәзер дә безнең белән яши. Аның балалары булмады, шуңа мин аңа кызы кебек. Апа балачактан ук сугыш дәһшәтен үз җилкәсендә татыган кеше, ул гомер буе бер өзлексез эшләде. Безнең гаиләбезгә, әти-әнигә булышты. Үз тормышы белән түгел, башка кешеләрнең язмышы белән яшәде. Кечкенә, орчык кадәр генә булса да, андагы көч-куәткә сокланам. Ул хәзер дә минем өчен үрнәк. Аллаһка шөкер, 94 яшьтә дә курчак әле.

Врач. Фото: автора

94 яшьлек апасы белән бергә яши

– Авырсынмыйсызмы?

– Авырсынучылар бардыр инде, картлар йортлары, ни кызганыч, буш тормый бит. Әмма мин апайга бик рәхмәтлемен. Гел кан басымын үлчәп, авырмасын дип карап торам, борчылам. Бары саулык-сәламәтлек кенә телим. Бүген дә аңлашып, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Ул да әни кебек якын кешем. Сердәшчем дә, киңәшчем дә.

Мәхәббәт тарихы бәрәңге алганда башланган

– Тормыш иптәшегез турында сөйләгез әле. Мәхәббәт тарихыгыз хастаханәдә башланмадымы?

– Медицина көллиятенә укырга кергәч, дус кыз Арчага кунакка чакырды. Авылда кич утырырга чыктык, ә икенче көнне бергәләшеп бәрәңге алдык. Бәрәңге алганда дустым: “Сәлам, Толик”, – дип күрше егетен сәламләде. Толик дигәч, мин инде керәшен егетедер дип уйладым. Чын исеме – Тәлгать икән. Менә шулай сөйләшеп, танышып киттек. Кичен бергәләшеп авылны урадык. Икебез арасында очкын үтте. Үз кешеңне очраткач, барыбер күңел тоя икән. Мәхәббәт тарихыбыз менә шулай көтмәгәндә башланды.

Тәлгать белән озак кына хатлар алыштык. Шундый матур хатлар яза идек. Арабызда бу җылылык озак сакланды. Мәхәббәт җимешләребез - балаларыбыз туды. Хәзер инде без бер-беребез өчен таяныч, юлдаш, дус. Үзара яратып: “Карт, карчык”, – дип эндәшәбез. Ирем дә бик эшчән, тырыш кеше. Башта машина йөртүче булып эшләде, аннан торак-коммуналь хезмәтләргә урнашты. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез, шөкер.

Врач. Фото: автора

«Һәр сынаудан соң үз җиңеллеге килә»

– Сезгә һәрвакыт тормышта тырышырга-тырмашырга туры килгән кебек. Язмышка үпкә юкмы?

– Юк. Кемгә ничек язган бит. Рәхәт яши дигән кешенең дә, күңелендә тынычлык булмаска мөмкин. Бүгенге тормышыбыз – еллар дәвамында тырышып эшләүнең нәтиҗәсе. Бәлки, шуңа да барысы бик кадерледер. Бер генә мисал, машина йөртергә уку өчен мин бер үгез симертеп саттым (көлә). Хәзер бу хәлләрне елмаеп искә алам.

Авыр чаклары да булгандыр. Пандемия чорын да үттек. Кешеләр бикләнеп утырганда, без яшәү өчен көрәштек. Үзем дә ике тапкыр авырдым. Аллаһка шөкер, анысы да узды. Тормыш авырлыктан гына тормый. Һәр сынаудан соң, үз җиңеллеге килә.

Врач. Фото: автора

Кызларының берсе – укытучы, икенчесе медицина юлын сайлый

– Балаларыгыз сезнең хезмәт юлын дәвам итәме?

– Олы кызым Лилия балачак хыялымны тормышка ашырды. Ул укытучы булып эшли. Лилия үз тормышын корып җибәрде. Кияү белән аңлашып, матур гына яшиләр. Безгә онык та бүләк иттеләр. Ә төпчек кызыбыз Ләйлә икенче елга медицина буенча укырга керергә планлаштыра. Ул бу өлкәне үзе сайлады, бик кызыксына.

Хәзер Аллаһка шөкер дип яшәргә генә кирәк. Гомер көзенә кереп барабыз бит. Һәр көннән тәм табам әле. Ирем белән икәү сәяхәткә дә чыгып китәбез. Якыннарыбызның да кәефен күтәреп, кечкенә бәйрәмнәрне дә зурлап үткәрәбез. Оптимист булып, өметләнеп, хыялланып яшибез. Мин бик бәхетле кеше. Балаларым, ирем, якыннарым да бәхетле булсын өчен тырышам.

Бәхет таң булып яктыра,

Бәхет кош булып сайрый,

Бәхет - ул дулкын өстендә,

Аккош калдырган каурый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading