16+

«Җырлаган чакта, кайвакыт күздән яшьләр чыга»

Алар сәхнәгә килеп чыкса, тирә-юньгә моң тарала. Концертларын караган тамашачы, аннан рухи азык алып китә.

«Җырлаган чакта, кайвакыт күздән яшьләр чыга»

Алар сәхнәгә килеп чыкса, тирә-юньгә моң тарала. Концертларын караган тамашачы, аннан рухи азык алып китә.

Сүзем Алинә белән Азат Кәримовлар турында. Җырчыларның гаҗәеп оста башкару сәләтенә ия булуы, тирән мәгънәле җырлары, зәвыклы киемнәре һәркемне сокландыра.

Яшьләрнең тере тавышка гына җырлавы бүген күпләргә үрнәк. Алар зәңгәр экраннарда "Җырлыйк әле" тапшыруын алып барулары белән дә халык мәхәббәтен казанган иде. Иҗат дәрте ташып торган бу парлар бүген нинди планнар белән яши соң? Шул турыда Азат Кәримов белән сөйләштек.

─ Азат, сүзебезне үзегезне моң бишегендә тибрәткән туган якларыгыздан башлыйсы килә. Моң сезгә кемнән күчкән, гомумән, “моң” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
 ─ Бүгенге көндә “моң” төшенчәсен аңлаучы бетеп бара. Зәвыклы, моңлы җырчыларның кыйммәте юк дәрәҗәсендә. Әлфия апа Авзалованың: “Моң ─ ул кайгыдан, тормыш кичерешләренең чагылышы”, - дигән сүзе бар, мин дә шушы фикердә. Үзем Мөслим районында туып-үстем. Балалар бакчасына йөргәндә үк җырлый башлавым очраклы түгел. Минем Нурмөхәммәт бабам җитмеш төрле һөнәр иясе: скрипкада, тальянда уйнаган, чечетка биегән. Заманында Минзәлә театрында артист булып эшләгән ул. Бабай мине бәләкәй чагымнан ук гармунда уйнарга өйрәтте. “Шахта”, “Алмагачлары” кебек халык көйләрен үзем уйнап, җырлый башладым. Конкурсларда катнаштым. Җырга мәхәббәт тәрбияләүдә әниемнең (Сәрия Кәримова) роле зур. Үзе дә бик матур җырлый иде. Чаллы шәһәрендә узган җыр конкурсында Салават Фәтхетдинов ир-егетләр арасында, ә әни хатын-кызлар арасыннан 1 нче урынны яулый. Шуннан соң, аны (башлап җырлаучы) солист итеп эшкә ─ китапханәдән мәдәният йортына чакыралар.

─ Аеруча истә калган балачак хатирәләрегезне дә искә алыгыз әле.
─ Мин 4нче сыйныфта чакта (10-11яшьтә), иптәш малай белән бергә тимер-томыр җыеп тапшырган акчага, авылыбыздагы Зөфәр абзыйдан, сугыш чорыннан калган “Планета-49” мотоциклы сатып алган идек. Матайның руле баштан югарырак. Аны икәү ике яктан күтәреп бергә коймага терәтеп куябыз да, менеп утырган килеш кабызып, кузгала торган идек. Болынга төшкәч, туктар өчен багана эзлибез, чөнки терәү булмаса кабызып булмый. Аннары 6 нчы сыйныфта, шулай ук тимер тапшырган акчага малайлар белән бергәләп машина сатып алдык.

─ Бала чагында ук тырыш, булдыклы, техниканы яраткан малайның сәнгатькә юлы кайчан башланды соң?
─ Мин мәктәптә өч ел баян классында укыдым. Шунда нотага өйрәндем. Аннары Алабуга мәдәни-агарту училищесында хор-дирижерлык бүлегендә белем алдым. Шунда педагогларымнан алган ныклы белемнәрем Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә ярдәм итте.

─ Соңгы вакытта охшаш тавышлы кайбер җырчыларны бер-берсеннән аерып булмый. Бу аларның популяр җырчыларга охшарга тырышуымы, әллә уку йортында педагогның эшләп бетермәү нәтиҗәсеме икән?
─ Укытучының төп максаты ─ укучының табигый тавышын саклап калу. Ул укучының үзеннән дә тора. Тавыш тембры белән аерылып тормаган җырчы беркайчан да уңышка ирешә алмый. Моны тарих дәлилләп тора. Кайберәүләрдә укытучысына яки башка җырчыларга охшатып җырлау гадәте бар. Ата-ана үз баласын укырга алып килгәндә уйларга тиеш. Кайберләренә безнең педагогыбыз Зилә Сөнгатуллина 1 курста гына укыган җырчыларны күрсәтеп: “Әнә, күрәсезме, монда бик талантлылар гына укый. Сезнең улыгыз яки кызыгыз ипиле булыр, дип уйлыйсызмы?” - ди торган иде. Музыка уку йортлары Татарстанда гына да биш-алты. Һәрберсен ел саен 20 шәр кеше тәмамлый (елга 120 була ). Шулар арасыннан бер йолдыз чыкса да нәтиҗә, ә калган 119ы нишли? Уйланырлык бит.

─ Ничек уйлыйсыз, ә музыка белеме алу кирәкме?
─ Мин аны төзүче һөнәре белән чагыштырасым килә. Белемсез төзүченең кайсы җирендә фундаменты юк, тәрәзәсе кыек була. Укыганнан соң барысын да аңлыйсың. Иң зур белем – ул тормыш тәҗрибәсе. Син кайда гына укып, нинди профессионал башкаручы булсаң да, тамашачы кабул итә, дигән сүз түгел әле. Халык ул җырчыны илһамландыра, яшәтә. Эчке дөньяң бөек урынга ─ сәхнәгә үсеп җитмәсә, син бик тиз сүнәсең.

─ Һәр заманның үз җыры, һәр җырчының үз тамашачысы, дигән гыйбарәгә ничек карыйсыз? 
─ Башкаручыны бары тик җыр җырчы итә. Һәркем үзен сәхнәгә алып чыккан җырның мәгънәсенә төшенеп, аны яшәтәсе килеп, чын йөрәктән башкарса гына, ул башкалар йөрәгенә барып җитә. Шулай итеп, үз тамашачың, фикердәшләрең барлыкка килә. Әлбәттә, һәр заманның үз җыры. Ул – көндәлек тормышның, яшәешнең чагылышы. Син үткәнне, бүгенгене җырга салып, киләчәккә өметләр белән башкарырга тырышасың. Ләкин хит көйгә, яхшы аранжировкага алданып, мәгънәсезләрне башкарып, чүп үләне чәчеп йөрү дигән сүз түгел, уңдырышлы үсенте, мәгънәле иҗат калдыру безнең татарга хас дип уйлыйм.

─ Бүген фонограмма кулланучылар шактый. Тамашачы акча түләп шуларны карап утырырга мәҗбүр. Аны ничек кенә туктатырга теләсәләр дә, чик куймыйлар, күпләр плюска җырлауларын дәвам итә. 
 ─ Аның кануны бар, әмма ул үтәлми. Әгәр кеше плюска җырлый икән, белдерүдә язылырга тиеш. Кызганыч, сәхнәдә авыз ачып торучыларның фотосурәтен караган сыман утырасың, аның сулышын да ишетә алмыйсың. Җырчының сәхнәдә уңга, сулга йөреп туздырган тузанын гына иснәргә кала. Сәхнә бит ул – рухи дөнья. Сәхнәдә җырлаганда, кайвакыт үзең дә сизмәстән, күздән яшьләр чыга, шул ук бер мизгелдә тамашачыларның да күзләре яшьләнүне күрәсең. Фонограмма кулланучы ул хисләрне тоймый.

─ Бүген “продюсер” дигән яңа һөнәр барлыкка килде. Ул нинди кеше булырга тиеш соң?
─ Продюсер бик кирәкле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Укытучы белән чагыштырам мин аны. Музыкаль яктан белемле, киң карашлы, җырчының табигатен бозмыйча, репертуар сайлый белә торган, гадел намус белән эш итүче кеше булырга тиеш, дип саныйм.

─ Соңгы вакытта “Бәйрәм” ансамблен яңартып җибәргәнсез Ул кемнең идеясе?
─ Мин кечкенәдән үк ансамбль турында хыяллана идем. 2008 елда җырларга аранжировкалар ясый башладым. Ансамбль һәм оркестрларны яздыру белән гомумән музыкаль яктан гыйлемемне үстерергә тырыштым. Җырчы артында тере уен коралларында уйнаган ансамбль үз энергетикасы белән тамашачыны югары сәнгатьнең нинди зур көчкә ия икәнлегенә инандыра. Ансамбль белән эшләү зур чыгымнар таләп итә, билгеле. “Онытылыр димә” дигән бу проектны моннан 6-7 ел элек тәкъдим иткәннәр иде. Төрле киртәләр булу сәбәпле, ул тукталып торды. Ансамбльнең үз исеме булса да, Хәния апага булган хөрмәт йөзеннән, аның истәлеге булган, ул оештырган "Бәйрәм ансамбле" исемендә чыгыш ясавыбызга ризалаштылар. 

─ Алинә белән сезне сәхнә кавыштырган. Нинди сыйфатларыгыз бер-берегезгә якынайтты?
 ─ Без Алинә белән көндәшләр буларак таныштык. Уфада “Дуслык моңы” фестивалендә сәхнәгә чыгар алдыннан, пәрдә артында елап тора иде ул. Шунда мин аның телефонын сорап алдым, әмма бер ел үткәч кенә шалтыраттым. Алинәнең гел елмаеп торуы, теләсә кайсы сорауга җырлап җавап бирүе ошады миңа. Минемчә, Алинә бүгенге көндә татар эстрадасында (хатын- кызлар арасында) иң талантлы җырчыларның берсе. Тормышта да бик тырыш, игътибарлы хатын. Бүгенге көндә музыка көллиятендә укыта.

─ Үз кызларыгыз да сәнгать белән кызыксынамы?
─ Олы кызыбыз Азалина 3нче сыйныфта укый, Гөлмәрьям дә быел укый башлады. Азалина 1нче сыйныфта ук “Созвездие ─ Йолдызлык” фестивалендә Казанда 2 нче урынны алды. Беренче катнашуда ук уңышка ирешүе безне сөендерде. Аны әзерләгән педагог Расиха Хәмидуллинага да рәхмәтлебез. Кызлар икесе дә җырларга ярата.

─ Читкә китеп булса да, берничә сорау бирәсе килә. Сәясәт белән кызыксынасызмы Сез? 
─ Өйдә Алинә: “Син җырчы түгел, сәясәтче”, дип миннән көлеп йөри. Чөнки минем дөнья хәлләре белән кызыксынмаган көнем юк. Бабайның да һәрвакыт радиодан яңалыклар тыңлавы истә калган. Илдә-көндә булган хәлләр сәнгать кешесенә аеруча тәэсир итә. Тамашачы безнең концертларга үз борчуларын онытыр өчен килә. Җырчы кеше ─ җәмгыять алдында мәйдан тотучы. Шуңа күрә сәясәтне күпмедер белергә тиеш...

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

58

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    16

    0

    Азат и Алина Лучшие

    • аватар Без имени

      13

      0

      Хормэт итэм бу парны.Матур жырлыйлар.

      • аватар Без имени

        14

        0

        Бик матур, мон,лы ж,ырчыларыбыз! Бу балаларны яратып тын,лыйм, карыйм Зур ун,ышлар насыйп булсын!

        • аватар Без имени

          3

          1

          Алар ккебек

          • аватар Без имени

            10

            0

            Шундый югары дэрэжэле жырчылар!!! Бар яктан килгэннэр! Бары унышлар телисе килэ!

            Мөһим

            loading