16+

Рузанна Хәбибуллина: “Балаларыбыз сәхнә артында үсә”

“Сәхнә яшьлекне ярата”, – дигән гыйбарә бар. Без дә яшь, таланты иҗатчылар өчен аралашу мәйданы булырга тырышабыз.

Рузанна Хәбибуллина: “Балаларыбыз сәхнә артында үсә”

“Сәхнә яшьлекне ярата”, – дигән гыйбарә бар. Без дә яшь, таланты иҗатчылар өчен аралашу мәйданы булырга тырышабыз.

Бүген сәхифәбезнең кунагы – Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры актрисасы Рузанна Хәбибиуллина.

– Рузанна,  сез тумышыгыз белән Свердлау өлкәсеннән. Юлларыгыз Казан белән ничек кисеште?

– Чыгарылыш сыйныфында: “Кайда укырга керергә, нинди һөнәр сайларга?” – дигән сорау килеп баса. Әти-әни белән башта Екатеренбург шәһәренә барып уку йортлары белән таныштык. Ул вакытта  Свердлау якларында телевидение әллә кем түгел иде әле, нәкъ шул мәлдә бездә ТНВ каналын күрсәтә башладылар. Телевизордан Казанны бик мактагач, әти-әни: “Казанга барып карыйк”, – диләр. Минем хәтта “Казанда кайда укырга керергә?” дигән китап та бар иде. Әни – укытучы булырга кыстады, әти – юрист бул диде. Казанга килгәч инде, театр училищесына да кереп чыгарга булдык. Август аена кереш имтиханнарга чакырдылар. Шул көннән башка уку йортлары турында уйланмадым да, үземчә тырыша-тырыша имтиханнарга әзерләндем. Безнең Казанда бер танышыбыз да, туганыбыз да юк. Керү имтиханнары бер генә көн бармый бит, кич кунарга урын кирәк. Әти белән игъланнар карап, шалтыратып белешеп, шөкер, бүлмә таптык. Өлкәнрәк яшьтәге бер ханым иде ул. Мин укырга кергәч тә, анда яшәдем. 17 яшемдә чит шәһәрдә, чит кешедә берүзем калдым. Әти-әниләремә бик рәхмәтлемен. Алар мине кирәк вакытта җибәрә алганнар, шуңа күрә бүгенге уңышларымда, һичшиксез, өлешләре бар.

– Ни өчен Казан театрлары арасыннан күзегез нәкъ Кариев театрына төште?

– Безнең чыгарылыш спектакльләрен төрле театрларның режиссерлары килеп карый. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов төркемебездәге бар егетләрне дә эшкә чакырды. Ирем Илназ театрга эшкә урнашырга баргач: “Хатынымны да алсагыз, киләм”, – дигән. Шулай итеп, Ренат абый янына барып тагын бер кат имтихан тапшырдым. Ирем белән бергә Кариев театрында эшли башладык.

– Илназ белән мөнәсәбәтләрегез турында сөйләгез әле. Күпләр ирегезне усал ди. Чыннан да, шулаймы?

– Мин бераз һавада очып йөрим. Ә Илназ җир кешесе. Ул төгәл, бик пунктуаль. Читтән караганда, бәлки, усал тоеладыр. Аны кыздырып җибәрсәң, дөрләп янып китә инде ул. Әмма миңа аның белән шундый рәхәт, үземне ирекле кош кебек хис итәм. Финанс мәсьәләләре, түләү – барысы Илназ кулында. Балалар авырый башласа да, Илназ беренче дәваларга керешә. Мин күп нәрсә дә иремә салынган. Аш бүлмәсендә менә мин – хуҗа. Дөресен әйткәндә, без шуның кадәр бер-беребезгә береккән. Гастрольләргә аерым чыгып китсәк тә, авырый башлыйбыз. Ирем башка җирдә эшләгән булса, нишләр идек икән? Без хәтта вак-төяк көндәлек мәшәкатьләргә кагылышлы да киңәшләшәбез.

– Быел гаиләгезгә кайгы җилләре дә кагылган...

– Әйе, Илназның быел әтисе бакыйлыкка күчте. Әнисен III курста укыганда югалткан иде. Хәзер бөтенләй ятим калды. Бу Илназның гына түгел, бөтен гаиләбезнең кайгысы. Без әтигә ( Илназның әтисе) ярдәм итә ала идек, әмма ул каршы килде, дәваланмады. Әтинең хәле авыр дип хәбәр килгәндә без Свердлау якларына кайткан идек. Тиз-тиз җыенып юлга чыгып киттек. Илназ рульгә дә утыра алмады. Машинада мин кайттым. Дөресен әйткәндә, бөтенләй кешеләрне юата белмим икән. Уңышсызлыкка очраган вакытта да: “Үтеп китә ул, борчылма. Барысы да яхшы булачак”, – дип җиңел генә әйтеп, барысын позитивка борып куям. Ә бу очракта юатырлык сүзләр таба алмадым. Cүз дә юк, миңа да кыен. Әмма мин барыбер Илназның хәлен аңламадым. Аллаһка шөкер, тормышта зур югалтулар башымнан үтмәде, әти-әнием исән. Шуңа күрә мин Илназны юатмадым, ә авыр вакытта үз җилкәмне куйдым. Бәлки, алай эшләү дөресрәктер дә.

– Рузанна, сез шәхси блог алып барып, тормышка кагылышлы кызык видеолар төшерүче бердәнбер театраль гаиләдер, мөгаен. Мондый юнәлештә эшләү кыенлыклар тудырмыймы?

– Мин балачактан видео, фотосурәтләр төшерергә яраттым. Бу юнәлеш белән кызыксындым. Театр училищесында укыганда да группадашларымны төшерә идем. Соңгы арада мине әңгәмәләргә чакырганда: “Блогер Рузанна”, – дип тәкъдим итә башладылар. Андый очракта, төзәтәм. Чөнки мин, беренче чиратта, актриса. Шәхси блог алып бару шөгыль, ул минем төп эшем түгел. Теләк булса, теләсә кем блогер була ала дип уйлыйм. Мәсәлән, табиб булу өчен кешегә укырга, ниндидер аерым белемнәр алырга кирәк. Ә блогерлык өчен, беренче чиратта, теләк булу мөһим. Әйе, блогерларга да тырышырга, эшләргә кирәк. Әмма мин аны эш итеп кабул итмим. Иң мөһиме блог алып бару – төп эшемә зыян китерми. Шулай да без социаль челтәрдә бар тормышыбызны да күрсәтмибез. Видеоларны гадәти тормышта булган хәлгә нигезләнеп төшерәбез, әмма видеоның эчтәлеге безнең гаиләгә кагылмаска да мөмкин. Барысы да җыелма образ. Актриса буларак һөнәремә, гаиләмә тап төшәрсәм, башка мәсьәлә. Кайбер блогерлар игътибарны тоту өчен, мәсәлән: “Бүген ирем белән талаштык”, – дип тә төшереп кертә ала. Без андый юлны сайламыйбыз. Кызганыч, балалар хәзер блогерлык үсеш алган чорда үсә. Барысының да блогер буласы килә. Алар хыяллана белми. “Минем космонавт буласым килә”, – дигән балалар да юк бит хәзер.  

– Билдән түбән юморга нинди мөнәсәбәттә?

– Мин кайвакыт сүгенеп җибәрә алам. Бер язылучы: “Сез бит актриса, сез сүгенергә тиеш түгел”, – дип язды. Мин аның белән өлешчә килешәм, чөнки халык күзлегендә актер – ул идеал. Әмма без дә гап-гади кешеләр бит. Әйе, гадәти тормышта мин билгеле бер ситуациягә бәйле рәвештә сүгенергә мөмкин. Тормышта ниндидер ясалма образ уйнап йөрисе килми. Мин шундый төрле. Мәсәлән, бүген күңелем тулды да елап алдым.  Ә билдән түбән юморга –  мөнәсәбәтем юк. Әгәр кеше андый темаларга сөйләшә ала икән, ул аның эше.

– Сез хәзер дә бала табу буенча ялда булырга тиеш кебек. Шулай да сезне сәхнәдә еш күрәбез. Ялдан баш тарттыгызмы әллә?

– Мин, гомумән, ике бала белән дә бала табу буенча ялда утырмадым. Сабирга – 1 ай, ә Чулпанга – 14 көн иде эшкә чыкканда. Бу юлы спектакльләр башлангач, Ренат абый шалтыратып хәлемне белеште. “Син  безгә кирәк, мөмкинлегең булса, чыгасыңмы?”, – диде. Үземне яхшы хис иткәч, каршы килмәдем. Бөтен гаиләбез белән театрда кайнашып ятабыз менә. Балаларыбыз сәхнә артында үсә.

– Балаларны кочаклап, карап, уйнап кына утырасыгыз килмәдеме?

– Иҗат кешесенә бер урында гына утырып тору кыенрак инде ул. Ирем белән бер җирдә эшләгәч, нишләп эшкә чыкмаска соң? Бала табу буенча ялда булу җиңел түгел. Хатын-кызларның төшенкелеккә бирелү очраклары да күп. Көннәр бертөсле була башлый. Кайберәүләр бар дөньяны онытып үзләрен бала карауга гына багышлый. Ә минем очракта төшенлеккә бирелергә вакыт булмады. Сәхнәгә чыккач, син әни булуыңны онытасың, герой тормышы белән яши башлыйсың. Башка бер егет белән мәхәббәт уйнап йөрисең. Сәхнә артына кергәч инде, мин, әлбәттә, әни, хатын. “Балаларны интектерәсез”, – дип әйтүчеләр дә бар. Әмма миңа калса, без, киресенчә, аларга күбрәк наз бирә алабыз. Чөнки әти дә, әни дә янәшәдә. Гомумән, балаларыбыз нинди гаиләгә киләсен белеп туганнар, күз тимәсен. Мин сәхнәдә булганда йә йоклап китәләр, йә башка җаебыз чыга. Балалар әти-әнисенә барыбер җайлаша дип уйлыйм. Без аларны түгел, ә балалар безне сайлый. Балаларын әби-бабайга калдырып торучы кешеләр дә бар. Моңа каршы төшмим. Әмма баланы без беренче чиратта үзебез өчен табабыз. Гаилә корганнан соң, алты ел балабыз булмады. Шуңа күрә балаларыбыз көтеп алынган Аллаһы Тәгалә бүләге.

–  Балалар булмау сезне борчыды, димәк?

– Дөресен әйткәндә, бу хакта уйланмадык. Алты ел үтсә дә, бала туу мәсьәләсен шик астына куймадык. Мондый зур мәхәббәттә балалар булмау, мөмкин түгел кебек тоелды. Әти-әниләр, әлбәттә, әби-бабай буласы килү турында еш әйтте. Ә без үз көебезгә яшәдек. Балалар турында уйлана башлагач, балага уздым. Гомумән, без еш кына тормышка үпкә белән карыйбыз. “Нигә минем андый мөмкинлегем юк? Ни өчен миңа бәхет елмаймый?” – дип кабатлыйбыз. Ә, чынбарлыкта, һәрнәрсәнең үз вакыты. Күрәсең, шулай язган булган. Балаларыбыз – Аллаһ Тәгалә бүләге. Без аларның иң зур фанатлары. Өф-өф итеп кенә торабыз дисәм дә буладыр. Алар мәхәббәттә үсә, шуңа күрә балалар тарафыннан да хөрмәт, яратуны сизәбез.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading