Һәр җырчының сәхнәдә үз йөзе була. Тамашачы күңеленә ярар өчен, артистлар нинди генә юллар эзләми. Әмма кемгәдер тумыштан кеше игътибарын яулап алу сәләте бирелгән.
Татар эстрадасының яңа сулышы, татар рокеры: Ринат Гыйльфанов исеме телеэкраннарда еш яңгырый башлады.
18 яшькә кадәр Ринат Гыйльфанов үзен “гений” дип уйлаган һәм ялгышканын аңлаган
Тик аның турында мәгълүмат белән танышырга теләсәң, печән өеменнән энә эзләргә туры килер. Шуңа күрә “Актаныш кызының хисенә ышанган” җырчы белән үзем хәбәрләшергә булдым һәм ялгышмадым.
– Балачагыгыз ничек үтте?
– Балачагым Актаныш һәм Зөбәер авылы белән бәйле. Балачакны ике этапка аерып карарга була. Әткәй авыл җирлеге җитәкчесе, орденоносец, аны бик нык хөрмәт иттеләр. Ә әни – Татарстанның атказанган укытучысы. Безнең өйдә сәнгать кешеләре җыела иде. Әткәй “Агыйдел” ансамблен оештырып җибәрде. Җырчылар, язучылар гел бездән өзелмәде. Сара Садыйкова, Мөхәммәт Мәһдиев кебек олуг шәхесләр еш кунакка килде. Әтине күрмәдем, дисәң дә була, ул һәрвакыт эштә иде. Якын-тирә малайлар белән уйнап, урамда үстем. Әти-әниләрем абруйлы кешеләр булса да, авыл халкы мине яратты. Эре бәрәңге ашап, үземнән әллә кем ясап йөрмәдем. Егетләр белән бәхәсләшеп алганда да, әти-әнигә кайтып әләкләгәнем булмады. Бар эштә дә беренче булырга теләдем. Миңа 11 яшь тулганда, әти үз-үзенә кул салды. Шул вакытта чын тормыш башланды.
– Әтиегезне югалткач нинди хисләр кичердегез?
– Әти өйдә авторитет иде. Аның фикеренә колак салдык. Ул бу дөньяны калдырып киткәч, ирек тоя башладым. Әнигә авыр сүз ишеттерәсе килмәде, бу мине азмы-күпме тыеп торды. Әти үлгәч, әнкәйне кызгандым, яшәү дә акча ягыннан шактый катлауланды.
– Балачакның икенче этабы нинди булды?
– Өйдән чыгып киткәч, шундый рәхәт булды. Ирек тәмен тагын да ныграк тойдым. Бөтен җирдә беренче булырга, дигән максат белән яшәдем. 18 яшькә кадәр үземне “гений” дип уйладым. Әмма барысын да булдыра алмавымны аңладым. Әйе, мин күп әйбер беләм, тик дөньяны кочып булмый икән. Очып җиргә төшкәндә, шактый сулар аккан иде.
– Мәктәптә әйбәт укыгансыз, беренче булыр өчен тырышлык та кирәк бит...
– Сыйныфыбыз бик көчле булды. Барлык яктан да уңган-булган идек. Әйбәт укыгач, син институтка барырга тиеш кебек. Шулай итеп төзелеш институтына дусларым белән укырга кердем. Көннәр бер төсле үтте. Мин монда нәрсә эшләп йөрим инде, дип уйландым. Армиягә барып, тәртипкә өйрәнергә булдым. Институттан җибәрмиләр. Бөтен фәннәрдән «5»ле булган студентның укуны ташлавы башка сыймас хәл бит. 11 егетнең барысы да институтны ташлады. Актаныш өчен сенсация булды бу. Өйгә кайттык. Әни өчен бу хәл – трагедия иде. Иртәгә үк эшкә урнашасың, диде. Төзелештә эшли башладым. Гомер буе цемент ташыргамы, дип уйладым. Дустым Казан дәүләт энергетика университетына укырга керергә кыстады. Бер атнада кереш имтиханнарга әзерләнеп, уку йорты буенча югары баллар җыюга ирештем. Университетта шактый файдалы мәгълүмат алдым.
– Төшенкелек кайдан барлыкка килде?
– Минем яшьлек елларым зур илнең таралган вакытына туры килде. Бер көндә дөньяның асты өскә әйләнде. Без – алданганнар буыны. Егетләр белән бергә дус булып үстек. Мин ялган булыр, дип уйламадым. Бөтен әйбер уртак дигән иллюзияләрдә яшәдем. Дуслар арасында сатлыкҗаннар булуына ышанмадым. Еллар үтте, күңелдә билгесезлек хисе үсә барды. Мин депрессиягә бирелдем. Ни өчен яшәгәнемне аңламадым. Җырлар язам, кем өчен? Ник кирәк ул миңа? Бу сорауларга җавап таба алмадым. Тормышка куйган максатлар буталып бетте. Үләргә теләдем, Аллаһ саклап калды. Хәмергә дә тартылдым. Гаиләм, бизнес, иҗатым да бар. Рәхәтләнеп яшә бит инде, әмма күңелдә бушлык. Кеше үзен шундый нык ярата. Депрессиягә эләккәч, гаиләсе турында да оныта. Салкын караш һәм күңел бушлыгы – бу бик куркыныч халәт. Якыннарым мине мондый авыр чакларда ташлап калдырмады. Тормышымда кылган хаталарымны язып чыктым, анализладым. Иң авыры – үз ялгышларыңны кабул итү. Хәзер үзем өчен түгел, башкалар өчен эшлисе килә. Иҗатымны да халыкка бүләк итәргә телим.
– Хаталар күп ясалды, дип әйттегез. Үзегезгә нәрсәне кичерә алмыйсыз?
– Бөтен әйберне дә кичерәм. Кеше үзен кичермәсә, яши алмый. Һәр адымым өчен җаваплылык тоеп яшәдем. Әмма балаларга, якыннарга игътибарны вакытында аз биргәнмен. Шул гына йөрәктә авыр йөк булып тора.
– Әти-әниләрегез турында сөйләштек, ә үзегезнең гаиләгез ни хәлдә?
– Хатыным, өч улым бар. Алар хәзер Канадада яши, белем ала. Мин дә китәсе идем, әмма Аллаһ бу илдә эшләрең бетмәде әле, диде, виза белән авырлыклар килеп чыкты.
– Улларыгызны ничек тәрбиялисез соң? Көн саен күрешеп тормыйсыз.
– Бала-чаганы артык тәрбия белән интектерергә кирәкми. Үсмер вакытта, өлкәннәрнең киңәшләре бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә. Үземнең хаталарда үстем, шуңа күрә үкенечләрем юк. Балаларымны да шулай тәрбияләргә тырышам, фикерләү иреге бирәм. Мин тормышны бер төрле күрәм, икенче кеше башкача. Әгәр балаларыма ярдәм кирәк булса, мин һәрвакыт әзер.
– Җырчы булырга хыялландыгызмы?
– Кечкенәдән җырчы булырга хыялландым. Көзге янына басып, гитарада уйнадым. Иҗади мохиттә үстем. Инглиз җырчыларының иҗатын яратып тыңладым.
– Иҗатыгыз чит ил җырчыларыныкына охшаган. Тәнкыйть сүзләрен еш ишетәсезме?
– Чит ил җырларының иҗатыма тәэсире бар. Балачакта аларны тыңлап үскәч, бу табигый. Иҗатыма кагылышлы төрле фикерләр яңгырады инде. Мин кеше сүзе белән яшәмәдем. Һәр фикергә хөрмәт белән карарга кирәк.
– Татар эстрадасына нәрсә җитми?
– Беренчедән, ихласлык җитми. Икенчедән, җырчылар үзләре нәрсә теләгәнне аңламый. Салаватныкы, Фирдүснеке шикелле телим, дип әйтәләр. Әмма алар бит инде бар. Көйләрдән кайвакыт нафталин исе килә. Яшьләр яңаны уйлап табырга тырыша. Әмма бу бик баналь килеп чыга. Өченчедән, башкаручылар көзге янына басып, үзләренә сорау бирсен иде: син акча эшлисеңме яки иҗат белән шөгыльләнәсеңме?
– Җырларга сүзләрне һәм көйләрне үзегез иҗат итәсезме?
– Тормышым турында белгәч, миңа берәр кеше җыр яза алыр, дип уйлыйсызмы? Кулыма гитара алып, күңелдә булган фикерләрне көйгә салып барам.
– Клипларның сюжетларын да үзегез уйлап табасыз дип беләм, әллә аларны төштә күрәсез инде?
– Төрле вакытта төрлечә. Мин клипны бер төрле күрәм. Клип төшерүче режиссерга ирек бирәм. Иҗади, башкалардан аерылып торган кешеләрне яратам. Әгәр клип төшерүче яхшы идеяләр тәкъдим итсә, ул вариантны калдырабыз яки икебезнекен дә кушабыз.
– Эстрададагы образыгыз рокерныкына охшатам. Образ өстендә эшлисезме?
– Образ турында гел уйлаганым юк. Сәхнәгә үземә ошаган кием белән чыгам. Образ өстендә эшләмим, бәлки, эшләргә кирәктер. Күңелдә шик туганда бер-ике якын кешенең сүзенә генә колак салам. Ринат, халык моңа әзер түгел әле, дип әйтеп, туктаталар. Дөреслекне яшереп җиткерә белмим, шуңа күрә кайбер җырлар ун елдан артык эшсез ята.
– “Актаныш кызына” клибы телеэкраннарда еш күрсәтелә. Исеме ничек соң ул кызның?
¬ – Бу җыелма образ. Җыр барлык гүзәл затларга багышлана. Дөресен генә әйткәндә, ул күптән язылган иде. Вакыты әле генә җитте. Җырда яшерен мәгънә дә бар. Игътибар белән тыңлаган тамашачы эзләп табар, дип уйлыйм.
– Татар моңына исегез китми бугай?
– Моң – ул һәр кешегә хас. Ихлас, чын күңелдән аралашкан кешенең дә моңы бар. Татар – моңлы халык. Элек татар халкын тырыш, дип әйтә идем. Уйлана торгач, татар халкы – көнче, дигән нәтиҗәгә килдем. Авылда бер кеше коймасын буяса, атна эчендә бөтен капкалар буялып бетә. Начарлык теләп түгел, әмма һәрберсе күршесенекеннән яхшыракны ясарга тырышачак. Татарны алга этәргән көч – көнчелек.
– Бу ак көнчелек түгелме соң?
– Көнчелекне акка-карага бүлеп утырмыйм. Көнчелек – ул хис, мотивация. Кешене үзеңнең баскычыңа төшермичә, аннан алданрак булырга теләүдә бер начар әйбер юк.
– “Дустыма” җырының эчтәлеге моңсу, тетрәндергеч. Ул иҗатыгызда аерылып тора. Бу җыр кемгә багышланган?
– Бу җырның эчтәлегендә минем өчен якын кешеләрнең язмышлары ята. Аны бик сирәк җырлыйм. Яшь баргач, үткәннәрне искә төшерәсе килә һәм күзләргә яшь тула. Минем янәшәдә булган күп егетләр вафат. Бер ипине бүлеп үскән дусларым, япь-яшь килеш якты дөньяны калдырды.
– Эстрададан кала кайсы өлкәләрдә үзегезне сынап карадыгыз?
– Бизнес, шоу-бизнес, фәлсәфә һәм башка бик күп юнәлешләрдә үсәргә тырышам. Кеше бизнес белән генә шөгыльләнсә, акча колына әйләнә. Шул ук кагыйдә башка өлкәләргә дә кагыла. Бер юнәлештә генә үсәргә ярамый. Кешенең төрле өлкәләрдә белеме булырга тиеш.
Блиц-сораштыру
– Тормышыгыздан ничә процентка канәгать?
– 99.
– Хәзерге татар эстрадасында яраткан җырчыгыз?
– Юк.
– Бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк?
– Үз-үзеңә алдамаска, ихлас булырга. Ялгансыз яшәргә.
– Җырчы булыр өчен нинди булырга кирәк?
– Үз-үзең булып калырга кирәк.
– Иң яраткан цитата?
– Бар да вакытлыча.
Илгизә Галиуллина.
Комментарийлар