16+

Равил ГАЛИЕВ: «Әтиемнең концертларыма беркайчан да килгәне булмады»

Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты Равил ГАЛИЕВнең туган якларында – Азнакай районы, Камышлы Күл авылында булырга туры килде.

Равил ГАЛИЕВ: «Әтиемнең концертларыма беркайчан да килгәне булмады»

Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты Равил ГАЛИЕВнең туган якларында – Азнакай районы, Камышлы Күл авылында булырга туры килде.

Ул бер төркем җырчылар алып кайтып, авылдашларына Сабантуй бәйрәмен оештырырга үз көчен керткән иде. Форсаттан файдаланып, аның белән әңгәмә дә корып алдык.

– Хәзер туган нигезгә, авылга ешрак кайтырга тырышабыз, чөнки әти-әниләр олыгайды, сәламәтлекләре дә бик ныклы түгел инде, – дип башлады ул сөйләшүне. – Гаиләдә без өч ир-егет үстек. Дүртенчесе – әти. Әнигә ничек авыр булганын хәзер генә аңлыйм. Дүрт ир-ат бит. Әти 30 елдан артык Актүбә бистәсенә йөреп, рәссам-бизәүче булып эшләде. Бернинди һава торышына карамыйча, сәгать иртәнге дүрттә торып, малларны карап, юлга кузгала иде. Башта Азнакайга, аннан соң вахта машинасы белән Актүбәгә китә иде. Кире кайтканда да шул юлны үтәсе. 30 елдан артык шушы маршрутны узган кеше ул. Әти бик матур итеп картиналар ясый иде. Шунысы кызык: ул аларны бервакытта да өйдә ясамады, ә эшендә төшерә иде. Ә өйдә агач эшләрен генә эшләде. Гармунда да бик оста уйный иде.

– Алайса сезне әтиегез юлын дәвам итүче дип әйтергә була инде.
– Әти минем җырчы булу теләгемне хупламады. Башта ук ул юлдан китмәвем дә шуңа бәйледер. Безнең әти максималист. Ул гел: «Илһам Шакиров кебек җырлый алмасаң, сәхнәгә чыгып та йөрмә», – дип әйтә иде. Рәссам булып китүемне теләгән иде шул. Хәзер сайлаган юлымны кабул итсә дә, иҗатыма беркайчан да бернинди бәя биргәне юк. Концертларыма да беркайчан да килгәне булмады. Ә менә әни мактаучым да, тәнкыйтьләүчем дә.

– Равил абый, күпләр Татарстан башкаласына тартылганда, сез төп яшәү урыны итеп Чаллыны сайлагансыз. тормышыгызда Азнакай, Казан һәм Чаллы нинди роль уйный һәм әлеге шәһәрләрнең һәрберсе нинди мәгънәгә ия?
– Чаллы минем өчен бик кадерле шәһәр, бервакытта да аннан китәсем килмәде. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый. Кем белә, бәлки бер көнне Казанга да күченергә туры килер. Менә хәзер балалар үсеп килә. Аларны укытасы, урнаштырасы бар. Казан, башкалабыз буларак, үзенә тарта, җәлеп итә, әлбәттә. Әгәр анда булган булсам, иҗат итәргә бик күпкә җиңелрәк булган булыр иде, чөнки мәркәзебездә эшләргә мөмкинлекләр күбрәк. Аннан соң «Менә болар Казаннан кайткан, башкаладан килгән җырчылар» дигән сүзләрне халык та башка төрле кабул итә бит. Гәрчә талантларыбыз бер-беребездән әллә ни ерак китмәсә дә, алган дәрәҗәләребез, исемнәребез шундый ук булса да, Казан җырчысына мөнәсәбәт башка төрлерәк. Хәтта безнең үзебез өчен дә ул шулай. Без аларга сокланыбрак, көнләшебрәк карыйбыз. Шуңа күрә Казанда үз урынын тапкан кешеләргә уңышлар телим, аларның булдыклылыгына сокланам. Ә Азнакай – минем туган ягым, миңа сәнгать юлыннан китәргә этәргеч биргән төбәк. Мәктәптә укыган елларда ук үзешчән сәнгатькә тартылдым, төрле чараларда катнашып үстем. Мин бит әле җырлаудан кала рәсем дә ясый идем. Аннан соң ике ел армия сафларында хезмәт иттем. Әйләнеп кайткан еллар кибетләрдәге дефицит вакытка туры килде. Азмы-күпме файдасы тимәсме дип, Азнакайдагы бер оешманың яшелчә базасына товар ташучы (экспедитор) булып эшкә керергә уйладым. Тик базаның директоры: «Экспедиторларның өсләренә чыга, түли алмыйлар. Син башта йөк ташучы булып эшләп кара әле», –дип киңәш итте. Алты ай йөк ташучы булып эшләдем. Сәүдә тирәсендә булгач, башка әйберләрне дә табу җиңелрәк иде. Шул чорда абыйлар да гаилә корып җибәрде. Аларга да ярдәмем тиде.

– Ул чагында да сәнгатьне ташламадыгызмы?
– Юк. Көндез йөк ташучы булып эшләсәм, кичен дустым Рамил Җәмилов белән авылларда концертлар куя идек. Көннәрдән бер көнне базага мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе белән директоры килде. «Гомер буе йөк ташучы булып йөрмәссең. Әйдә, сине мәдәният йортына эшкә урнаштырабыз», –дигәч, шунда урнаштым. Анда бер елга якын эшләдем. Рамил дустым тынлы оркестр буенча Әлмәт музыка училищесын тәмамлаган иде. Аны КамАЗ каршында оешкан эстрада-тынлы уен кораллары оркестрына музыкант буларак чакырдылар. Шунда киткәч, оркестрга татарча җырлаучы артист кирәк, дип, мине дә дәшеп алды. Шулай итеп, төенчекләремне төйнәп, Чаллыга барып урнаштым. Ул вакытта КамАЗ мәдәният сараенда талантлы композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат абый Гобәйдуллин җитәкләгән бик көчле «Сердәш» ансамбле эшли иде. Мине Ренат абый шунда чакырып алды. Анда 1997 елга кадәр эшләдем. Ныклап торып профессиональ сәхнәгә аяк басуым «Сердәш» ансамблендә булды. Ренат абый язган «Адашкан мәхәббәт», «Әнкәйнең оеклары», «Кайтып булмады» җырлары репертуарымда аерым бер урын алып тора.

– Резидә Шәрәфиева белән эшли башлавыгыз да шул елларда булган, ахрысы?
– Әйе, Резидәне дә шушы ансамбльгә чакырып китердем. Аннан соң 1997 елда аның белән аерым төркем булдырдык. Безне Ренат абый да хәер-фатиха биреп озатты. Бергә эшләмәсәк тә, остазым белән һәрдаим элемтәдә тордык.

– Профессиональ белем алырга теләгегез булмадымы?
– Белемем буенча мин – театр режиссеры. Казан мәдәният университетының театр факультетын тәмамладым. Вокал буенча махсус белемем юк, тик аерым дәресләр алырга кайда нинди мөмкинлек булды, барысыннан да файдаландым. Әлегә кадәр осталыгымны чарлыйм.

– Узган ел гына Чаллыда музыкаль театр да оештырып җибәргәнсез икән. Эстрададан театр дөньясына кереп китүегезне ничек аңларга?
– Моны миңа шагыйрә Зөләйха Минһаҗева тәкъдим итте. Былтыр «Алай да була икән» дигән моңсу музыкаль комедия чыгардык. Дөрес, әлегә бинабыз юк. «Эврика» мәдәният үзәге каршында эшлибез. Аның директоры – иптәшем Ландыш. Бүгенге көндә «Шайтан бутады» дигән икенче пьесабыз да әзер.

– Равил абый, соңгы елларда без сезне радио-телевидениедә сирәгрәк күрәбез-ишетәбез. Башка иҗатташ дусларыгыз кебек солянкаларда да еш чыгыш ясамыйсыз. Һаман үсештә, тамашачының игътибар үзәгендә булырга тырышкан җырчы өчен бу күңел төшерергә сәбәп була аламы?
– Дөресен генә әйткәндә, бүген мин иҗат тормышымнан бөтенләй канәгать түгел, чөнки үземне иҗади торгынлык халәтендә хис итәм. Күңел төшкән чаклар да була, әмма үземне тиз арада кулга алырга тырышам. Моннан тиз арада чыгарга кирәклеген дә бик яхшы аңлыйм. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген дә беләбез хәтта. Әмма бүген бит, кызганычка, радио-телевидениедә ишетелмәү, күренү-күренмәү акчага бәйле. Моның өчен мөмкинлекләр җитеп бетми. Бүген мин элеккеге багаж, элеккеге авторитет белән барам. Чөнки элеккеге җырчыларның дәрәҗәләре башка иде. Җырчы буларак аларның дәрәҗәләре күпкә югарырак иде. Бүгенге вазгыять башкачарак. Моңа җырчыларның саны артып китү гаепледерме... Әллә радио-телевидениедә яңгыраган җырларның сыйфаты начар булумы... Без бервакыт сәламәт конкуренция булачак, дип өмет иттек. Җырчылар арту да куркыныч булмаячак, лаек булмаганнар арбадан төшеп калыр дип көттек. Ләкин беркем дә төшеп калмады. Ничек йөргән, һаман да шулай йөриләр. Мәдәният йортларына килеп керсәң, афишадан күп әйбер юк. Көн саен концерт. Хәтта шушы концерт залында чыгыш ясау теләгең булса да, анда көн юк. Мәдәният йортларының хуҗалары үзләре үк: «Боларның өчтән бере дә куймаячак», – дип әйтеп торса да, 30 көнгә 30 җырчы көн алган. Мондый күренешкә кайчан да булса чик куелырга тиеш дип уйлыйм. Шул ук вакытта бик талантлы, сокланып тыңларлык яшьләребез дә бар.

– Ныклап торып аякка баскан, яхшы багаж туплаган вакытыгыз ничәнче елларга туры килде?
– 2000-2010 еллар булды ул. Ул елларда без Резидә белән бик күп гастрольләрдә йөрдек, хәтта Африкага кадәр барып җиттек. Ул – яшьлек чоры, шулай булырга тиеш тә иде. Сәхнәгә чыккач, һәрвакыт бөтен көчемне биреп эшләдем. Фонограммага җырламадым. Бәлки активлык та җитеп бетмәгәндер, артык тыйнак булганмындыр. Соранып йөрергә яратмадым... Үземне сата белмәдем... Яңа җыр туган саен, аны халыкка ирештерер өчен, бөтен көчне куярга кирәк булган. Ә мин беркайчан да алай эшләмәдем. Ничек бар, шулай барды. Концертта җырласам җырладым, тик күбрәк тамашачыга барып ирешсен өчен махсус берни дә эшләмәдем. Хәзер инде җиң сызганып өр-яңадан тотынырга кирәк. Минем бик яхшы җырларым бар. Зарлана алмыйм. Аллага шөкер дим. Хәзер инде җыелып, аларны халыкка гына чыгарырга кирәк. Шушы өлкәдә ныклап торып эшләргә кирәк.

– Резидә апа белән иҗади тандемыгызга да 20 ел булган икән инде. Ир-ат белән хатын-кыз арасында чыннан да дуслык бар дип уйлыйсызмы?
– Менә сез шаһиты бит. Халык арасында булган имеш-мимешләр безнең иҗат өчен һәрвакыт уңай гына булды. Сөйлиләр, «чынлыкта нәрсә икән», – дип, халык концертка килә иде. Резидә Казанга күченгәч тә, бергә эшләвебезне дәвам иттек. Иҗади тандемыбызны таркатырга сәбәп тапмадык. Безнең өчен Казан белән Чаллы арасы да киртә була алмады.

– Гаиләгез турында да берничә сүз әйтеп китегез әле, Равил абый.
– Ландыш белән гаилә корганыбызга 15 августта 15 ел була. Аның ЗАГСка тарантаслар белән кабат килергә хыялы бар. Хатыныма шундый бүләк ясап булырмы, юкмы инде (көлә). Улыбыз Сәйдәш быел фортепиано буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Кызыбыз Әминә бию белән кызыксына. «Бисеренки» хореография мәктәбенә йөри.

– Равил абый, тормышыгыздагы нинди эш-гамәлләрегез күңелегезгә канәгатьлек китерә?
– Чаллыдан ун чакрым ераклыкта гына урнашкан Тукай районының Әҗмәкәй авылында йорт тергезеп киләбез. Шундагы бакчабызда төрле яшелчә, җиләк-җимеш, агачлар үстерү, йорт мәшәкатьләре күңелгә рәхәтлек бирә. Кулыма яхшы җыр эләксә, шатлыклы мизгелләр кичерәм. Ул яктан язмышыма рәхмәт әйтәм. Җырдан бәхетем булды. Шулай ук балаларымның уңышлары яшәү дәрте бирә. Аларга карап, Ходайга шөкер әйтәм. Кызым белән улыма карата кырыс булсам да, балаларым акыллы, тәртипле. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә дә, әниләренә дә зур рәхмәт.

Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Зөһрә Садыйкова фотолары

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading