16+

Раил Шәмсуаров: “Берсе миңа: “Синнән малай тумый инде”, – дигән иде”

Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров һәрьяклап үзенчәлекле шәхес. Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны.

Раил Шәмсуаров: “Берсе миңа: “Синнән малай тумый инде”, – дигән иде”

Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров һәрьяклап үзенчәлекле шәхес. Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны.

“Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез. Халык мәхәббәтен яулап алган актерларның берсе ул. Раил Шәмсуаров тормышта нинди кеше? Бу сорауны җавапны бергә эзләдек.

– Раил, театрда эшләвегезгә 17 ел булган. Сәхнәгә тартылу балачактан ук киләме?
– Балачакта сәхнәдә чыгыш ясау җиңел бирелмәде. Әле дә хәтерлим, кечкенә вакытта Кыш бабайга сөйләргә дип шигырь өйрәнгән идем. Чыршы янына чыгып бастым. Шигырьне сөйләп бетергәндә дулкынланудан бөтенләй өрәк төсле агарып беткән идем. “Бу балага урындык бирегез әле”, – диделәр. Шул урындыкка тотынып, чыршы янында озак кына утырып торуым истә. Әлбәттә, мәктәптә укыганда да шигырьләр сөйләп, җырлап чыгыш ясарга туры килде. Мин, гомумән, гел җырлап йөри идем. Бервакыт шулай ук чыгыш ясаганда күңелем тулып китте. “Әйтеп җибәрегез инде Раилгә”, – ди укытучы. Әйтеп җибәргәнне ишетерлек хәлдә түгел идем мин. Күзләргә яшьләр җыелган иде инде. Дөресен әйткәндә, сәхнәгә омтылу булгандыр инде ул, күрәсең. Сәхнәгә чыгу бер яктан уңайсызлык китерсә дә, икенче яктан үзенә генә хас ләззәт бирә иде. Сәхнә – ул шундый сихри көчкә ия җир. Тәмен бер татыган кеше, аннан аерыла алмый. 

– Димәк, кечкенәдән нечкә күңелле булгансыз?
– Мин күңел халәтемне төгәл аңлатып та бирә алмыйм. Безнең гаиләдә, бәлки, шундый мохит булгандыр. Яшьрәк вакытта сагыну, юксыну хисенең бөтен төсмерләрен дә тойдым, диярлек. Казанга укырга киткәч тә, үзегез аңлыйсыз Лениногорск – Казан арасы якын түгел, бик юксына идем. Ул вакытларда телефоннар да бар иде инде, әмма мин барыбер әнигә хатлар яза идем. Абый армиягә киткәч, аны да бик юксындым. Барыбер ияләнгән, якын иткән кешене җибәрәсе килми. Миңа кешеләр арасында булган тарих, мөнәсәбәтләр кадерле. Абый турында сүз кузгаткач, аның турында да бер истәлекне сөйләп китим әле. Без абый белән Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек җырчыларның иҗатында тәрбияләндек. Абый армиягә киткәч Салават абыйның яңа җыры чыкты. Мин абыйга шул җырның сүзләрен язып җибәргән идем. Имеш, сүзләрен өйрәнә торсын, кайткач бергә җырларбыз. Хәзер, әлбәттә, мин аның кадәр үк сентименталь түгелдер. Вакыт узу белән барыбер бераз үзгәрәсең икән. Тик шулай да безнең гаиләдә йомшак күңелле кешеләр күбрәк. Әти-әни бер-берсен күз карашыннан ук аңлыйлар. Берәрсенең бераз гына карашы үзгәрсә дә: “Нәрсә булды? Әйдә утырып сөйләшик әле”, – диләр. Мин аларның бүгенге көннәргә кадәр шундый мөнәсәбәтләр саклап калуларына сокланам. Алар бер-берсеннән бернәрсә яшермиләр. Тормыш иптәшем Зөлфия белән безнең дә шулай. Миндә бераз гына үзгәреш сизсә дә: “Нәрсә булды?” – дип кызыксына. Әлбәттә, ир-ат буларак тормыш иптәшемә килеп зарланып, үземне жәлләтеп утырмыйм. Тик күңелгә тигән әйберләр белән барыбер уртаклашам. Уртага салып сөйләшкәч, бар мәшәкатьләр дә юкка чыга. Кемдер барысын да үз эченә җыя. Алай ярамый, барыбер бушанырга кирәк. 

– Күп очракта ихласлык, гадилекне беркатлылык белән тигезлиләр. Сезнең очракта да шулай кебек. Бәлки, ялгышамдыр?
– Дөрестән дә, андый әйбер бар. Әмма мин моңа бернинди бәя дә бирмим. Кемдер сине белсә дә күрмәмешкә салышырга мөмкин. Элегрәк: “Ни өчен?” – дип тә уйлана идем. Мине халык үз итә. Урамда да очраклы гына мине күргән, таныган, кешеләр елмаеп җибәрәләр. “Син үзебезнең кеше”, – диләр. Бу мактанып әйтү түгел, әмма артист өчен тамашачыдан “син үзебезнеке” кебек сүзләрне ишетү бик кадерле. 

– Ябык кешегә: “Сине ашатырга кирәк”, – диләр. Бу сүзләрне еш ишетәсездер? 
– Әйе, булгалый. Минем физиологиям шундый, бу ашау-эчүгә бәйле түгел. Киресенчә, бик әйбәт ашыйм. Нәрсә бар шуны ашап, киеп, булганына шөкер итеп үстек. Әти-әнигә бик зур рәхмәт, матур күлмәген дә, затлы аяк киемен дә таптылар. Каяндыр килеп чыга иде ул. Димәк, насыйп булган. Темадан бераз читләшсәк тә, кызык хәлне искә аласым килә. Яшь вакыт, Казанга төркемдәшләрнең туена килдем. Төркемдәшләр тагын бер көнгә калабыз диләр. Мин дә өйгә шалтыратып әнигә: “Тагын бер көнгә калам”, – дим. Әни: “Әтиең ни әйтер инде”, – ди. Әтигә телефонны бирде дә, ул: “Улым, кайт яме”, – ди. Мин шунда ук: “Ярар, әти кайтам”, – дидем. Әти сүзе безнең өчен закон булды. 

– Тормышта агымга каршы бармыйсыз, ахры?
– Агымга каршы йөзеп карадым мин. Агымга каршы йөзүнең нәтиҗәсе булмады. Миңа агымда булу хәерлерәк. Иң кулай вариант – хатынымның сүзләренә колак салып, балаларны үстереп яшәү. Зөлфиянең әйткән сүзләре гел рас була. 

– Кешенең эго, минминлеге дә бар бит. 
– Миндә дә кабынып ала ул, бер дә борчылмагыз (көлә). Кирәк вакытта бераз тавыш та күтәрелә. Әмма бу бер мизгел генә, шуннан соң барысы да үз урынына кайта. 

– “Хатынымны тыңларга кирәк”, – дип ачык әйтүче ирләр сирәк. Гаилә дилбегәсе кем кулында?
– Дөресен әйткәндә, мин әкрен кеше. Тынычлыкны яратам, әкрен генә, ашыкмыйча, үз көемә эшләргә яратам. Ә Зөлфия табигате буенча миннән кызурак. Әгәр каным кызу булса, бәлки, мин аңа юл бирмәс идем. Дөрес, гаилә тормышыбыз да башка булыр иде. Ә хәзерге вакытта тормыш дилбегәбез урталыкта.

– Тормыш иптәшегез белән укыган вакытта ук танышкансыз дип беләм. Озак очраштыгызмы?
– 2012 ел иде. Без театр сезонын ачканда, артистлар, кызыл келәмнән уздык. Зөлфия ул вакытта студент әле. Мин аны шунда Камал театры каршында басып торган кызлар арасыннан күреп калдым. Театрда студентлар, гадәттә, спектакльне баскычта утырып карый бит. Алар арасыннан да Зөлфияне эзли башладым. Шуннан таныштык. 1-2 айдан очраша да башладык. Бер елдан туй гөрләттек. Зөлфия җәен: “Никах укытабызмы әллә?” – дип әйтмәсә, бәлки, хәзер дә очрашып йөргән булыр идек әле (көлә). Беренче адымны Зөлфия ясады. Остазым Миңгол абый Галиев та: “Ярый әле Зөлфия булды. Барысын үз кулына алып, сине бәхетле итте”, – ди. Миңгол абый кызларга гел: “Әгәр үзегезгә ошаган егет булса, аны бәхетле итә алуыгызны сизәсез икән, аласыз да бәхетле итәсез”, – дип киңәш бирә. Зөлфияне башкалардан аерып торучы сыйфатлар күп: ул гади түгел, ул гаҗәеп хатын-кыз! Ул булган җирдә ямь бар, бәйрәм мохите хөкем сөрә. Без бер-беребезне аз гына күрми торсак та, сагынабыз. Үзебез дә сизмәстән бер-беребезгә “ябыштык”. Берәр кайда чакырулы булсак та: “Син бармасаң, мин дә бармыйм”, – дип кенә әйтәбез. 

–  Кулларыгызга игътибар иттем әле. Ни өчен балдак кимисез?
– Мин гел балдак һәм сәгатьне кияргә онытам. Спектакль алдыннан салып куярга кирәк, шул бер салам да кияргә онытып йөрим. Әйттем бит, ялкаурак кеше инде мин. Зөлфия дә балдак кимәгәч, кайвакыт шаяртып кына тикшергән була: “Әһә, балдагын кимәгән...” – ди.  

– Үпкәләшү сезнең гаиләгә хас түгелдер?
– Элек үз эчемә бикләнеп, сөйләшмичә йөргән вакытларым булды. Менә шулай үз эчемә бикләнгәч, ачыла алмыйча йөри идем. Зөлфия бары юлын таба иде. Ә тулаем алганда, үпкәләү, ызгышу безгә хас түгел. Гомумән, тавыш күтәрү, бәхәсне яратмыйм. Бу күңел халәтемә каршы килә. 

– Раил, сезне күбрәк комедияләрдә, музыкаль әсәрләрдә күрәбез. Бәлки, сезгә драма әсәрләре дә бик килешәдер. Уйныйсы килгән роль бармы?
– Драматик рольдә уйнаган булды. Айдар Җәббаров “Агыла да болыт, агыла” спектаклендә төп рольне – Хәсән Туфанны башкардым. Драманы тулаем үзем аша үткәрәм. Ә уйныйсы килгән рольгә килгәндә, төгәл әйтә алмыйм. Театрда эшли башлаган чорда җырлы рольләр уйныйсы килә иде. Ул вакытта геройларны уйнамасам да, җырлаштыра идем. Хәзер исә мин тулы көч, әзерлек белән, аңлап, төшенеп, Фәрит абый Бикчәнтәев куелышында “Башмагым” спектаклендә Галимҗан арияләрен башкарам. 

– Сез бит әле өч бала әтисе дә. Театрда гына эшләп, матди яктан гаиләне туендырып буламы?
– Без тырышабыз. Әти-әни балачактан: “Тырышып эшләсәң, барысы да уңай була”, – дип сеңдереп үстерде, шуңа, һичшиксез, эшләргә кирәк. Аннан: “Канәгать була белсәң, зарланмасаң, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәсәң, булганы тагын да артыр”, – дигән сүзләргә ышанам. Тамчыдан күл җыела. Зөлфия – ике җирдә, ТНВда һәм театрда эшли. Минем төп эш урыным театр. Төрле чараларда катнашырга чакырсалар, аларга алынам. Бөтен иҗат кешеләре шулай яши. Һәркем бай булып та бетә алмыйдыр. 
Бу дөньяда уртаклыкны табу – иң зур бәхеттер, мөгаен.

– Сезнең гаиләдә әле дә мәхәббәт бармы?
– Танышкач, нык кына шашып аласың, аннан бераз тынычланасың. Бертөрле, тыныч тормыш китә. Ләкин шул шашынулар еллар дәвамында дулкын булып тагын килеп, күңел ярларын кабат-кабат кагып алалар. Бала тугач, бөтенләй башка тормыш башлана. Баланы да, тормыш иптәшеңне дә өф-өф итеп кенә йөртәсең. Бала туу – үзе бер могҗиза бит ул. Балалар мәхәббәтне үзгәртә, якын кешең сиңа тагын да кадерлерәк була башлый. Башта кызыбыз Нәфисә туды. Миңа бер якташым, йомшак күңелле булгач: “Синнән малай тумый инде”, – дип әйткән иде. Улыбыз Әсфәндияр тууы, бәлки, шуңа да бик зур тәэсир калдыргандыр. Аннан төпчегебез Шәүкәт туды. Балалар булмаса, нишләп беткән булыр идек икән? Миңа аларның мыш-мыш килеп йоклауларын тыңлау да кадерле. Дөресен әйткәндә, мин күбрәк малайлар әтиседер. Иртән торгач та алар “әти” дип уяналар, икесе дә миңа “тагылган” (көлә). Кызым Нәфисәгә карата аеруча нечкә хисләр кичерәм, бик сокланам. Аңа мөнәсәбәтем үзгә. Ул безнең гаиләне барлап торучы бердәнбер кызым. Бәхетле, сау-сәламәт, тәүфыйклы булсыннар. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, бездән теләк шул. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

83

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Бик матур кунелле чын талант. Гаилэсенэ унышлар телибез

    • аватар Без имени

      4

      0

      Биииик матур гаиле

      • аватар Без имени

        4

        0

        Биииик матур га

        • аватар Без имени

          2

          0

          Бу гаиләне бик яратам һәм хөрмәт итәм.Бик талантлы шәхесләр.Бәхет һәм сәламәтлек телим.Уңышлар Сезгә!

          Мөһим

          loading