– Илнар, ыру-кабиләләргә бүленеш чорына хәтле, әүвәл бүгенгесен карап үтик әле. Социаль челтәрләрдә төркиләр арасында нинди генә тема күтәрелмәсен, алар совет чорын, тирә-күршене, бөтен дөньяны сүгеп утыра. Мисаллар да шактый: совет чорындагы репрессияләр, ачлыктан кырылу, сугыш. Шул ук Бөек Ватан сугышын алсак, кайберәүләр фикеренчә, Гитлер – азатлык алып килүче булган икән... Бу нәрсәгә бәйле һәм үткәннәр – «совок» заманы белән көрәшү нигә кирәк?
– Мондый күренеш, 1990 елларда СССР җимерелгәч, «совок» дигән сүзләрне бездә дә ишетеп була иде. Күп республикалар мөстәкыйльлек алганнан соң, алардагы җәмәгатьчелекнең бер өлеше үзләренең дәүләтле булуларын ассызыкларга тырышалар, элек безгә авыр иде, без анда юкка чыгар идек, телсез калыр идек дип аңлатырга омтылалар. Икенчедән, сугыш темасын карасак, болар өмет белән генә бәйле. Без – тарихчылар, галимнәр өмет, фаразлар белән генә яши алмыйбыз, ә документларны өйрәнәбез. Ост планын карасак, анда Урал тауларына хәтле Өченче Рейх колониясе җәелергә тиеш булганлыгы әйтелгән. Кайберәүләр «Германиянең көче җитмәс иде», «халкы аз булган» дияр, әмма бу әлеге дә баягы фаразлар гына һәм ул дөрес түгел.
Кайбер төрки халыкларны алсак, әйтик казахларны, аларны аңлап була, совет чорын тәнкыйтьләүләрнең төп сәбәбе – 30нчы еллардагы ачлык. Әмма шундый ук ачлык украиннарда да булган, ул корылык белән дә, коллективлашу белән дә бәйле. Идел буендагы 20нче еллардагы ачлыкны карасак, анда да шул ук корылык сәбәпче. Ә Казахстан, Украина фаҗигасен алсак, моны совет хакимияте сәясәте белән бәйләп карау дөрес түгел. Мондый фаҗигаләр Россия империясе чорында да еш булып торган, 15-20 ел саен кабатланган. Бу хәл Американы да читләп үтмәгән, әйтүләре буенча, бер миллионга якын халык ачлыктан кырылган. Казахларда ул бер тапкыр булган, ләкин минем уйлавымча, бу – турыдан-туры геноцид түгел. Казах, украин халкына каршы махсус эшләнгән эш дип исбатлаулар, фактлар бүгенге көндә юк.
– Шәҗәрәләргә килсәк, бу темага кагылганда, күбесе: «Мин – фәлән ыруның горур вәкиле», – дип кабатларга ярата һәм башкаларның кайсы ырудан икәнен сорашып, әңгәмәдәшен диварга терәргә маташа. Шул ук вакытта татарны казанлы, кырымлы, себерлегә бүлгәләргә омтылу да бар. Ләкин бу ыру-кабилә бүленеше түгел бит.
– Ыру-кабиләләргә бүленү оешып бетмәгән милләтләрдә бар. Мондый бүленешне казахларда, башкортларда күзәтергә була. Фәнни күзлектән караганда, ыру-кабиләләргә бүленү трайбализм дип атала. Без, татарлар, XIX гасырда ук бер милләт булыр оешып беттек, заманча милләткә әйләнгәннән соң андый эчке бүленеш юкка чыга. Бүгенге көндә, әйтик, французларда андый бүленеш бармы? Юк, чөнки Европа милләтләре күпкә иртәрәк оешкан. Башка халыкларда да, вакытлар үтү белән бер милләт булып оешып беткәннән соң, андый ыру-кабиләләргә бүленү булмаячак. Казахлар өч төркемгә бүленә: төньяктагылары – кыпчаклар, көнбатышныкылар – ногайлар (Кече Җүз) һәм көньякныкылар, ягъни чагатайлар. Үзара да ызгышалар, кемнең көчлерәк һәм «бөегрәк» булуын ачыклыйлар. Шундый ук проблема башкортларда да бар. Бу нәрсәне аңлата? Алда әйтелгәнчә – бер милләт булып оешып бетмәү нәтиҗәсе. Татарларда андый нәрсә күптән юк.
Ә кырымлы, себерле яки казанлы дип атау – ул региональ бүленеш кенә. Региональ бүленешне мин милли интеллигенциянең амбициясе белән бәйлим, үзләренә шул рәвешле пиар да ясыйлардыр. Икенчесе – татарны бүлгәләргә тырышучы «дуслар» да күп, алар да котыртып торалар. Бу хәл Себер татарлары арасында бар, шулай ук керәшеннәрне дә атап үтеп була. Себер татарлары төп халык дигән статус алуга ирешсә, аларның үз җирләрендә яшәү хокуклары башка дәрәҗәдә торачак. Андагы табигый байлыклардан да ниндидер дәрәҗәдә файда алуга ирешә алачаклар һәм бу шуның белән дә аңлатыла. Кырым татарларын карасак, аларда да татар дигәннән котылырга омтылучылар бар, ләкин андыйлар күп түгел.
Комментарийлар