Автобуста барганда 70 яшьләр чамасындагы ике апаның әңгәмәсенә колак салдым.
Аларның берсе, бик канәгатьлек белән, Соцгородтагы бакчага баруын, аның ремонттан соң ачылуын, андагы гүзәллек турында тәфсилләп сөйләде. Булачак ире белән дә заманында шундагы «Пятачок»та биюдә танышкан икән. Апалар «Колхоз базары» тукталышында төшеп калдылар. Ә мин исә аларның сөйләгәннәрен күрергә бакчага киттем.
Сугышка кадәр Соцгород дигән микрорайон авиация сәнәгате белән бәйләнгән заводлар районы булганга күрә, анда эшләүчеләргә ял итү, күңел ачу бакчасын 1939 елда ачалар. Исемен дә, авиация белән бәйләп, «Совет иленең канатлары» (парк «Крылья Советов») дип атыйлар. Бакчага инде 77 яшь булган! Ул 20 гектар чамасы мәйданны били. Зурлыгы ягыннан Горький паркыннан гына калыша.
Бакчага керү капкасында эшче, колхозчы, укытучы һәм очучы сыннары урнаштырылган. Эшче һәм колхозчының бердәмлеге, дуслыгы; укытучы - Совет иленең алга баруы өчен кадрлар әзерләүче; очучы - яшь Совет илен төрле дошманнардан саклаучы тасвирлана. Бакча белән янәшә генә 40 метр биеклектәге каланча булган. Ул парашют белән сикерүчеләр өчен осталыкларын чарлый торган махсус җиһаз булып торган.
Сугыштан соңгы елларда да шул микрорайонда яшәүчеләр өчен «Совет иленең канатлары» бакчасы мөһим урынга әйләнгән. Спорт һәм күңел ачу корылмаларының аз булуына карамастан, яшьләр, өлкәннәр шунда очрашканнар, бакча бала-чагаларның шат гөрелтесенә күмелгән. Кыш көннәрендә мәйданчык зур массакүләм шугалакка әйләнгән. Шәһәребезнең төрле районнарыннан да килеп, тимераякта рәхәтләнеп шуганнар.
Узган гасырның 70 нче елларында ял итәргә килүчеләр тагын да күбәя. Бакчаның һәр почмагы совет чорын, авиация заводы эшчеләренә төзелгәнлеген искәртеп тора. Төп аллеяда атаклы очучылар, галимнәр, конструкторларның сыннары урнашкан, уртада - фонтан. Иртә-кич музыка яңгырап тора. Иртән һәм көндезләрен балалар һәм оныклары белән саф һава сулап ял итүчеләр өчен совет заманындагы көчле рухлы ватанпәрвәрләр (патриотлар) тәрбияли торган көйләр яңгыраса, кичен яшьләрне бию мәйданчыгына дәртле бию көйләре җәлеп итә. Шунысы үзенчәлекле, биюләр берничә мәйданчыкта бара, ә читтәрәк, үзләренә бер мәйданчык ясап, татар «пятачогы» - егетләр гармуннарда, баяннарда татар бию көйләрен уйнап, андагы татар егет-кызларны «кыздырып» биетәләр. Гармунчылар бер-берсен алыштырып, яшьләрнең күңелен ачалар иде...
Ул вакытлардан соң бик күп сулар акты, төрле үзгәрешләр дә булды, бакча искерә башлады. Төрле җайланмаларны вата-җимерә башладылар, хәтта таш сыннарны пычрату, бозуга кадәр барып җиттеләр. Ял итәргә килүчеләр бакчага ремонт, төзекләндерү кирәклеген күрәләр иде. Завод җитәкчеләренә дә үзләренең гозерләрен җиткерделәр, ләкин алар андый зур, шактый чыгымнар сорый торган эшкә алынуны тиз арада җөрьәт итмәделәр, күрәсең.
Бакчада ремонт эшләрен башлау максатыннан, 2010 елларда инициатив төркем оештырылды. Авиатөзелеш районында яшәүчеләргә бакчаны төзекләндерүдә битараф булмаска, шәһәр Башкарма комитетына бакчаның киләчәген ничек күзаллаулары турында эшлекле тәкъдимнәр язарга өндәделәр. Алар ярдәмендә бакчаны чистарту максатыннан күпсанлы өмәләр оештырылды. «Совет иленең канатлары» бакчасы күпмедер дәрәҗәдә чүп-чарлардан, чыбык-чабыклардан арынды, әмма зур эшләр алда иде әле...
Ә 2015 елда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елында исә Авиатөзелеш районындагы бакчаларны төзекләндерү турында карар кабул ителде. Катлаулы, җаваплы эшләрнең күп өлешен Казан вертолет заводы үз өстенә алды. Аның башлангычына шәһәребезнең кайбер предприятиеләре дә кушылды. Шәһәр бюджетыннан ярдәм булды. Казан «Гипронииавиапром» предприятиесе барлык проект эшләрен башкарып чыкты.
Карт, чери башлаган агачларны кистеләр, куаклыкларны калдырдылар, төзекләндерделәр, яңалары белән алыштырдылар. Йөзләгән яфраклы һәм ылыслы агачлар утыртылды. В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сарае ягыннан да керү урыны ясалды. Төп аллеядагы фонтан яңартылып, хәзер төрле төсләр белән яктырып торган музыкаль фонтанга әверелде. Атаклы кешеләр сыннары да төзекләндерелде. Бакчага килгән кунакларны Михаил Ломоносов бюсты каршы ала, ә ул галимнең күп төрле телләр белүе белән бергә, татар телен дә яхшы үзләштерүен күпләр белмиләрдер әле! Аллеяның иң түрендә - революция юлбашчысы Ленин һәйкәле басып тора.
Балалар һәм спорт мәйданчыклары һәрвакыт тулы. Бакчаның төзекләндерелгән юлларында кемне генә очратмассың: мәктәп укучыларын да, яшьләрне дә, өлкән яшьтәгеләрне дә... Янәшәдән генә этенә борынчык кидергән апалар да узып китә. Этләр өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыклар да булдырганнар. Алар бакчада читтәрәк, башкаларга комачауламыйлар.
Җәяү йөрүчеләр, спортчылар, велосипедчылар өчен махсус юллар түшәлгән. Эскәмияләр күп. Китап укып утыручылар да шактый. «Кабырчык» исемле 16 метрлы җәйге сәхнә дә совет чорын хәтерләтә. Гомумән, бакчадагы һәр нәрсә дә шул вакытның таләпләре, үзенчәлекләренә туры китереп ясалган.
Бакча ремонттан соң 2016 елның 19 сентябрендә тантаналы рәвештә ачылды. Тантанага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан вертолет заводы директоры Вадим Лигай һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Президент ярдәмчесе Наталия Фишман әйтүенчә, киләчәктә бакчада «Шахмат почмагы» ясалачак, «Шәһәрләр» уенына да махсус мәйданчык карала. Киләсе елда ашау-эчү, актив күңел ачу урыннары, прокат пунктлары, фотога төшерү будкалары да булдырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар