Узган гасырның 1920-1930 елларында сәнгатьтә һәм арихитектурада конструктивизм – совет авангард төсмере көчәеп китә. Казанда да геометрик һәм формалар төгәллеге чагылган монолит биналар бар. Моның бер мисалы – Бауман урамындагы элекке Матбугат йорты.
Тарихта калган “барабус”
Матбугат йорты төзеләчәк урында, 1917 елдагы Октябрь революциясенә кадәр, хәзерге Профсоюзлар урамы тарафында Он базары урнашкан булган. Хәзерге Кави Нәҗми урамы тарафында исә, кышкы транспорт чараларын – ат чаналарын, тарантасларын куеп торганнар. Халык аны ул заманда “Стоянка барабусов” дип сөйләшкән. Бу атама татарларның “барабыз” сүзеннән милләтара кулланышка кереп киткән. 1929 елда шушы территориядә нәшрият комплексы – Татиздат төзү турында карар кабул ителә.
Башланган да, ташланган
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән “Век смелых проектов” китабында язылганча, бина төзелешенә 1931 елда старт бирелә, ләкин эш җайлы гына бармый. Смета озак кына расланмыйча тора. Эш агымы белән төзелеш өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган Татарстан дәүләт нәшрияты җитәкчелек итә. Шул сәбәпле, төзелеш акрын бара һәм бөтенләй туктап кала. Ниһаять, 1935 елда эшне ахырына җиткерәләр. Матбугат йорты бинасын ачу ТАССРның 15 еллыгына багышланып, плакатлар һәм чыгышлар белән бик тантаналы уза.
Одесса бүләге
Казанда төзеләчәк нәшрият комплексы проектларына конкурста Одесса шәһәрендә туган архитектор Семен Пэн эше җиңеп чыга. Матбугат йорты китаплар, газеталар һәм журналлар фабрикасы сыйфатында проектлана. Комплекс 4 корпусны берләштерә. Матбугат йорты бинасының алгы дивары ачылган китапны хәтерләтә. Бина конструктивизм чорындагы иң яхшы архитектура үрнәге булып таныла. XXI гасыр башында бинага капиталь төзекләндерү үткәрелде, диварның тышкы рәвеше беренчел сызым-проектындагы кебек калдырылды. Әмма бина Матбугат йорты булудан туктады: редакцияләр һәм әдәбиятка кагылышлы оешмалар башка биналарга күчерелде.
Кайда син китап кибете?
Бауман урамында 1970-1980 елларда чокырлы-чакырлы юллардан троллейбус йөри иде. Аннан да элекке тарихка күз салсак, трамвайлар да хәрәкәтләнгән. Казан дәүләт университетында укыган студент елларда троллейбуста яки җәяүләп Матбугат йортының беренче катында буеннан-буена урнашкан китап кибетенә еш килә торган идек. Анда халык һәрвакыт күп булды. Кызганыч, бүген биредә китап беренче катның кечкенә бер бүлмәсендә генә сатыла.
“Әнкәй йорты кебек кадерле”
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ хисләнеп, үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
– Бауман урамындагы Матбугат йорты миңа әнкәй йорты кебек кадерле, – диде өлкән әдип Рәдиф Гаташ. – Казанга килгән чакларда университет бинасына һәм Матбугат йортындагы китап кибетенә туктала идем. Соңрак үзем дә Матбугат йортында кайнаган әдәбият дөньясына кушылып киттем. Татарстан китап нәшрияты, Камил Якуб исемендәге типография һәм төрле редакцияләр урнашкан иде анда. “Казан утлары” журналы редакциясендә Мирсәй Әмир, Гариф Ахунов, Ибраһим Гази, Зәки Нури, Нури Арсланов, Рафаил Мостафин эшләгән вакытлар. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе дә шушында иде, анда Бөек Ватан сугышына киткәнче Герой-шагыйрь Муса Җәлил берлекнең секретаре булып эшләгән. Матбугат йортының бишенче катында Тукай клубы язучылар, студентлар һәм әдәбият сөючеләр белән гөрләп торды. 1962 елда Тукай клубында тәүге мәртәбә үзем дә шигырьләремне укыдым. Бауман урамыннан үткән чакларда элекке Матбугат йортына карап, моңсуланып узам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар