“Башкалар нәрсә уйлар”, – дигән фикердән арынып, хыялына тугры калучы кешеләр хөрмәт һәм соклану хисләре уята.
Сезне шундый үҗәт, сәләтле башкаручыларның берсе – Лилия Кәлимуллина-Гарифуллина белән таныштырасыбыз килә. Лилия һәм Илнар Гарифуллиннар кайбер тамашачылар өчен яңа дуэт әле. Шулай да алар инде халык мәхәббәтен яулап алырга җитеште.
– Лилия апа, иҗатыгыз күпләр өчен яңалыктыр, бәлки. Зур сәхнәгә юлыгыз да озакка сузылган. Ни өчен?
– Дөрес, күпләр мине хәзер генә җырлый башлаган кеше дип тә уйлыйдыр. Элеккеге язмаларым булса да, тамашачыга гел күренеп тормасаң, ул, билгеле, сине оныта. Дөресен әйткәндә, мин мәктәп вакытыннан ук җырлыйм. Бөтен бәйге, бәйрәм, кичәләр минем катнашсыз үтмәде. Сәләте булган кешене, гел эшләтәләр инде(көлә). Шуңа, укытучылар мине бер бәйге-конкурс, олимпиадалардан да калдырмады. Минем апам Теләчедә укытучы булып эшли иде. Авылга кайткач, ул һәрвакыт миңа яңа бию, җырлар өйрәтте. Мин шуларны сәхнәгә чыгып башкардым. Шул ук вакытта сәхнә – минем урын дигән нәтиҗәгә килдем. Без гаиләдә 6 бала үстек. Тормышыбыз җиңел, җайлы барды дип тә мактана алмыйм. Әмма мин беркайчан байлыкка, муллыкка кызыкмадым. Бердәнбер кызыгып, сокланып караган кеше – Хәния Фәрхи. “Аның кебек матур булсаң иде, тавышым Хәния Фәрхинеке кебек моңлы булса иде”, – дип хыялландым. Кечкенәдән шигырьләр яздым. Аларны “Яшь Ленинчы”, “Ялкын” журналларында бастыруларын да хәтерлим. Беренче шигыремне дүртенче сыйныфта ук яздым. “Саба шагыйрьләре” китабында унлап шигырем дә басылды.
– Әти-әниләрегез турында сөйләгез әле. Алар кайсы яклардан?
– Әни тумышы белән Саба районы Урта Нырты авылыннан. Ләкин әти белән ул Башкортстанда танышкан. Элек тә йөреп эшләүчеләр булган бит. Әни дә анда урман кисәргә барган. Ул бик чибәр, тавышы да моңлы, матур булган. “Егетләр мине мәдәният йортыннан күтәреп кенә кайта иде”, – дип сөйли иде. Әмма әнинең күзе башкорт егетенә төшкән. Шулай итеп, әни Башкортстанда калган. Минем дүрт бертуганым Башкортстанда туган. Әмма әти холыксыз булган, шуңа әни балаларын алып кире туган ягына, Сабага, кайтып киткән. Аннан инде әти әни янына килеп, янә мөнәсәбәтләрне җайлап, бергә яши башлаганнар. Энем белән мин Сабада әнинең туган авылында туып-үстек. Башкортстанны күрмәгәч, күңелем ни өчендер шунда ашкына иде. Әтинең туган ягын күрәсем килде. Ихлас теләсәң, Аллаһ үзе юлларны ача икән. Быел Башкорстанда Хәния Фәрхи истәлегенә зур фестиваль үткәрделәр, шунда җырны яздырып, видеога төшереп, гариза җибәрдем. Кыскасы, безне бәйгегә нәтиҗәләр ясарга чакырдылар. Оештыручылар белән сөйләшкәч, әтинең туган районы Калтасыга нибары 70 чакрым гына булуын ачыкладым. Бер баргач, мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк инде. Бәйгегә йомгак ясап, бүләкләрне алгач, ирем белән әтинең “эзләре” буенча киттек. Әтинең авылы куе нарат урманы эчендә урнашкач, исеме дә җисеменә туры килеп тора. Нарат авылында хәзер нибары 7 кеше яши икән. Монда яшәүче әбиләр әле һаман өйләрен мич ягып җылыта. Шуны күреп тә күзләрем яшьләнде. Безне күреп, йорттан бер әфәнде чыкты. “Мин Набиәхмәтнең кызы, сез аның ихатасын беләсезме?” – дип сорадым. Абзый миңа урамның икенче башында торган йортка күрсәтте. “Менә шул йортта кеше яши әле, Набиәхмәт абыйлар аларның күршеләре иде”, – диде. Без шул йортка кердек. Гөлүзә апа мине шунда ук танып алды. “Әниеңә бик охшагансың син”, – диде. Әти-әни монда яшәгәндә, Гөлүзә апа күрше йортка кил%D
– Шулай да сез әтисез үскәнсез. Бу сәяхәтнең беренчел сәбәбе дә әти назы, җылысы җитмәүме?
– Дөресен әйткәндә, әти-әнинең мөнәсәбәтләре гел катлаулы булган. Мин әтине үскәндә бөтенләй күрмәдем. Барыбыз да әни куенына сыенып үстек. Әти назын, җылысын тоймадым. Хатын-кыз эшен дә, ир-ат эшен дә үзем эшләргә күнектем. Гел мөстәкыйль булдым, шуңа да ир затына тулысынча ышана алмыйм. Иҗатымны үстерү өчен дә үзем тырмаштым. Казанга укырга килгәч, “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә ансамбльгә йөри башладым. Нәкъ шунда мин үземә профессиональ җыр дөньясын ачтым. Фестиваль-конкурсларда катнашып, чыныктым, тәҗрибә тупладым. Читтән торып журналистика факультетында белем алдым. Әмма күңелемдә мәдәният институтында уку хыялы сүрелмәде. Башкаларның җыр дәресләрендә төшергән видеоларын күреп: “Эх, мин дә җыр буенча укыр идем”, – дип әйтеп куя идем. Теләкләрем Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең. Хәзер Винера Ганиева курсында белем алам. Хәзер сессияне тапшырам, күңелле мәшәкать. Барыбер җыр дөньясында кайнаган кешеләргә җыр буенча белем алу кирәк. Укырга, өстәмә белем алырга беркайчан соң түгел.
– Бертуганнарыгыз исән-саулармы?
– Өч абыем һәм энем гүр ияләре. Апам белән икәү генә калдык. Энем белән бергә уйнап үскәч, аның вафатын бигрәк авыр кичердем. Иң аянычы барысы да яшьли китеп бардылар. Өчесе – 34тә, берсе – 29 яшендә. Белмим, бәлки, нәселдә каргыш та булгандыр инде. Мондый аянычлы хәлдән соң башка төрле уйлар килә. Дүртесенең дә үлеме сәламәтлек начараю, авыру белән бәйле дә түгел. Үтерделәр, берсе үз-үзенә кул салды... Әни: “Аллаһ миңа бу кадәр сынау биргәч, мин аның иң яраткан бәндәседер инде”, – дия иде. Аның вафатына да 15 ел булды. Әни үлеменә кадәр: “Беркайчан җырларыңны ташлама, намазга бас”, – дип васыять әйтеп калдырган иде. Шул сүзләргә тугры калырга тырышам. Әлегә намазга басмасам да, уразаны калдырмыйм. Әни бик көчле рухлы кеше иде. Бу кадәр сынау күреп тә, төшенкелеккә бирелмәде. Мин дә аңа көчемнән килгән кадәр гел ярдәм иттем. Әни: “Хәер-догамны алдың, кызым, рәхмәт”, – дип әйтә иде. Моннан да кадерлерәк сүзләр юктыр. Әни бакыйлыкка күчкәч, бер төш күрдем. “И, кызым, мондый рәхәтлекләр дә бар икән бит”, – диде әни. Рухы шаттыр дип уйлап куйдым. Урыннары оҗмахта булсын!
– Тормыш юлыгызда сынау артыннан сынау килеп торган икән. Хәзер дә шулаймы?
– Ярый әле Аллаһ миңа шундый сынаулар биргән. Алар мине ныгытты. Холкың йомшак булса, сыгыласың. Сөйли башласаң, тормышымнан дистәләгән китап язарлыктыр. Елмаеп, төшенкелеккә бирелми генә, эшләп йөргәч, бәлки: “Бу кеше бигрәк рәхәт яши икән”, – дип тә уйлаучылар бар. Ләкин һәркемнең тормыш китабында авырлыгы да, кайгысы да, куанычы, шатлыгы да бар. Игътибар белән карасак, беркемнең дә тормышы җайлы гына бармыйдыр.
– Ирегез Илнар белән ничек таныштыгыз?
– Элек яшьләр гел дискотекада таныша иде. Без дә шулай таныштык. Ярты ел очрашкач, Илнар гаилә кору турында сүз кузгата башлады. Ә мин кияүгә чыгудан курка идем. Бәлки, әтисез үскәч, тигезлектә гомер итүче әти-әнине күрмәгәч, андый тормышка кызыкмаганмындыр. Илнар белән танышканчы да, бер егет тәкъдим ясаган иде. Ризалашмадым. Ә Илнар үзенең максатчанлыгы, үҗәтлеге белән алдырды. Әнинең күңеленә дә юл тапты. Шулай итеп, кавыштык. Тормыштан канәгатьлек алып, үз көебезгә яшибез, шөкер. 16 яшьлек улым Айнур һәм 17 яшьлек кызым Азалия бар.
– Лилия ханым, сез хәзер җырлы гаилә буларак чыгыш ясыйсыз дип беләм. Ни өчен?
– Әйе, гел үзем генә җырлый идем. Ике еллап ирем белән бергә чыгыш ясыйбыз. Илнарны иҗатка мин тарттым дисәм дә буладыр. Минем җырлавымны, сәхнәдә чыгыш ясавымны күреп, ул да, үзендә шундый сәләт ачты. Хәзер Илнар да репертуар туплау, җырлар эзләү белән шөгыльләнә. “Ярый әле син бар” җырын да ирем тырышлыгы белән яздырдык. Ул Биектау районы Мүлмә авылыннан. Аның күрше авылында гына Айдар абый Минһаҗев яши. Ирем аңа җыр сүзләре сорап, мөрәҗәгать итте. Шигырь бик матур, мәгънәле, әмма җыр өчен көй дә кирәк бит. Бу шигырьне Айдар Минһаҗев язгач: “Көйне Айдар Тимербаев язса, шәп булыр иде”, – дип уйладым. Айдар Тимербаев белән хәбәргә чыгып, беренче дуэт җырыбызны яздырдык. Бу җырны күреп алып, безгә клип төшерергә тәкъдим иттеләр. Хәзер аны барлык татар музыкаль телеканалларында күреп була. Шулай ук авторларга килгәндә Альфред Якшимбетов, Гөлнур Галимова, Айгөл Закирҗанова һәм башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Сүз уңаеннан, үземә беренче иҗат җимешләрен Гөлнур Галимова бүләк итте. Нәкъ шул җырлар белән телевидениедә күренә башладым. Хәзер дә иҗади дуслыгыбыз нык. Ләкин “Парлы җырчыларны якынрак кабул итәләр”, – дигән нәтиҗәгә килдем әле. Ирем белән мөнәсәбәтләр дә ныгыды.
– Иҗатны яшәтер өчен финанслар да кирәк. Сезнең очракта яшәү чыганагы нинди?
– Икебез дә хәрби заводта эшлибез. Акча юк дип зарланганчы, аны арттыру юлларын эзләргә кирәк. Хезмәттән курыкмаган кеше юлын таба инде. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын. Гомумән, үзем кебек оптимист, тырыш кешеләрне яратам. Төшенкелеккә бирелүнең бер файдасы юк. Андый кешеләрдән дә читтә торырга тырышам. Хәзер башкаларның уңышына, сөенеченә куана белүчеләр аз. Шуңа мин дә, авырлык килгәнен күрсәтмим: “Кеше сөендереп йөрмим әле”, – дип әйтәм. Тормыштан канәгатьлек алып, тулы көчкә яшим.
– Иҗатка сарыф иткән акча, тырышлык үзен аклыймы?
– Аллаһка шөкер, тырышлыклар үзен аклый башлады. Мәҗлесләргә, концертларга чыгыш ясарга чакыралар. Тамашачылар да безне таный башлады. Иҗатташ дусларыбызның, җыелма концертларында катнашабыз. Хәйрия проектларын да калдырмыйбыз. Минем өчен иң мөһиме – җырларга, сәхнәдә булырга. Йөргән таш шомара ул. Мин беркайчан җырдан, моңнан аерылмадым. Ул яшәргә көч бирде. Ләкин тормыш сынаулары, шулай да, зур сәхнәгә килүне кичектерде. Халык артисты Айдар абый Галимовның концертында чыгыш ясау да үзе бер дәрәҗә. Мондый тәкъдимне без гел көтмәгән идек тә. Аның кебек абруйлы шәхес белән бер сәхнәдә торуыбыз дөрес юнәлештә баруыбызны исбатлый. Бу ике ел эчендә без үстек, шуңа туктамаска, алга атларга инде.



Комментарийлар