16+

Орнитолог: «Хәзерге вакытта коллекциядә 114 төр кошның 444 рәсмиләштерелгән үрнәге бар»

Кошлар дөньясының «рекордчылары» кайсылар, Татарстан аша үтүче миграция юлларының нинди үзенчәлекләре бар һәм канатлы архитекторларның оя ясау серләре нәрсәдә?

Орнитолог: «Хәзерге вакытта коллекциядә 114 төр кошның 444 рәсмиләштерелгән үрнәге бар»

Кошлар дөньясының «рекордчылары» кайсылар, Татарстан аша үтүче миграция юлларының нинди үзенчәлекләре бар һәм канатлы архитекторларның оя ясау серләре нәрсәдә?

Республикабыз табигате, климат үзгәрешенең кошлар популяциясенә йогынтысы һәм орнитология фәненең киләчәге турында орнитолог София Хохлачева белән әңгәмә кордык. 

– София, кошлар белән кызыксынуыгыз киләчәктә һөнәргә әйләнәчәген кайчан аңладыгыз?

– Кошлар белән кызыксына башлаган көнемне әле дә хәтерлим. Аларга мәхәббәт сабый чактан ук булса да, 2013 елның 25 маенда кошларга бөтенләй башкача карый башладым. Ул көн болытсыз һәм аяз иде, чиста күк йөзендә үзем өчен кызыклы, таныш булмаган кошларны күрдем. Соңрак аларның шаркылдык (хохотунья) дип аталган эре акчарлаклар булуы ачыкланды. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр бу акчарлаклар минем өем янында очып йөри. Шул мизгелдә кошларны төптән өйрәнә башларга булдым дип төгәл әйтә алам. 

– Татарстанда башка төбәкләрдә очрамый торган нинди орнитологик үзенчәлекләр бар? 

– Без урман һәм дала күчеш зонасында урнашканбыз, шуңа орнитология күзлегеннән Татарстан кызыклы. Әлбәттә, безнең төбәктә бары тик республикабызга гына хас булган эндемик төрләр юк. Кошлар, күпчелек очракта, күрше төбәкләрнеке белән туры килә. Алай да Татарстанның кызыклы үзенчәлекләре бар: бездә эре ерткыч кошлар, мәсәлән, елга каракошы (орлан белохвост)  һәм үләт бөркете (орел могильник) яши. Бу ике төр Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Әгәр Мәскәүдә аккойрык бөркетне күрү орнитология җәмәгатьчелеген шаккатырса, Татарстан өчен бу – гадәти күренеш.

– Кошларның миграция юлларында Татарстан нинди роль уйный? Безнең якларга ял итәргә яки оя корырга нинди “сәяхәтчеләр” туктый? 

– Гомумән алганда, теләсә кайсы төбәкнең орнитофаунасын берничә категориягә бүләргә мөмкин. Беренчедән, безнең төбәк аша бары тик узып баручы төрләр бар. Икенче төркемне бездә оя коручы күчмә кошлар тәшкил итә. Шулай ук уртак кошлар да бар – алар төбәк территориясендә ел буе яшиләр.  Миграция маршрутларына килгәндә, Татарстан территориясендә, аеруча язгы чорда, кыр казларының гаять зур миграция тукталышлары күзәтелә. Алар арасында Россиянең Кызыл китабына кертелгән ындыр казлары бар. Аның бу төре республикабыз территориясендә шактый күп очрый. Миграция вакытында Татарстан аша күптөрле кошлар очып үтә, әмма алар арасында аеруча игътибарга лаеклылары – кыр казлары. Безнең төбәктә аларның махсус миграция коридорлары һәм бихисап күп кош җыела торган тукталышлары урнашкан. Мондый зур кыр казлары төркемнәре арасында сирәк очрый торган, хәтта Россия өчен оя коруда эндемик булган төрләрне дә күрергә мөмкин. Мисал өчен, Татарстанда узып баручы кошлар арасында вакыт-вакыт кечкенә каз төре – кызыл бүксәле казарканы (краснозобая казарка) очратып була. Оя коруга килгәндә, республикада барлыгы 300дән артык кош төре теркәлгән, һәм аларның күбесе безнең төбәктә оя кора. 

– Эшегез барышында йөзләгән кош белән очрашкансыздыр. Шулар арасында иң истә калганы кайсы?

– Һәр күзәтү үзенчәлекле, ләкин быелгы бер хәл күңелемә аеруча кереп калды. Без шаркылдыклар (хохотунья) колониясен өйрәнәбез. Узган елгы оя урынында, оя әле кар астында иде, бер шаркылдык басып тора. Нәкъ шул вакытта күктән кышлау урыннарыннан кайтучы башка кошлар төркеме күренде. Бу туктаусыз гүләү эчендә әлеге акчарлак, күрәсең, үзенә таныш авазны ишетеп алды һәм бик нык дулкынланып, ярсып җавап бирә башлады. Күктәге бер кош та аңа аваз салды. Акчарлаклар – моногам (бер сезонга яки гомер буена кавыша торган тотрыклы төрләр) кошлар. Шул рәвешле, безгә парның кавышу мизгелен күзәтү бәхете татыды. Күктәге акчарлак түбән төшеп, иптәше янына кунды. Алар бер-берсенә аваз салып, үзенчәлекле хәрәкәтләр ясый башладылар. Бу искиткеч тәэсирле күренеш иде, чөнки мондый мизгелләр табигатьтә бик сирәк очрый. Дөресен әйткәндә, акчарлакларның шулай кавышуларын минем беренче тапкыр күрүем иде.

– Кошларның каурыйлары – чын сәнгать әсәре дисәң дә була. Татарстан кошлары арасында үзенчәлекле каурыйларга ия булганнары кайсылар? 

– Мин кош каурыйларын җыю белән шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта коллекциядә 114 төр кошның 444 рәсмиләштерелгән үрнәге бар. Әйе, кошларның каурыйлары чын сәнгать әсәрен хәтерләтә. Мәсәлән, безнең төбәкнең иң ачык төстәге кошларның берсе – сары корташар (золотистая щурка). Аның каурыйлары кызгылт-коңгырт, кызгылт-сары һәм зәңгәр төсләр кушылмасы. Шулай ук гади яр чыпчыгының (зимородок обыкновенный) каурыйлары да матур. Кечкенә генә кош булса да, аның зәңгәрсу төстәге, ак нокталар белән бизәлгән каурыйлары ялтырап тора. Кошларның каурыйларының төзелеше дә сокландыргыч. Ябалакның каурыйлары махсус йомшак мамык белән капланган, бу аларның очышын тавышсыз итә. Ә менә тукраннарның койрык тотучы каурыйлары бик каты, шул ук вакытта сыгылмалы һәм нык, бу каурыйлар тукран өчен «урындык» ролен үти. Су кошлары каурыйлары су кайтаргыч үзенчәлеккә ия. Әгәр үрдәк яки аккош каурыена су тамызсагыз, ул каурыйга сеңмичә, кечкенә шарчык булып тәгәрәячәк. Керәшәләрнең (стрижлар) каурыйлары ураксыман формада. Бу аларга һавада искиткеч маневрлар ясарга мөмкинлек бирә.

– Республикада нинди “ерткыч” кошлар күбрәк, һәм алар кечкенә кошлар яки кимерүчеләр популяцияләренә ничек тәэсир итә? 

– Безнең төбәктә ерткыч кошлар арасында лачынсыманнар отрядының иң күп санлы төре – кара тилгән (чёрный коршун) санала. Аны табигатьне «чистартучы-санитар» дип атарга да була, чөнки ул күбрәк юлларда машина астында калган хайваннарны яки су өстендәге үле балыкларны җыя, димәк үләксә белән туклана дияргә була. Төп азыгы – балык, шуңа күрә чылгыйлар күбрәк сулыклар янында яши. Икенче урында – гади елак карчыга (канюк). Бу кошлар кечкенә кимерүчеләрне – кыр тычканнарын аулый. Ерткыч кошларның саны азыкның (кимерүчеләрнең) күплегенә турыдан-туры бәйле. Экологиянең классик моделе буенча, кимерүчеләр саны кискен арткач, беркадәр вакыт үтүгә, ерткычлар саны да арта башлый. Лачынсыманнар отряды зур, алар арасында үз аулау стратегиясе һәм азык өстенлекләре бар. Орнитофаглар (кош ашаучылар) төркеменә, нигездә, карчыгалар керә. Аларның организмы нәкъ менә кошларны аулауга яраклашкан. Ихтиофаглар – балык ашаучылар. Алар арасында балыкчы карчыга (скопа) – аның рационы тулысынча диярлек балыктан тора. 

– Әгәр республика кошлары арасында рекордлар исемлеген төзесәгез,  кайсылары “иң тиз”, “иң зур”, “иң кечкенә”, “иң моңлы”, “иң ерак мигрант”, “иң озак яшәүче” номинацияләрендә чемпион булыр иде икән? 

– Тизлек турында сөйләгәндә, ике абсолют лидер дип сапсан һәм керәшәне аерып күрсәтергә була. Лачын – түбәнгә таба очканда сәгатенә 300 чакрымнан артык тизлек җыя. Ә менә горизонталь очышта керәшәгә җитүче юк – ул сәгатенә 120 чакрымга кадәр тизлек белән оча ала. Татарстан күкләренең чын патшасы – ак койрыклы диңгез бөркете. Канат җәеменең зурлыгы буенча ул безнең төбәктә тиңсез. Иң нәни кош – сары башлы патшачык. Нибары берничә грамм гына авырлыктагы бу җан иясе үзенең өлгерлеге белән таң калдыра. Әгәр моң турында сүз чыкса, һәркемнең үз зәвыгы булса да, күпләр сандугачны сайлар иде инде.  Кошларның гомер озынлыгына килгәндә, моны төгәл әйтүе кыен. Табигатьтә кайсы кошның күпме яшәвен төгәл билгеләү – катлаулы мәсьәлә.

– Соңгы елларда авыл хуҗалыгы һәм климат үзгәрешләре йогынтысында Татарстанның кошлар дөньясында үзгәрешләр күзәтеләме? Бәлки, югалып баручы яки киресенчә, яңа территорияләрне актив үзләштерүче төрләр бардыр? 

– Бүгенге көндә Татарстанның Кызыл китабына 66 төр кош кертелгән. Табигать шартларының үзгәрүе аларны зәгыйфьләндерә, ләкин һәр кош моңа үзенчә җайлаша. Мәсәлән, үләт бөркете үзгәрешләрне тиз үзләштерә. Аның төп азыгы – йомраннар. Тик аларның саны җирләрне эшкәртү аркасында кими. Каберлек бөркете башка җәнлекләрне дә ашарга өйрәнә, шулай исән кала. Ә менә дала лачынына (сокол-балобан) кыенрак. Аны табигатькә кайтару программасы алып барылса да, ул үзенә азы булган кимерүчеләргә нык таләпчән, ә республикада бу вазгыять катлаулы.

Шул ук вакытта көньяк кошларының төньякка күчү тенденциясе күзәтелә. Моның ачык мисалы – карабаш шаркылдык (черноголовый хохотун). Гадәттә коры зоналарда яшәүче бу кош Татарстанда үзенең иң төньяк оялау колониясен булдырган. Бу күренеш төрнең яңа мохиткә уңышлы җайлашуының ачык мисалы. 

– Кошлар – гаҗәеп архитекторлар да бит. Ояларының катлаулылыгы белән сезне гаҗәпләндерә торган төрләре бармы? 

– Кошлар оясы турында сөйләгәндә, күз алдына иң беренче булып яр песнәге килә. Бу нәни кош – чын оста. Аның оясы бияләй сыман. Күз алдыгызга гына китерегез, кеше үз кулы белән дә ясый алмаслык мондый шедеврны яр песнәге бары тик томшыгы белән генә үрә. Бу – табигатьнең чын могҗизасына тиң! Ләкин кошлар дөньясында бөтенләй башка төрле “минималистлар” да бар. Мәсәлән, шөлдиләр һәм акчарлаклар оя ясап азапланмый – алар өчен туфрактагы кечкенә чокыр да җитә. Кызыклы факт белән дә бүлешим әле, дөньядагы иң зур ябалакларның берсе булган байгыш (филин) дә оя ясауда артык тырышлык күрсәтми. Бу зур һәм горур кош үзенең йортын җирдәге гади генә чокырда ясый. Шундый куәтле кошның минималь уңайлыклар белән канәгать булуы – табигатьнең үзенә күрә бер парадоксы. 

– 10-15 елдан соң Татарстан орнитологиясе ничек үзгәрер дип фаразлыйсыз? 

– Бу чор эчендә Татарстанда орнитология фәне үсәр дип өметләнәм. Аңа үзем дә өлеш кертермен дип ышанам. Кошлар һәрвакыт янәшәбездә, кешеләр аларны борынгыдан күзәтә. Бүгенге көндә әлеге өлкәгә кызыксыну арта гына бара. Иң зур теләгем – кошларны яратучылар профессиональ орнитолог булып җитешүенә мөмкинлекләр күбрәк булсын иде. Бу фәннең киләчәге өчен бик мөһим.
 

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading