Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Бу сүзләр “ТНВ”да “Манзара” тапшыруы баш мөхәррире, танылган алып баручы, диктор, төбәк тарихын өйрәнүче, язучы, сценарист, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовка бик туры килә.
– Илдар абый, ялгышмасам, Кыш бабай булып йөргән чакларыгыз да булган. Бу эшкә кайчан алындыгыз?
– Төптәнрәк уйласак, мәктәп бусагасыннан ук. Гәүдә булгач, өстемә ак халат булса да элеп, мамыктан сакал куеп, башлангыч сыйныфлар өчен Кыш бабай булып йөрүләрем әле дә истә. Булдырган кешене гел эшләтеп торалар бит. Шулай бервакыт VI сыйныфта укыганда янә Кыш бабай булырга сорадылар. Күрәсең, тавышымның үзгәргән чоры булгандыр инде. Кыш бабай бераз калынрак тавыш белән сөйләшергә тиеш бит. Ә минем үземнең тавышым да рәтләп чыкмады. Бу хәл бөтен авылга таралды инде. Тавышсыз Кыш бабай булуым хәтердә уелып калды. Аннан Казанга килгәч, тулай торактагы балалар өчен Кыш бабай булдым. Ул бушлай инде, балаларга бераз бәйрәм ясыйсы килде. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып баргач, Кыш бабай итеп чакыручылар булды. Әмма мин аны акча суга торган эш итеп күзалламадым.
– Хәзер Кыш бабайга ышанучы балаларны табу да кыен. Ә сез балачакта могҗизага, Кыш бабайга ышана идегезме?
– Совет заманында андый ырым-шырымнарга ышану тыелды. Шулай да кеше бөтенләй бернәрсәгә дә ышанмыйча яши алмый. Ул вакытта дин юк, Аллаһка ышану юк. Ленин һәм партия дип кенә яшәп булмый. Могҗиза тудыручы бер персонаж кирәк. Менә шул максаттан чыгып, Кыш бабай образы туган. Әлбәттә, балачакта без аңа ышана идек. Дөресрәге, без Кыш бабайның кем икәнен белсәк тә, укытучылар, өлкәннәр безне ышандырырга тырышты.
– Башка гаиләләр өчен җавап бирә алмыйм, әмма мин бу яратуны, чыннан да, сиздем. Төпчек бала тансыкрактыр. Әмма аның да үз фаҗигасы бар, чөнки ул әти-әнине белән азрак вакыт үткәрә. Шулай да иркә үстем дип мактана алмыйм. Эшләп үстек, хезмәт белән тәрбияләндек. Үсмер чакта кыен мизгелләр дә булды инде. Шулай бервакыт печән өйдек. Түземлекнең бетеп киткәнрәк чагы иде. Шифр түбәнең кадаклары тырпаеп тора, тузан, сулап булмый. Шулвакыт: “Моннан китә алсам, кире кайтмас идем”, – дидем. Сүзләрем рас булды. Авылга кайтсам да, мин кунак кына.
– Телевидениедә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары югары дип уйлаучылар да бар. Хакыйкатьне бераз ачыгыз әле.
– Беркемнең дә икмәге җиңел бирелми. Телевидениедә эшләгәч: “Фатир алырга булыш әле, синең бер шалтыратуың җитә инде”, – дип сораучылар да булды. Бәлки, читтән караганда шулай тоеладыр ул. Әмма мин гап-гади бер алып баручы гына бит. Телевидениедә акча өчен генә эшләп булмый. Фикер тудыру, тамашачылар өчен, җәмгыять өчен файдалы булу, әлбәттә, танылу да рәхәтлек бирә. Шуны тойган кеше, аннан аерыла алмый.
– Хәзер күп кенә тапшыруларга кунак булып та, алып баручы булып та блогерларны чакыралар. Югары белем алган, профессиональ диктор буларак бу сезне борчымыймы?
Комментарийлар