“Болгар радиосы” алып баручысы Наилә Гыйбадуллинаны күпләр ягымлы тавышыннан таный.
Ул “Болгар радиосы”нда ачылган көненнән башлап хезмәт куя. Дистәләгән тапшыру, туры эфирда эшләү – Наилә Гыйбадуллина өчен көндәлек эш. Үзе кешеләр белән гел аралашып торса да, интервью бирергә яратмый. Гәрчә, аны да язмыш гел сынап торган бит...
– Радио-телевидениедә эшләүчеләрне халык йолдыз итеп кабул итә. Сез аны сизәсезме?
– Барысы да кешенең үзеннән тора, әгәр кеше гади икән, ул шундый булып кала да инде. Радио-телевидениедән күрендем дә, йолдыз булдым дип әйтү дөрес түгел. Кайда гына эшләсәң дә, кем генә булсаң да, кеше булып калырга кирәк. Безгә бу сүзләр балачактан сеңде. Әти-әнием исән-саулар, Аллаһка шөкер. Бергә гомер итүләренә 68 ел! Кешеләргә карата мәрхәмәтле, ачык йөзле булганга, Аллаһы Тәгалә аларга озын гомер биргәндер, мөгаен. Алар авылда иң өлкән кешеләр. Мин гомер буе алардан үрнәк алдым.
– Абый-апаларыгыз бармы?
– Апам миннән 16 яшькә зур. Абый – 12 яшькә. Әни – кибетче, әти тимерче булып эшләде. Шулай да безнең өйдә китап культы иде. Әле дә өйдә рәт-рәт китаплар тезелеп тора. Мин дә “китап корты”. Балачакта әни: “Булды инде, кызым, ят йокла”, – дип әйткәч тә, юрган астына кереп качып, ут белән яктыртып китап укыдым. Кача-кача китап укыгач, йөгерә-йөгерә эшләгәч, ерактан начар күрдем. Операция ясатырга туры килде. Әнисә апам авылда яши, әти-әни янына килеп, кирәк-яракларны карап тора. Аңа бик рәхмәтлемен. Апа гел янәшәләрендә булгач, минем дә күңелем тыныч. Без өч бала идек. Абыем 38 яшендә бакыйлыкка күчте... Бу югалту барыбызны да “сындырды”, әле дә күңел ышанмый. Япь-яшь чагы иде бит.
– Нәрсә булды?
– Башында шеш булган, соң белдек... Бик аянычлы, операция ясатырга өлгермәде. Абыйның вафаты турында белгән мизгелләрне бүген дә оныта алмыйм. Абыйның гомере төнлә өзелгән, ул вакытта тулай торакта яши идем әле. Телефоным сүнгән, шуңа апа вахтага шалтыраткан. Минем өчен бу хәбәр аяз көндә яшен суккан кебек булды. Тиз-тиз җыенып, юлга чыктык. Мөслимгә кайтырга кирәк (туган авылы – Мөслим районы Тойгелде авылы). Апаның кызы да Казанда иде, машина эзләргә тотындык. Автобуслар йөрми. Азаплана-азаплана, ниһаять, такси тоттык. Сарманга кадәр кайттык. Бервакыт машина йөртүче башка юлга борыла башлады. “Сез бит Мөслимгә кадәр илтеп куябыз дип әйттегез”, – дип әрнеп еладым. Аллаһка шөкер, хәлебезгә керделәр. Машинадан төшкәч, яңа гына яуган карлы юлдан авылга йөгереп кайтканым әле дә истә. Абыйны алып китәргә җыеналар иде, кайтып өлгердек, шөкер. Хушлашмасам, гомерлек йөрәк ярасы булып калыр иде. Әти-әни өчен дә бу бик зур хәсрәт булды. “Терәк, таяныч булыр”, – дип үстергән газиз балаларын югалттылар. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын инде.
– Радиода эшләү – балачак хыялы идеме?
– Дөресен әйткәндә, балачакта телевидение алып баручысы, диктор булырга хыялландым. Журналист Татьяна Меткованы бик ярата идем. Сокланып карадым, аның кебек буласы килде, шуңа максатчан: “Казанга укырга керәм”, – дип әзерләндем. Әле шунысы кызык: әти-әни мине укырга кертергә килеп тә тормады. Апам белән икәү бардык. Имтиханнар көнендә генә юлны күрсәтте дә: “Ярар, Наилә, син үзең дә монда юлны таба аласың инде”, – дип авылга кайтып китте. Ышаныч булган, күрәсең. Аллаһка шөкер, имтиханнарны яхшы тапшырдым, укырга кердем. Казан дәүләт университетының ак баганаларын: “Монда Ленин бабай укыган бит”, – дип кочаклап йөрүемне хәтерлим. Хыялый булганмын инде.
– Сез радионың ачылган көненнән үк эшлисез. Ни өчен? “Эш урынын алыштырып торырга кирәк”, – дип тә әйтәләр бит.
– Телевидение турында хыялландым, әмма үземне радиода таптым. Дөрес, телевидениедә дә тапшырулар алып бардым. Ләкин күңелем барыбер радиода. Элек җырларның башын ахырын тыңлап, өч сәгатькә җырлар туплап куя идек. Кассеталар заманы... Карандашны дөресрәк борып бетермәсәң, җырның азагы юкка чыга иде. Хәзер, әлбәттә, эшләргә җайлы, рәхәт. “Алып баручы булыр өчен журналист булу кирәкми”, – диләр. Килешмим, саллы тапшырулар эшләү өчен белем кирәк. “Татарстан радиосы”нда эшләгән вакытта, мәсәлән, мин “Татарстан авазы” тапшыруын алып бардым. Бер тапшыруыбызга Буа шикәр заводы директоры килде. Эфирга әзерләнер өчен шикәр ясау турында китап укып чыккан идем. Мин төптән әзерләнеп эшләү яклы.
– Шәхсән мин “Тормыш әлифбасы” тапшыруын хәтерлим.
– Кешегә кеше кирәк. Кайвакыт кешенең рухын күтәрергә бер җылы сүз җитә. Чын, гадәти тормыш белән яшәргә кирәк. “Тормыш әлифбасы” тапшыруы шул хакта иде. Нинди генә язмышлы кешеләр юк. Күрә белгән кеше өчен тормышта адым саен гыйбрәт. Хәзер радиода “Күңел көзгесе” тапшыруын эшлим. Формат үзгәрде бераз, әмма тапшыруның асылы бер.
– Теле-радио алып баручылар социаль челтәрләрдә актив, гадәттә. Ни өчен шәхси сәхифәгезне алып бармыйсыз?
– Кызым: “Әни, син дә тормышыңны төшереп барсаң, күпме файдалы мәгълүмат белән бүлешер идең, кызык бит”, – ди. Бәлки, ул хаклыдыр да. Әмма шәхси тормыш белән популярлык яулау – минем юл түгел. Дөрес, социаль челтәрләрдә актив булмагач, кешеләр дә нәрсә эшләгәнеңне белеп бетерми. Заманасы шундый. Әмма социаль челтәрләр осталык күрсәткече түгел. Телевидениедә “Хәерле иртә, Татарстан” тапшыруында эшләдем. Менә монда журналистика кирәк инде. Туры эфирда төрле хәлләр була, алдан әзерләп куйган язмалар эфирга вакытында китмәскә мөмкин. Тамашачыга сиздермичә генә темадан читкә китмичә вакытны “тутырырга” кирәк. Осталык киеренке мизгелләрдә югалып калмау сәләтендә чагыладыр.
– Сөйләргә яратмасагыз да, сорыйм. Аерылган булсагыз да, элеккеге тормыш иптәшегезгә хөрмәт белән карыйсыз. Үпкә юкмы?
– Күңелдә төер торды элек, яшермим. “Нишләп алай булды икән?” – дип уйландым. Бу сорауны ешрак үзеңә бирсәң, әкренләп: “Ике кешенең дә гаебе бар”, – дигән фикергә төшенәсең. Мин бу хисне җибәрдем. Психологка да йөрмәдем, барысы үзеннән-үзе җайланды. Гел шуны уйлап, “хайп” ясап яшәүнең бер мәгънәсе юк. Бары ул – минем кеше булмаган. Балага әти дә, әни дә кирәк. Ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр балаларда чагылырга тиеш түгел. Ул бит аның газиз әтисе. Әгәр нәфрәт, ачу саклап йөрсәң, баланы, беренчедән, якын кешедән мәхрүм итәсең. Икенчедән, психологик травмалар калдырасың. Кем беләндер бәхәсләшсәң дә, аны социаль челтәрләргә, бар дөньяга чыгарып чәчәргә ярамый. Кызулыгың белән сөйләп ташларсың да, икенче көнне дуслашып куйсагыз нишлисең? Ул кешенең күзенә ничек карарсың?
– Бала тәрбияләү барыбер күбрәк хатын-кыз җилкәсенә төшә. Сезгә дә кыен булгандыр?
– Авыр мизгелләр булды инде. Иртәнге эфир сәгать алтыда ук башлана. Кызым белән бергә эшкә килеп, аны коляскада тирбәтә-тирбәтә йоклатып эшләгән чакларны да уздык. Әмма минем ярдәмчеләрем булды, шөкер. Әти-әни терәк булды. Күршеләрдән дә уңдым. Кирәк вакытта Камиләне алар карап торды.
– Кызыгыз әтисе белән аралашамы?
– Кызым 11 сыйныфта укый, әйе, аралашалар. Бер сүз дә әйтмим, шат кына. Әтисе кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша.
– Хәзер очрашуга, “свидание”гә чакырсалар, барыр идегезме?
– Ул хакта уйлаган булмады. Бәлки, барыр идем дә. Кешеләр парлы булыр өчен яратылган. Ялгызлык та сынау. Тиң ярымны очратырга теләр идем.
– Сез үтә дөрес бугай?
– Әйе шул. Кайчак турысын бәреп әйтәм дә, аннан үкенәм. Һәркем үз карашын дөрес дип саный бит. Үземне идеал дип әйтмим, мин дә ялгыша алам. Ләкин вөҗданыма каршы бара алмыйм. Кайвакыт кеше өчен дә оялам. Кешедән көлгәнне дә өнәп бетермим. Шаяра белә торган кеше белән, шаярырга була. Ләкин кызык ясарга теләп, кешенең күңеленә яра салырга да мөмкин. Бу – юморны аңламау түгел. Кем булса да, кешегә хөрмәт белән карарга кирәк. Миңа әрсезлек тә җитеп бетми. Кеше өчен сорый алам, ә үзем өчен кыенсынам. Сүз аралаш әйтеп куям инде, әмма талашып, бәхәсләшеп йөрмим. Дөрес, юллар ачылганда туктап калган мизгелләрем дә булды. Әмма мин аңа соң төшендем. Кулыңа килеп торган бәхеттән баш тартмыйлар икән.
– Тормышка үпкә юкмы?
– Рәхмәтле генә. Көн саен иртән йокыдан уянгач: “Аллаһка шөкер”, – дип әйтеп куям. Яшь барган саен, һәр көннең кадеренә ныграк төшенәсең икән. Хәзер табигатьнең гүзәллеген дә икенче төрле күрәм, сокланам. Кешегә тормышта берничә юл бирелә диләр. Кайсы юлны сайлыйсың, барысы үзеңнән генә тора. Бәлки, мин үзем шундый юлны сайлаганмындыр. Иң мөһиме – сәламәтлек. Кызым белән бергә спорт белән шөгыльләнәбез. Мунчаны бик яратам. Күңелне бушатырга шулар ярдәм итә. Бервакыт умыртка баганасы авыртып интектем, аягым бөтенләй йөрмәс булдым. Озак дәваландым, ә янәшәдә миннән дә авыррак хәлдә булган кешеләр. Менә шундый вакытта сәламәтлекнең кадеренә төшенәсең инде. Һәркемгә сәламәтлек телим.
кызы Камилә белән әти-әнисе янында
Комментарийлар