Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпова-Куприянова белән язмыш йомгакларын сүткәнебез булды.
Ул һәрвакыт аралашуга ачык булуы белән дә аерылып торадыр, мөгаен.
– Зәңгәр экраннарга кайтасыз икән. Сагындыгызмы?
– “Туган тел” каналы белән берлектә “Утырыйк әле бүген кич” тапшыруын төшерәбез. Ток-шоу форматында эшлибез: җыелып утырып, фикер алышабыз, кайвакыт бәхәсләшәбез дә, шуңа исеме дә шундый. “Туган тел” каналы җитәкчелеге сүзләренчә, моңа кадәр андый формат булмаган. Телевизион тәҗрибәмдә төрле юнәлешләрдә эшләдем. “Хәбәрләр”дә Дәүләт советы утырышларына да йөрдем, иртәнге тапшырулар да алып бардым, “Мәдәният дөньясында” туры эфирда эшләдем, редактор да булдым. Эшләп карамаган юнәлешем калмады диярлек. 20 елдан артык телевидениедә эшләгән кеше өчен эш – бер гадәттер инде. “Телевидениене сагындым”, – дип әйтү бик пафослы яңгырар. Мохит, хезмәттәшләр, тапшырулар төшерү, иҗади азык – болар, дөресен әйткәндә, җитмәде.
– Концерт оештыру да рухи азык җитмәүгә бәйлеме?
– Мин балачактан җырладым. Әмма моны киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарырга оялдым. Ризван абый Хакимовтан “Сандугач моңы” җырын үзем өчен яздырырга сорап алган идем. Ул каршы килмәгәч, җырны яздырып куйдым. Аннан Ризван абый юбилей концертларын алып барырга мөрәҗәгать итте һәм шул чакта “Сандугач моңы”н җырларга кушты. “Апаем, сиңа җырларга кирәк. Тавышың халыкчан”, – диде. Ризван абый тагын бер җыр бирде, анысын да яздырдым. Зифа апа Нагаева да: “Һәр җырчының үз тамашачысы бар”, – дип канатландырып торды. Шулай итеп, җырны социаль челтәргә урнаштырдым. Халык аны шундый күтәреп алды, мин, дөресен әйткәндә, көтмәгән идем. Ахирәтем Лилия Муллагалиева ике ел элек: “Концерт куярга кирәк”, – дип әйтә башлаган иде. Менә, ниһаять, 46 яшемдә тәүге концертларымны куйдым.
– Зәмирә, бер әңгәмәдә: “Тормышта төче кешеләрне яратмыйм”, – дигәнсез. Фикерегез үзгәрмәдеме? Үзегез “төчеләнәсезме”?
– “Төче” кешеләргә ышанычым юк. Комплимент ясаучыларның барысы да “төчеләнә” дип әйтмим. Әмма еш кына тормышымда: “Ай, матурым, акыллым”, – диючеләрдән зыян күрдем. Мин туры кешеләрне яратам. Эшкә килгәндә дә субординация саклыйм. “Кадерлем, матурым, җимешем”нәргә кадәр барып җитмим. Без гаиләдә дә “песием, җимешем” дип эндәшергә күнекмәгән. Очрашып йөргән вакытта Максим “кояшым” дия иде. Хәзер үзенә төрттереп: “Синең кояшың сүнде бугай”, – дип шаяртам (көлә). Без бер-беребезгә исем белән генә эндәшәбез. Ә балаларга “улым, кызым” дип.
– Әти-әни турында сүз кузгатканда гел әниегез турында гына сөйлисез. Ни өчен?
– Әти белән әни аерылганда миңа өч яшь кенә булган. Әтине бөтенләй хәтерләмим. Үпкәләп тә, рәнҗеп тә әйтмим, дөрес аңлагыз. Бары тик аның Үзбәкстанда булуын, әни белән аерылгач янә гаилә коруын, балалары булуын гына беләм. Анысы да әни сүзләреннән генә. Күптән түгел генә бер туганыбыз Үзбәкстан якларында булды. “Исән-сау, ләкин без күрешмәдек”, – диде. Шуннан ары бер хатирәм дә юк.
– Әти назына сусамадыгызмы?
– Әни безне бер үзе үстерде, шуңа мин әтисез булуымны кимчелек итеп кабул итмәдем: “Шулай булырга тиеш”, – дип уйладым. Әтинең дә әни кебек үк мөһим кеше булуына ирем белән балаларымның җылы мөнәсәбәтләрен күргәч кенә инандым. Макс гастрольләрдә булганда балалар ике сүзнең берендә: “Әти кайтмадымы әле?” – дип сорый. Ишектән кергәч үк каршысына йөгереп килеп, кочагына сыеналар. Алар әтиләренә нык бәйле.
– “Кыз бала ирен әтисенә карап сайлый”, – диләр. Сезнең очракта үрнәк кем иде?
– Һәр кыз баланың күңелендә ниндидер идеал образ яшидер. Минем очракта, мөгаен, әти булмагач, ул образ китаплар укып, фильмнардан карап туплангандыр. Аллаһка шөкер, Макс хыялдагы образдан да яхшырак кеше булып чыкты. Син әйткән әти назы, ирнең яклавы, саклавын Максимда тойдым. Яклау – кылыч тотып дошманнарга каршы чыгу түгел. Ир-атларга кагылышлы көндәлек мәшәкатьләрдән ул мине азат итте. Нинди генә хәл булса да, мин иң беренче аңа шалтыратам. Аңа таяна алам. Миңа калса, гаилә тормышында бу иң мөһим сыйфатларның берседер. Балачакта җитмәгән ниндидер бушлыкларны, мөгаен, Максим каплагандыр. Минем өчен ул – идеаль ир.
– Хыянәт кичергәннән соң, башка кешегә ышану кыен булдымы?
– Без танышканда ир-атларга ышанычым бөтенләй юк дәрәҗәсендә иде. Макс йомшаклыгы, сабырлыгы белән ышанычымны яулады. Әмма без бергә яши башлаганда аңа тулысынча ышанмадым. Әйтик, Максим дуслары белән очраша ди. Ул өйдән чыгып киткәч, күңелгә шом керә иде, теләмәсәм дә: “Каядыр йөри инде бу”, – дип уйлап куя идем. Психологик травма шундый көчле иде. Максимны ышанмыйча өч ел интектердем.
– “Туйдырдың инде”, – дип әйтеп, чыгып та китәргә мөмкин булгандыр?
– Әйе, мин Максны, чын мәгънәсендә, туйдырдым. Ләкин ул беркайчан да: “Аерылабыз”, – дип әйтмәде. Ул миңа һәрвакыт: “Синнән башка беркем кирәкми, болай яшәп булмый бит инде. Сиңа ышанырга өйрәнергә туры киләчәк”, – диде. Максимны дуслары, бәлки, аның ни сәбәпле алданрак кайтып китүен аңламагандыр да. Әмма ул миңа: “Сәгать бердә кайтам”, – дигән икән, үз сүзендә торды. Аннан Максимның тагын бер яхшы ягы бар: гаебе булса да, ничек бар шулай әйтә.
– Замирә, сез иҗат кешесе генә түгел, эшмәкәр дә әле. Гаиләдә кем күбрәк акча эшли?
– Кәгазьләр буенча мин күбрәк эшлим, чөнки бизнеска иртәрәк килдем. Ә төп эш күләмен Максим алып бара. Безнең гаилә казанасы да уртак. “Минем акча, синең акча”, – дип бүлешкән юк. Гомумән, гаилә тормышында ир-атны акча күләме түгел, ә хатын-кызның мөнәсәбәте кимсетәдер. Мәсәлән, без очраша гына башлаган вакытта, мин бар эшне дә үзем тарта идем. Бу, әлбәттә, иремә ошамады. Үз өстемдә эшләдем, дилбегәне җибәрдем. Ир-ат үз урынында, хатын-кыз үз урынында булу – иң хәерлесе.
– Ахирәтләрегез, җан дусларыгыз күпме?
– Еллар үткән саен ахирәтләрнең дәрәҗәсе үзгәрә: якын ахирәтләр, яхшы танышлар, хезмәттәшләр. Тормыш – иң яхшы фильтр. Хәзер иң якын дустым, ахирәтем – ирем. Ә хатын-кызлардан ике генә якын дустым бар.
– Ә эстрадада?
– Лилия Муллагалиева һәм мәрхүмә Резидә Шәрәфиева. Резидәкәй, әрәм булды, безнең аралар бик якын иде. Хәтта улым Аязны, Резидәнең әнисе, Рәйхана апага калдырып киткәнем дә булгалады. Зөләйха белән бергә уйнап калалар иде. Бер-беребезгә “кодагый” дип эндәшә идек. Резидә – 7 гыйнварда, ә мин – 8 февральдә шул ук табибларда бала таптым. Мин аны кеше буларак бик юксынам...
– Тормышыгыздан кешеләрне җиңел җибәрәсезме?
– Нинди мөнәсәбәтләрдә булуга караптыр. Дөрес, кешедән күңел кайта икән, аны кире кабул итеп булмый. Кайчандыр якын аралашкан дуслар да, таныш булып кына калдылар. Чөнки юлларыбыз, карашларыбыз бер түгел. Дус, ахирәт сайлау – кияү сайлау белән бер. Кешеләрнең пазллары туры килергә тиеш.
– Ярый, әгәр сезнең белән дуслашырга теләсәләр?
– Сагаеп карыйм. Мин ачык кеше булып тоелсам да, табигый халәтем буенча интроверт. Таныш булмаганнар белән бик сирәк килеп аралашам. Миңа хас сыйфат түгел бу. Кемдер, бәлки: “Зәмирә үзе турында бик югары фикердә, масаеп йөри”, – дип тә уйларга мөмкин, тик бу алай түгел.
– Кәсебегез кешеләр белән эшләүгә бәйле булгач, кыендыр?
– Эш белән тормыш икесе ике әйбер. Мин тормышта – интроверт. Кунак буларак шаулы мәҗлесләрне яратмыйм. Чит кешеләр күп булган җирдә кыенрак. Ә алып баруга килгәндә, әлбәттә, ниндидер битлек киясең дә, эшлисең. Авырган чаклар да, кәеф булмаган очраклар да була. Әмма эшкә зыян килергә тиеш түгел. Шул ук вакытта тормышта битлек киеп тә яшәп булмый.
– Сезнең социаль челтәрдәге сәхифәгезне күзәтеп барам. “Халык мәхәббәте” көчле инде. Үзегез ничек уйлыйсыз, язылучыларның ачулы язуларының сәбәбе нинди?
– Мондый зур игътибарның нәрсә белән бәйле булуын үзем дә аңламыйм. Әйтик, Илсөя Бәдретдиновага карата хейтны аңлатып буладыр әле. Ул һәрвакыт күз уңында, гөрләтеп концертлар куя. Ә минем тапшыру ябылганга 3 ел инде. Ярату һәм яратмауның төгәл сәбәпләрен әйтә алмыйм. Ләкин миңа бик якын кешем: “Халыкның яратуын, ошатуын көтмәгез. Кешеләрдә башкаларның байлыкта, муллыкта, тормыштан канәгатьлек алып яшәү ачуны чыгара. Чөнки һәркем, кызганыч, алай яши алмый”, – диде. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Әни дә: “Ил авызына иләк каплап булмый”, – дип әйтә иде. Социаль челтәрләр күпләрнең кулларын да, авызларын да чиште. Ә комметарийлар кешеләрнең фикерләү дәрәҗәсен күрсәтә. Авызыңны ачу гына җитә, никадәр акыллы булуың ачык күренә. Шунысы да кызык: әгәр ачулы сүзләргә җавап кайтарасың икән, “тәнкыйтьне кабул итә белмисең”, – диләр. Тәнкыйть, гаеп, кимсетү өчесе өч төрле әйбер. Бу өлкәдә миннән дә тәҗрибәлерәк, абруйлырак кеше тәнкыйть әйтә икән, колак салам. Әйтик, концертларга кагылышлы тамашачы фикерендә исәпкә алам, чөнки хәзер халыкның чагыштырып карау мөмкинлеге зур.
– Иҗади интеллигенция вәкилләренә яратып бирә торган соравымны бирим әле. Балаларыгыз татарча сөйләшәме?
– Аяз сөйләшә. Данил татарча аңлый, әмма чиста татарча сөйләшми. Камиләне өйрәтергә тырышабыз. Аның теле тулысынча ачылып бетмәде әле. Рус телендә яхшы сөйләшә, әмма кайбер хәрефләрне әйтеп бетерми, логопедка йөрибез. Ул безгә бераз сабыр итәргә кушты. Минем игътибарсызлыгымдыр, бәлки, әмма: “Татарча сөйләшегез”, – дигән катгый таләп куймыйм. Балалар бакчасында русча сөйләшәләр, телефоннан русча видео, мультфильмнар карыйлар. Минем төп максатым – тәрбияле, җәмгыятькә файда китерүче шәхес тәрбияләү.



Комментарийлар