«Бер биш-алты ел элек аркамда бер шеш барлыкка килде. Массажистым шешнең зураеп китүен әйтте. Хирургка бардым, ул мине февраль аена онкологка яздырды. Табиб биргән кәгазьне ачып карасам! Яман шеш, дип тутырып язып куйган...»
Мине – Казанны, гомумән, белмәгән, дөньяга ал күзлекләр аша караган Алинәне - Гөлгенә Шиһапова кунакка чакырган иде. 2017 ел иде ул. Шушы очрашуда Гөлгенә ханым минем өчен апа, укытучы кебек булган иде. Еллар үтте. Һәм мин бераз булса да тәҗрибә туплаган, ике тапкыр әни булган Алинә Айдарова аннан интервью алырга килдем.
“Кеше арасында йөрү минем дөньямны да баета.” - Сез журналистика өлкәсендә ничә ел инде хәзер? - 2003нче елда “Ватаным”га килгән идем. Менә 23 ел була инде, димәк.
- Бер урында гына эшләдегезме? Башка редакцияләрдән дә тәкъдимнәр килгәндер бит? - Яратып эшләдем һәм эшлим. Тәкъдимнәр булса да, исем китмәде. Бер редакциягә редактор урынбасары итеп тә чакырганнар иде мине. Ә минем үз газетамда журналист булып кына эшлисем килде. Үз урынымнан, язылган материалларымнан, эшләнгән гамәлләремнән бик канәгать мин.
- 45кә җитсәгез дә, энергиягез буенча яшьләрдән калышмыйсыз. - Беләсеңме, мин үтеп баручы заман кешесен дә беләм, яшьләрне дә аңлыйм, шулай ук үсеп килүче буын белән дә уртак тел таба алам. Универсаль мин ул яктан. Журналистика үзгәрә, дип тә сукранып йөрмим. Менә шушы газета форматында әле дә сакланып калган матбугат чарасында эшләвемә шатмын.
- Алтын урталыкта яшисез, димәк? - Мин бит гел кеше арасында. Һәм үсештә. Журналист бер урында гына эшләсә, үсә алмый дип уйлаучылар белән килешмим. Бер урында утырып та, төрле юнәлештә үсәргә була. Бары тик теләк кирәк. Хәзер мөмкинлекләр дә күп. Интернетта төрле төркемнәр алып барам, һәрвакыт кешеләр белән аралашам.
- Үсештә булыр өчен заман белән бергә атларга кирәк. - Әлбәттә, блогер буларак та үземне үстерәм. Кеше карый бит, сәхифәләремә язылучыларым байтак. Иң рәхәте: язылучыларымның күбесе – минем танышларым. Һәрберсе белән дә диярлек мин я аралашканмын, я кайдадыр очрашканмын. Аннан соң кеше арасында йөрү минем дөньямны да баета.
- Гел кеше арасында булгач, арыган чаклар да буладыр. Кешенең дә төрлесе очрый бит. - Әле бу елга кадәр арыган чакларым булмый иде. Ә менә бу арада бераз сиздерә башлады. Аннан соң хәзер кеше үзен социаль челтәрләрдә бик ирекле тота. Менә бу хәл мине борчый. Ни язарга тели, ни уйлый – шуны яза кеше. Негатив, тискәре сүзләр хәлне ала.
- Сез хәйрия өлкәсендә дә эшлисез. Бер туктаусыз йомыш белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бардыр. - Ничә еллар буе социаль өлкәдә эшләгәч, төрлесе булды. Кайберәүләргә гел нидер кирәк... Ярдәм сораучыларның да әдәплеләре һәм әдәпсезләре бар. Менә хәзер Рамазан аена кердек бит. Кайбер кеше шушы айны материаль проект буларак кабул итә. Менә хәзер акча җыеп калам, дип өмет итүчеләр бар. Аңлыйм, аларга ярдәм кирәк, балаларына я үзләренә реабилитациягә акча җыярга кирәк. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде, сүз юк. Әмма дәүләттән, журналистлардан, башка кешеләрдән генә ярдәм өмет итү дөрес түгел. Үзеңә дә тырышырга кирәк. Андыйлар да бар. Араларында нидер бәйләп сатучы, я башка төрле кул эшләре ясаучылар да бар.
- Халык ярдәм итәме? - Татар халкы, кайсы яктан карасаң да, бөек инде ул. Гел ярдәм итеп торалар. Аннан соң, еллар буе эшләгәч, абруйлы эшмәкәрләр, җитәкчеләр белән элемтәм бар. Кайберләре, әйтик, җомга көннәрендә үзләре, миннән контактлар, карта номерларын сорап, мөрәҗәгать итә.
- Бөтен кешегә дә ярдәм ярдәм итеп бетереп булмыйдыр... - Хәйриягә килгәндә, үзәк фонд кирәк. Анда белгечләр җыелып, теге яки бу авыру баланы карап, киңәшләшеп бер фикергә килсеннәр иде. Ярдәм тия алырлык очракта үз киңәшләрен бирсеннәр. Әгәр дә баланың хәле аяныч икән, анысын да әйтсеннәр. Кайбер ата-аналар, кредитка бата-бата, төрле реабилитацияләр үтә, мәсәлән. Андыйларга да аңлату кирәк.
“Укучыга шәхси тормыш кызык хәзер” - Газета юкка чыгар микән?.. - Газета беркайчан да бетми, Алинә. Газета бетә дигән заманда яшибез, диләр инде. Безне укыйлар бит. Язмаларга кайтавазлар да килә. Редакциягә хатлар да язалар хәтта. Сөенәм!
- Журналистлар хыялыймы алар? - Син үзең дә хыялый бит, соравыңа үзең дә җавап кайтара аласың. Без – журналистлар, китапханәчеләр, укытучылар рухи байлык белән яшибез. Хыялый булудан куркырга кирәкми.
- Рухи байлык белән генә ипи сатып алып булмый шул. - Журналистлар акча эшләүне беренче урынга куйса, журналистика әллә кайчан сүнәр иде.
- Әле уйланып килдем: журналист кеше бераз күрәзәче дә була, психолог та булып куя, әйеме? - Кеше белән гел аралашып торгач, психолог буласың инде. Мин кешенең фотосына карап та аның турында берничә факт әйтә алам. Әңгәмәдәшне тоя алам мин. Менә син дә үзгәргәнсең, сизәм. Элеккеге Алинә түгел инде син. Син төртмәле сораулар биреп журналистикага килеп кергән идең, ә хәзер менә салмак кына сораулар бирәсең. Кайбер журналистлар, блогерлар синнән үрнәк ала хәзер.
- Төртмәле сораулар кирәк бит? - Укучыны кызыктырырга кирәк. Шәхси тормышны, кеше язмышының төрле вакыйгаларын укыйлар хәзер. Мин язмаларымда мәдәният өлкәсен яктыртып бармасам да, концертларга йөрим. Журналистның эше – күзәтү. Укучылар арасында минем турында концертка барып, кеше тикшерә дип уйлаучылар бар. Юк, журналист күзәтә, нәтиҗә ясый, фикерен җиткезә. Мин дә татар эстрадасын күзәтәм.
- Татар эстрадасының зәвыгы төшеп бара кебек. Тамашачының зәвыгы, диик әле. - Кайбер җырчылар, кеше көлдерәм, дип бик тозсыз кылана. Мин күзәтәм дә тормышта да шундыйдыр инде бу, дим. Зәвыкка килгәндә, бу як аксый инде. Затлылык кирәк. Тамашачы түбән дәрәҗәгә төшеп бетте. Үпкәлиләр инде, дөресе шул бит, нишләтәсең. Залда спирт исе аңкып торган чаклар була. Кешенең сәнгатькә карата карашы түбән, димәк. Бу журналистикага да бәйле. Газеталар, китаплар укылмый.
- Китап уку кирәк. - Үзеңне ничек тотарга икәнен китап өйрәтә. Сөйләм ягын да китап дөресли. Җөмләне дә дөрес итеп төзәргә шәхсән мин китап аша өйрәндем. Интернетка чумдык. Шулай да мин ышанам: без әле барыбер китап укуга, газеталарны карап баруга кире кайтачакбыз. Балаларыбыз да китап исен, газетаның кыштырдавын онытмасыннар иде. Затлылык югалмасын иде!
- Татар журналистикасы да чәчәк атсын иде. - Бердәмлек кирәк. Татар телле мәгълүмат чаралары берләшсен иде. Шулай ук журналистлары да аралашып эшләсен. Блогерларны карагыз, алар бер-берсен күтәрергә генә тора. Ә бездә киресенчә. Нигә әле бер-беребезне күрсәтмәскә, журнал тышлыкларына бастырмаска! Гомер буе халыкка хезмәт итәбез. Кайчагында үзебезгә тиешле әйберне юллап та алмыйбыз, ә менә чит кешегә коляска да алабыз, баганасында утын да яндыртабыз, капка төбен дә көрәтәбез. Безнең эш сәгате бетте дип кеше алдында ишекне ябып куймыбыз, тәүлек әйләнәсендә газета укучылар белән элемтәдә торабыз. Алар кайгысы белән ятып, төннәр буе ярдәм итү юлларын эзләгән чаклар да бар. Күп кенә хәйрия эшләренә башка редакцияләрдә эшләүчеләр дә кушыла. Монысы өчен зур рәхмәт аларга.
“Кызым ирен ясатам, дисә, каршы килмәячәкмен” - Мин дә сәхифәләрегезне карап барам. Сезгә дә төрле сүзләр язгалыйлар. - Беләсеңме, без инде хәзер уйлана торган яшькә җиттек. Үземнән соң нәрсә калдырырмын микән дип уйлыйм. Ә миннән өлкәнрәк апалар да интернет киңлекләрендә тузга язмаганны язып ята. Җырчыларга да күп эләгә. Артистлар бу хәлгә үзләре дә гаепле инде. Алар тамашачыларга иркенлек бирде. Якынаям дип, шәхси тормышына керергә рөхсәт иткән кебек. Элек бит артист белән төшкән фотолар бик сирәк кешедә була торган иде. Сәхнә юкка гына югарырак куелмаган инде ул. Артист бер башка өстенрәк, тамашачыны зәвыгы белән тәрбияли торган булырга тиеш дип уйлыйм. Җырчыга әтисе исеме белән эндәшү генә аны дәрәҗәле итми. Затлылыкны югалтмасыннар иде. Ике арада барыбер ниндидер кечкенә генә булса да киртә куелырга тиеш дип саныйм. Миңа килгәндә, хейтерларым күп түгел, шулай да берничә кеше бар. Аларга игътибар итмәскә тырышам.
- Күзегезгә пластика ясаттыгыз дип беләм. - Әйе, уйладым да блефаропластика ясатырга булдым. Күп укыгач, язгач, күзләрем арый иде. Тиз арада тәвәкәлләдем, түләрлек акчам да бар иде. Ирем ике куллап ризалашмады, әлбәттә, тик мин бер уйлагач, кире какмадым. Әле дә яшь буласым килә, картаерга бер дә уйламыйм!
- Пластикаларга ничек карыйсыз? - Зыяны булмасын – иң мөһиме. Мин ике кыз әнисе бит. Берәрсе ирен ясатам, дисә, каршы килмәячәкмен. Теләкләре бар икән, ясатсыннар. Бу тормышта барысын татып карарга кирәк. Хаталар кешене яшәргә өйрәтә. Аннан соң кызларымның да мине картайтасылары килми. Төрле уколлар бар икән, әни, дигәннәре бар. Акчасын да түлибез, диләр. Әле мин үземнән канәгать, шөкер.
- Бер мәлне яман шеш, дип сөйләп алган идегез... - Булды шул, Алинә. Хәзер сөйлим. Бер биш-алты ел элек аркамда бер шеш барлыкка килде. Массажистым шушы шешнең зураеп китүен әйтте бер көнне. Хәзер уйлана башладым... Хирургка бардым да, ул мине февраль аена онкологка яздырды. Табиб биргән кәгазьне ачып карасам! Яман шеш, дип тутырып язып куйган. Төне буе кызларымны урнаштырып бетерә алмадым, кияүгә чыгуларын күрә алмадым дип уйланып яттым. Үлемнән курыкмадым, балаларымны уйладым.
- Ана кеше... - Абруйлы гына онкологка күрендем, ул бу сүзләрнең хата булуын әйтте, шөкер. Аннан соң бер хирургка бардым да, шул ук көнне бу шешемне кисеп алдырдым. Русча әйтсәк, “жировик” булган ул. Нәрсә дип әйтим инде: табиблар намуслы булсын иде. Сездә яман шеш, дигәнне ишетүчеләр арасында үзләренә кул салучылар да бар. Һәркем авыруын, үлем янаганын төрлечә кабул итә бит. Ярый мин, еш авырулар янында йөргәч, диагнозлардан һәм хәтта үлемнән дә курыкмаска өйрәнгәнмен инде. Менә шулай тәмамланды бу тарих.
- Сез еш сәламәтлек ягыннан кимчелекләре булган кешеләр белән аралашасыз шул. - Мин аларның кимчелекләрен күрмим. Дусларым арасында сәламәт кешеләр дә, мөмкинлекләре чикләнгән затлар да бар. Соңгылары минем өчен якынрак. Авыруга авыру дип карарга ярамый. Аларны Аллаһ безне сынар өчен җибәргән. Хәдисләрдә дә язылган бит ул, ялгышмасам. Безнең гаиләдә аяклары йөрми торган апа бар иде. Мин аның белән үстем, шуңадыр да авыруларны мин якын итәм.
- Димәк, бу сыйфатыгыз сезгә кечкенәдән килгән. Ятимнәрне дә аңлыйсыз әле сез... - Ятимлекне үзе аңлаган кеше генә әтисез-әнисезләрнең хәлен аңлый. Мин дә ятимлек ачысын татыдым. Миңа унҗиде тулгач, әтием үлеп китте. Бәргәләнеп-суккаланып йөргән чагымны әле дә хәтерлим. Әти кызы идем. Ул киткәч, мин бу дөньяда бер ялгызым басып калдым. Язмыш төрлечә сынады... Әмма бу турыда соңрак бер сөйләрмен әле.
- Үзегезнең сандыгыгыз буш булса, бәлки, хәзерге дусларыгызны, сездән ярдәм сораганнарны аңлый да аңламас идегез. - Беләсеңме, пенсиягә чыккач, китап язар идем. Миндәге сынаулы язмышлар, төрле хәлләр...Туплап, берсен дә калдырмый, язар идем. Аллаһ гомер генә бирсен…
Алинә Айдарова
Комментарийлар