Ниһаять, 9 ел тәнәфестән соң, ул янәдән татар театры сәхнәсенә кайта. Сәхнәсе таныш, ләкин театры инде башка. Күпләр Нәфисә Хәйруллина Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллинаның кызы буларак та белә.
– Нәфисә, сезне тамашачы бик юксынды. Үзегез дә моны сизәсезме? – Тамашачы гына түгел, мин дә сагындым. Элек елга бер генә кайтып килә идем, еллар барган саен ешрак кайта башладым. Проектларга чакыралар, сагынам да. Минем өчен Казанга кайту – ял. Дусларымны, хезмәттәшләремне күреп сөенәм. Хәзер Айдар Җаббаров белән Луиза Салиаскәровага багышланган спектакль өстендә эшлибез. Репетицияләр җәйгә туры килде, анысы да уңайлы. Улым җәйге ялда, шуңа вакыт та тыгыз түгел. Сәхнәгә чыкмадым әле, дөресен әйткәндә, күңелдәге хисләрне аңлатып бетерә алмыйм. Тән, аң нинди реакция бирүен алдан әйтеп булмый. Дулкынланам, әлбәттә. Гәрчә, тән барысын да хәтерли диләр. Карарбыз инде.
– Әниегез Фирдәвес Хәйруллина сезнең театрда эшләвегезне теләмәгән дип беләм. Шулай да яшерен теләк булган инде? – Артистларның балалары сәхнә артында үсте. Күмәк күренешләрдә катнаштылар. Минем дә шундый нык сәхнәгә чыгасым килә иде. “Агач булып басып торырга булса да, чыгар инде”, – дип тә ялынып карадым. Әни үз сүзендә нык торды: юк һәм бетте. Әнинең мине кемгәдер бәйле итеп күрәсе килмәде. Аны да аңлап була. Бу сүзләр бик дорфа һәм рәхимсез яңгырардыр, ләкин әни вафатыннан соң мин читлектән ычкынган кош сыман театрга ашкындым. Мәйсәрә апага әйтеп, Шамил Зиннурович Закиров (Камал театрының элеккеге директоры) мәдәният институтында укыткан Фирдания Сәдриева белән сөйләшеп, аның дәресләренә йөри башладым. Ул мине имтиханнарга әзерләде. Балачактан сәхнәдә чыгыш ясамагач, бик оялчан идем. Шөкер, имтиханнар җиңел генә үтте, мине укырга алдылар. Барысы да җайлы гына баргач, уку да шулай барыр дип уйлаган идем. Ләкин холкым буенча мин бик ялкау. Хәзер дә бу иң зур кимчелегем. Институтта өй эшләрен дәрес башланганчы ярты сәгать алдан гына эшли идем. Бервакыт сәхнәдә дөрес түгел итеп егылгач, Фәрит Рәфкәтович (Бикчәнтәев): “Син татар театрын артка тартучы кеше”, – диде. Миңа шул сүз җитте, канатларым сынды. Укуны ташлыйм дия башладым. Әле ярый ул вакытта Камал театрында бер режиссер яңа спектакль куйды, миңа роль бирделәр. Шуның белән онытылып, чыннан да, театрда эшләргә кирәк булуына төшендем.
– Әниегез янәдән гаилә корырга теләмәдеме? – Әнигә: “Синең кияүгә чыгуыңны телим. Синең яныңда шундый матур ак костюмнар кигән ир-атны күз алдына китерәм”, – дип әйтә идем. Әтиле буласы килде. Мин бу хакта гел борчылдым. Кеше сорагач, җавапсыз калмас өчен ниндидер хатирәләр уйлап чыгара идем. Комплекслар булды, әлбәттә. Сеңел-энекәш турында да хыялландым. Әни гел гастрольләрдә булгач, аның сеңлесе Мәйсәрә апада еш кала идем. Аның кызы белән бергә уйнап үстек, шуңа күрә үземне апа итеп хис итә алдым.
– Әтиегез белән аралашмадыгызмы? – Әни каршы иде. Әнидән: “Ни өчен?” – дип сорарга да читен, чөнки аның яраларына тоз сибәсем килмәде. Әни үзенә никадәр авыр булганын сиздермәскә тырышса да, мин аны жәлләдем. Шуңа, бәлки, бик каршы килмәгәнмендер. “Үскәч, үзең хәл итәрсең, аңларсың, теләгең булса аралашырсың”, – дип әйтә иде әни. Әни вафатыннан соң, үсеп-буй җиткәч, бу тема ничектер онытылды. Әти белән беренче тапкыр «Курчак туе» спектакленнән соң күрештек. Ул миңа чәчәкләр бүләк итте, танышып, аралашып киттек. Хәзер дә элемтәдә. Ләкин әтисез үсү барыбер үзен сиздерде. Теләмәсәң дә, ул тормышка йогынты ясый икән. Тормыш иптәше, ир-атны сайлауда да бу сизелә. Ир-атта ирне генә түгел, әти кебек сине яклаучы, аңлаучы кешене эзлисең. Әни бик таләпчән, хәтта кырыс тәрбия биргәч, карарлар кабул итү дә миңа кыен бирелә. Шуңа ирем минем фикеремне сораса да, күпвакыт: “Ничек телисең, шулай эшлә”, – дим. Дөресен әйткәндә, бу миңа да, иремә дә ошый.
– Фирдәвес апаның соңгы көнен хәтерлисезме? – Миңа 15 яшь иде. Үз гомеремдә беренче тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштым. Бу куркыныч көн, аны хәзер дә оныта алмыйм. Әнинең авыруы турында әйтмәделәр, әмма мин аны сизә идем. Бервакыт әни: “Кызым, әгәр дә мин үлсәм...” – дип әйтә башлагач, тизрәк бүлмәдән йөгереп чыгып киттем. Әнинең безнең арадан китүе турында ишетәсем дә килмәде. Аны сеңлесе Мәйсәрә апа карады. Әйткәнемчә, мин дә аның белән үстем. Әни гомеренең соңгы минутларында су сораган булган. Апаларның аны юындырырга алып кереп киткәнен хәтерлим. Әнинең хәрәкәтсез тәнен күреп: “Ул киттеме?” – дип сораганым гына истә. Дөресен әйткәндә, мин ул вакытта үземнең халәтемне аңлап та бетермәгәнмен инде. Әни вафатыннан соң, Мәйсәрә апа белән яши башладым. Ул да әни кебек таләпчән иде. Башымнан сыйпап тормадылар. Бик авыр булганда, юыну бүлмәсенә кереп елый идем. Моны беркемгә дә сөйләмәдем. Һәркем мине байлыкта, мәхәббәткә төренеп яши дип уйлады. Ә мин яшердем. Дөрес, Мәйсәрә апа мине үзенчә яратты. Аңа бик рәхмәтлемен. Мәйсәрә апаны югалту да бик авыр булды. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын!
– Үзегезнең халәтегезне ни өчен яшердегез? – Мин үземне жәлләмәдем һәм башкаларның жәлләвен дә теләмәдем. Миңа әле дә танышларым: “Ялкын кебек янып тордың. Авыр булса да, сер бирмәдең”, – дип әйтә. Мин “барысы да яхшы” дигән иллюзия тудырдым, үзем дә аңа ышандым. Акча җитмәсә дә, матур киенергә тырыштым. Дус кызларым кафега чакырса, акча киләсе көнне атый идем. Кызлар: “Нишләп әйтмәдең, биреп торыр идек”, – диләр. Әмма мин әҗәткә акча алмадым. Гомумән, ач карыным, тыныч колагым дип яшәдем.
– Акчасызлык кайсы вакытка туры килде? – Ул һәрвакыт бар иде. Әни: “Акча юк”, – дип әйтмәсә дә, мин аңладым. Театрда хезмәт хакы күпме иде инде? Әни гастрольләргә киткәндә, күрше апага акча калдырып китә иде. Ул көн саен миңа ашарга акча биреп барды. Әле дә хәтерлим, шул акчаларны җыеп, әни кайтуга аңа крем алган идем. Бәлки, кызык яңгырар, безнең өйдә ипи булмаса да, балык уылдыгы булды. Әни миңа иң яхшысын бирергә тырышты. Аңа бүген дә бик рәхмәтлемен. Дөрес, акчаны саклап яшәү, әйбернең кадерен белү гадәтем хәзергәчә сакланды. Ирем, мәсәлән, миңа кыйммәтле кием алырга мөмкин. Ә мин аны кимим, саклап торам. “Ник кимисең?” – ди. Кызганам. Бер карасаң, аны шкафта саклаудан ни файда?
Комментарийлар