Язучы Мәдинә Маликова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әдәбият мәйданында үз йөзе, үз кыйбласы булган язучыларның берсе ул. Хатын-кызлардан беренче булып романнар иҗат итә башлавы белән дә аерылып тора. Сүзебез ─ Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова хакында. Ярты гасырдан артык иҗат дәверендә аның татар һәм рус телләрендә утыздан артык китабы, (шул исәптән тугыз романы) басылып чыкты. Пьесалары республика театрларында сәхнәләштерелде. Берничә буын әдәбият сөючеләр аның әсәрләрен укып, алардан рухи азык алып яши.
Шушы арада Мәдинә апа үзенең 90 нчы көзенә аяк басты. Аның белән очрашып, үткәннәрен хәтердә яңарттык.
─ Мәдинә апа, Сез яшь чакта укытучы булырга җыенгансыз. Әмма язмыш Сезне башка юлдан җибәргән. Кулыгызга каләм алып, яза башларга нәрсә этәрде?
─ Язу сәләте миңа әниемнән дә күчкәндер. Заманында шигырьләр яза иде ул. Мин дә туган ягым Сарман районы Мортыш Тамагы мәктәбендә укыганда шигырьләр, пьесалар яза башладым. Аннары Минзәлә педучилищесына киткәч, язудан туктап тордым, чөнки анда күп вакытны укуга бирдек. Спектакльләрдә уйнарга да вакыт таба идек.
Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлегендә укыганда, акча җитмәү сәбәпле, ничек итеп акча эшләү турында уйлый башладым. Шул теләгемне комсомол секретарена да җиткердем. Ул мине «Комсомолец Татарии» газетасына җибәрде. Анда журналист Бикжанова янына кердем, ә ул миңа студент тормышы турында мәкалә язып килергә кушты. Берничә көннән язмам басылып та чыкты. Гонорарын алганнан соң, ашханәгә кердем дә, туйганчы ашадым. Әнә шуннан бирле редакциягә эзне суытмадым. Укуны тәмамлагач, башта «Чаян» да, аннары «Азат хатын» журналында 23 ел эшләдем. Журналда аралашу, кешеләр белән очрашу өчен мөмкинлекләр күбрәк булды. «Казан каласы таш кала» дигән беренче повестемне язганнан соң, аны укытырга Аяз Гыйләҗевка биргән идем. Ул журналда бастырырга тәкъдим итте.
Башка урында эшләсәм, бәлки язучы булып та китмәс идем.
─ Халык арасында күп йөрүегез язган әсәрләрегездә дә чагыла. Аларда төрле кеше язмышлары сурәтләнә, заман өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Сезнең «Шәфкать» романы буенча куелган телевизион спектакльне тамашачы яратып каравы әле дә истән чыкмый. Әйтерсең, үзегез дә табиблар арасында эшләгән кеше сыман, барысын да тәфсилләп язгансыз.
─ Бервакыт минем янга Зәйнәб Якупова дигән табибә килде дә: «Мәдинә, син роман яз әле. Вакыйгаларны үзем сөйләрмен», ─ диде. Шуннан соң язарга тотындым. Әмма башта «Шәфкать» дигән исемне «Казан утлары»нда кабул итмәделәр. (Кызганыч, романны Зәйнәб апа исән чагында тәмамлый алмый калдым). Табибларга мәхәббәт белән яратып язылган әсәр булды ул. Аны укучылар бик яратты, башкаларын язарга да рухландырдылар.
─ Укучыларыгыз арасында әсәрдәге персонажлардан үз язмышларын танучылар булдымы?
─ Дөньяда булмаганны уйлап чыгару мөмкин түгел. Син аның өлгесен таныш кешеләрдән аласың. Монда төп таләп шул: әсәрдә аның кайгы-хәсрәтләре дә, куаныч-шатлыклары да күпләрнең башыннан узган кичерешләргә охшаш, тәңгәл булырга тиеш. Бервакыт авылга кайткач, кичен капка төбендә утырганда, яныма күрше апа килеп утырды да, хәл-әхвәлне белешкәч, «Мәдинә, сиңа бер дә эч-серемне сөйләгәнем юк иде, каян белеп яздың?» ─ дип сорады. «Күрше бәхете» исемле хикәядә үзен күргән бу. Аптырап киттем, чөнки һич тә ул апаны күз алдында тотып язылмады ул.
─ Татар хатын-кызларының чит ил кешеләренә кияүгә чыгып китеп барулары турындагы әсәрегез дә уйланырга мәҗбүр итә.
─ Соңгы елларда чит илләргә китүчеләр күбәйде. Кемнәрдер эшкә, кемнәрдер кияүгә китә. Сагынуларга ничек түзәләрдер. Тик шуны беләм: бер киткәч кире кайтканнар сирәк. Уңган, зирәк ватандашларыбызның дөнья буйлап таралуларына риза түгел мин. Үзебездә мантысыннар, тырышлыклары белән үз ватаныбызны баетсыннар иде алар.
─ Сез бит әле үз романыгызны русчага тәрҗемә иткән язучы.
─ «Кызыл гөл» романын өч айда яздым. Аны рус телле укучыларга да җиткерәсем килде, чөнки анда гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрергә тырыштым. 80 яшемә романны тәрҗемә итеп, үземә бүләк ясадым.
─ Мәдинә апа, Сезнең иҗат мул җимешле булды. Язасы килгән әсәрләрегез, тормышта үкенечләрегез калдымы икән?
─ И, ул язуның рәхәтлеге. Кайгы-хәсрәтне, борчуларны оныттыра. Минем иң бәхетле минутларым каләм кыштырдатуда иде. Язу эше йөрәктән ─ дәрт, акылдан ─ көч сорый торган хезмәт. Аның өчен гайрәт кирәк. Мин иҗатка булдыра алганымны биреп бетерә алдым, ─ дип уйлыйм. Ул яктан күңелем тыныч. Гаиләдә генә әле тегене, әле моны эшләп җиткермәдем, дигән үкенечләр калды.
─ Сез ирегез, шагыйрь Әхмәт абый Рәшитов белән бергә тату гомер кичергәнсез. Әгәр ул иҗат кешесе булмаса, үзегезне аңлаган булыр идеме?
─ Аның белән уй – фикерләребез туры килде, кайгы-шатлыкларыбыз уртак булды. Безнең сөйләшеп сүзләр бетмәде. Мин аның башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китермәдем.
─ Соңгы елларда кайгы-хәсрәтләр дә читләтеп узмаган үзегезне.
─ Әйе, Әхмәт арабыздан киткәннән соң, кече улымны соңгы юлга озату авыр булды. Шул хәсрәтләрдән соң, үзем дә инсульт кичердем.
─ Олы улыгыз Ильясның язмышы ничек булды?
─ Ул университетка укырга кергәнче шахмат белән шөгыльләнде. Үзем уйнарга өйрәткән идем. Татарстан чемпионы булды. Алга таба ул юнәлештән үзем читләштердем. Ни өчен дисәгез, бер танылган шахмат чемпионы иске бишмәт киеп, редакциягә килеп йөрде. Шул күз алдымнан китмәде. Аннары Ильяс программалаучы белгечлеге алды. Дәүләт Советында эшләп йөргән җиреннән чит илгә китеп барды ул. Бүгенге көндә дә гаиләсе белән шунда яши. Шуңа күрә бик сирәк күрешәбез.
─ Мәдинә апа, Сез күпкырлы талант иясе. Мавыгуларыгыз да гаҗәпләндерә.
─ Әйе, яшьлек чоры мавыгуларсыз булмый торгандыр ул. Шахмат буенча институт күләмендә чемпион булдым. Парашюттан да сикердем. Йөзәргә бик яраттым. Педучилищеда укыганда мандолинада, аккордеонда, пианинода, скрипкада уйнарга өйрәнгән идем.
─ Шушы көннәрдә генә юбилеегыз булып үтте. Нинди хисләр кичердегез?
─ Ул кичне үткәннәрем күз алдыннан узды, күп хатирәләр яңарды. Кичәне оештыручыларга, укучыларыма рәхмәт.
Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
Автор фотосы.
Комментарийлар