Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева хәзер башка образда чыгыш ясый. Җырчының тышкы яктан үзгәрешләрен күрәбез.
Әмма үзгәрешләр аның белән генә чикләнми...
– Ләйсән, сез хәзер башка образда. Бу үзгәрешләр сезнең эчке дөньягызны да үзгәрттеме? – Тышкы яктан, әйе, үзгәрдем. Хатын-кыз өчен яулык ябу зур адым. Әмма: “Яулык кидем дә, шунда ук әүлиягә әйләндем”, – дигән фикер белән килешмим. Дингә килү, эчке дөньяны үзгәртү вакыт белән килә. Кайвакыт: “Син хәзер намазга бастың инде?” – дигән сораулар да ишетәм. 5-6 ел намазда булсам да, “әйе” дип кенә җавап кайтарам. Яулык кию йә кимәү кешенең эчке дөньясын тасвирлаучы күрсәткеч түгел. Ләкин дини яктан бу – фарыз гамәл.
– Яулык ябуга Гомрәгә бару этәрдеме? – Мин бу уйны берничә ел күңелемдә йөрттем инде. Безнең баштан узган сынаулар да, һичшиксез, мине дингә якынайтты. Ә Гомрәгә бару – ул этәргеч кенә булды.
– Быел хатын-кызлар бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне дә Рамазан аена туры килде. Сез аларны бәйрәм итәсезме? – Рамазан ае – гыйбәдәт ае. Дога кылырга, рухи яктан үсеш алырга кирәк. Шулай да бөтенләй дөнья мәшәкатьләреннән дә арынып булмый. Минем өчен, бу бәйрәмнәрнең Рамазан аена туры килүе – матур күренеш. 8 мартта Булат безне чәчәксез калдырмый. Бергәләшеп чәй эчеп алабыз, быел инде, димәк, авыз ачабыз. Дөрес, быел, дини карашлардан чыгып, беренче тапкыр Яңа елга чыршы бизәмәдек. Бу безнең бәйрәм түгел. Шулай да өебезгә бәйрәм рухы кермичә калмады. Рамазан аена өйне бизәп, бер-беребезгә бүләкләр бирдек.
– Хәзер төрле тематик ифтарлар уза. Аларга нинди мөнәсәбәттә? Сез андый чараларда кунак буласызмы? – Мин аңа уңай карыйм. Оештыручылар күзлегеннән карасак, алар кешеләрне берләштерү максатыннан чыгып эшлидер. Барысы да нияттән тора. Икенче яктан, халык: “Ифтарга йөргәнегезне күрсәтәсез”, – дип дәгъва дә белдерә. Әгәр кешенең нияте изге булса, мәҗлескә матур итеп киенеп килү начар гамәл түгелдер инде. Без беркемнең дә күңелен ачып, уйларын актарып карый алмыйбыз. Шәхсән мин кечкенә төркем белән җыелып авыз ачуны өстен күрәм. Моннан 10 ел элек Республика күләм ифтарга барган идем. Халык шулкадәр күп иде. Аннан: “Басылып үлмәсәм ярар иде”, – дип куркып кайттым. Андый массакүләм чараларда мондый хәл дә була ала. Кемдер ашыга, без барыбыз да төрле бит, аңлап карарга кирәк. Шуннан: “Зур ифтарлар миңа бик үк туры килеп бетми икән”, – дигән нәтиҗәгә килдем. Элегрәк авыз ачарга чакырсалар да, ризалашмый идем. Ә хәзер мин аның тәмен тоям. Төрле язмышлы кешеләр белән очрашасың, аралашасың. Андый мәҗлестән рухи яктан баеп кайтасың.
– “Мин үзгәрдем”, – дигән кешегә ышанасызмы? – Кеше холкындагы билгеле бер сыйфатларын үзгәртә ала. Кимчелекләр өстендә эшләп була, эшләргә кирәк тә. Ләкин ни дисәң дә тулысынча үзгәреп булмый.
– Сез яман шешне дә җиңдегез. Бу авыруның кире кайтуыннан курыкмыйсызмы? – Юк, курыкмыйм. Кеше барган җиреннән абынып та китеп бара. Авыруны теләп алмыйлар. “Авыру кире кайтырмы?” – соравына бөтенләй уйланмыйм. Дингә килүемнең сәбәбе дә шушы сынаулар булгандыр. Аллаһ Тәгалә мине сынау каршына куйды. Әйе, миңа бу хәлләр сабак булды. Бу дөньяда без вакытлыча. Ахирәттә бездән нәрсә сораячаклар? Хәзер мин бу хакта ныграк уйланам.
– Сезнең гаилә турында сүз кузгаткач, күз алдына бәхетле тормыш сурәте килеп баса кебек. Сез иркә хатынмы? – Минем образым шундый. Ә тормышта мин башка. Безнең гаиләдә күп кенә сорауларны Булат хәл итә. Шул ук иҗат мәсьәләсенә килгәндә дә, идеяләр күбрәк Булаттан чыга. Әмма аңа эшләргә өндәүче, юнәлеш күрсәтеп торучы кеше – мин. Булат – иҗади кеше ул. Ә мин – “җир кешесе”. Без бер-беребезне тулыландырып киләбез.
– Ләйсән, сез гел чәчәк кебек балкып торасыз. Бу матурлыкның сере бармы? Косметологка мөрәҗәгать итәсезме? – Косметологка даими йөрим, ләкин чамасын белеп кенә. Минем үзем булып каласым килә, шуңа булган матурлыкны саклау өчен чаралар күрәм. Хәзер хатын-кызлар үз-үзен ярата, карый. Аның өчен мөмкинлекләр дә күп. Әле дә хәтерлим, әнинең шул бер иннеге бар иде. Анысын да сирәк кенә сөртте. Ә хәзер авыр, кыйммәтле процедуралар ясамыйча да, үз-үзеңне карарга була. Кайберәүләр чаманы да югалтадыр инде...
– Хәзер мәктәп балалары да оста бизәнә. Сез кызларны бу яктан чикләмисезме? – Яшүсмер вакытында Таңсылу да өйдән керфек буямыйча чыкмады. Тырнак ясатты, катлы-катлы макияж... Мин, әлбәттә, әйтеп карадым. “Син бит әле бала, кая барасың алай?” – дидем. Аллаһка шөкер, ул вакытлар үтте. Әгәр мин “ярамый” дип сүземдә каты торсам, бәлки, миңа уч итеп тагын да ныграк бизәнер иде. Без бит җәмгыятьтә яшибез. Ни дисәк тә мохитнең дә безгә йогынтысы зур. Кешенең үз фикерен, үз йөзен әле булмаган вакытта, әлбәттә, җәмгыять агымына кереп тә китәсеңдер. Әмма барысы да вакытлыча. Минем дә бунтарь чорым булды. 16 яшемдә көллияткә укырга килгәч, бер ел туганнарда яшәдем. Ул вакытта шәһәр кызларының ничек киенгәнен читтән генә күзәттем. Икенче елны тулай торакка күчендем. Менә шул вакытта кышын кыска итәк киеп, аякларны өшетеп йөрдем инде. Нечкә кашлар, кызыл иреннәр... Хәзер шул фотоларны карагач, үземне танымыйм. Ярый әле ялгыш юлдан Аллаһ саклаган. Балага тәрбия бирү зур эш ул. Ничек кенә ачулансаң да, акыл өйрәтсәң дә, барыбер, бала әти-әнисен кабатлый. Бу егетләргә дә, кызларга да кагыла.
– Ләйсән, хәзер сезнең җырларны да яңартып башкаралар. Бу күренешкә ничек карыйсыз? – Хәзер, гомумән, эстрадада гына түгел, башка өлкәләрдә дә үткәннәрне сагыну, ностальгия хисләренә бирелү ешайды. Бу дөньякүләм тренд һәм мин аны бик теләп кабул итәм. Минем балачак җырларын да яңарта башладылар, аларны тыңлагач, шул чорга, шул истәлекләргә кайткан кебек булам. Икенче яктан, авторлык хокуклары, канун турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, Искан “Яшьлегем чишмәләре”н яңартты. Алдан шалтыратып рөхсәт сорадылар, хәтта социаль челтәрләр өчен бергә видео да яздырдык. Рөхсәт сорамыйча гына эшләү, башка мәсьәлә. Анысы бик үк матур күренеш түгел инде.
– Сезнең белән бәйле бер пиар-адым да хәтерләмим. Андый әйбер эшләгәнегез булдымы? – Минем өчен пиар-адым – ул нәрсәдер уйлап чыгару, уйдырма. Андый әйбер эшләгәнем булмады. Без җырлый башлаган вакытта махсус пиар-адым уйлап утыручы да булмады. Кайбер газеталар уйдырма бастыра иде, әмма шәхсән мин продюсер белән: “Әйдә шулай эшлик әле”, – дип пиар уйламадым. Башкаларга пиар тәкъдим иткәннәре булды, әмма бу миңа кагылмады. Бәлки, мин үземне шулай куйганмындыр да.
– Социаль челтәрләрне бик актив алып бара идегез. Бераз сүрелдегез кебек. Хакмы? – Без видеоларны азрак төшерә башлаганга, бәлки, шулай тоеладыр. Тулаем, без туктап тормыйбыз. Хәзер интернетта да кешеләр бер-берсен кабатлый. Минем алай эшлисе килми. Ә үзеңә ниндидер яңалык уйлап табу өчен вакыт кирәк. Болай көн саен диярлек хәбәргә чыгам. Бу – заман таләбе. Социаль челтәрләрең булмаса, заманнан төшеп каласың төсле.
– Кызларыгыз блогер булып китсә, каршы килмисезме? – Без бер ара шундый күп видео төшердек. Көн саен диярлек эшләдек. Билгеле, видеоларда кызларыбыз да катнашты. Алар шулкадәр арды, туйды. “Актер буларак гонарар түлим”, – дип тә кызыктырып караган чаклар булды. Хәзер дә кайвакыт кызларны төшерәсе килә, ләкин алар каршы. Шуңа кызлар блогерлар булыр дип уйламыйм.
– Хәзер сез күбрәк гаилә дуэты буларак чыгыш ясыйсыз. Аерым проект, Ләйсән Гыймаева брендын торгызасы килмиме? – Мин хәзер дә җырлар яздырып торам. Мәгънәле, матур җырлар күп. Ләкин соңгы арада миңа Булат белән бергә җырлау күбрәк ошый дигән нәтиҗәгә килдем. Янымда Булат булганда үземне иркенрәк тоям, миңа рәхәт.
– Булат белән бергә гомер итүегезгә 23 ел икән. Бу елларны исәпкә алсак, кайсы чор иң матуры, рәхәте? – Хәзерге тормышыбыздыр. Элегрәк бер-беребезне аңламаган вакытлар да булды. Булатның ныгытып ишек ябып чыгып китүе, миңа үткәннәрне искә төшерә. Беренче тапкыр бала тапканнан соң, төшенкелеккә бирелдем. Әти-әни еракта, ир – эштә. Без арендага алган фатирда яшибез. Ул шундый шыксыз, салкын иде. Баланың елау тавышлары... Шуларны күз алдына китерәм дә, хәзер бик рәхәт. Без бер-беребезне күз карашыннан аңлый башладык. Гаиләдәге урыным, гомумән, хәзерге тормышыбыз күбрәк ошый.
Комментарийлар